Ответственный родитель
консультация

Файзрахманова Таслима Зиннуровна

            Каждый  человек  на  протяжении  своей  жизни, как  правило,  является  членом  двух  семей: родительской, из  которой  он  происходит, и  семьи, которую  он  создает  сам

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otvetstvennyy_roditel.doc30.5 КБ
Файл gripp_i_profilaktika_grippa.docx14.98 КБ
Microsoft Office document icon tiem-_gorurlygym.doc76.5 КБ
Microsoft Office document icon ti-nilrg_kinshlr.doc298.5 КБ

Предварительный просмотр:

Выступление  на  родительском  собрании.

Тема: «Ответственный родитель. Роль  семьи  в  воспитании  ребенка».

           

            Каждый  человек  на  протяжении  своей  жизни, как  правило,  является  членом  двух  семей: родительской, из  которой  он  происходит, и  семьи, которую  он  создает  сам. На  жизнь  в  семье  родительской  приходятся  дошкольный, подростковый  и  юношеский  возрасты. Это  стадии  наиболее  интенсивного  биологического  и  психического  развития.

            В  подростковом  возрасте  во  всей  жизни  детей  доминирует  школа. Роль  ученика  влечет  за  собой  ответственность  за  успехи  в  учебе  и  связанную  с  этим  работу  в  школе  и  дома. В  школе  ученик  должен  справляться  с  многочисленными  требованиями  как  учителей, так  и  других  учеников. Долг  родителей – помочь  ребенку  в  выполнении  школьных  обязанностей, хорошо  к  ним  подготовить  и  облегчить  их  выполнение  дома. Родителям  необходимо  наблюдать  за  всем  процессом  учебы. Причем  интерес  к  этому  должен  быть  естественным  и  наглядным, так  как  в  начальный  период  большинство  детей  учится  как  бы  для  родителей  или  учителей  и  лишь  позже  у  них  развивается  познавательная  мотивация, связанная  с  увлечением  тем  или  иным  предметом.

            Ребенок  становится  членом  школьного  коллектива. У  родителей  появляется  новая  задача – помочь  ему  спокойно, безболезненно  войти  в  необычную  для  него  социальную  среду.  Вполне  понятно, что  при  этом  возникает  необходимость  в  сотрудничестве  с  педагогами  и  школьными  психологами. Даже  самые  лучшие  педагоги  не  в  состоянии  самостоятельно  преодолеть  все  трудности  воспитания  ребенка. Им  необходима  помощь  родителей. Для  этого  существуют  родительские  собрания  и  частные  беседы, в  которых  учитель  и  родители  могут  поделиться  знаниями  о  ребенке, объяснить  свои  цели  и  взгляды  на  воспитание.

            Гармоническое  развитие  личности  ребенка  связано  не  только  с  присутствием  и  активной  деятельностью  в  семье  каждого  из  родителей, но  и  с  согласованностью  их  воспитательных  воздействий. В  результате  проведенных  исследований  можно  прийти  к  выводу, что  около  2/3  нервно  больных  детей  пережили  противоречивые  воспитательные  методы  своих  родителей. Разногласия  в  воспитательных  методах  отца  и  матери  не  дают  ребенку  понять  и  осмыслить, что  хорошо, а  что  плохо. Надо  постоянно  помнить, что  воспитание  духовных  ценностей  и  моральных  норм, формирование  нравственности  происходит  у  ребенка  в  первые  годы  его  жизни  именно  в  семье, а  личностными  образцами  для  него  служат  родители.

            От  того, как  мы  общаемся  друг  с  другом, как  организуем  свой  быт, чем  заполняем  свой  досуг, к  чему  проявляем  интерес, зависит  культурный  климат  семьи. Постоянно  находясь  в  этом  «климате», ребенок  пропитывается  нашими  вкусами, подхватывает  наши  привычки, жесты, манеру  поведения. Присмотритесь  к  своему  ребенку: как  он  общается  со  сверстниками  и  взрослыми? Как  ведет  себя  на  людях? Не  случается  ли, что  его  поведение  вызывает  осуждение  окружающих? Уже  ребенку  дошкольного  возраста  необходимо  объяснить, что  вести  себя  развязно, привлекая  внимание  окружающих, неприлично; что  громкий  разговор  и  капризные  притязания  вызывают  у  людей  осуждение, что  грубое  слово  или  жест – это   признак   невоспитанности. Если  в  семье  принято  курить, сквернословить  и  употреблять  пиво  как  прохладительный  напиток, как  объяснить  учащемуся, что  это  делать  не  просто  плохо, а  недопустимо!

