Кушылучыларны төркемләү
план-конспект урока по математике (4 класс)

Идрисова Зульфия Радиковна

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЕ

4 СЫЙНЫФ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematikadan_dres_plany.docx24.3 КБ

Предварительный просмотр:

МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЕ

4 СЫЙНЫФ

Тема: Кушылучыларны төркемләү

Дәреснең максаты:

Рациональ исәпләү алымнары турында күзаллауны формалаштыру;

«кушылучыларны төркемләү», «кушылучыларны түгәрәкләү»төшенчәсе бирү;

-кушылучыларны төркемләү алымы һәм саннарны түгәрәкләү алгоритмы белән таныштыру; саннарны түгәрәкләү алымнарын кулланып мәсьәлә чишү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

      Предмет күнекмәләр:

-кушылучыларны төркемләү алымы үтәү;

-исәпләүдә саннарны түгәрәкләү алымын кулланып мәсьәлә чишү;

Метапредмет күнекмәләр:

Регулятив УУГ:  куелган максат буенча үз эшеңне оештыра белү, белемеңне бәяләү;

Танып-белү УУГ:   – төрле формада бирелгән мәгълүмат (текст, таблица, схема, модель һ.б.) белән эшли белү;

Коммуникатив УУГ:  – башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне математик төшенчәләр кулланып дәлилли белү.

Шәхси күнекмәләр УУГ: 

Кушылучыларны төркемләү алымын тормышта кулланылышын аңлау; теманы кызыксынып өйрәнү.

Төп төшенчәләр: Кушылучыларны төркемләү, кушылучыларны түгәрәкләү.

Предметара бәйләнеш:Уку, әйләнә-тирә.

Уку-укыту өчен методик кулланма:

Дорофеев Г.В. “Математика” дәреслеге, 4 сыйныф, 2 кисәк,

Җиһазлау: Ноутбук, презентация, биремле карточкалар,

Дорофеев Г.В. “Математика” дәреслеге,4 нче сыйныф.

Дәрес барышы

  1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Дуслар елмаеп караса

Дөнья яктырып китә

Я, кайсыгыз  дусларына

Елмаю бүләк итә

Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребезгә, хәерле көн теләп, эшебезне башлыйк.   

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Телдән исәпләү ( карточка)

- Эшебезне телдән исәпләүдән башларбыз

280 : 40= 7                     360 : 90 =  4                     3 х   60        =     180                              

420 : 7   =  60                 х120  =  480                          +170       =   350                        

 450 : 15    = 30                : 2    = 240                             :7         =  50        

  560 :7  = 80                  +70    =  310                           - 45       =5

 1.Дәфтәрләрне ачып числоны язып куегыз.

2.Матур язу моменты.Саннар белән эш.

-Иң кечкенә икеурынлы санны язырга.Сез аның турында нәрсә эйтә аласыз?

-Икеурынлы түгәрәк саннарны үсә бару тәртибендә язырга.

- 10 чыксын өчен нинди берурынлы ике санны кушарга кирәк?

-Тапкырлау таблицасында нинди саннарны тапкырлагач түгәрәк сан чыга?

-Нинди фигура сурәтләнгән? (Слайд1)

Күппочмакның бер якта ятмаучы ике түбәсен тоташтыручы кисемтә ничек дип атала?Бу фигурада ничә өчпочмак бар? Санап күрсәтергә.

4.–Без үткән дәрестә нәрсә өстендә эшләдек? Нәрсәгә өйрәндек? (Аңлатмаларның кыйммәтләрен таптык.Һәм гамәл тәртипләрен өйрәндек.) (Слайд 2)

Һәр пардагы аңлатмаларны чагыштырыгыз. Аңлатмалар бер-берсенә нәрсә белән охшаш, ә нәрсә белән аерыла? (Аңлатмаларда математик гамәлләр төрле;цифрлар бертөрле. ) Дәфтәрләрендә эшлиләр.

72-9-3+6=66     48-6+7+8=57

72:9∙3:6=4         48:6∙7:8=7

  1. Аңлатмаларның кыйммәте  һәр парда бертөрле дигән фикер дөресме? Аңлатырга! (Слайд 3)

17+(4∙3) ∙2-8=33        8∙(4+3)+6-4=58

17+4∙(3 ∙2)-8=33        8∙4+(3+6)-4=37

Нәтиҗә!

Нәтиҗә чыгаралар.

Беренче парда бертөрле.

Икенче парда төрле.Гамәл тәртибе үзгәрә.

