Открытый урок по окружающему миру, 1 класс "Дикие и домашние животные"
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) на тему

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Открытый урок по окружающему миру, 1 класс "Дикие и домашние животные" УМК "Перспективная начальная школа"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_okruzhayushchego_mira_1_klass.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Шубан төп гомуми белем мәктәбе”

Әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән

1нче сыйныф өчен

технологик карта

I класс җитәкчесе:  Мөхәмәтҗанова Айсылу Фәргатовна

1 нче класс

Әйләнә-тирә дөнья.  О.Н.Федотова. Г.В.Трафимова, С.А. Трафимов.

 УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”

Технологик карта

Тема ”Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары”

Тема

”Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары”

Дәреснең максаты

  1. Укучыларның кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрен тирәнәйтү; 8-9хайван атамасын, аларны аерып торучы билгеләрне белү
  2. Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары турындагы күзаллауларны киңәйтү, баету. Хайваннарның тышкы кыяфәтендәге һәм яшәү рәвешендәге үзенчәлекләрне ача белергә
  3. Хайванннарга карата, әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләү. Группаларда эшләргә өйрәтү, иптәшенең фикеренә колак салырга өйрәтү.

Теманың төп эчтәлеге, терминнар һәм төшенчәләр

Кыргый һәм йорт хайваннары – әйләнә-тирә дөньяның бер кисәге.

Кыргый һәм йорт хайваннары, җәнлекләр, токым

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ

Кешене белән хайваннар дөньясы арасындагы бәйләнешне күрү,  һәр җәнлекнең  кеше тарафыннан саклауга һәм яклауга мохтаҗ булуына төшенү;

Шәхси:кешенең хайваннарга карата яхшы мөгамәләдә булуның әһәмиятен аңлау.

Регулятив:максатка ярашлы итеп биремнәрне үтәү, әңгәмә кору,бәйләнешле сөйләм, бирелгән  сорауларга җавап бирү.

Танып-белү:Хайваннар әйләнә -тирә дөньяның бер кисәге икәнлегенә төшенү;

үзеңнең   дөньяны яхшы якка үзгәртә алырдай иҗади шәхес булуыңны аңлау.

Коммуникатив:дөньяны танып  белүне һәм кичерешләрне эмоциональ сөйләм аша  күрсәтә алу.


Эшләү киңлеге булдыру

Предметара

бәйләнешләр

Эш формалары

         

Ресурслар

Төп

Өстәмә

Әйләнә-тирә дөнья, татар теле, татар әдәбияты, сынлы сәнгать, математика

Фронталь, кечкенә группаларда,  индивидуаль, парлап.

Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге

Эш дәфтәре

Мультимедияле проектор

Күрсәтмә һәм таратма материал, кыргый һәм йорт хайваннары рәсемнәре, презентация.

I этап.Эшчәнлеккә мотивация

Максат : укучыларда  ”Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары”

темасы белән  кызыксыну  уяту

Проблемалы ситуация

Укытучы:

Йәгез әле, балалар,

Тезелегез бер рәткә.

Әзерме сез бүгенге

Бик кызыклы дәрескә?

Укучылар:  Без һәрвакыт әзер!

Слайд 1

Балалар, бүген без сезнең белән дәрестә хайваннар турында сөйләшербез. Ә нинди хайваннар турында икәнен уен уйнап алгач белерсез.

(күңелле көй яңгырый. 1 укучы уртага керә. Көй туктагач уртадагы кеше каршына туры килгән укучы алдан әйтелгән бер хайван яисә җәнлек булып тавыш бирә, ә уртадагы кеше тавыш бирүчене танырга тиеш.)

II этап. Танып-белү эшчәнлеге

Өйрәнү эзлеклелеге

Белемгә (Б), аңлауга (А), күнекмәгә (К) юнәлтелгән биремнәр һәм  күнегүләр

Диагностик биремнәр

  1. Кешегә күз сал!

Максат: укучыларда кыргый җәнлеләр һәм йорт хайваннары турында күзаллау булдыру , укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән файдалану

  1. Дәрес темасын һәм максатын хәбәр итү.
  1. Уен ошадымы соң? Кем әйтә ала инде, без сезнең белән нинди хайваннар турында сөйләшербез икән?
  2. Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары турында.
  3. Укучылар, экранга карагыз әле.

Слайд 2

БА

Укытучы: Әйтегез әле, укучылар, нинди җәнлекләрне без кыргый җәнлекләр дип атыйбыз? Кыргый җәнлекләргә мисаллар китерегез әле.

(җаваплар тыңлана)

Укытучы: Әйе укучылар, табигатьтә үз-үзләренә азык табучы, дошманнарыннан үзләре сакланучы, тору һәм яшәү өчен урын әзерләүче, балалар тудырып, алар турында кайгыртучы җәнлекләр бихисап күп. Бу җәнлекләр кыргый җәнлекләр дип атала.

