Шәхси үзбелем күтәрү планы
учебно-методический материал на тему

Мингазова Гульназ Маратовна

Шәхси үзбелем күтәрү планы башка укытучылар өчен дә файдалы булсын. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhsi_plan_gulnaz_2014-15.docx46.3 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы

Әлки муниципаль районы

 Иске Әнҗерә гомуми төп белем мәктәбе

Башлангыч сыйныф укытучысы

Мингазова Гөлназ Маратовнаның

Шәхси үзбелем күтәрү планы

2014 – 2018 еллар өчен

Адрес: Татарстан Республикасы, Әлки муниципаль районы, Иске Әнҗерә авылы, Кырый урамы, 2нче йорт.

Мәктәп: Иске Әнҗерә гомуми төп белем мәктәбе.

Башлангыч сыйныф укытучысы: Мингазова Гөлназ Марат кызы, 26.06.76

Белем: югары, КГПУ, 1999ел,  математика, информатика һәм исәпләү техникасы.

Үзбелем күтәрү темасы:  “Иҗади мөмкинлекләрне үстерү, һөнәри осталыкны арттыру һәм шулар нигезендә укыту-тәрбия эшен хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек камил шәхес тәрбияләү”

Методик тема: “Башлангыч сыйныфларда укыту-тәрбия эшендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш нигезендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү”

Район темасы: Применение системно-деятельностного подхода, как способ формирования мотивированной компетентной личности.

Мәктәп темасы: Белем бирү технологияләрен камилләштереп системалы-эшчәнлекле юнәлеш нигезендә белем сыйфатын күтәрү

Тема өстендә эшләү вакыты: 2014 – 2015 нче уку елынан 2018 – 2019 нчы уку елына кадәр, 5 ел.

Кереш

   Безнең вакыт– үзгәрешләр вакыты ул. Җәмгыятькә  профессиональ әзерлеге югары булган, эшлекле, иҗади фикер йөртә белүче  кешеләр кирәк.  

      Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү  Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы  бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.  Мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары 2011- елдан эшли башлады. Билгеле булуынча, яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.

       Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итә.

        Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.

      Башлангыч мәктәп өчен өч вариантта стандартлар эшләнгән, Татарстан өчен кулай булган өченче вариантта туган тел һәм укуга да, рус теле һәм әдәби укуга да сәгатьләр бирелгән.  

     Яңа стандартлар балаларга көнозыны мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләре — барысы да официаль рәвештә мәктәптә оештырыла дигәнне аңлата.

       Яңа стандартлар куйган таләпләрне санап чыгу мөмкин дә түгел.

Стандартка туры килгән программа  белән эшләү нәтиҗәсендә  башлангыч сыйныф укучысында түбәндәге шәхси сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш:

        - үз халкын, туган ягын һәм туган илен яратучы;

        -гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итүче;

        -тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтылучы;

        -белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерүче;

        -гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле  булуын күрсәтүче;

        -тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә алучы;

        -үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итүче.

                -шәхес буларак, укучы белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;

                - үз иле һәм халкы өчен горурлык хисләренә ия булган укучы;

        -төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;

        -бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;

                -тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, укучыда иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белүче.

   ҺӘР БАЛА  МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАГАНДА ҮЗ ПРОЕКТЫН ЯКЛАРГА ТИЕШ БУЛА.

    Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 елда керде, урта сыйныфларда укучыларны — 2015 елда, өлкән сыйныфларны 2020 елда күчерү көтелә.

Стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлекләр күп. Региональ компонентны өйрәнү атнасына бер-ике дәрес бирү белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барыла, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләр истә тотыла. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туарга мөмкин түгел.

Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган  бу  бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.

    Заман таләбе булган информацион технологияләрне дәресләрдә һәм  класстан тыш эшләрдә  еш кулланам. Башлангыч сыйныф атналыкларында, түгәрәк утырышларында һәм башка чараларда Power Point программасы ярдәмендә ясалган презентацияләр, визиткалар, Exсel,Word ярдәмендә эшләнгән тестлар, кроссвордлар кулланам. МКТ технологиясен куллану укучыларда яңа белемнәр үзләштерүгә,  коммуникатив, культура-ара компетенцияләрне формалаштырырга ярдәм итә.