III.Уку мәсьәләсен кую

- Аңлатмаларны ничек эшләү тәртибен,сез укучылар инде беләсез .

-Менә бу аңлатманың кыйммәтен тиз генә табыйк эле: (Слайд 4)

53 + 264 + 136 + 30 + 47 =?

-Үзегезнең белемнәрне кулланып,тиз һәм җайлы итеп бу аңлатманың кыйммәтен ничек табып була?

-Нинди математик үзлекләрне файдаландыгыз?

(Кушуның урын алыштыру һәм кушуның түгәрәкләү алымын кулландык.)

- Дәреснең темасы нинди булыр? Кушылучыларны төркемләү. (Слайд 5)

 Үзебезнең алга нинди максат куярбыз?

(Кушылучыларны төркемләү алымын кулланып аңлатманың кыйммәтен табу.)

- Әйе.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

-Дәреслекнең 33 нче битен ачабыз һәм үзебезнең фикеребезнең дөреслегенә инанырбыз.

-Дәреслектән №1 табабыз һәм такта янында эшлибез.  (2 мисал )

Бер укучы тактада, ә калган укучылар дәфтәрдә язып баралар.

№3 (мәсьәлә чишү)

V.Физкультминут:

Тәрәз каршына

Килгән бер кошчык.

Чакыра ул мине:

“Чык эле, чык”.

Беләм мине аны,

 Гел шулай итә.

Йөгереп чыксам,

 Оча да китә.

VI. Беренчел ныгыту.

Экспресс-сорау

-Плюс тамгасы кергән математик гамәл ничек дип атала? (Кушу)

-Кушканда саннар ничек дип атала? (Кушылучылар)

-Кушкач чыккан нәтиҗә ничек дип атала? (Сумма)

-Кушылучыларны төркемләп кушканда кушуның нинди үзлекләрен файдаланабыз? (Урын алыштыру)

VIII. Ныгыту. Группалап эшләү .

-Бүгенге темага кагылышлы,саннарны төркемләү алымын кулланып, мәсьәлә төзибез һәм чишәбез (Укучылар мәсьәлә төзиләр һәм уңайлы юл белән чишәләр)

Такта янында аңлаталар

VII. Мөстәкыйль эш.

Минем кулда төрле төстәге карточкалар(сары-җиңел,зәңгәр-аз гына катлаулы,ә кызыл иң катлаулы).Һәр төстә төрле дәрәҗәдәге биремнәр язылган.Хәзер мин сезнең янга киләм,ә сез үзегезнен белем дәрәҗәсенә карап карточкаларны сайлап аласыз.

Сары карточка:

Беренче сыйныфта 13 укучы, икенче сыйныфта 7 укучы, өченче сыйныфта 12 укучы , ә дүртенче сыйныфта 8 укучы белем ала.

Дүрт сыйныфка бергә барлыгы ничә укучы белем ала?

Зәңгәр карточка:

Укучылар беренче түтәлдән 26 кг кишер,икенче түтәлдән 33 кг кишер,ә өченче түтәлдән 34 кг кишер, дүртенче түтәлдән 17 кг кишер җыеп алдылар.Укучылар барлыгы ничә кг кишер җыеп алдылар?

Кызыл карточка:

Марат беренче көнне китапның 112 битен,икенче көнне 137 битен,ә өченче көнне 88 битен,дүртенче көнне 63 битен укыды.Марат дүрт көндә ничә бит укыган?

Дәфтәрдә кыскача язылышны язалар.

IX. Рефлексия.

Дәреснең максаты нинди иде? Максатка ирештекме? Үзебезне карточка биреме эшләп, тикшерәбез.

Үз-үзеңне тикшерү.(Слайд8)

1нче вариант

37+229+63+171=(37+63)+(229+171)=500

75+16+ 384+ 125= (75+125)+(16+384)=600

2 вариант

578+67+33+16+22=(578+22)+(67+33)+16=716

49+123+51+50+27=(49+51)+(123+27)+50=300

Дөрес итеп үзегезнең белемнәрне бәяләгез

Җавапларны слайдтан тикшерәбез.

Үзегезгә бәяне дәфтәрегезнең кырында тамгалагыз.

“!” – молодец, барлык биремнәр дә дөрес үтәлгән;

“+” – яхшы, бераз хаталар булды;

“?” – укытучы ярдәме кирәк.

Өй эше.

Дәреслек буенча33 нче бит, №1 (3 нче багана) ,34 нче бит №5.