            Много  времени  отнимают  у  родителей-активистов  общественные  дела  в  школе  и  список  этих  дел  велик  и  многообразен. Учитель  один  без  помощи  родителей, не  в  состоянии  все  это  выполнить, и  долг  родителей  помочь  ему. Ведя  общественную  работу  в  школе, родители  всегда  должны  стремиться, своим  собственным  примером  воздействовать  на  формирование  у  детей  сознательного  отношения  к  общественно-полезному  труду. Если  мать, выполняя  общественное  поручение  школы, говорит  о  нем  как  об  обузе, то  и  дети  станут  так  же  относиться  к  общественной  работе. Внимательное  отношение  родителей  к  школьным  делам  заставляет  и  детей  ответственно  относиться  к  учебе  и  делам  класса.

                                 

 



Предварительный просмотр:

Грипп и профилактика гриппа. (Выступление на общем собрании коллектива фельдшера ФАП Габидуллиной  Гульсины Маликовны)

Статистика
По данным Всемирной организации, состояние здоровья детей является одной из актуальных проблем во всем мире. В нашей стране грипп вошел в число трех наиболее опасных заболеваний. Всплески числа заболевших обычно носят сезонных характер. Как правило, первыми начинают болеть дети, из общего числа заболевших ОРВИ они составляют 45–60 %.

Как ребенок заражаются гриппом? 

Ваш ребенок может заразиться в результате контакта с уже заболевшим ребенком, вдыхая воздух с мельчайшими капельками слюны и мокроты, выделяемыми больными при кашле и чихании. Заражение может произойти при разговоре и прикосновениях к больным детям, в т.ч. играя с ними в игры, обмениваясь карандашами, пользуясь общей посудой и т. д.

Следовательно очень важно не отправлять ребенка в садик раньше, чем он полностью вылечится! Мало того, что он может заразить других, он рискует получить осложнения. Никогда не допускайте ребенка в садик, чем это разрешит его лечащий врач! Даже если симптомы перестали себя проявлять, остается опасность осложнений.

Как понять, что ваш ребенок заболел гриппом?

У гриппа, в отличие от остальных ОРВИ, начало внезапное. Ребенок может жаловаться на головную боль, ломоту, разбитость. У него резко повышается температура. У некоторых детей появляется лихорадка, тошнота. Позднее может присоединиться насморк, кашель. Все эти симптомы хорошо всем вам знакомы. При их появлении следует уложить ребенка в постель, дать ему теплое питье (например, свежесваренный морс или чай) и вызвать на дом врача. До приезда доктора не нужно ребенку давать какие-либо лекарства на свое усмотрение! Исключение могут составить только жаропонижающие, если температура превышает 38,5С. И не нужно возражать, если врач рекомендует ребенку лечение в стационарных условиях.

Теперь перейдем непосредственно к теме профилактики, ведь лучше грипп предупреждать, чем лечить



Предварительный просмотр:

Описание: C:\Users\Файзрахманова\Desktop\фотография\P1010183.JPG

Без бүген сезнең белән “Таныш булыгыз – минем гаилә” дигән гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә бәйрәме булгач, билгеле инде, сүз әти, әни, әби, бабай, апалар, абыйлар, сеңелләребез, энеләребез турында барыр.

         Безнең бу кичәгә иң гүзәл, иң кадерле кешеләребез - әниләр, әтиләр кунак булып килделәр. әйдәгез аларны өстәлебезнең түренә утыртыйк әле.

         Кадерле балалар, әти-әниләрегез сезне үстергәндә тормышның ниди генә ачысын- төчесен татырга туры килмәгәндер аларга. Сез кечкенә вакытта йокысыз төннәр, аз гына авырып китсәгез хафалы, борчулы көннәр. Сез беренче сүз әйткәндә - шатлыклы йөзләр. Алар түземсезлек белән сезнең беренче атлап китүегезне көттеләр. Минем балам иң игелекле, иң инсафлы булыр дип өмет иттеләр. Алар көне - төне сезнең турыда уйлыйлар, сезне тәрбиялиләр. Эштән ничек кенә арып кайтсалар да, сезнең белән сөйләшергә, сезне ашатырга-эчертергә көч табалар. Сезнең шатлык, сезнең бәйрәм – ул аларның да шатлыгы, аларның да бәйрәме. Шуның өчен дә без аларны куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы.