     Белем һәм тәрбия бирү процессының сәламәтлекне саклау принципларына нигезләнеп төзелергә тиешлеге бәхәссез.

      Укытучы буларак мин дәресләрдә сәламәтлекне саклау өчен шартлар тудырырга, сәламәт яшәү рәвеше буенча тиешле белем һәм күнекмәләрне формалаштырырга тиеш. Шуңа күрә, дәресләрдә  СанПиН таләпләрен үтәргә, уңай эмоциональ кәеф, уңыш ситуациясе тудырырга тырышам.

     Уку хезмәтен төгәл оештыру, активлык төрләрен (интеллектуаль – эмоциональ– хәрәкәтле) алыштырып тору класста уңай уку атмосферасы тудыра. Күзләргә, гәүдә өчен үткәрелгән ял минутлары балалардагы укуга булган омтылышны көчәйтә һәм сәламәтлеккә дә файда китерә.

     Заманча  педагогик технологияләрне системалы рәвештә куллану укучыларның уңышлы укуына, конкурсларда, ярышларда теләп, нәтиҗәле катнашуына, авырып дәрес калдыручыларның саны кимүенә, дәрестән тыш чараларда катнашучыларның артуына китерә.

      Максат: : “Башлангыч сыйныфларда укыту-тәрбия эшендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш нигезендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

 

Төп бурычлар:

1. Барлык фәннәрне  өйрәнүгә кызыксыну уяту.

2. Укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, информацион технологияләр куллануның, мөстәкыйльлек һәм иҗадилык күнекмәләре бирүнең дәрәҗәсен үстерү.

3.Укучыларның сөйләм телен, активлыгын  үстерү  максатыннан ата-аналар белән эшчәнлекне җәелдерү.

4.Сәләтле һәм дәресләрне  авыр үзләштерүче укучылар белән эшне аерым план буенча алып бару.

5.Укыту процессының нәтиҗәсен күтәрү йөзеннән укучыларның белемнәрен бәяләү критерийларын булдыру.

Педагогик осталыкны камилләштерү өстендә эшләү системасы.

  1. Педагогик-психологик осталыкны үстерү.

       Бала тәрбияләүдә психологияне белү һичшиксез кирәк. Психологик үсеш процессының шәхес формалашуга йогынтысын белми торып, дөрес тәрбияләп булмый. Моның өчен бала психологиясе үзенчәлекләрен аларның яшеннән чыгып билгели белергә кирәк.Шуңа күрә яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Тәрбия яшендә билгеле бер яшьтәгеләр белән нәрсәгә ирешергә икәнен белү өчен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу билгеле бер яшьтәге укучылар төркеменең ирекле, интеллектуаль һәм эмоциональ үсеш сферасын уйлап өйрәнүгә юнәлдерелә.

      Шуңа күрә һәр педагог педагогик-психология нигезләрен ныклап өйрәнергә тиеш. Мин дә үз белемемне күтәрү максатыннан түбәндәге әдәбиятны укып өйрәнәм.

№п/п

Куллану өчен материал

Билгеләнгән вакыты

үтәлеше

1

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. “Тәрбия дәресләре”

Уку елы дәвамында

2

В.А.Крутецкий “Основы педагогической психологии”

Уку елы дәвамында

3

А.В.Петровский. “Психология турында популяр әңгәмәләр”

Уку елы дәвамында

4

Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Җ.Г.Нигъмәтов. “Тәрбия теориясе һәм методикасы”

Уку елы дәвамында

5

Ш.А.Амонашвили. “Максатың булса, юлы табылыр”

Уку елы дәвамында

6

Селевко “Современные образовательные технологии»

Уку елы дәвамында

II.Фәнни – методик яктан үз белемеңне күтәрү.

    Укытучы укыту-тәрбия эшендә баланы нинди баскычлардан алып барырга, нәрсәгә өйрәтергә, балалар коллективын ничек оештырырга, аларны нинди чаралар белән өйрәтергә һәм тәрбияләргә кирәген яхшы белергә тиеш. Моңа ирешү өчен педагог фәнни-методик әдәбият белән таныш булырга тиеш. Шуларны истә тотып мин дә әдәбият белән танышам, өйрәнәм һәм алган белемнәремне практикада кулланам.

