Рабочие программы 1-4 классов
рабочая программа по теме

Исхакова Зульфия Наиловна

Рабочие программы 1-4 классов  УМК "Школа России" ФГОС

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

        Эш программасы статусы. 

       Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”»Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. «2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Рус  телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  программа (1-11 нче сыйныфлар). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
  5. Мәктәпнең, 2016-2017 уку елы өчен төзелгән, укыту планы һәм еллык календарь графигы.
  6.  “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә ( 2013 ел, авторы: Р.Х.Ягъфәрова)

        Хәзерге шартларда мәктәптә матур әдәбиятны өйрәнүне табигый асылына кайтару, аны сәнгатьнең бер төре итеп укыту мөмкинлекләрен арттырды. Шул нигездә әдәбият укыту программаларын камилләштерү, яңарту ихтыяҗы барлыкка килде.

        Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына дистә еллар дәвамында туган тел һәм әдәбият бергә укытылып килде. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон кабул ителгәннән соң, тел һәм әдәбият аерым өйрәнелә башлады, сәгатьләр саны рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү күләменә якынайтылды. Бу үз  чиратында әдәбият укытуның түбәндәге максат һәм бурычларын билгели:

  • матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;
  • уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;
  • матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
  • татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;
  • дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның тарихын һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирә, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать һәм кеше, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

        Программада һәр сыйныф өчен “Уку һәм сөйләм үстерү”, “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы” бүлекләре бирелгән. Дәреслектә алар тематик принципта төзелгән.

        Һәр сыйныфта укучыларның әдәби текст белән эшләү, әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек дәрәҗәләрен билгеләү буенча якынча бәяләү нормалары бирелде.

Уку техникасы

2нче сыйныф. Аңлап, дөрес һәм йөгерек уку. Эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру.

Әдәби текст белән эшләү

2нче сыйныф ахырына укучы: текстның нәрсә турында булуын аңлата белергә; текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белергә; укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча эчтәлеген сөйли белергә; башка кеше укыганны тыңлап, эчтәлекне сөйли белергә тиеш.

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр. Әдәби әсәрләрдә гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре. Шигырь, аның сәнгатьлелеге. Әкиятләрнең төп фикере, кызыклы сюжеты һәм композициясе. Табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр.

        Сөйләм үстерү

1-4 нче сыйныфлар өчен әдәби уку программасы 4 ел дәвамында даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән:

  • һәр сыйныфта һәр зур бүлектән соң бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатында сөйләшү тематикасы бирелгән. Укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү – диалог оештыру;
  • укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;
  • текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;
  • иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү һ.б.;
  • әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти. Әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү;
  • 1-3 нче сыйныфлар өчен бирелгән якынча лексик-фразеологик минимумны үтәү.

Укыту планында 2 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән  тематик планны “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы”на (татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов.  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада  68 сәгать каралган.

Укыту – методик комплекты

  1. “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы” (татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов.  Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010).
  2. Уку китабы. 2 нче сыйныф. / Р.Х.Ягъфәрова. Казан, “Мәгариф”, 2008.

Тематик план

Чирек

Тема

Дәрес саны

Үткәрү вакыты

1 чирек – 18 сәг.

.    Балалар, әйдәгез мәктәпкә!- 8 сәгать

1-2

Г.Тукай “Туган тел”, “Иртә”, “Ташбака илә куян”  

А.Алиш “Мин дэу, син кечкенэ”

1

1

3

М.Гафури “Ана белән кызы”

1

4

Р.Низамова “Мәктәпкә барабыз”

1

5

Ә.Бикчәнтәева “Үрдәк беренчелекне алган”.

1

6

Ә.Бикчәнтәев“Язарга өйрәнгәндә”

.А.Нигъмәтуллин “Рөстәм төгәл исәпли”.

1

7

И.Туктар “Тырышкан табар”

1

8

З.Нури “Көн дә мең дә бер сорау”

1

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта – 5                                             сәгать

9

Г.Тукай “Көз”.М.Җәлил “Көз җитте”

1

10

Н.Сладков “Көз”

 Б.Рәхмәт “Кошлар киткәндә”

1

11

Г.Мөхәммәтшин “Бәрәңге алганда”

1

12

Г.Галиев “Айлар алышынганда”

1

13

М.Әхмәтҗанов “Көз”

Яшелчә кибетендә

1

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым – 9  сәгать

14

Г.Тукай “Безнең гаилә”. З.Туфайлова “Әни” сүзе”

1

15

.

А.Алиш “Әни ялга киткәч”

1

16

Р.Корбанов “БҮРЕ диеп язган идем...” Ә.Бикчәнтәева “Әтием белән бергә”

1

17

Р.Вәлиева “Дәү әни”

1

18

Х.Халиков “Дәү әти”

1

19

2 чирек – 14 сәг

“Тату туганнар” корея халык әкияте

1

20

Ә.Фәйзи “...Чәй эчәбез бал белән...”