  1. Әйдәгез әле хәзер балалар үзләренең гаиләләрен ничек беләләр икән? Шул турыда сөйләп безне дә үз гаиләләре белән таныштырып китсеннәр. “Таныш булыгыз – минем гаилә” балалар чыгышы.
  2. Гаиләләребез үзләренең татулыгын исбатлап, гаилә белән концерт номеры күртәтеп китсеннәр әле.
  3. Әйдәгез азрак ял итеп алыйк. “Балаларны табыгыз” уены уйныйбыз. Әтиләрнең күзен бәйлибез, балаларны уртага кертәбез. Әтиләр балаларын табарга тиеш.
  4. Бию. Нуриева Талия.
  5. “Тәм-том рекламасы”. Уңган әниләребез өйдә балалары белән бергә әзерләгән халкыбызның милли ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итәргә тиеш.
  6. Шигырь. Сунгатуллина Ләлә “Әниемнең кызы юк бит”.

        Әниемнең кызы юк бит

        Мин әнигә бер генә.

        Кызы да юк, эше дә күп

        Әнинең берүзенә.

         Әниемнең кызы юк шул,

         Мин булышам әнигә.

         Аш пешерәм, җыештырам,

          Кер юышам әнигә.

         Магазиннан сөт апкайтам,

         Ипигә дә йөгерәм.

         Әниемнең кызы юк та –

         Малае бар бер дигән.

7.Әниләребезнең нинди оста пешекче икәнлеген күрдек инде. Ә хәзер әтиләребез әниләр өйдә юкта балаларын нинди ризык белән сыйлыйлар икән. Шул хакта әйтеп, ничек пешерүләре белән безне дә таныштырсыннар әле.

8. Җыр. Хор “Тал песие”

9. “Банкир” уены. Әниләр төрле сорауларга җавап бирә-бирә вак акча саныйлар. Сораулар:

- Исемегез ничек?

- улыгызга ничә яшь?

- ипи ничә сум тора?

- малаегызның әтисенә ничә яшь?

- 7*8 ничә була ?

- 1 л сөт ничә сум тора?

10. Шигырь.Каримов Нияз. “Әни егет”

     Әти дә эштән кайтты,

     Әни дә эштән кайтты.

     Әти диванга ятты,

     Әни кухняга чапты.

    Әти әйтә “Мин ач, –ди

    Кайчан була ул аш – ди

    Әни әйтә “Үзең дә

    Булыш алай булгач”, - ди

    Әти әйтә “Мин ир, –ди,

    Мин аш пешерә белмим, - ди

    Мин хатын-кыз түгел, - ди

    Мин кухняда йөрмим, - ди

Юкса җитмеш һөнәр аз

Диләр егет кешегә

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

11. Әниләр өйдә юк вакытта безнең бөтен эш әтиләргә кала. Әтиләребез югалып калмый микән? Тикшереп карыйк әле. Әтиләре кызларының чәчләренә бантик тагалар, малайларының ертык чалбарларын тегәләр.

12. Бию. Закирова Алсу, Зарипова Гөлгенә.

13. “Кем тизрәк” уены. Кара каршы ике кеше баса, уртада әйбер куелган. 3 дигәч,кем өлгер, шул ала. (1,2,15;  1, 2, 33; һ.б)

14. Шигырь. Мингазов Рүзәл. “Әти төсле”

   Әти бик тә кыюсыз,

   Бик бәләкәй һәм чандыр,

   Малай булган кайчандыр.

   Соңга да калгалаган,

   Шелтә дә алгалаган.

   Бик яраткан уйнарга,

   Кайда гына йөрмгән,

   Өйгә кайтып кермәгән.

   Бик соң торган йокыдан,

  Чөнки төннәр буена

   Качып китап укыган.

   Бервакытны тарихтан

   Алган ул һәтта “3” ле

   Мин дә нәкъ әти төсле

  Рәхәт минем әтигә

  Бар исеме, бар даны,

 “Кешелекле кеше” дип

  Мактыйлар бар да аны.

  Ул гайрәтле, ул көчле,

  Мин дә нәкъ әти төсле.

15. Гаилә членнарына төрле сораулар бирү. (Туган көннәре кайчан? Гаиләдә нинди традицияләр бар? Һ.б.)

      Менә инде безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Без вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. Бер-беребез турында тагын да күбрәк белдек.

     Киләчәктә дә мәктәп белән гаиләнең элемтәсе өзелмичә тагын да тыгызрак булсын иде дигән теләктә калабыз



Предварительный просмотр:

Балаларыбызның әти-әниләргә әйтер сүзләре

Әлеге текст үзенә ирек яуларга һәм хокукларын якларга теләгән баланың үзенчәлекле монологы гына түгел, ә өлкәннәрне үзара аңлашуга, әңгәмәгә чакыру да.

 Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Мине артык иркәләмәгез, моның белән сез мине бозасыз. Мин нәрсә сорыйм, шуны алырга кирәк түгел икәнлеген бик яхшы беләм, бары сезне сынап кына карыйм.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа карата кырыс булырга курыкмагыз. Миңа шундый мөгамәлә ошый. Бу миңа үз урынымны билгеләргә ярдәм итә.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Юләр һәм мәгънәсез сорауларыма җавап бирмәгез. әгәр болай эшлисез икән, бераздан гел үземә генә игътибар иттереп торырга теләвемне аңларсыз.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Минем юк-барга җебергә торуларыма артык игътибар итмәгез. Мин бик еш кына авыруга сабышып үземә күңеллелек, рәхәтлек ала башларга мөмкинмен.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем тискәре гадәтләремә артык игътибар итмәгез. Бу миңа аларны тагын да дәвам итү өчен сәбәп булырга мөмкин.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа үземне үз яшемә караганда кечерәк итеп тоярга юл куймагыз. Мин елап сезне һәр очракта "җиңә" башларга мөмкинмен.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин үзем башкара алган эшләрне минем өчен эшләмәгез, чөнки алга таба да сезне хезмәтче итеп файдалана башлаячакмын.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем провокацияләргә бирелмәгез. Юкса мин тагын да зуррак "биңү"ләргә ирешергә тырышачакмын.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин нәрсәне дә булса ялгыш эшләгән өчен тизрәк сорау ала башламагыз. Кайчак мин ни өчен нәк менә шулай эшләгәнемне белмим.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем намусымны артык зур сынауларга куймагыз. Куркып, ялганчыга әйләнергә мөмкинмен.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем курку-шикләнүләрем сезне борчуга салмасын. Юкса мин тагын да катырак курка башлаячакмын. Мине бары тик курыкмаска гына өйрәтегез.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Үти алмастай вәгъдәләр бирмәгез. Бу минем сезгә булган ышанычымны какшата.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Икеле-микеле сөйләшмәгез. Бу миңа үз сүземне сүз итәргә мөмкинлек калдыра.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа гел бәйләнеп, бертуктаусыз мыгырданып тормагыз, юкса мин ишетмәмешкә салышып үз-үземне якларга мәҗбүр булачакмын.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа бертуктаусыз нотык укымагыз. Минем нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен белүемне күреп, сез гаҗәпкә калачаксыз.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Беркайчан да үзегезне камил һәм гөнаһсыз итеп күрсәтергә тырышмагыз. Болай эшләп сез үзегезне башкалар белән чагыштырып карарга урын калдырачаксыз.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин: "Мин сезне күралмыйм!", дисәм, курыкмагыз, үпкәләмәгез. Минем бу сүзләремнең мәгънәсе бөтенләй башка. Мин сезнең миңа карата эшләгән начар гамәлләрегез өчен үкенүегезне генә телим.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Әгәр сез башта миңа мине яратуыгыз хакында әйтеп, аннары үзегез өчен берәр эш башкаруымны сорасагыз, мин үземне базарда дип хис итәчәкмен. Бу очракта мин сатулаша башлыйм һәм җиңәчәкмен дә.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем нәрсәне дә булса ялгыш эшләвемне үлемгә тиң гамәл итеп карамагыз. Минем дә хаталанырга, аны төзәтергә һәм шуннан сабак алырга хакым бар. Әгәр сез мине бернигә дә яраксыз дип битәрләп торсагыз, алга таба мин нәрсә дә булса эшләргә куркып торачакмын.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мине үзем ясаган хаталарның нәтиҗәсеннән сакларга тырышмагыз. Сезнең кебек мин дә үз тәҗрибәмнән чыгып өйрәнәм.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Минем экспериментлар ясарга яратканымны онытмагыз. Шулай итеп мин дөньяны өйрәнәм, зинһар өчен, моңа каршы килмәгез.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Конфликтның иң кызган вакытында минем үз-үземне тотышым турында фикерләрегезне әйтеп калырга ашыкмагыз. Кайбер объектив сәбәпләр аркасында бу вакытта минем колакларым томалана һәм сезне тыңлыйсы килү теләге кими. Билгеле бер адымнар ясагыз, ә минем белән бу турыда соңрак сөйләшерсез.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Чит кешеләр барында мине төзәтергә тырышмагыз. Күзгә-күз карап тыныч тавыш белән ясалган кисәтүләргә мин күбрәк игътибар итәм.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сезнең хуплау, мактауларыгыздан башка минем уңышларга ирешә алмасымны аңлагыз.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин сезнең бер-берегезне яратуыгыз аркасында дөньяга килүемә ныклап ышанырга тиешмен. Сезнең гел талашып, әйткәләшеп торуларыгыз моның киресен раслый.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин энемне яки сеңлемне артыграк яратуыгызны күрсәм ачуланачакмын һәм игътибар белән ярату күбрәк эләгүчегә күбрәк һөҗүм итәчәкмен, чөнки шулай гаделрәк булыр дип саныйм.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин хәзердән үк инде капма-каршы җенес белән кызыксынам. Әгәр сез бу турыда сөйләшүдән качсагыз һәм берни дә аңлатмасагыз, бу турыда мин яшьтәшләремнән һәм өлкәнрәк балалардан беләчәкмен. Сезгә шулай тынычрак булырмы?
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png   Минем ачыктан-ачык сорауларымнан качмагыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирмисез икән, мин аларны сезгә бирүдән туктыйм һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлаячакмын.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Сезгә бик авыр булган вакытны мин тоям. Миннән качмагыз. Барысын да үзегез белән кичерергә мөмкинлек бирегез. Сез миңа ышанасыз икән, мин дә сезгә ышаначакмын.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Без бик аз вакыт бергә булабыз дип борчылмагыз. Минем өчен вакытның күпме булуы түгел, ә бергә үткәргән вакытның ничек булуы мөһимрәк.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мине көч кулланып җиңәргә тырышмагыз. Бу миндә көчлене генә санга сугарга кирәк икән дигән ялгыш фикер калдыра.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Мин яшьтәшләремә һәм үземнән өлкәнрәкләргә тартыла торган чорда бик игътибарлы булыгыз. Бу вакытта минем өчен аларның фикере сезнекеннән өстенрәк булырга мөмкин. Бу чорда мин сезгә гел тәнкыйть белән караячакмын һәм сүзләрегезне кылган гамәлләрегез белән чагыштырып торачакмын.
 