  1. Ә йорт хайваннарына нинди хайваннарны кертәбез? ( җаваплар тыңлана)

Укытучы:

Әйе укучылар, кешеләр белән янәшә яшәүче хайваннар йорт хайваннары дип атала. Йорт хайваннары үзләренең ерак токымнарыннан күп билгеләре буенча аерылып торалар. Барынныан да бигрәк алар урманда һәм кырларда түгел, ә абзарларда, хәттә өйдә кеше белән бергә яшиләр.  Кеше аларның азыгы, торагы,  сәламәтлеге турында кайгырта. Кеше алар өчен махсус тудырган яшәү шартларына,  шәхсән кешенең үзенә дә хайваннар бик нык ияләшкәннәр. Һәм без үзебез дә йорт хайваннарыннан башка яшәүне күз алдына китерә алмас идек.

  1. Экранга күз салыгыз әле, балалар. Сезнең алдыгызда кыргый җәнлекләр дөньясы.

Слайд 3

Б

(Балалар үзләре таныган җәнлекләрне әйтә баралар)

Укытучы:  Хәзер мин сезгә табышмак укыйм, ә сез җавабын табарга тырышып карагыз.

Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар;

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле

Слайд 4 \1

БА

Бирем (индивидуаль)

Төлке турында чыгышны безгә Искәндәр әзерләп килде. Әйдәгез аны тыңлап үтик.

Чыгышның тексты:

Төлке – иң гадәти ерткыч, ул Татарстан республикасының бөтен территориясендә таралган. Ул кечкенә эт зурлыгында,  колагы очлаеп тора, койрыгы йөнтәс. Җирән төстә, ә койрык асты һәм очы аксыл. Төлке тычканнар белән туклана, куяннарны да тотарга мөмкин, коштан да баш тартмый. Төлке яхшы йөзә. Хәтта агачларга да менә ала.

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

Слайд 4\2

Куян турында чыгышны безгә Сөләйман әзерләде. Әйдәгез, аны да тыңлап үтик.

Чыгышның тексты:

Татарстанда куяннарның ике төре яши:  ак куян һәм кыр куяны. Куянның киң табаннары куе йон белән каймалап алынган, бу аңа кар өстендә батмыйча чабарга ярдәм итә. Төсе сезонга карап үзгәрә. Җәен мехы коңгырт-көрән, кышын ап-ак төскә керә, колак очлары гына кара кала. Күбрәк вакытын урман буйларында, куаклыклар, яшь агач араларында уздыра. Азыкны төнлә эзли, көндезен куак астына качып, посып ята.

Бирем (индивидуаль)

Слайд 5.

Укытучы:  Дөрес җавапка сигнал карточкалары күтәрерсез.  Беренчесе дөрес булса, №1, икенчесенә №2, өченчесе дөрес булса,  №3 не күрсәтегез.

Тиен кайда тереклек итә(яши)?

  1. Җирдә ;
  2. Агач куышлыгында;
  3. Суда.

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

  1. Аю;
  2. Тиен;

Физкультминутка:

Куянкай

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны куркытты,

Урманга ул элдертте.

5. Табышмакларның җавапларын тап!

Слайд 8-9

БК

Бирем (фронталь)

Бер укучы табышмакны әйтә, калганнар җавабын әйтә. Презентациядә рәсемнәре күрсәтелеп бара.


  1. Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин,

Тавык-чебеш аламын.

  1. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

  1. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

  1. Кош түгел, оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата.

  1. Уен “Баласын әйт”

К

Бирем (фронталь)

Укытучы: Хәзер мин сезгә хайваннарны әйтәм. Ә сез хор блән аларның балаларын әйтерсез.

Сыер -...(бозау), ат - ...(тай), тавык - ...( чеби), сарык - ...(бәкәй),кәҗә - ...(бәти), каз - ... (биби)

Слайд 10

(Балалар хор белән үзләре таныган хайванны әйтәләр)

  1. Дөрес җавапны тап:

Атның баласы ничек атала?

  1. Бозау;    2) тай;    3)   бәрән.
  1. Белемнәрне ныгыту.

К

Бирем (парларда)

  1. Парларда  эшләү.

Һәр рәттән балалар парлап такта янына чыга. Хайван рәсемнәрен 2 группага: кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннарына аералар. Кыргый  җәнлекләрне урман рәсеменә, ә йорт хайваннарын өй рәсемнә урнаштыралар. Бу биремгә 2 минут вакыт бирелә.

Слайд 12

  1. “Берсе артык” уены

Бирем (фронталь)

К

Укучылар, экранга карагыз әле.  Һәр юлда сүзләрнең берсе артык. Хәзер мин сезгә шул сүзләрне укыйм, ә сез кайсы артык икәнен әйтерсез.

  1. Төлке, бүре, аю, кәҗә;
  2. Дуңгыз, поши, ат, эт;
  3. Песи баласы, тай, эт баласы, сыер.


3.”Бу нәрсә” уены

Бирем (фронталь)

БК

Слайд 13

Алдан әзерләнгән укучы хайваннар турында сөйли, укучылар, ул хайванны танып, хор белән җавап бирә.

