Эссе "Мин-укытучы"
материал на тему

Шайхелмарданова Нурания Абударовна

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_nuraniya.docx21.11 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе ”Мин-укытучы”

          Актаныш  муниципаль  районы Олыимән  башлангыч  мәктәбе укытучысы Шәйхелмарданова Нурания Әбүдәр кызы

Башлангыч  мәктәп- өзлексез белем бирү системасының иң мөһим өлеше.Ул мәктәпкәчә яшьтә башланган белем ,тәрбия,үсешне дәвам итә һәм  югары  мәктәпкә  күчүгә  нигез сала.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучы иң элек  сәламәт  , дәүләт  стандартларында  билгеләнгән  белемне үзләштергән , әхлаклы булырга тиеш.

    Мин үзем Актаныш районының Меңнәр авылында , җырларда җырлана торган Сөн елгасы буенда туганмын. Әнкәй безне Сөннән алып кайтып Сөн суында юмаса да , минем бала чагым Сөн елгасында су кереп , яшел  чирәмнәрендә  яланаяк  йөреп  үтте. Мин  кечкенәдән үк балаларны  ярата һәм аларны нәрсәгә дә булса  өйрәтә идем. Әти- әнием  укыган кешеләр булмасалар да минем сәләтемне күзәтеп  торганнар һәм укытучы һөнәрен   сайлауга юнәлеш  биргәннәр. Һәнәр  сайлауда укытучыбыз , класс җитәкчебез  Лена апаның роле дә искиткеч булды.Шушы хыялымны  тормышка ашыру максатыннан мин 8 еллык мәктәпне  тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. Беренче  хезмәт  чыныгуымны Олыимән мәктәбендә башлап җибәрдем. Хезмәтемне бик  яратам. Гаиләмдә 3 балам бар. Шуларның уртанчысы укытучы һөнәрен сайлады.Менә 30 ел шушы хезмәтне башкарам.

       Мин  үз эшемдә төп игътибарны  2 юнәлешкә :1) белем бирү, укучыларда грамоталы язу һәм уку күнекмәләре , дөрес каллиграфия  булдырырга ,логик  фикер йөртүгә, аңлап эшләргә өйрәтүгә,2) балаларда кешелеклелек ,матурлыкны күрә һәм тоя белү, туган җиреңне ярату хисләре тәрбияләргә тырышам.

   Минем төп максатым –баланы белемле ,чын кеше итеп тәрбияләү, һәр укучының уңай якларын ачыклап ,аларны үстерү ,баланың үсешендәге кимчелекләрен бетерү өстендә эшләү.  

Мәктәптә башлангыч укытуда яңалыклар көн саен туып тора. Аларны иҗади файдалану –һәр укытучының мөһим бурычы. Бу безгә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрүдә,укучыларга ныклы белем һәм күнекмәләр бирүдә зур бурычлар йөкли.Балаларның акыл һәм фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, башка төр сәләтләрне үстерү кебек, даими алып барылырга тиеш. Ул күнегүләрне даими үтәгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Бу проблеманы хәл итү өчен, мин педагог-новаторларның алдынгы  тәҗрибәсен өйрәнүне, аларны үз практикамда куллануны максат итеп куйдым.

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыруда укытуның актив формаларын куллану төп факторларның берсе булып тора. Шуны истә тотып, үз практикамда әкият – дәрес, сәяхәт – дәрес, ярыш – дәрес кебек формаларны кулланам.

 Дәресләрдә укучыларга проблемалы сораулар бирү аеруча отышлы. Чөнки бала әзер мәгълүматны түгел, ә бәлки үзе фикер йөртү аша кирәкле белемнәрне эзләп таба. Проблемалы сорауларга җавап бирү өчен укучыга уйланырга, эзләнергә, элек алган белемнәренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Башлангыч сыйныфта укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игътибар зур булырга тиеш. Шуңа күрә мин һәр дәрестә укучыларның сөйләмнәрен үстерүгә игътибар итәм. Балаларның фикерләре белән кызыксынам: “Синеңчә ничек?”, “Син ничек уйлыйсың?” кебек сораулар бирәм, үз җавапларын дәлилләргә кушам.

Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр бирәм. Аларны гаҗәеп кызыклы “Нәни ачышлар аланына”, “Серле хәзинә”дөньясында туган телебезнең кыйммәтле энҗе бөртекләрен табарга өйрәтәм. Мәсәлән, бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә бирәм, икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өчечеләренә - темага карата табышмак иҗат итәргә.

Укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү максатыннан дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләүләренә зур игътибар бирәм. Мәсәлән, мөстәкыйль рәвештә тәҗрибәләр, күзәтүләр ясау, фикерләү таләп итүче мәсьәләләр чишү, хикәя язу өчен үзлекләреннән план төзү һ.б. биремнәр.

Дәресләрдә педагог– норваторларның эш тәҗрибәләрен кулланырга тырышам.

