Доклад. Акча тәме.
статья по теме

Доклад для родителей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_akcha_tme.docx16.74 КБ

Предварительный просмотр:

Бу хакта ниндидер язып куелган  кагыйдәләр дә, педагогик принциплар да юк. Хәтта бер-берсенә бөтенләй капма-каршы булган фикерләр йөри. Һәм моңа гаҗәпләнмәскә кирәк, чөнки тәрбия эшендә әһәмиятсез нәрсәләр юк. Мәсәлән, акча мәсьәләсен алып карыйк. Берәүләр:” Акча кешене боза. Бөтен бәла шуның аркасында килеп чыга. Балаларны акчага якын китермәскә кирәк,” - диләр. Икенчеләре:” Балалар акчаның кадерен белеп үссеннәр өчен, аларны акча тотарга өйрәтергә кирәк,” - дигән фикердә. Шунысы хак, телибезме, юкмы, һәркемгә даими рәвештә акча белән эш итәргә туры килә. Ә бит балалар бушлыкта яшәми. Шунлыктан, әлбәттә ниндидер күләмдә булса да балалар акча дөньясында катнаша. Әйе, акча баланы бозарга да, аның өчен тәрбия факторы булырга да мөмкин. “Бу акча дигәнең бервакытта да җитми, күп булса, тагын да күбрәк кирәк ”– диләр кайберәүләр. Моны ничек аңларга соң? Кешеләрнең ихтыяҗы үсүгә бәйле бу дисәк, дөреслектән ерак китү булмас. Бүген безгә гади генә әйбер дә ярый, ә иртәгә яхшырак кием кирәк. Моны “зәвыклар бозылу”,” заманалар үзгәрү” белән генә аңлатып булмас иде. Үзенең табигате белән кеше алга, камиллеккә омтыла, һәм бу кешегә булган ихтыяҗда да күренә. Акча аркылы балада киң күңеллелек, кешеләргә ярдәм итәргә әзер тору, яки киресенчә комсызлык сыйфатлары тәрбияләнергә мөмкин. Зурларга шул мәсьәләгә караган анкеталар тараталар. Анкетага әти-әниләр мондый җавапларны язалар:”Балаларга акчаның махсус кәгаздән эшләнгән дәүләт билгесе генә түгел, бәлки тырыш хезмәт җимешен гәүдәләндерүче нәрсә булуын төшендерергә тырышабыз”. “Акчаны табу өчен күп көч куела, шуңа күрә балаларны аның кадерен белергә, саклап тотарга өйрәтәбез.  Дәфтәр башлагансың икән тулганчы яз, бер бит тә буш калмасын. Өйдән чыгып киткәндә утларны сүндерергә онытма! Болар барысы да хезмәт белән булдырылган дип аңлатам. Бу фикерләрнең барысы да дөрес яңгырый. Ләкин әлеге сүзләр нинди шартларда әйтелә, нинди колакка керә бит. Баланы артык кыссаң, бик саран, комсыз булып үсмәсме? Киресенчә эшләсәң, акча кадерен белмәүче, бөтен нәрсәне әрәм – шәрәм итүче булып үссә? Бер ана анкета соравына:”Бу мәсьәләдә балаларга үзем үрнәк булырга тырышам. Әйберләрнең иң кирәклесен генә алам. Ансыз яшәп була икән, ул әйберне алмыйм”,- дип яза. Икенче 1 ана болай ди:”Үземдә дә гаеп бардыр, балам тәмле тамакка әйләнде. Торалар да конфет, пирожный сорыйлар. Әйтерсең миндәге акчаның иге – чиге юк. Хәзер бераз хәйлә юлына басарга туры килә. “Акча юк, хезмәт хакы алгач булыр,”- дим. Башта елап та карадылар, булмагач туктадылар. Бу ана үз вакытында хатасын аңлаган, үзенчә төзәтү юлын да тапкан. Ә бер ата мондый җавап язган:”5 нче класста укучы сәгать тагып йөри. Өстендә чит илнең модалы киемнәре. Ә масаюын күрсәң? Янәсе аңа тиң юк. Ә үзе укуда көчкә өлгерә. Бу баланың әти – әнисе нәрсә уйлый икән? Әйберне акчага алалар. Малай аның каян килгәнен, димәк кадерен белми. Ул ничек дөнья көтәр соң? Бәхеткә каршы, безнең балалар тиенне санамасалар да , акча кадерен беләләр”, - ди ул.

Балалар еш кына кибеткә продуктлар алырга баралар. Ләкин алар әйбер алып кайткач исәп – хисапны ничек ясарга тиешләр соң? Балага ышаныч күрсәтмәү аны кыерсыту булыр иде? Ә шулай да? Әгәр бала , ышанмыйсың икән, әнә үзең бар дисә? Кыен мәсьәлә әлбәттә. Иң беренчесе шул, балага ышаныч күрсәтергә, аның алдында акчаны санап алу кебек вакчыллык җибәрмәскә тырышырга кирәк. Әгәр балада калган акчаны тулысынча кайтарып бирмәү очраклары булса. Әллә акчаң төшеп калганмы, әллә дөрес бирмәделәрме дип сорап куярга. Калган акчаның күпме җитмәве дә билгеле булсын. Акча юлда ятмый, эшләп алынган бит ул, дип өстәсәң дә ярый.

Балада “кесә акчасы” булырга тиешме? Башлангыч класс укучысына “кесә акчасы” йөртүнең кирәге юк. Мәктәптә көндез ашау өчен акча биреп кую тулысы белән баланы канәгатьләндерә. Яшүсмерләрнең чыгымнары арта төшә, югары класс укучыларына килгәндә, мәсьәлә үзенчәлеклерәк төс ала. Әгәр егетнең кызы булса, аңа чәчәк бүләк итәргә яки кино – театрга барырга туры килсә? Нәрсәгә икәнен егет һәрвакыт аңлатып тора алмый. Күләмен , суммасын әйтүе кыен, әмма югары класс укучысының вак – төяккә акчасы булырга тиеш. Кайбер ата – ана  без биргән акчага ул тәмәке, аракы сатып алса, дип куркалар. Бу башка мәсьәлә һәм баланың дөрес тәрбия алмаганлыгын күрсәтә. Бер ата:”Без 9 кл. укый торган улыбызга трамвай, троллейбус билетлары гына сатып алабыз, акча бирмәгәч, ялгыш юлга кереп китәр дип борчылмыйбыз” – дип яза. Бу сүзләргә тулысынча кушылып булмый. Шундый хәл аркасында кайбер яшүсмерләрнең кеше кесәсенә керү очраклары билгеле. Бала акчаның каян килгәнен, эшләп табылганын белсен. Акчаны тотарга өйрәнсен. Бу мәсьәләдә ата – ана уңай тәҗрибәләренә таянып эшләсә, нәтиҗә әйбәт булачак.