Эколого-нравственное воспитание в начальных классах
статья по окружающему миру (2 класс) по теме

Хуббутдинова Дилара Дугласовна

Кружковая работа по внеурочной деятельности.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologo-nravstvennoe_vospitanie.docx19.32 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Авылда белем алучы балаларга әхлакый-экологик тәрбия бирү алымнары.

Күренкле педагог Василий Александрович Сухомлинскийның :

“ Балалар табигать кочагында үсәргә, тәрбияләнергә тиеш”,- дигән алтын сүзләрен башлангыч укытучысы буларак, үз эшемдә нигез итеп алам.

 Табигать- кеше тәрбияләүнең бай чыганагы. Табигать -кешене һәрьяклап тәрбияләү көченә ия. Җирдә тереклекне саклап калу өчен, туган җиреңнең хуҗасы булу гына җитми, ә кайгыртучан һәм мәрхәмәтле,  изге күңелле улы булырга кирәк. Бүгенге киләчәгебез яшьләргә, укучы балаларга тиешле юнәлешле эш алып баруда игътибарны арттыруда мәктәп күп төрле тәрбияви эш алып бара. Авыл җирлегендә экологик тәрбия бирү өчен күп мөмкинлекләр бар. Авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә.

    Баланың кечкенәдән үк табигать белән еш аралашуы, аңа рухи, әхлакый яктан үсәргә, табигатьнең гүзәллеген күреп, аңа сокланып – укучының иҗади сәләтләре ачылырга, аның тирән, мәгънәле фикерләү сәләте үсүгә китерергә мөмкин. Хайваннар, үсемлекләрне күреп, алар турында кайгыртучанлык сыйфатлары, җаваплылык хисләре,  тәрбияләнә.

  Балаларга әхлакый -экологик тәрбия һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклеккә аңлы, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда “Туган ягым” түгәрәге  уздыру зур әһәмияткә һәм көчкә  ия. Безнең эшнең максаты – укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү.

      Укучыларның экологик белемләрен тикшерү  шуны күрсәтә: алар экология турында азмы-күпме беләләр, ләкин бу белгәннәрен тормышта, үзләре яшәгән мохитка яраклаштырып куллана алмыйлар. Әхлакый-экологик тәрбиянең төп өлеше булып шәхеснең табигатькә карашы тора. Бу аның үзен  табигатьнең бер кисәге итеп сизеп, табигатьне саклауга үзенең җаваплылыгын тоеп яшәүдән тора.

   Әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүнең ныклы, эзлекле системасы юк. Бу өлкәдә җитди эш тә алып барылмый.Шуңа күрәдер инде, укучыларның һәм халыкның экологик культурасы түбән.Әнә шул кимчелекләрне бетерү өчен "Туган як" түгәрәген оештырдым. Мәктәптә күп чаралар үткәрәбез: табигать кочагында, музейда, күргәзмәләрдә экскурсиядә булу һәм шуннан соң укучылардан иҗади сочинениеләр яздыру,алган тәэсирләре белән уртаклашу оештыру безнең бер методик алымыбыз булып тора. Чөнки мондый иҗади эшләр, беренчедән, баланың күзәтү сәләтен билгеләргә һәм үстерергә ярдәм итә, икенчедән, күргәннәрне тасвирлау табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә уңай йогынты ясый.

Бу түгәрәк  үзебез яшәгән төбәктәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, табигатькә соклану, кызыксыну уятырга, аны сакларга, әйләнә-тирә күренешләрне күзәтергә, игътибарлы булырга, экологик проблемалар белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә, аңлый белергә өйрәтә.  

   Әхлакый-экологик белем бирүдә актив методларны куллану укучыларның экологик, рухи  сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

  Ел фасылларына карап экскурсияләр оештырабыз.Укучылар экскурсияләр вакытында  табигать белән турыдан –туры аралашып, аның серләренә төшенергә, табигать кочагында үз- үзләрен дөрес тотарга, экологик һәм фенологик күзәтүләр алып барырга өйрәнә. Бала табигатькә никадәр якын булса, ул аны шулкадәр ныграк ярата, саклый, туган төбәкнең кадерен белә, башкалардан да шуны таләп итә.Әхлакый -экологик белем һәм тәрбия бирү, төбәк компонентларына нигезләнсә, бигрәк тә отышлы.

Милли мирасның бер өлешен тәшкил иткән халык экологиясен мин төрле чараларда  файдаланырга тырышам һәм балалар белән махсус китап - брошюрачыгару  өчен материаллар җыя башладык һәм алар байтак күп булды инде.Китап  берничә  өлештән торачак. Беренчесе”Табигать һәм халык авыз иҗаты” дип аталачак.