Описание: http://gzalilova.narod.ru/accept.png  Миңа карата дустанә мөнәсәбәттә булыгыз. Шул вакытта мин дә сезнең дустыгызга әйләнермен. исегездә тотыгыз: мин тәнкыйтькә карап түгел, ә үрнәккә карап өйрәнәм.

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

 

Ата – аналар балалары өчен җаваплы.

 

    Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

    Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

    Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрә- җәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

    Үзара хөрмәт  һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлеген инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.

    Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.  

Балалар  үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата – аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген турыдан – туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар.

    Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөэле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли.

Ләкин баланы бик нык ярата торган гаиләләр дә чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.

    Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була.Әмма күп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз – колак булмау. Тәрбия һәм баланы күздә тоту, үзара нык бәйләнгән булсалар да икесе ике күренеш. Тәрбия һәрвакыт актив була, әмма аны күңел кайтаргыч-ка әйләндермәскә кирәк. Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк очракта гына катнашу зарур. Кечкенәләр моңа мохтаҗ.

Алар тормышта очрый торган куркыныч хәлләр белән таныш түгел. Яшүсмерне исә тагын да катлаулырак хәвефләр: кайчакларда зуррак малайларның шикле геройлыкларына охшарга тырышу, маҗараларга ашкынып тору, котырту сагалап тора. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа ярдәм итү мөмкинлеген югалта. Яшүсмер үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый.Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә.

    Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка ирекле тормышы аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, тайгак юлга этәрә. Күзәтүсезлек тагын шуның белән дә куркыныч: яшүсмерләрнең кайберләре әхлакый яктан гарипләнгән хәлдә тормышка аяк атлый. Мондый очракларда ата – аналар үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше дә эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәбәсәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата – аналар тормышына комачаулык итә дип санаган гаиләләрдә әлеге дә баягы эш күплек аклану чарасы булып калкып чыга.
  Сорашып – белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни ата – аналар өйдә чакта эшләнә.

    Җинаять – ул кешенең үз – үзен тотышының чиге, соңгы баскычы. Ә бит барысы да ата – аналарның бала кечкенә чакта ук менә болай фикер йөртүеннән килеп чыга: ”Малайга мыек чыгып килә, нигә хәзер аның белән мәшәкатьнергә? Исең киткән икән, бераз шаярып алган...”Болай да була: малай начар укый, ялкаулыкка бирелә, урамда тәртип боза, берәр чит кеше аңа сүз әйтсә, әти белән әни шундук аны яклап чыга, Яклау тупас хурлауга һәм янауга кайтып кала. Ә малай боларның бөтенесен дә ишетеп тора. Ата – Аналарның үз балаларына карата таләпсез, юл куючан мөнәсәбәте зур зарар китерә, тотнаксызлыкка илтә. Кичә малай тупас җавап кайтарды, начар сүз әйтте. Бүген ачуланып, әбисенә кулын селтәде. Ә иртәгә кечкенәләрнең хәтерен калдырыр, үзеннән көчсезләрне кыйнар... Иң куркынычы шул:өйдә миһербансыз кеше үсә, аның өчен тормышта изге бернәрсә дә булмаячак.

