Проект "Каргалар шәһәре"
проект по окружающему миру (4 класс) на тему

В этом проекте Фахертдинова Азалия  рассказывает о грачах.   Доказывает, что грачи живкут колониями.Приводит свои примеры и фотографии.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Доклад "Каргалар шәһәре"46.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

 Әлмәт шәһәрең 1нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбе

“Каргалар  шәһәре”

 

                                                                        Фәхертдинова Азалия Рөстәм кызы                                                                                                     3-б сыйныф укучысы

                                                                                      Җитәкчесе: Мәүлетбаева И.С.

2015 год.

Эчтәлек.

  1. Кереш.__________________________________2
  2. Төп өлеш._______________________________3-4
  3. Нәтиҗә.__________________________________4
  4. Әдәбият._________________________________5
  5. Өстәмә материал. (иҗади папка)  

 

        Апрель аенда без татар әдәбияты дәресендә Гәрәй Рәхимнең “Каргалар “ исемле  шигыре белән таныштык.Шигырьнең эчтәлеге мине бик кызыксындырды.Мин шигырьнең эчтәлеге тормыш чынбарлыгына туры килүен тикшереп карарга булдым.

       Максат:чыннан да каргалар “шәҺәр” булып яшәүләрен, файдалы кош булуларын  дәлилләргә.

      Бурычлары:

1.Каргалар турында мәгълүмәт туплау

2.Махсус әдәбият уку

3.Укылган информацияне эшкәртү

4.Иҗади папка булдыру

      Мин куйган гипотеза: Каргаларны кешеләр язын шатланып каршы ала икән, димәк бу кошлар – файдалы.

 Мин кулланган методлар:

-күзәтү;

-каргалар турында әдәбият эзләү;

-тупланган материалны эшкәртү;

-сыйныф каршында чыгыш ясау;

-презентация;

-иҗади папка туплау;

          Мин төп сорауга җавап эзләгәндә каргалар турында материал тупладым.

         Кара каргаларның кайчан киләсен белү өчен табигатьне күзәтергә кирәк.

         Кара каргалар килеп җитү белән үзләренә зур агачларда оя кора башлыйлар. Колония булып яшиләр. Оя кору өчен агачларны да сайлый беләләр. Агач картая башлаган булса, аңа якын да килмиләр. Оя ясау өчен үсемлек-сабаклар, ботак-чыбыклар кулланалар, тимер, алюминий чыбыклар белән дә беркетеп куялар. Соңгы елларда кипкән печәннәрне тюкларга бәйләгәндә кулланыла торган җепләрне дә файдаланалар. Алар да заманга яраклашалар икән.

Каргаларның бераз гына сөйләмнәре дә бар, дип аңлата галимнәр. Сигнал ишетүгә каргалар төркемнәре белән кубып, дошманга ябырылалар. Безнең якта яшәүче кошлар арасында кара каргалар иң әрсезләре, тышкы тирәлеккә иң җайлашканнары. Каргаларның зыянга караганда, файдалары күбрәк икән. Алар – санитарлар. Үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклыйлар. Коңгызларның личинкаларын бары тик каргалар гына юк итәләр. Яз көне каргалар көтүләре белән трактор сөреп киткән буразналардан йөрергә яраталар.

         Борынгы ышанулар буенча, кешеләр, язны җылы яклардан кара каргалар 
алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә “Карга ботка”сы бәйрәме 
ясаганнар. Бэйрәм көнне авыл балалары куллары белән карга канатын каккан шикелле кыланып, урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә чакырганнар.        Фольклорда каргага багышланган бик күп әйтем – мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр, такмаклар бар.Аларнын күбесендә карганың яз хәбәрчесе буларак әйтелә. Мин 3 нче сыйныфта укыйм. 3 ел дәвамында без каргаларның кыш көне җылы якка очып китмәвен күзәтәбез. Җавап бирергә була бу соруга. Каргалар безнең як кышларына яраклашып киләләр, бездә бик күп чүплекләр бар, аннан шәһәр кешеләре калган азык – төлекне чыгарып куялар, каргалар шуңа күнегеп киләләр. Ләкин кыш көне алар аерым йөриләр икән, күрәсең шулай ачтлыктан котылырга җиңелрәк.

Мин бу шигырь белән танышкач, “Грачи прилетели” картинасын искә төшердем.Үземнең фотолар белән чагыштырдым. Күрегез, кайсы гасырда карасак та, каргалар гел шулай колонияләр белән килеп урнашалар икән.Мин күзәткән урыннарда бер агачта 26 оя га кадәр оя барлыгын күрдем.

Нәтиҗә: 1871 нче елда Саврасов ясаган картинада да, Гәрәй Рәхимнең “Каргалар “ исемле  шигырендә әйтелгәнчә дә, мин күзәткән китап битләрендә дә бер үк картинаны күрергә була, димәк шигырь эчтәлеге – тормыштан алынган факт, моны минем фотолар да дәлилли.Карга – файдалы кош, шуңа кешеләр каргаларны шатланып көтеп алалар.

 

 

Кулланган әдәбият:

  1. З.А.Клепинина «Тайны окружающего мира»
  2.  Sabyem.ru
  3. «Халык – авыз иҗаты».
  4. Татар халык әкиятләре.