    Укучыларның материалны үзләштерү сәләтен истә тотып, билгеле бер эш алымын сайлыйм. Фикерләү, истә калдыру, материалны үзләштерү, игътибарлы булу үзенчәлекләрен өйрәнү, балаларга дәрестә дифференциаль индивидуаль ярдәм итү ысулларын, аларның һәрберсенең танып-белү үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан уку елы дәвамында “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” “Начальная школа” журналларын,  ”Мәгърифәт” , “Тәрбия” , “Ачык дәрес”, “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Первое сентября”газеталарындагы материалларны үз тәҗрибәмдә киң файдаланам.

№п/п

Куллану өчен материал

Билгеләнгән вакыты

үтәлеше

1

М.И.Мәхмүтов “Мәктәптә проблемалы укытуны оештыру”

Уку елы дәвамында

2

“Начальная школа”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналлары

Уку елы дәвамында

3

 “Ачык дәрес”, ”Мәгърифәт” һәм “Тәрбия”  газеталарындагы материаллар

Уку елы дәвамында

4

Дәрестә куллану өчен мультимедийный дәреслек кулланмалар

Уку елы дәвамында

5

Дәрескә презентацияләр, дәрес эшкәртмәләре төзү

Уку елы дәвамында

6

Дәрестә куллану өчен математикадан тестлар төзү

Уку елы дәвамында

7

Башлангыч сыйныфлар  өчен эш программалары төзү

Уку елы башында

III. Дәрес бирү методикасын камилләштерү.

       Башлангыч сыйныф укучыларын  укытуда яңа методик алымнар кулланып эшләү укучыларда белемнәрне арттыруда зур этәргеч ясый. Шуңа күрә дәрестә яңадан-яңа алымнар кулланырга кирәк. Ә моның өчен алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү бик зур файда итә. “Начальная  школ”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларын,  “Ачык дәрес”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”  һәм “Тәрбия”  газеталарындагы материалларны даими укып бару бик нык ярдәм итә.

     Шулай ук дәресләр вакытында интернет челтәреннән, ЦОР, сообществолар, Кирилл-Мефодийдагы әзер материалларны файдалану да бик уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

IV.Уку-укыту процессының материаль базасын-иҗади

 лабораториясен булдыру.

1.Кабинетны җиһазлау өстендә эшләү:

        а) дәреслекләр, методик кулланмалар;

       б) методик әдәбият;

       в) көндәлек матбугат булдыру.

2. Укучылар белән индивидуаль эшләр өчен дидактик материаллар, карточкалар, тестлар булдыру;

3. Тематик папкалар, галимнәр, күренекле шәхесләребез турында мәгълүматлар, альбомнар булдыру;

4. Һәр классның таблицаларын даими куллану, тәртиптә тоту.

5. Дәрескә презентацияләр, дәрес эшкәртмәләре төзү;

6. Дәрестә куллану өчен мультимедийный дәреслек кулланмалар булдыру.

V.Үзеңнең педагогик тәҗрибәңне гомумиләштерү һәм тарату.

№п/п

Тема

үтәлеше

МО, ШМО, педсовет утырышларында чыгышлар

2014 – 2018 ел

1

Үткән уку елының эш нәтиҗәләре буенча МО утырышында

2014 – 2018

2

Үткән уку елының эш нәтиҗәләре буенча ШМО утырышында

2014 – 2018

3

Уку-укыту процессының материаль базасын-иҗади лабораторияне тулыландыру буенча, педсовет утрышында

2014

4

Ачык дәресләр күрсәтү

Һәр елны

5

Ачык класстан тыш чаралар күрсәтү

Уку елы барышында

6

Традицион булмаган дәресләр үткәрү

Уку елы дәвамында

7

Башка фән укытучыларның дәресләренә кереп тәҗрибәне арттыру һәм фикерләр алышу

Уку елы дәвамында

Дәрестә һәм дәрестән тыш укучылар белән эш

1

Яхшы укучы балаларны олимпиадаларда катнашуга әзерләү

Уку елы дәвамында

2

Районда үткәрелгән конкурсларда актив катнашу

Уку елы дәвамында

3

Дистационный конкурсларда катнашу

Уку елы дәвамында

Ата-аналар белән эш

1

Ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә тору

Уку елы дәвамында

2

Баланың белемен,аңлау дәрәҗәсен ата-аналарга даими җиткереп тору

Уку елы дәвамында

3

Ата-аналар катнашында төрле чаралар оештыру, “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” уены, кызыклы грамматика, математик кичәләр, КВН-нар һ.б. чаралар

Уку елы дәвамында

4

Ата-аналарны дәресләргә чакыру, алар алдында төрле темаларга чыгышлар ясау

Уку елы дәвамында

VI. Татарстан Республикасы Әлки Муниципаль районы Иске Әнҗерә гомуми төп белем мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Мингазова Гөлназ Маратовнаның 2014-2015

уку елындагы укыту-тәрбия эшчәнлегенә анализ.