  1. Ул иркә һәм хәйләкәр. Үзе йомшак, озын мыеклы, тырнаклары үткен. Колаклары бик яхшы ишетә.
  2. Аллы-гөлле чәчәкләрне кетер-кетер ашыйм мин.

Шуннан тәмле сөт ясап, көн дә сезгә ташыйм мин.

  1. Төрән танау җир сөрә,

Нәрсә соң ул, кем белә?

  1. Иртән иртүк тора, матур итеп кычкыра, җирне бик тиз тырмый-тырмый, тавыкларын чакыра.


4.”Урман һәм өй” с игнал карточкалары белән эшләү.

Бирем (индивидуаль)

К

Укытучы хайваннар һәм җәнлекләрне әйтә, ә укучылар әгәр дә ул йорт хайваны булса, “йорт” сигнал карточкасы, ә кыргый җәнлек булса, “урман” сигнал карточкасы күрсәтелә.

Сыер, болан, юлбарыс, сарык, ишәк, поши, бүре, куян, тавык, каз, төлке, сарык, песи, аю.

11. Әкиятне искә төшер

КА

Бирем (фронталь)

Слайд 14

-Укучылар, иллюстрацияләргә күз салыгыз әле, кайсы хайваннар нинди әкятнең геройлары?

“Кәҗә белән сарык”, “Кошкин дом”, “Зимовье зверей», «Бременские музыканты», «Три поросенка», У страха глаза велики»

  1. Ә хәзер мин  сезгә “Зимовье зверей» мультфильмын карарга тәкъдим итәм, сез анда нинди хайваннар һәм җәнлекләрне танырсыз икән.

«Зимовье зверей» мультфильмын-

нан  өзек карагыз.

Нинди йорт хайваннарын  һәм кыргый җәнлекләрне таныдыгыз, шуланы атагыз.

Аның эчтәлегенә туры килә торган  сюжетны сайлап

ясагыз.


3. Танып- белү эшчәнлеген диагностикалау


Максат:укучыларның”Кыргый һәм йорт хайваннары ” темасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.


Бирем( группаларда)

КА

1 группа-кыргый хайваннар турындагы әкияткә туры килгән сюжетны сайлап ясагыз.  Эчтәлеген сөйләргә әзерләнегез.


2 группа – йорт хайваннарына туры килгән сюжетны сайлап ясагыз. Эчтәлеген сөйләргә әзерләнегез.


Укучының үз фикерен ачык итеп әйтеп бирә алуы һәм өйрәнгән төшенчәләрне сөйләм телендә куллана алуы бәяләнә.

III этап. Интеллектуаль-үзгәртеп кору эшчәнлеге

Максат: уку эшчәнле-ген мөстәкыйль  башка-ра алу күнекмәсен  һәм иҗади  фикерләү сәләтен  үстерү.

Биремнәр

Репродуктив бирем (үрнәк буенча) Әкиятнең эчтәлеген искә төшерегез һәм рәсемдә сурәтләгез. Аңлатып бирегез.

Эвристик бирем

  1. “Кыргый җәнлекләр һәм аларны саклау” темасына эмблема ясагыз. Аңлатыгыз.

Уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкару

  1. Биремне үтәргә әзерлән, аны үтә, эшеңне тәкъдим ит һәм үзбәялә.


IV этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя


Контроль эш төрләре, контроль биремнәр

  1. 8-9 хайван атамасын белү һәм аларны тышкы билгеләре буенча таный  белү                              
  2. Кеше һәм табигать дөньясы арасындагы бәйлелекне рәсемнәрдә чагылдыра алу.


Эшчәнлек нәтиҗәләрен билгеләү

Укытучының үзбәясе

Катнашучының бәясе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по окружающему миру на тему Домашние животные

Тема: «Домашние животные»Цели урока: -систематизировать и расширить представления детей о жизни домашних животных, их пользе для человека;-развитие познавательных интересов, учебной мотиваци...

Фрагмент открытого урока по окружающему миру "Дикие и домашние животные", 1 класс.

2013г.   «Дикие и домашние животные», фрагмент урока по окружающему мирув ходе городского семинара для учителей начальных классов «Создание образовательного пространства, направленного на фо...

Фрагмент урока по окружающему миру по теме "Домашние животные"

Данная презентация поможет  закрепить знания учащихся по теме "Домашние животные". Также может использовать ся в качестве изучения нового материала....

Урок по окружающему миру 2 класс "Домашние животные"

УМК ПНШ 2 класс урок по окружающему миру...

урок по окружающему миру "Дикие и домашние животные"

В этом уроке создаётся проблемная ситуация, при решении которой дети называют тему урока. Немного из истории о возникновении домашних животных, об их пользе для человека. Интнересные игры....

Конспект урока по окружающему миру "Дикие и домашние животные" 3 класс СКО VIII вид

Урок разработан для учащихся 3 класса специального (коррекционного) образования VIII вида. Цель: формировать понятие о диких и домашних животных; учить распознавать животных по видам....

Урок по окружающему миру "Дикие и домашние животные"

Окружающий мир 2 класс "Дикие и домашние животные"...