Л. В. Занков үстерешле укыту системасы укучының фикерләү сәләтен һәрьяклап үстерүне күздә тота. Бу уңайда дәресләрдә логик биремнәр үтәү игътибар һәм хәтерне тикшерү өчен күнегүләр бик файдалы. Мәсәлән, дәресләрдә хәтер диктантлары язу, геометрик фигураларны чагыштыру, “Игътибарлы бул!”, “Кайсы артык?” уеннарын куллану укучыларның фикерләвен, күзәтүчәнлекләрен арттырырга ярдәм итә. Математика дәресләрендә бу юнәлештә күнегүләр эшләтәм:

а) саннар рәтен дәвам итәргә: 1, 3, 5… 5, 10, 15…

б) ишетеп истә калдырырга: 20, 30, 40…

в) логик мәсьәләләр чишү.

  Укучылар мавыктыргыч формадагы күнегүләрне дә яратып чишәләр: кроссвордлар, ребуслар, логик лото, математик лото һ.б.

   С. Н. Лысенкова тәҗрибәсе буенча математика дәресләрендә терәк схемалар кулланам. Терәк  таблицалар буенча мәсьәлә чишүне аеруча отышлы дип саныйм.

 Амонашвили  тәҗрибәсенә нигезләнеп, дәресләрдә уен элементлары кулланап. Чөнки кече яшьтәге мәктәп баласының укуга омтылышын ныгытуга, күзәтү эшчәнлеген арттыруда, танып – белү активлыгын үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Дәресләргә кунак булып килгән әкият геройлары дәрескә тагын да җанлылык өсти. Укучылар урмандагы дуслары, Кыш бабай, почтальон алып килгән биремнәрне кызыксынып һәм нәтиҗәле итеп башкаралар. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: дәресне сюжетлы уеннарга, әкиятләргә нигезләнеп үткәрү тагын да отышлы. Мәсәлән, “Килешләр иленә сәяхәт”, “Татар халык авыз иҗаты”, “Әдәплелек иленә сәяхәт” дәрес-ләрен әйтә алам. Шулай ук дидактик уеннардан файдаланам: алма җыю, зоопаркта һ.б.ш.

Дәресләрдә перфокарта һәм тестлар да файдаланам. Алар ярдәмендә укучылар үзләре дә белемнәренә бәя бирә алалар.

Дәресләрдән тыш кабинетны җиһазлау: яңа папкалар булдыру, аларны тулыландыру, стендлар эшләү өстендә дә эш алып барам. Иҗат лабораториясен таратма материаллар, индивидуаль карточкалар, дәрес өчен кирәкле папкалар белән даими баетып торам.

Башлангыч сыйныф укытучысы булу – үз өстенә гаять зур җаваплылык алу ул. Әнә синең каршыңда әти-әниләренә ияреп, тәүге тапкыр куркып кына мәктәп бусагасын атлап керүче балалар. Алар кыймый гына синең күзләреңә карыйлар, һәрбер хәрәкәтеңне күзәтәләр.                  

1нче сыйныфка укучыларны кабул иткәндә, мин үз алдыма шундый максат куям: укучыларда укуга кызыксыну уяту,                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   мәктәп һәм сыйныфташларына ияләшү, әхлаклылык сыйфат-                                                                                                                                                                                                                                                                                        

    лары, туган як һәм аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Балаларны кечкенәдән үк үз-үзен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү мөһим. Аны миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшенә белергә өйрәтергә кирәк. Шул максаттан һәр дүшәмбе көнне үткәрелә торган әхлаклылык дәресләрендә мин укучыларны “Әдәплелек әлифбасы” белән таныштырам. (Авторы Людмила Васильевна Гангнус). Бу китап кешеләр белән ничек аралашырга, әдәплелек кагыйдәләренә әкият персонажлары аша өйрәтә.

Үземнең тәрбия эшендә мин күбрәк халык педагогикасына мөрәҗәгать итәм. Халык педагогикасы – зур акыллылык, сәламәт әхлаклылык чишмәсе. Аның төбендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята. Тәрбия сәгатьләрендә мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр куллану тагын да җанлы итә, укучыларда фикерләү активлыгын арттыра. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен, милли киемнәрен өйрәнүгә  игътибар бирәм.

Халык тәрбиясенең төп чарасы – хезмәт. Бала кечкенәдән үк өлкәннәр белән бергә, төрле хезмәттә катнашып үсә. 1нче сыйныфка укырга кергәч тә, бала хезмәт тәрбиясе алуны мәктәптә дәвам итә.

Хезмәткә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү мак-сатыннан “Һәрбер һөнәр мактаулы”, “Әти-әнием һөнәре”, “Эш сөйгәнне ил сөяр” кебек тәрбия сәгатьләре “Уңыш бабайда кунакта” бәйрәмнәре үткәрәм.