            Минем методик темам: “ Башлангыч сыйныфларда укыту тәрбия эшендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш нигезендә укучыларның иҗади  сәләтләрен үстерү”.  Иҗади мөмкинлекләрне үстерү, һөнәри осталыкны арттыру һәм шулар нигезендә укыту-тәрбия эшендә хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек камил шәхес тәрбияләү – укытучы өчен авыр да,  җаваплы да.  Мин дә бүгенге фән – техника, информацион технологияләр алга киткән заманда укучыларымны бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек шәхес итеп тәрбияләргә тырышам. Моның өчен мин дәресләремне мөмкин кадәр укучыларга кызыклырак, нәтиҗәлерәк булсын өчен төрле методик алымнар кулланып укытам.  Дәресләремдә электрон искәрмәләр, электрон әсбаплар кулланам. Шулай ук укучылар әзер белем белән генә канәгатьләнмичә, үзләре эзләнсен тикшеренсен өчен төрле иҗади биремнәр  бирәм, проект эшләре эшлибез, төп фәннәрдән комплекслы биремнәр ярдәмендә белемнәрен тикшерәм. Укучылар андый эшләрне бик теләп башкаралар, кызыксынулары зур. Күмәк иҗади эшләр эшләгәндә дә һәрбересе үзен җаваплы итеп тоя.

      Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү бер караганда кызыклы булса, бер караганда алар белән эшләү бик зур җаваплылык таләп итә.                    

     Башлангыч сыйныфтан ук белемле шәхес тәрбияләүгә ныклы нигез салына. Каллиграфик дөрес, чиста, пөхтә, матур язуга һәм орфографик яктан ныклы күнекмәләр формалаштыру да шушы вакытта башлана.

    Укуга мәхәббәт тәрбияләү – укытучыдан бик зур түземлек , осталык , методик әзерлек һәм белем сорый, үзен-үзе аямыйча вакыт, көч сарыф итүне таләп итә . Укытучы түземле, сабыр булса, башлангыч сыйныф укучысының яшь үзенчәлегенә туры килерлек итеп кызыклы дидактик уеннар таба белсә, дәресләрне күңелле итеп оештыруга ирешә алса , укучылар бернинди дә авырлык кыенсынуны тоймыча грамотага өйрәнә алыр.

     Шуңа күрә дә мин үз эшемдә дәресләрне белем бирү һәм тәрбия бирү белән беррәттән алып барып уен элементлары кулланып үткәрергә тырышам. Укучылар ялыкмасын, кызыксынуларын югалтмасын өчен, физкультминутлар үткәреп, эш төрләрен еш алыштырып дәрескә игътибарны тупларга тырышам.                                          

      Мин 2014- 2015 уку елында 4 нче сыйныфны җитәкләдем. Яңа белем һәм күнекмәләр биргәндә һәрдаим табышмаклар,  мәкальләр, төрле күрсәтмә материалларны файдаланып гади һәм аңлаешлы итеп укучыларга җиткерергә тырышам. Дәресләрдә хәтердә яңарту, аңлатмалы иллюстратив тикшеренү, проблемалы аңлату методларын һ. б. кулландым. Һәр дәрестә төрледән- төрле дидактик уеннар, тестлар, әкиятләр, табышмаклар, дәреслек һәм  дәфтәр белән эшләүне чиратлаштырып, бер - берсенә үреп укучыларның үзләштерү дәрәҗәсенә аеруча игътибар итеп эшлим. Укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү өчен перфокарталар, тестлар, кулдан ясалган карточкалар, дидактик материаллар, күргәзмәлелек һәм таблицалар кулланып эшлим. Алар белән эшләгәндә укучыларның ничек үзләштерүләренә игътибар итәм һәм һәр укучыга үзе эшли алырдай эшләр бирергә тырышам. Шул ук вакытта һәр укучының психологик үзенчәлеген дә күздә тотам.

