Әйләнә- тирәдән уен дәрес
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

Сабирзянова Нурзиля Бариевна

Әйләнә- тирәдән дәрес эшкәртәмәсе 2 класс уен дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon Әйләнә-тирә дөнья 2 класс 12.72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ни өчен яңгыр ява һәм җил исә?

Максат: белем бирү: яңгыр һәм җилнең барлыкка килү сәбәпләрен аңлату; үсемлекләр, хайваннар һәм кеше өчен бу

Күренешләрнең әһәмиятен ачыклау.

Белемнәрне үстерү: укучыларның яңгыр һәм җил турында күзаллауларын үстерү; күзәтүчәнлекне, үз фикерен әйтә белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер; магнитофон; алан, болыт рәсемнәре; “Сораучык Кырмыска» , “Зирәк Ташбака» рәсемнәре.

Материал: Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге, 1 кл.; укучыларның белем дәрәҗәләренә карап әзерләнгән карточкалар.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1.1. Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күзәтү.

Исәнмесез укучылар. Бүген безнең әйләнә тирә дөнья дәресенә кунаклар килде. Әйдәгез әле алар белән матур итеп исәнләшик. Сезне дәрестә “Сораучык Кырмыска» һәм “Зирәк Ташбака» күзәтеп торыр.

1.2. Җыр җырлау.

Без сезнең белән җыр дәресендә бик матур яңа җыр өйрәнгән идек. Әйдәгез әле шул җырны искә төшереп, җырлап алыйк. (“Җәйге яңгыр» . А. Абдуллин сүз.)

2. Яңа материалны үзләштерү:

2.1. Компьютер белән эш.

Ә хәзер укучылар, әйдәгез әле компьютерга игътибар итик. Бу нинди күренеш? (яңгыр яву күренеше № 1).

Бу күренешне дәреслектән дә эзләп карыйк әле, бармы икән? Күрсәтегез әле миңа.

Ә хәзер яңадан компьютерга карыйбыз(яңгыр яву күренеше № 2).

2.2. Дәреслек өстендә эш.

Дәреслектән табышмак уку:

И чакырдык, и көттек,

Күренгән иде-

Качып та беттек. (яңгыр).

Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (яңгыр турында).

2.3. Яңгырның әһәмиятен ачыклау.

-Укучылар, алга карагыз әле. Ни күрәсез? (Балалар рәсемдә бер чәчәк тә үсмәгән аланны күрәләр). Ни өчен монда бер чәчәк тә юк?

-Анда яңгыр яумаган, шуңа күрә чәчәкләр үсмәгән.

-Әйе укучылар. Яңгыр кирәк. Ләкин яңгыр булсын өчен тагын бер әйбер булу шарт. Ансыз яңгыр булмый. Тагын бер табышмакны тыңлагыз әле. Яңгыр булсын өчен нәрсә кирәк соң?

Йөзәм , ләкин суда түгел,

Йөзәм, сезнең өстә мин.

Шат чагында ап-ак булам

Кайчак кара төстә мин.

Нәрсә ул? (Болыт).

-Әйе , болыт. Ул тамчыларның әниләре.

Ә хәзер бергәләшеп яңгыр теләге телик. (Балалар такмак әйтә).

Яңгыркаем, яу, яу!

Әйбәт түгел яумау!

Кырлар шундый коры-

Яу шуларга туры.

(Алан рәсеме өстенә болыт рәсеме элеп кую).

-Укучылар, менә яңгыр да ява башлады. (Яңгыр яву күренеше № 3).

2.4. Дәреслек өстендә эш.

-Укучылар, нәрсә инде ул яңгыр? Әйдәгез әле дәреслектән «Зирәк Ташбаканың» җавабын табып укыйк.

2.5. Төркемнәрдә эш.

-Укучылар!Дәреслектәге рәсемгә карагыз әле. Ни өчен үсемлекләр һәм җәнлекләр яңгырга шулкадәр сөенәләр икән? Аны белер өчен берничә биремне үтәп карыйк:

1. төркем: рәсемгә карап әкият уйларга;

2. төркем: артык рәсемне бетерергә;

3. төркем: яңгыр рәсемен буярга.

(төркемнәрнең эшләре тыңлана).

2.6. Сорауларга җаваплар бирү.

-Ә хәзер рәсемгә карыйбыз. Нәрсә күрәсез? Яңгыр ничек ява? (Коеп явучы яңгыр. Иләктән коелган сыман яңгыр. Кыеклап явучы яңгыр).

-Укучылар!Яңгыр кайсы ел фасылларында күбрәк ява? (Җәен, көзен, язын. Ә кышын яңгыр яву бик сирәк күренеш.)

2.7. Физткультминут.

Җил исә әкрен генә

Яфраклар кыштырдатып.

Яңгыр ява, яңгыр ява

Тамчылары тып та тып.

 

Яңгыр көчәя бара,

Бармакларыма кара.

Яңгыр кыеклап ява

Дөрес эшлимме, кара.

Ява яңгыр иләкләп тә,

Чиләкләп тә ул ява.

Ничек кенә яуса да,

Безнең тәннәргә дәва.

(Яшенле яңгырдан соң озонның файдасы турында аңлату).

2.8. Дәреслек өстендә эш.

-Димәк, укучылар, яңгырны безгә җил алып килә икән. Әйдәгез әле дәреслектәге рәсемгә карыйк. Җил үзенең көче белән нәрсәләр эшли ала? (Рәсемгә карап җил турында сөйләү. Җилне характерлый торган сүзләрне табу һәм аларның асларына сызу). Җилне тагын нинди сүзләр белән сурәтләп була?

3. Ныгыту.

3.1. Җилнең барлыкка килү сәбәбен ачыклау.

-«Сораучык Кырмыска» безгә әйтә: «Бу дәрестә мин яңгыр һәм җил турында күп өйрәндем. Ләкин минем тагын бер сорауга җавап беләсем килә: нәрсә соң ул җил? Кайсыгыз аңлатып бирә ала? (Балалар җавабы тыңлана).

Дәреслектәге «Зирәк Ташбаканың» аңлатмасын уку.

3.2. Физкультминут.

«Тамчы, там!» уены:

(Укучылар пар-пар булып, кулга кул тотынып бер-бер артлы басалар. Хор белән җыр җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар).

Там. там, тамчы там

Тамганыңны яратам.

Тамган тамчыларга карап

Мин биергә яратам.

3.3. Яңгыр тамчысы һәм җил турында өстәмә материал бирү. (Гиннессның рекордлар китабыннан).

-Укучылар, ә хәзер бирегә карыйбыз. Мин сезгә 1 тамчы күрсәтәм. Бу тамчының авырлыгы бер грамм. Ул бик кечкенә. Яңгыр тамчысы гына шундый була ала. Ләкин дөньяда иң зур яңгыр тамчысы яуганы да билгеле. Аның зурлыгы 1 см. га якын. Ул Америкада яуган(1953 ел, 17 август).

Һиндстан дигән илдә яңгыр 1 ел яуган (1860 елның 1 августыннан алып 1861 елның 30 июленә кадәр).

Көчле җилләр, ураганнар кешеләргә серле» бүләкләр» алып килә. Һавадан балык яңгыры яуганы (Норвегия, Шотландия), бодай бөртекләре яуганы(Испания), апельсиннар яуган очрак та билгеле. Ә безнең илдә көчле яңгыр вакытында 1940 елда 1000 көмеш акча яуган (Түбән Новгород өлкәсе).

4. Йомгаклау.

1. Дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек?

2. Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?