Баланың рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүе һәрбер ата-анага һәм укытучы өчен мөһим. Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен хәрәкәтләнү, уйнауның роле зур, яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Шунлыктан мин төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнүгә, дәрес вакытында динамик паузалар ясауга, саф һавада булуга игътибар бирергә тырышам. Тәрбия сәгатьләрендә дөрес туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен өйрәнү , көндәлек режим, су, һава,кояш белән чыныгу кебек темаларга әңгәмә үткәрәм. Укучылар белән “Ягез әле, малайлар”, “Ягез әле, кызлар”, “Күңелле стартлар” кичәләре, әти-әниләр катнашында ” Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” кичәләре үткәрәм.

Без сыйныф белән табигатькә экскурсиягә чыгарга яратабыз. Табигатькә чыккач, кыш көне табигатьнең әкияттәгедәй сихрилегенә,көз көне һәр агачның үзенә бер төрле төскә ия булуына игътибар итәбез. Мәктәпкә кайткач, бу турыда хикәяләр язабыз, иллюстрацияләр ясыйбыз. Ә яз көне дару үләннәрен танырга өйрәнәбез. Алар турында мәгълүматны аерым папкаларга туплыйбыз, гербарийлар ясыйбыз.

Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә “Мин – гражданин”, “Туган ягым – Татарстан” темаларына , туган як тарихын, Болгар илен өйрәнүгә багышланган әңгәмәләр үткәрдем. Шулай ук Актанышның “Туган якны өйрәнү музее”на экскурсияләргә барабыз.

Укучылар белән түбәндәге кичәләр үткәрелде: ”Зирәкләр көч сынаша”, “Юл билгеләрендә кунакта”, “Тамчы-шоу”, “Иң көчле звено”, “Урман безнең дустыбыз” һ.б.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү шулай ук мөһим бурычларның берсе. Спектакльләр, концертлар карау укучыла- рыбызны сәнгатькә якынайта. Шуңа күрә без укучылар өчен булган концерт, спектакльләрне даими карап барабыз. Тамашадан соң фикер алышулар оештырабыз.

Педагогта укучыларның кызыксыну һәм шөгыльләрен, әти-әнисе, дуслары белән мөнәсәбәтен белү, өйрәнү мөһим. Моның өчен сыйныф җитәкчесе психолого-педагогик методтан файдалана ала. Сыйныфта эшне планлаштыруда мин бу методны уңышлы дип саныйм. Укучылар белән бергә әңгәмә педагогик диагностиканың төп методы дип санала. Ул укучыны өйрәнергә, аның проблемаларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Күзәтү методы укучы нинди дә булса конфликтлы ситуациядә булганда баланың эш-гамәлләренә бәя биргәндә кирәк. Анкета баланың коллективта тоткан урынын, аның эчке дөньясын өй- рәнгәндә ярдәм итә. Шулай ук график һәм рәсемле тестлар да баланың коллективка мөнәсәбәтен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Баланың психологиясен, мәктәпкә, дусларына мөнәсәбәтен өйрәнү, карашын ачыклау сыйныф җитәкчесенә алга таба эшләрне оештырганда юнәлеш бирә.

Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш.

Балаларны белемле һәм тәҗрибәле итү һәрберебезнең бурычы- Укытучы белән укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр  урнаштырганда гына бу максатны тормышка ашырып була. Шуңа күрә укучыларның яшь һәм психологик, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.

    Укытучы булу авыр, ләкин  укучы булу да җиңелләрдән  түгел. Мәхәббәт һәм изгелек, хезмәттәшлек , ышаныч – укытучының укучы белән  аралашуында иң кирәкле сыйфатлар булып тора. Мин дәресләрдә укучыларга “булдыргансың”, “мин синең өчен шатланам” дигән сүзләрне әйтүдән тайчанмыйм, алай гына да түгел,ә укучының уңышлары зур булмаса да аның өчен шатлануымны белдерәм,чөнки алар укучыда үз-үзенә ышаныч уята һәм алдагы адымны ясауга этәргеч бирә,фәнгә карата кызыксыну- чанлык  сыйфатлары  тәрбияли. Әгәр  укытучы  белем бирү  белән  генә шөгыльләнеп укучыларының эчке дөньясы белән кызыксынмаса ,укучылар  бу укытучыны аңламый башлаячак.Әгәр  мин  таләпчән  булып та  укучының эчке кичерешләре белән кызыксынып ,аңа чын күңелдән ярдәм итәргә әзер торсам ,ул мине хөрмәт итәчәк һәм миңа ышаныч белән караячак.

  30 ел башлангычта эшләү дәверендә бер класс белән дә, ике,  өч класс бергә  дә эшләргә  туры килде. Укучыларга белем биргәндә аларның яшь үзенчәлекләрен белү дә бик зур әһәмияткә ия. Һәркемгә сәләтенчә эш йөкләп , нәтиҗәсен күрү  -  зур шатлык!. Балаларыбыз хезмәт сөеп үсә.

Димәк киләчәк ышанычлы кулларда!