   Татар теле һәм рус теле дәресләрендә темага туры китереп шагыйрьләребезнең әсәрләреннән өзекләр алып матур язу күнекмәләре үткәрдем. Бу үткәрелгән эш белән татар һәм рус әдәбиятыннан сөйләм телен үстерергә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Мондый күнекмәләр укучыларның уку техникасын камилләштерү өчен кирәк.  Укучыларның сөйләм телләре бай, укыган әсәрнең эчтәлеген аңлап үз фикерләрен әйтә алалар.

    Дәресләр белем һәм тәрбия бирү белән бергә үрелеп бара. Һәр атна саен тәрбия сәгатьләре үзенә күрә кызык һәм мавыктыргыч итеп үткәрелә. Ата – аналар белән эш тыгыз алып барыла.

      Ата – аналарны дәресләргә чакырып торам, үзем дә балаларның өйләренә йөрим. Ата – аналар белән берлектә күңелле итеп класстан тыш чаралар оештырдык. Мәсәлән: “1 – сентябрь – Белем бәйрәме”, ”Сөмбелә”, “Хуш киләсең, Яңа ел!” бәйрәмнәре, Вариска кабул итү кичәсе, “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” аеруча да эшлекле, шул ук вакытта балаларның эзләнүләрен таләп итәрлек итеп мавыктыргыч үткәрелде. ”Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашулар, “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән очрашуларда һәм митингта зур әзерлек белән катнаштык. Сугыш чоры балалары белән очрашулар оештырдык. Мәктәпкә дә чакырдык, өйләренә барып төрле сораулар биреп үзебезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык. “Үлемсез полк” эшендә дә эзләнү-тикшеренү эшләре белән катнаштык. Балалар арасында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан рәсемнәр, иншалар конкурсы үткәрдек.”8 март – Халыкара хатын – кызлар көне” ,  “Гаилә бәхете-балада” дип исемләнгән гаилә бәйрәме, Габдулла Тукайның 129 еллыгы уңаеннан  авыл китапханәсендә үткәрелгән “Шигырь бәйрәме” һ.б. кичәләр бик күңелле үтте. Төрле темаларга түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, рәсемнәр конкурсы укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур этәргеч бирә.  Районда,  мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда да бик актив катнашабыз һәм укучылар төрле призлы урыннар алалар.

Район буенча үткәрелгән:

Фотоколлаж «Хорошо нам рядышком с дедушкой бабушкой» (3 урын Шайхутдинов Айрат 4 класс)

Фотоколлаж «Спасибо за Победу!» (1 урын Ведяскина Арина 4-класс)

«Русский медвежонок» Гизатуллин Шамил 67б.,

                                         Ведяскина Арина 63б.

«Кенгуру»                     Ведяскина Арина 53б.,

                     Гизатуллин Шамил 72б.

«Сертификат участника Всероссийской олимпиады для младших школьников по математике»

- Ведяскина Арина (4 класс) 80б.,

-Гизатуллин Шамил (4класс) 74б.

«Сертификат участника Всероссийской олимпиады для младших школьников по окружающему миру»

-Гизатуллин Шамил (4класс) 80б.

«Зирәк тиен» конкурсында да катнаштык. Әлегә нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.

   Укучыларым Бөтенроссия буенча үткәрелгән төрле  конкурсларда даими катнашып торалар.

Мәктәп буенча үткәрелгән “Лыжня России» чаңгы ярышында да Гизатуллин Шамил 1 нче урын, ә Ведяскина Арина, Гатауллина Илүзә   2нче урынны алдылар.

 Әти -әниләр белән “ Әти , әни , мин – спорт сөюче гаилә” дип исемләнгән кичә үткәрдек. Әти – әниләр дә, балалар да бәйрәмдә теләп катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды. 4-сыйныфны тәмамлау уңаеннан “Сау бул, башлангыч мәктәп!”  дип исемләнгән кичә үткәрдек. Кичәгә әти-әниләр, дәү әниләр дә килгән иде. Балалар үзләренең башлангычта өйрәнгән концерт номерларын күрсәттеләр. Аннан соң табигать кочагында төрле уеннар уйнап ял иттек. 4-сыйныф үтә дә җаваплы сыйныф. Чөнки 4 ел буе алган белемнәрне дә бәяләү чоры.