    Әгәр сезнең балагызда эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфат-лар күренсә,бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә  ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

    Закон ата- аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Шул җаваплылык тойгысы әти һәм әнине тәҗрибәле педагогларга киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә, өстәмә педагогик әдәбият укырга мәҗбүр итә. Педагогик белем булмау ата – аналарны бала тәрбияләү җаваплылыгыннан азат итми.

    Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салганда әхлак һәм хокук нормалары бик тыгыз үрелә. Ата – аналарның хокуклары да, бурычлары да бар. Алар үзара бик нык бәйләнгән. Бурычларын үтәп, ата – аналар баланы шәхси тәр бияләү  хокукын тормышка ашыралар. Ата – аналарның хокуклары балалар мәнфәгатьләренә каршы килеп тормышка ашырыла алмый.

    Ата – аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән караш һәрвакыт дөрес караш түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгьлүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый

Балалар .үскән саен, аларның белемнәре дә, танышлары да арта. Мондый күренеш табигый хәл. “ Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.

Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата – аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа үз гаиләңдәге ышаныч һәм дуслык халәте дә, яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

    Ата – аналар балаларны хата ясаудан саклап калырга тели. Аларның омтылышлары табигый. Моны эшләргә мөмкинме? Күп нәрсәне мөмкин, ләкин бөтенесен дә түгел.

    Ата – ана кайвакыт үзенчәлекле, кабатланмас шәхес тәрбияләүнең әһәмиятен аңлап бетерми. Балаларны еш кына үзләре теләгән калыпка кертергә, башкалар кебек итеп тәрбияләргә тырыша. Иҗади шәхес тәрбияләү балаларда үз - үзенә, үз теләкләренең тормышка ашыру мөмкинлегенә, кеше-нең язмышы үз кулында икәнлегенә, уңышсызлыкның күбесенчә ялкаулыктан килүенә ышаныч тудыра.

    Гуманистик  психологиянең талантлы вәкилләренең берсе булган А. Маслов узган гасырның урталарында шәхесне актуальләштерү һәм камилләштерү турындагы тәгълиматка нигез салган. Аның фикеренчә, кешенең эчке табигате  яхшылыкка, изгелеккә омтыла. Шуңа күрә балаларның  терәк – уйлары ата – аналар, педагоглар тарафыннан басылырга дучар булмаска, кире кагылмаска тиеш.

    Балаларга үткән буыннарның белемнәрән, осталыкларын һәм күнек- мәләрен  тапшыру белән бергә, алардан иҗади шәхес тәрбияләргә мөмкинме? А. Маслов раслаганча, мөмкин. Чөнки һәр бала талантлы булып туа. Гаиләнең, мәктәпнең һәм җәмгыятьнең бурычы – аның  сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерергә этәргеч бирүче шартлар тудыру.    

    Шәхеснең иҗади эшчәнлеген үстерүгә комачаулык итүче берничә сәбәп бар. Мәсәлән, мәктәптә укыту программалары да уртача укучыга исәпләнгән. Ләкин барлык кешеләр дә бер төрле осталыкка ия булмый бит. Укучылар белән үткәрелгән дәресләрдә бертөрле методлар, алымнар, күнегүләр куллану иҗади шәхес үстерүгә комачаулык ясаучы икен че сәбәп булып тора. Бу уңайдан кайбер психологлар, педагоглар стресс халәте, вакыт җитмәү, этәргеч булмау, курку,үзеңнең көчеңә ышанмау һәм башка шундый сәбәпләрне аерып күрсәтә. Ләкин иҗади эшчәнлеккә басым ясаучы әлеге сәбәпләрнең барысы да бала яшәгән җәмгыять тарафыннан тудырылган бит.

    Әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, ата аналар да, педагоглар да баланың  үз үсешенә булышлык итүче түбәндәге идеяләрне күздә тотып эшләргә тиеш:

    - әзер калыплардан баш тартып, үз юнәлешләреңне эзләүгә этәргеч  би рү;

    -һәр фәнне өйрәнгәндә берничә төрле методтан, алымнан, күнегүләрдән файдалану;

    -нинди дә булса карарларны кабул иткәндә катгый чикләүләрне кире кагу;

    -бурычларны мөстәкыйль хәл итү, нәтиҗәләр ясау өчен шартлар тудыру;

    -эшкә иҗади карашны һәрдаим хуплау;

    -иҗади кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе белән таныштыру.

    Әлбәттә, бүгенге шартларда боларны эшләү кыен, әмма мөмкин. Моны АКШ һәм Көнбатыш илләре педагогларының эш тәҗрибәсе ачык күрсәтә. Соңгы елларда анда балаларның иҗади сәләтләренә этәргеч бирүче методлар актив кертелә.

