"Гөмбәләр" 2 класс, окружающий мир УМК "Перспектива"
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

Гараева Флюса Сабитовна

План урока "Гөмбәләр" . 2 класс. окружающий мир  УМК "Перспектива"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gomblr.docx17.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Гөмбәләр

Максат:

1.Терек табигатьнең  аерым патшалыгы буларак, гөмбәләр турында белешмә бирү.Гөмбә        төзелешен өйрәнү.Ашарга яраклы гөмбәләрне, ашарга яраксыз һәм агулы гөмбәләрдән аерырга  өйрәнү.

2.Укучыларның танып белүләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3.Кызыксынучанлык, гөмбәләргә, гомүмән табигатькә сак караш тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:1.Ни өчен гөмбәләрнең аерым патшалыкка керүен аңлау

                                 2.Гөмбәләрнең төзелеше белән танышу

                               3.Ашарга яраклы гөмбәләрне, ашарга яраксыз һәм агулы гөмбәләрдән аерырга                       өйрәнү

Материал:дәреслек 2 класс, 86-89 нчы битләр, эш дәфтәре, 2 класс, 52-53 нче битләр, “Гөмбәләр”      презентация

Җиһазлау:компьютер, проектор

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату

Дәрес формасы: әңгәмә

План.

l.Мотивлаштыру өлеше.

-Хәерле көн , укучылар!                                                                                                                 Слайд 1

ll.Үтелгән материалны кабатлау.

-Балалар, без үткән дәрестә нинди тема белән таныштык?

-Әйе, көзге чәчәклекләр турында өйрәндек.

-Гладиолуслар, астралар турында нинди легенда белдек?Сөйләп карыйк әле.               Слайд 2

-Ә кайсы илдә хризантемаларны бигрәк тә яраталар? Аңлатып үтик әле.                          Слайд 3

lll.Дәрес проблемасын кую

-Балалар, сез урманда еш буласызмы?

-Экранга карыйк та, анда бирелгән табышмакларга җавап табып карыйк әле.                 Слайд 4

1.Әле генә аягында иде

Хәзер ята кәрҗиндә (гөмбә) ( укучы укый)

2.Аягы бар, итек кимәгән

Эшләпәсе бар, башы юк. (гөмбә)( укучы укый)

-Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәнәбез?

-Гөмбәләр турында                                                                                                                          Слайд 5

lll. Яңа тема буенча эш.

-Укучылар, ә  гөмбәләр  ничек төзелгән ? Кем аңлата алыр икән?                                     Слайд 6

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

-Дөрес ,гөмбә эшләпәдән, аяктан, гөмбәлектән  тора. Гөмбәлекләре аша алар туфрактан су һәм туклыклы матдәләр суыралар.

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, гөмбәләр үсемлекме, әллә түгелме?(укучыларның фикерләре тыңлана)

-Гөмбәләр чәчәк атамы? Яфрак ярамы?

-Гөмбәләр үсемлек түгел. Алар тереклек ияләренең үзенә бертөрле төркеме. Гөмбәләр урманга бик кирәк. Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсеп, аларга туфрактан туклыклы матдәләр белән су суырырга булышалар.l

lV. Ял минуты                                                                                                                               Слайд 7

“Гөмбәләр җыю “ уены

V. –Укучылар , ә без гөмбәләрне ничек кулланабыз?

-Әйе, киптерәбез, пешерәбез, тозлыйбыз, маринадлыйбыз.

-Ә барлык гөмбәләрне дә киптереп, тозлап, пешереп  ашый алабызмы балалар?

-Юк, бары тик ашарга яраклылырын гына ашыйбыз.

-Димәк, гөмбәләр ниниди группаларга бүленәләр инде?

-Ашарга яраклы, ашарга яраксыз, агулы гөмбәләргә.                                                                Слайд 8

-Әйдәгез, танышыйк әле, кайсылыры ашарга яраклы гөмбәләр?

-Кайсылары ашарга яраксыз гөмбәләр?

-Ә кайсылары агулы гөмбәләр?

-Балалар  чираттагы слайдка карагыз әле.                                                                                    Слайд 9

Монда  кайсы гөмбәнең кайда үсүе күрсәтелгән.

-Каен гөмбәсе-каен урманында

-Ак гөмбә-имәнлектә

-Усак гөмбәсе-усаклыкта

-Майлы гөмбә-наратлыкта

-Баллы гөмбә-корыган агач төбендә

Vl. Теманы ныгыту.

-Укучылар, дәреслекнең 86 нчы битен укып карыйк әле.

Дәреслеккә нигезләнеп эш дәфтәрендә 1 нче күнегүне эшлибез, 52 нче бит

-Хәзер, дәреслектән гөмбәнең төзелеше турында укыйк.

-Эш дәфтәрендәге 2 нче күнегүне үтәп карыйк әле.

-Балалар, дәреслекнең 88 нче битен ачыгыз әле. “Бу гөмбәләрне кәрҗингә сал” дигән. Болар нинди гөмбәләр?

-Ашарга яраклы гөмбәләр.

-Ренат, шулар турында укып күрсәт әле.

-“Боларын урманда калдыр “диелгән.

-Болары нинди гөмбәләр?

-Ашарга ярамый торганнары.

-Рифат, укып таныштыр әле безне.

-Әйдәгез, укучылар, эш дәфтәренең 3 нче биремен эшләп алый.

-Ә хәзер дәфтәрдәге 4 нче биремне үтибез.

Vll.Йомгаклау өлеше.

-Укучылар бүгенге дәрестә нәрсәләр белән таныштык?

-Гөмбәләр үсемлекме?

-Гөмбә нинди өлешләрдән тора?

Vlll . Өй эше бирү.

-Дәреслекнең 86-88 нче битләрен укырга, сорауларга җавап бирергә

lX. Билге кую.

Гөмбәләр

(Әйләнә-тирәдән дәрес конспекты)

                                                  Татарстан Республикасы

                                                              Актаныш муниципаль  районы

                                                                Иске Җияш башлангыч мәктәбе

Укытучы : Гәрәева Флүсә Сабит кызы

 

5 нче декабрь, 2012 нче ел

Татарстан Республикасы Актаныш районы

Иске Җияш башлангыч мәктәбе

Каз өмәсе

(кичә)

 5 нче декабрь, 2012 нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Окна в окружающий мир"(строение глаза) презентация к уроку 4 класс окружающий мир

К уроку Окружающего мира по учебнику Вахрушева А.А. презентация по теме "Окна в окружающий мир" поможет детям лучше усвоить строение глаза человека....

Проверочная работа по окружающему миру на тему «Карта – наш экскурсовод», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)

Проверочная работа по окружающему миру на тему "Карта-наш экскурсовод", 4 класс, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой ("Перспектива")...

Проверочная работа по окружающему миру на тему «По равнинам и горам», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)

Проверочная работа по окружающему миру на тему «По равнинам и горам», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)...

Проверочная работа по окружающему миру на тему «В поисках подземных кладовых», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)

Проверочная работа по окружающему миру на тему «В поисках подземных кладовых», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)...

Тест по окружающему миру на тему «Зона лесов», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)

Тест по окружающему миру на тему «Зона лесов», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)...

Урок окружающего мира и изобразительного искусства Малокомплектная школа: 1 класс - ИЗО,3 класс – окружающий мир Тема урока: “Бабочки” (однотемный разнопредметный урок)

Урок окружающего мира и  изобразительного искусстваМалокомплектная школа: 1класс - ИЗО,3 класс – окружающий мирТема урока: “Бабочки”(однотемный разнопредметный урок)...