4 класста мониторинг  нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Русский язык:

Ведяскина Арина -75%

Гизатуллин Шамил- 70%

Гатауллина Илүзә -44%

Шайхутдинов Айрат-25%

Математика:

Ведяскина Арина -75%

Гизатуллин Шамил- 83%

Гатауллина Илүзә -54%

Шайхутдинов Айрат-50%

Әйләнә-тирә дөнья:

Ведяскина Арина -75%

Гизатуллин Шамил- 75%

Гатауллина Илүзә -63%

Шайхутдинов Айрат-71%

Татар теле:

Ведяскина Арина -90%

Гизатуллин Шамил- 75%

Гатауллина Илүзә -60%

Шайхутдинов Айрат-60%

Метапредмет:

Ведяскина Арина -89%

Гизатуллин Шамил- 100%

Гатауллина Илүзә -59%

Шайхутдинов Айрат-45%

4 класста административ контроль эшләр, барлык фәннәрдән дә контроль эшләр эшләтелде. Белем сыйфаты еллык нәтиҗәләргә туры килә.

   Уку елы дәвамында үткәрелгән укыту һәм тәрбия чаралары үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте. Укучыларның белем дәрәҗәләре, иҗади сәләтләре, тәртипләре, үз – үзләрен тотышлары әйбәт якка үзгәрде. Кулланылган педагогик чаралар үзләренең нәтиҗәсен күрсәтте.

VI.Квалификацияне күтәрү курслары һәм профессиональ әзерлекне үстерү

(Институт повышения квалификации и переподготовки работников образования Республики Татарстан. ИПКРО   )

№п/п

Курсның темасы

Елы

1

По проблеме: «Обновление содержания и методики преподавания в начальной малокомплектной школе». (72 ч.)

11.03.02 – 22.03.02

ИПКРО

2

Квалификационное испытание на 1 кв. категорию и защита реферата на тему: «Национально-региональный компонент в обучении младших школьников». (72 ч.)

16.01.06

Информационно-методический центр.

3

Курсы по программе «Обновление предметного содержания вариативных УМК в начальной школе на этапе внедрения ФГОС».

 (72 ч.)

18.01.10 – 29.01.10.

ИПКРО

4

Профессиональная переподготовка по программе: «Педагогические технологии преподавания в начальных классах»

06.02.2012-09.07.2012

“Институт экономики, управления и права”

5

Выступление с творческим отчетом на тему: «Информационные технологии в преподавания в начальных классах»

08.07.2012

“Институт экономики, управления и права”

6.

Курсы по программе: «Цели содержания и механизмы реализации курсов «Основы религиозных культур и светской этики» (72 ч.)

12.05.2014-30.05.2014

“Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов”

7.

Курсы по программе: "Организация образовательного процесса в начальных классах с учетом требований федерального государственного образовательного стандарта" (144ч.)

“Институт экономики, управления и права” (ИЭУП)

20.10.2014 – 8.11.2014

15.08.1995. Әлки районы Иске Әнҗерә гомуми төп белем мәктәбендә эшли башладым.

Категория “укытучы”

25.12.2002.  Икенче категория бирелде.

20.01.2006. Беренче категорияне бирелде.

30.12. 2010. Беренче категория аныклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыныпқа арналған күнтізбелік жоспарлар-3

3 сыныпқа арналған күнтізбелік жоспарлар-3...

3-класс бойынша күнтізбелік тақырыптық жоспар

Бұл жинақта математика, әдебиеттік оқу, қазақ тілі, дүниетану, еңбекке баула, бейнелеу өнері пәндері бойынша күнтізбелік тақырыптық жоспар берілген...

3-класс бойынша әдебиеттік оқудан күнтізбелік тақырыптық жоспар

Бұл жинақта әдебиеттік оқу  пәндері бойынша күнтізбелік тақырыптық жоспар берілген...

3-класс бойынша қазақ тілінен күнтізбелік тақырыптық жоспар

3-класс бойынша қазақ тілінен күнтізбелік тақырыптық жоспар...

3-класс бойынша математикадан күнтізбелік тақырыптық жоспар

3-класс бойынша математикадан күнтізбелік тақырыптық жоспар...

Шәхси үзбелем күтәрү планы

Шәхси үзбелем күтәрү планы...

Шәхси үзбелем күтәрү планы -

Шәхси үзбелем күтәрү планы -...