Янгыннан саклану кагыйдәләре
статья по окружающему миру (4 класс) по теме

Шафигуллина Суфия  Миннекамиловна

"Әйләнә -тирәбездәге дөнья" дәресләрендә куллану өчен 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tin._yangynnan_saklanu_kagyydelere.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Янгыннан  саклану кагыйдәләре  

 

      Ут чыгу, янгын...Нинди куркыныч сүзләр! Кинәт кенә янгын чыкса... Куркып калабыз, каушыйбыз. Менә шушы сыйфатлар янгын вакытында бик  комачау итәләр дә инде. Бары  тик  янгын  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен  төгәл  үтәгәндә  генә  ут  хәвефен  булдырмый  калырга  мөмкин. Җәмәгать  учреждениесендә,  бинасында  ут  чыкканда,  шартлау  ихтималы  булганда  нишләргә?

  1. Тиз  генә  бинадан  чыгу  җаен эзләргә.  Моның  өчен  төп  һәм  тышкы  баскычларны  файдаланырга.  Лифтка  керергә  ярамый.
  2. Куркыныч  турында  сигнал  булса,  шулай  ук  кичекмәстән  урамга  чыгарга  кирәк.
  3. Шартлау  ихтималы  булган  әйберләргә  кагылырга  ярамый.  Бу  турыда  тирә - яктагыларга да  әйтергә  кирәк.
  4. Янгын  турында – янгын  бүлегенә,  шартлау  куркынычы  булган  әйберләр  турында  милиция  бүлегенә  хәбәр  итәргә  кирәк.  Төгәл  адресны,  фамилиягезне  әйтегез.  Милиция  хезмәткәрләрен  каршы  алуны  оештырыгыз.
  5. Ут  чыккан  урын  зур  булмаганда,  аны  кул  астындагы  әйберләр  белән  сүндерү  чарасын  күрегез.
  6. Үз - үзегезне  кулда  тотарга  тырышыгыз. Каушау,  курку  хисен  җиңегез,  тирә - яктагыларны  коткыга  бирелүдән  тыегыз.
  7. Киемегезгә  ут  капса,  сүндерү  чарасына  керешегез:  өстегезгә  су  сибегез, идәнгә  ятып  аунагыз,  ут  капкан  урынга  суккалагыз һ. б.
  8. Астагы  катлардан  тәрәзә,  балкон  аша  җиргә  төшәргә  була.  Бу  очракта  тәрәзә  пәрдәсе,  бау,  җәймә  файдаланыла.
  9. Төтенгә  тончыкмас  өчен,  юеш  кулъяулык,  марля – мамыктан  тегелгән  бәйләвеч  аша  суларга  киңәш  ителә.

10. Ут  капкан,  төтен  баскан  бүлмәнең  ишеген  ачканчы, стена буена                                                     басарга  кирәк.  Күз  күреме  10м  дан  да  ким  булган  төтенле  урынга  керү  аеруча  куркыныч.

11. Шартлау  нәтиҗәсендә  җимерелгән  бинага  ишелү,  кабат  шартлау,  су  басу,  газ  чыгып  утыру  ихтималы  юклыгына  ышанганнан  соң  гына  керергә  мөмкин.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Йолдызлар сәгате уены....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Викторина «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре».

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тест...

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1. Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2. Дәрес темасы: «Машинадан саклан!»

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1.         Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2....