1

21

Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез танышабыз”

1

22

Р.Миңнуллин “Әни”

1

Ак чәчәкләр ява – 10 сәг.

23

Г.Тукай “Җир йокысы”, “Кыш”

1

24

З.Нури “Карга”

 Ә.Бикчәнтәева “Карлар ява”

1

25

В.Монасыйпов “Кем белән кем”

1

26

Р.Батулла “Куян баласы Нуяк

1

27

З.Нури “Кар яуган”

1

28

Н.Дәүли “Календарьның соңгы бите”

1

29

И.Туктар “Җем-җем!.. Чвик!..”

1

30

С.Урайский “Чыршы”

 Г.Зәйнашева “Тукран белән сөйләшү”

1

31

Д.Аппакова “Тагын урамга”

1

32

Р.Корбанов “Урак өсте”

1

3 чирек – 20 сәг.

Үзе яхшының эше дә яхшы – 7 сәг.

33

И.Туктар “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт” Р.Корбанов “Уйнап”

1

34

Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”

1

35

И.Туктар “Борын”

1

36

И.Туктар “Ялкау өчен ботка суынган”

1

37

Т.Миңнуллин “Үзем белән үзем”

1

38

М.Хәсәнов “Оялчан Хаҗи”

1

39

Тәмле сүзләр.

З.Нури “Яхшы – җанга якын...”

1

Туган җир, туган ил – 4 сәг.

40

Р.Вәлиева “Иң матур җир”

 Т.Миңнуллин “Ватан» сүзе...” З.Туфайлова “Туган ил”

1

41

“Татарстан тарихыннан хикәяләр” китабыннан “Безнең туган илебез...”

1

42

К.Әмири “Безнең авыл”

1

43

“Салават күпере” журналыннан “Ике мең ел элек”

1

Яз җыры – 8 сәг

44

Н.Измайлова “Менә нинди икән яз!”

1

45

Г.Хәсәнов “Кояш бүген иртәдән үк матур карады...”

1

46

З.Мансур “Әниләр көнендә”

1

47

Д.Аппакова “Март башы...”

1

48

Г.Лотфи “Сыерчык”

1

49

Э.Касыймов “Боз кузгалды”

1

50

Г.Лотфи “Яз җыры”.  Л.Толстой “Көймә”

1

51

М.Җәлил “Күке”

1

Борын-борын заманда... – 8 сәг

52

1

53

1

54

4 чирек – 16 сәг.

“Өч кыз” татар халык әкияте

1

55

“Хәйләгә каршы хәйлә”” татар халык әкияте

1

56

“Кәҗә белән Бүре” татар халык әкияте

1

57

“Итагатьле мәче” литва халык әкияте

1

58

Япон  әкияте “Кем янчыгы?”

1

59

Алдавыч әкиятләр

1

Ф.Яруллин  “Урман әкияте”

1

Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”

1

Саумы, җәй! – 9 сәг

60

Җ.Дәрзаман “Саумы, җәй”

1

61

Җ.Тәрҗеманов “Кояш чыкты...”

1

62

М.Гафури “Җәй”

1

А.Алиштан «Чуар тавык»

1

63

Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре”

1

64

Ш.Галиев “Рус казлары: га-га-га”

1

65

М.Хәсәнов “Менә без...”

1

66

М.Миншин “Серле күл”

Ә.Бикчәнтәева “Колын”

1

67

Урманда әдәплелек дәресләре

1

68

Р.Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”

1

Уку фәне курсының темалар эчтәлеге

Балалар, әйдәгез мәктәпкә! (8 сәг)

Г. Тукай “Туган тел”, “Иртә”, “Ташбака илә Куян”. Х. Туфан “Ял көнендә кырлар-болыннардан...”. М.Гафури “Ана белән кызы”. Р. Низамовадан “Мәктәпкә барабыз”. Ә.Бикчәнтәевадан “Үрдәк беренчелекне алган”, “Язарга өйрәнгәндә”. А.Нигъмәтуллин “Рөстәм төгәл исәпли”. И.Туктар “Тырышкан табар”. З.Нури “Көн дә мең дә бер сорау”.

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта (5 сәг)

Г.Тукай “Кырлар буш кала...”, “Көз”. М.Җәлил “Көз җитте”. Н.Сладковтан “Көз”. Б.Рәхмәт “Кошлар киткәндә”. Г.Мөхәммәтшиннан “Бәрәңге алганда”. Г.Галиевтән “Айлар алышынганда”. М.Әхмәтҗанов “Көз”.  Яшелчә кибетендә.

