Эссе "Мин-укытучы".
статья на тему

Укытучы...

    Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                         Эссе «Мин – укытучы!»

                                                                           

                                                                                Килгән чакта башка авырлык,

                                                                                Җитми калса көч йә сабырлык,

                                                                                Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

                                                                                 Сез иң күркәм кеше икәнсез!

                                                                                                             Ф.Яруллин.

           Шушы матур  юллардан, сүзнең дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында барганы аңлашыладыр мөгаен.

   Укытучы...

    Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

         Һәрбер кеше  укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

                             

           Урта Кирмән урта гомуми белем мәктәбенә укытучы буларак беренче тапкыр аяк баскан көннән сизелми 17 ел вакыт узып киткән... Шул арада күпме ачышлар, сынаулар, яңалыклар, проблемалар, шатлыклы вакыйгалар баштан үткән. Азмы-күпме тәҗрибә тупланган.

Минемчә, яшь укытучының уңышлы эшләп китүе, беренчедән, мәктәпкә килеп кергәч тә каршы алган коллективтан тора. Мине монда бик җылы каршы алдылар.  Укыта башлагач, бик күп сораулар туа икән. Шул вакытта миңа ярдәмгә коллектив килде. Алар һәрчак төпле киңәшләрен биреп, хәлдән килгәнчә  ярдәм итеп, эшкә дәртләндереп җибәрделәр.

    Икенчедән, сыйныфка килеп кергәч тә, укучылар белән уртак тел таба алу бик мөһим.

    Өченчедән, үзеңнең холкың һәм гамәлең белән укучыларга үрнәк була алу. Мәктәп баласы сөйләгән сүзгә түгел, гамәлгә, үрнәк мисалга иярә. Иртән торып яраткан шәкертләрем янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерамнан читкә китмичә, мин үземнең гаиләмә дә, яраткан балаларыма, сөекле әти-әниемә дә һәрчак вакыт һәм игътибар табам. Алар да, үз чиратларында, минем төннәр буе “икенче балаларым” өчен эшләп утырганымны, тырышканымны, дәфтәр тикшереп, дәрескә әзерләнгәннәремне күреп, белеп яшиләр һәм аңлыйлар.

Бүгенге көндә 21нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адым да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә интернет-ресурслардан файдаланырга тырышам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен дәрестә куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен үстерү өчен ярдәм итә.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле  күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килә. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга, төзергә кирәк. Шуңа күрә презентация-дәрес, семинар-дәресләр үткәрергә тырышам.  Балаларны да андый формадагы дәресләр битараф калдырмый, мәктәп җитәкчеләрен дә кызыксындыра. Ә мин бигрәк тә канәгатьләнеп калам, чөнки һәр баланың белем дәрәҗәсен күзаллыйм, кемгә нинди ярдәм кирәк булуын күрәм. Укучы балалар миңа тартылалар, хөрмәт итеп карыйлар, укыткан фәнем белән кызыксыналар, дәресләргә җаваплы карыйлар. Мин дә аларга рәхмәтлемен. Шулай итеп узара аңлашу барлыкка килә.

        Шәхси тормышымда шулай ук кешеләргә үрнәк булырга тырышам. Укытучының килеш-килбәте дә, гаиләсенә булган мөнәсәбәте дә кеше күз алдында. Һәркем аңа бәя бирә, уңай үрнәкне үзенә ала. Шул җаваплылыкны тойсаң, үз-үзеңне җитди контрольдә тотасың. Акыллы сүзләр сөйләргә тырышасың, этика һәм эстетика өлкәсендәге белемнәрне тирәнәйтәсең. Матурлыкка, һөнәри камиллеккә юл аласың.

Мин – укытучы! Җаным очарга, киләчәккә, яңа үрләргә омтыла. Омтылыш бездә ялкын кабыза. Өмет, мәхәббәт һәм ышаныч ялкыны. Безгә бәхет китерә, таянып белүгә юл ача торган ялкын. Боларның барысы да безнең һөнәр белән тыгыз бәйләнгән. Без шушы ялкынны үзебездә генә түгел, ә безнең кечкенә кешеләребездә – укучыларыбызда да кабызырга тиеш. Бу юлны сайлаганыма мин бик сөенәм.

      Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.   Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –Ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!