    Әйе, тормыш белән бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтарулар була. Берәүләрне ул читкә алып ташлый, күтәреп торгыза. Икенчеләрне исә уңышсызлыклар көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр, алар чыдамнар, аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.

         Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан бигрәк ата – аналар җаваплы.

Ата-аналарга  киңәшләр

 

1. Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9.Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр  ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11.Баланың  борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать  ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13.Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап  алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.

  Баланың шәхес булып  формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия  кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

Ата-ананы cөендерүче һәм мәңге хәтердә калучы мизгелләрнең берсе – балалар тарафыннан әйтелгән беренче сүз. Кайбер ата-аналар сабыйның сөйләшә башлавын аның усеш дәрәҗәсе бәйлиләр. Бу бик үк дөрес түгел.

    Балалар психологиясе буенча белгеч, профессор Ларри Ферсон тарафыннан 2 мең  бала арасында үткәрелгән тикшерүне 1 яшьлек балаларның 0-50 сүз белүләрен, ә 2 яшь тулган сабыйның сүзлек хәзинәсе 50-600 сүз тәшкил итүен күрсәтте. Профессор, шулай ук, баланың лексикасын баетуда ата-ананын һәм тирәлекнең роле зур дигэн нәтиҗә ясаган. "Әгәр көн буена баланы телевизор каршында утыртып, аның белән сөйләшмәсәгез, әлбәттә, баланың теле ачылмас”,-ди ул.

  

              Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар итергә тиешләр:

1.Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, "Бу груша түгел, алма” дип кискән итеп әйткәнче, аны ”Груша ашыйсы киләме әллә?”- дигән сораулар ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2.Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашыкмагыз. Кайбер гайләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан балалар сүзләрен аңламый кала.

3.Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы  барлыкка килә.

4.Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатләрен чикләгез.

5.Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның усешендә җитешсезлекләр юк.

 

                     Ата-аналарга ун киңәш.

  1. Балагызның узегез кебек яки сез теләгәнчә булуын таләп итмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
  2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчөн түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башта кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.
  3. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.
  4. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки балнаң тормышы тәҗрибәсе бик аз була.
  5. Түбәнсетмәгез!
  6. Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.
  7. Балагыз өчен нәрсә дә булса алмыйсыз икән, узегезне гаепләмәгез.
  8. Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.
  9. Бала – сезнең бөтен тормышыгызны узгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Ачыкларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
  10. Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләтергә теләмәгән әйберләрне, башкаларның  балаларына эшләмәгез.

Ата-аналарга киңәшләр

 

1нче киңәш.. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

      * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

      * Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

      * Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

      * Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

 

2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

      * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

      * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

      * Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

      * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

 

 

Ата – аналар көндәлегенә.

      Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

      Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

      Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул  чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

      Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

      Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

 

 

 

Әти - әниләргә киңәшләр.

      Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;
  • Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;
  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;
  • Һәрвакыт : “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;
  • Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.

сурә

 

Ата – аналар җыелышы.

Тема: Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

Максат: Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү;

Бизәлеш: чәчәк рәсеме, плакат.

Материал: презентация, квадрат формасындагы чиста бит, тестлар, простой карандаш.

Җыелыш барышы.

I. Исәнлшү. Хәл белешү.

II.  "Кар бөртеге” күнегүе.  

Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер без сезнең белән "Кар бөртеге” күнегүе эшләрбез. Күнегүнең шарты- һәр кеше үзе эшли, кешегә карамый. Мин һәр кешегә кәгазь бирәм. Кәгазьләр  бөтенесе дә бер төсле, бер зурлыкта. Мин эш тәртибен әйтә торам, сез эшлисез. Башладык.

1.Кәгазь урталай бөкләдек.

2.Өске уң почмагын ертып алдык.

3. Кәгазьне тагын урталай бөкләдек.

4 Өске уң почмагын ертып алдык.

5. Кәгазь тагын урталай бөкләдек.

6. Өске уң почмагын ертып алдык. Һәм шулай дәвам итәбез.

-Ә хәзер үзебезнең матур кар бөртекләрен ачабыз, бер-берсенә төсле кар бөртеген табабыз. Бер-берсенә су тамчысы кебек ошаган булсын.

-Таптыгызмы? -Нишләп? Сез ничек уйлыйсыз?

Нәтиҗә: Эш тәртибе һәм кәгазьләр бер төсле булса да, эшне башкаручылар төрле.Менә безнең балаларыбыз да төрле. Хәттә бер гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, аларның сәләтләре, мөмкинлекләре төрле. Шуңа күрә бер баланы икенчесе белән чагыштырырга ярамый.