   Табигать турындагы белемнәр халык авыз иҗатында киң чагылыш тапкан.Әкият, мәкаль,әйтем, сынамыш һәм табышмакларда күп кенә экологик мәгълүмат бирелгән.Халык авыз иҗатының бер төре - мәкаль.Кыска, ләкин хикмәтле сүзләр белән халык бик тирән мәгънәле фикерләрне бер буыннан икенче буынга җиткергән, тәрбияләгән. Мәкальләр арасында табигатькә багышланган һәм әхлакый-экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, түгәрәкләрдә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген  күтәрә, аларда игелекле эшләр башкарырга омтылыш уята. Мәсәлән,”Суга сусаган - чишмә әрчегән”, “Агач утырткан - ага булган”,”Кул пычранса, су белән юарсың,су пычранса ни белән юарсың?” һ.б. шундый мәкальләр зур тәрбия чарасына ия.

Халкыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән.Мәсәлән, мондый әйтем бар:”Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр”. Кем инде үз башының авыртуын теләсен. Бала-чагалар, күктә очучы кошларны күреп, саный башлыйлар.Монда да әби-бабаларыбыз кисәтә:”Кыр казларын санасаң, алар аерылып кала”.Кыр казларының аерылып адашып йөрүе кызгану хисе уята, шунда ук санаудан туктыйсың. Халкыбыз суны ятып эчүдән дә тыйган.”Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер”! Шундый кисәтүдән соң кайсы малайның инештән ятып су эчәргә батырлыгы җитәр дә, кайсы малай су эчәргә дип чишмәгә куелган савытны алып ташлар?” Максат –сулыкларның чисталыгына ирешү, әдәпсезлектән тыю. Сулыкларны саклау буенча тагын бер тыю:”Ташландык дип, коега төкермә”. Әйе, яңадан да шушы коеның суын эчүең ихтимал.

   2013 ел – Татарстан  Республикасында  экологик культура һәм әйләнә- тирәлекне саклау елы буларак “Чисталык дәресе” акциясендә катнаштык.

”Оя” операциясенә һәр укучы гаиләсе белән әзерләнә. Кош оялары ясауга конкурс уздырабыз.Кыш көне урманга барып кошларга оялар һәм ашарга куябыз. "Бөтендөнья кошлар" көнен билгеләп үтәбез.Төрле темаларга викториналар, КВН, әңгәмәләр үткәрелә. Яз һәм көз айларында  тирә – якны

 чистарту өмәләрендә актив катнашабыз. "Табигать  ярдәмгә мохтаҗ!" дигән темага экологик дәрес, бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау һәм экологлар көненә , халыкара жанварларны саклау көненә карата рәсем конкурсы уздырдык.

“Яшеллек” операциясендә системалы катнашып  класста  гөлләр утыртып, аларны тәрбияләп торабыз. Урман хуҗалыгы көне уңаеннан урман хуҗалары белән очрашып, "Агачларда кеше язмышлары" дигән темага диспут үткәрдек. Уку елы ахырына, түгәрәкнең йомгаклау дәресенә ,”Җирнең экологик хәлен ничек яхшыртырга?”   дигән темага гаилә белән китап- брошюраның икенче кисәген чыгарырга тәкъдим ителде.

Экологик белем һәм тәрбия бирү – дөньяга караш формалаштыруның нигезе.Кешелек җәмгыять белән табигатьнең бербөтен тәшкил итүен, кешелек дөньясы тарихының табигать тарихының аерылгысыз бер өлеше икәнлеген, табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне ачыклау әнә шул максатка хезмәт итә.

   Табигатькә куркыныч яный, әйләнә-тирә мохит мәнфәгатьләрен саклап калу һәркем бурычы. Хәл кискенләшә бара, бу һәрберебезне борчуга сала.  XXI гасыр баласы изге җир-суларын саклый белерме, рухи дөньясын аңлы рәвештә баета алучы шәхес дәрәҗесенә күтәрелә алырмы – болар барысы да бүгенге мәктәп өчен төп максат булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологическое воспитание в начальных классах лицея №35 ОАО "РЖД"

Материал предназначен для проведения педагогического совета. Есть презентация....

Духовно – нравственное воспитание учащихся начальных классов.Тема. Моя родословная. Фамильный герб.( 4 класс)

Цель:- познакомить с историей возникновения герба, значением изображённых на нём предметов;- нацелить на осознанное составление герба своей семьи;- укреплять межличностные отношения в семье;- повышать...

План-программа и отчет по реализации эколого-просветительской деятельности и экологического воспитания обучающихся начальных классов гимназии в рамках методического объединения учителей начального общего образования в 2020 году

Представлены программа и отчёт по реализации эколого-просветительской деятельности и экологического воспитания обучающихся начальных классов гимназии  в 2020 году...

План-программа и отчет по реализации эколого-просветительской деятельности и экологического воспитания обучающихся начальных классов гимназии в рамках методического объединения учителей начального общего образования в 2021 году

Представлены программа и отчёт по реализации эколого-просветительской деятельности и экологического воспитания обучающихся начальных классов гимназии  в 2021 году...

План-программа и отчет по реализации эколого-просветительской деятельности и экологического воспитания обучающихся начальных классов гимназии в рамках методического объединения учителей начального общего образования в 2021 году

Представлены программа и отчёт по реализации эколого-просветительской деятельности и экологического воспитания обучающихся начальных классов гимназии  в 2021 году...