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым (9 сәг)

Г.Тукай “Безнең гаилә”. З.Туфайлова “Әни сүзе”. А.Алиштан “Әни ялга киткәч”. Р.Корбанов “Бүре диеп язган идем..”. Ә.Бикчәнтәева “Әтием белән бергә”. Р.Вәлиевадан “Дәү әни”. Х.Халиков “Дәү әти”. Корея халык әкияте ”Тату туганнар”. Ә.Фәйзи “...Чәй эчәбез бал белән...” Г.Мөхәммәтшиннан “Әйдәгез, танышабыз: мин гап-гади Инсаф”. Р.Миңнуллин “Әни”.

Ак чәчәкләр ява (10 сәг)

Г.Тукай “Җир йокысы”, “Кыш”. З.Нури “Карга”, “Кар яуган”. Ә.Бикчәнтәева “Карлар ява”. В.Монасыйпов “Кем белән кем”. Р.Батулладан “Куян баласы Нуяк”. Н.дәүли “Календарьнең соңгы бите”. И.туктардан “Җем-җем!..Чвик!..”. С.Урайский “Чыршы”. Г.Зәйнашева “Тукран белән сөйләшү”. Д.Аппаковадан “Тагын урамга”. Р.корбанов “Урак өсте”.

Үзе яхшының эше дә яхшы (7 сәг)

И.Туктар “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт”, “Борын”, “Ялкау өчен ботка суынган”. Р.корбанов “Уйнап”. Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”. Т.Миңнуллиннан “үзем белән үзем”. М.Хәсәнов “Оялчан Хаҗи”. “Салават күпере” журналыннан “Тәмле сүзләр”. З.Нури “Яхшы – җанга якын”.

Туган җир, туган ил (4 сәг)

Р.Вәлиева “Иң матур җир”. Г.Дәүләтшиннан “Нәрсә соң ул туган ил?..” З.Туфайлова “Туган ил”. “Безнең туган илебез...” “Татарстан тарихыннан хикәяләр” китабыннан. К.Әмири “Безнең авыл”. Ике мең ел элек “Салават күпере” журналыннан.

Яз җыры (8 сәг)

Н.Измайлова “Менә нинди икән яз!”. Г.Хәсәновтан “Кояш бүген иртәдән үк матур карады”. З Мансур “Әниләр көнендә”. Д.Аппаковадан “Март башы”. Г.Лотфи “Сыерчык”, “Яз җыры”. Э.Касыймовтан “Боз кузгалды”. Л.Толстой”Көймә”. М.Җәлил “Күке”.

Борын-борын заманда... (8 сәг)

Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”, “Карт белән төлке”, “Кәҗә белән бүре”, “Өч кыз”. Ф.Яруллин “Урман әкияте”. Литва халык әкияте “Итагатьле мәче”. Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”. Алдавыч әкиятләр.

Саумы, җәй! (9 сәг)

Җ.Дәрзаман “Саумы, җәй!”. Җ.Тәрҗемановтан “Кояш чыкты...”. М.Гафури “Җәй”. Г.Бәшировтан “Ана каз белән ата каз һәм аларның үнике бәбкәләре”. Ш.Галиев “Рус казлары: га-га-га”. М.Хәсәновтан “Менә без...” М.Миншин “Серле күл”. Ә.Бикчәнтәева “Колын”. Урманда әдәплелек дәресләре “Әдәплелек әлифбасы” китабыннан. Р.Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программ для 3 класса по программе "Начальная школа 21 века"

Рабочая программа по всем предметам для 3 класса по программе "Начальная школа 21 века"...

Рабочая программа для 4 класс по программе "Начальная школа ХХIв"

Рабочая программа содержит тематическое планирование по математике, русскому языку, литературному чтению, окружающему миру, ОЗОЖ, технологии, изобразительному искусству, физкультуре....

Рабочая программа для 2 класса по программе "Школа России".

Рабочая программа для 2 класса по программе "Школа России" по всем предметам, русский язык автор В.П.Канакина. Программа содержит пояснительные записки, учебно-тематическое планирвание по предметам. Н...

Рабочая программа для 2 класса по программе Занкова

Рабочая программа  содержит пояснительные записки, поурочное планирование, список литературы, изучаемые разделы и планируемые рузультаты, контрольно измерительные материалы...

Рабочая программа для 1 класса.РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по учебному курсу «Русский язык» (авторы: Зеленина Л.М.,Хохлова Т.Е. ) для 1 класса на 2014-2015 уч.год УМК «Школа России»

РАБОЧАЯ ПРОГРАММАпо учебному курсу «Русский язык»(авторы: Зеленина Л.М.,Хохлова Т.Е. )для 1 классана 2014-2015 уч.годУМК «Школа России».Календарно-тематическое планирование и тематическое планирование...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочие программы для 2 класса по УМК "Школа России"и рабочие программы по осетинскому языку и чтению

Рабочие программы для 2 класса по УМК "Школа России"и рабочие программы по осетинскому языку и чтению...