III. Тест эшләү.

-Хөрмәтле ата-аналар, сез ничек уйлыйсыз? Сезнең балагызның  мәктәптә проблемалары юкмы? Моны белү өчен без сезнең белән тест эшләп алырбыз. Билгеләмә белән риза булсагыз +, әгәр билгеләмә сезгә кагылмаса – куярга.

1.Минем балага мәктәптә уку ошый.

2.Минем бала башка мәктәпкә бик теләп күчәр иде.

3.Сайлау мөмкинлеге булса да ул өйдә укырга теләмәс иде.

4.Кызганычка каршы минем бала миңа яки өйдәгеләргә мәктәп турында сөенеп сыйләми.

5.Сыйныфта аның дуслары күп.

6. Мәктәптәге укытучылар аңа аз ошый.

7.Ул сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша.

8.Берәр сәбәп аркасында дәресләр булмый калса аның кәефе бозылмый. Аны сәбәбе кызыксындырмый.

9.Минем бала өй эшләрен исенә төшерми торып үзе эшләми.

10.Башка нәрсәләр белән кызыксынуы, яраткан шөгыле укуына комачауламый.

-Хәзер  "+”   ларны саныйбыз. 1 "+”, 2 "-”, 3 "+”, 4 "-”, 5 "+”, 6 "-”, 7 "+”, 8 "-”, 9 "-”, 10 "+”.

8-10 балл. Сезнең балагызның мәктәпкә карашы яхшы. Аңа уку ошый.

6-7 балл. – Мәктәптә эшләр начар түгел. Мәктәпкә мондый карашын ныгыту өчен балагызның укуы белән кызыксынуыгызны, аның уңышларына сөенүегезне белдереп торыгыз.

4-5 балл. – Игътибарлы булыгыз! Балагызның мәктәптә бар да тәртиптә түгел. Хәзер ачыкларга кирәк. Балагызны нәрсә борчуын.

1-3 балл. – Балагызга сезнең ярдәм кирәк. Мәктәпкә аның карашы начар. Сәбәпләрен ачыкларга , укытучылар белән сөйләшергә кирәк. Ярдәм итү юлларын билгеләргә кирәк.

IV. Теория өлеше.   

      Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас. Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури. Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңыш килүен аңлату отышлырак була. Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе. Башлаган эшне ахырына җиткерү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү. Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау. Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.

V.  "Йомры икмәк” әкияте буенча эш. Презентация белән. "Йомры икмәк”. (Рус халык әкияте)  

     Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Бекөнне әби белән бабай  йомры икмәк пешерергә булганнар.

-Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр?

-Әйе, әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән.

Беренче киңәш: Гаиләне ишәйтү мәсьәләсен уйлап эш итәргә кирәк.

       Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.

Икенче киңәш: Балаларны караусыз калдырмагыз!

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда бер куянны, аюны, бүрене очраткан.

Өченче киңәш: Балагызны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтегез.

   Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.

Дүртенче киңәш: Балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтегез.

   Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.

Бишенче киңәш: Балагызны төрле ситуацияләрдән мөстәкыль рәвештә чыгарга өйрәтегез.   Шулай итеп менә нинди әкият килеп чыкты.  

VI. Йомгаклау өлеше. Бүгенгә безнең очрашуыбыз тәмам. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне менә шушы дәфтәргә язып калдырыгыз. Балаларыбызны нинди булуларына карамастан яратыйк. Алар белән килешеп, бер-беребезнең фикерен тыңлап яшик.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ответственность родителей за обучение и воспитание детей

уважаемые коллеги! публикую данный правовой лекторий вам в помощь при работе с нерадивыми родителями....

Презентация "Ответственность родителей за воспитание и образование своих детей"

Презентация-сопровождение к родительскому собранию.Памятка родителям в начале учебного года.Влияние семьи на формирование ребенка как личности. Права ребенка. Права родителей. Обязанности родителей.Зн...

Родительское собрание "Ответственность родителей за воспитание и образование своих детей"

План родительского собрания, цель которого: повышение правовой культуры родителей по вопросам юридической ответственности за воспитание и обучение детей.К конспекту в сопровождение предлагается п...

Ответственность родителей за воспитание детей

За воспитание несут ответственность родители. Актуальность данной статьи заключается в том, что именно на родителей возлагается вся ответственность за жизнь, здоровье, обучение и воспитание несовершен...

Закон об ответственности родителей за воспитание детей. Белгородская область

Закон Белгородской области от 31 января 2005 г. N 167 "Об ответственности родителей за воспитание детей" (принят Белгородской областной Думой 20 января 2005 г.)...

Общешкольное родительское собрание "Права детей - ответственность родителей"

Собрание проводила  для родителей МБОУ "Селенгинская средняя общеобразовательная школа" в декабре 2013 года....