Дәрес эшкәртмәсе "Аяк астындагы могҗиза".
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему

Окружающий мир - разработка урока о почве на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tufrak_nrs_ul_3_klass_prezentatsiya.pptx2.02 МБ
Файл ayak_astyndagy_mogzhiza.docx28.99 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Аяк астындагы могҗиза

Слайд 2

Икмәк

Слайд 3

Икмәк

Слайд 4

Икмәк кырда үсә

Слайд 5

Ипи өстәлгә ничек килә? Җирне сөрергә - > тырмаларга - > ашлыкны чәчәргә - > чүп үләннәреннән арындырырга - > өлгергәнен көтәргә - > җыеп алырга - > ындырда чистартырга - > тегермәндә он тарттырырга - > ипи пешерергә

Слайд 6

Сүзлек эше Нәрсә ул җир? Җир – тереклек дөн ь ясы булган планета. Кешеләр яши торган җир йөзе, җир өсте. Җир шарының өске катлавы, үсемлекләр үсә, үсемлек тамырлары азык ала торган катлау, туфрак. Иген басулары, кырлар. Туып – үскән ил. Дәүләт, территория.

Слайд 7

Үсемлекләр

Слайд 10

Туфракта яшәүчеләр

Слайд 11

Сукыр тычкан

Слайд 12

Туфракның составы Туфракта һава бар. Туфракта су бар. Туфракта черемә бар. Туфрак ком һәм балчыктан тора. Туфракта минерал ь тозлар бар

Слайд 13

ҮСЕМЛЕКЛӘР ТУФРАКТАН НӘРСӘ АЛА?

Слайд 14

Ү семлекләр туфрактан нәрсә ала? Һава кислороды Черемә Минерал ь тозлар Эрегән тозлар Су

Слайд 15

Туфрак Туфрак-җирнең уңдырышлы өске катламы



Предварительный просмотр:

Дәрес эшкәртмәсен Буа районы Черки Килдураз урта мәктәбе укытучысы Гыйльфанова Дания Ришат кызы төзеде.

Предмет. Әйләнә-тирә дөнья һәм әдәби укудан берләштерелгән дәрес.

Дәреслек авторлары: А. А. Плешаков, М.Ю. Новицкая

Класс: 3

Дәрес тибы. Яңа материалны үзләштерү.

Тема. Аяк астындагы могҗиза.

Дәреснең максаты.

Туфракның составы турында күзаллау булдыру:

гади тәҗрибәләргә нигезләнеп туфракның төп үзлеген-уңдырышлылыгын ачыкларга ярдәм итү; туфракның үсемлекләр, хайваннар һәм кеше тормышында әһәмиятен ачыклау.

Метапредмет.

Танып-белү: туфракның ясалышы турында өстәмә мәгълүмат алу; туфракның составы һәм аның уңдырышлылыгы арасындагы бәйләнешне ачыклау.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра белү, төрле схемалар белән эшләү, дөреслеген дәреслек, төрле чыганаклар  белән чагыштырып карау.

Коммуникатив: бер-береңне тыңлый, сөйләшү барышында үз фикреңне җиткерә белү.

Шәхсиятле:

укучыларда экологик культура формалаштыру;

икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. компьютерда призентация,

компьтер,

проектор,

экран,

дәреслек,

дәфтәр;

  1. тәҗрибә үткәрү өчен:
  • дәфтәр бите,
  • лаборатор ящиклар,
  • чынаяк,
  • туфрак,
  • таякчыклар,
  • пыяла стакан,
  • воронка,
  • колба,
  • кәгазь фильтр,
  • лупа,
  • өстәл,
  • штатив,
  • пыяла,
  • тоткыч;
  1. аңлатмалы сүзлек.

Методлар: өлешчә эзләнү, парлап эшләү, диалог.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

- Хәерле көн, балалар! Дәрестә уңышлар телим.

II.        Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Табышмак әйтү:
  •  Бер иҗеге эш куша,

 Икенчесе-бер чәчәк.

 Кушып язсаң икесен,

 Мичегездә пешәчәк.

 Бу нәрсә?

  •  Ик – мәк.
  •  Әйе, бу икмәк. Менә ул ничек кабарып, тәмле булып пешкән.  (слайд 1, 2,3)
  1. Икмәк турында шигырьләр сөйләтү.
  •  Нинди шигырьләр беләсез?
  •  “Яшәү чыганагы” Э. Мөэминова (уку китабы).
  •  “Икмәк” Н.Дәүли (уку китабы)- шигырьләрне укыту, яттан сөйләтү.
  •  Икмәк кайда үсә?
  •  Кырда. ( слайд 4)
  1. “Чылбыр төзү” уены. Парлап эшләү.
  •  Икмәк өстәлгә ничек килә? Бирелгән сүзләрдән чылбыр төзегез.
  1. Тикшерү. (слайд 5)

        Җирне сөрергә -> тырмаларга -> иген чәчәргә -> чүпләрен утарга -> өлгергәнен көтәргә -> җыеп алырга -> ындырда чистартырга -> тегермәндә он ясарга -> ипи пешерергә.

- Дөрес, балалар, ипи өстәлгә бик озын юл үтеп килә.

  1.  Проблемалы сиуация булдыру.
  1. Теманы ачыклау.

-Мин сезгә “Тылсымлы сандык” дигән бер хикәя укырмын. Игътибар белән тыңлагыз әле.   Нәрсә турында сүз бара икән?

-Дөньяда бер тылсымлы сандык бар. Аңа 1 капчык бөртек салсаң, көзен 1 капчык 20 була. 1 чиләк бәрәңге, бу хәзинә сандыгында, 20 чиләккә әйләнә. Бер уч орлык өем-өем кыяр, редиска, помидор, кишер була. Нәрсә турында сүз бара соң? (җаваплар тыңлау)

  • Әкиятме бу, балалар, әллә юкмы?
  • Юк.
  1. -Инде табышмак тыңлагыз.

Табышмак.

Аяк белән таптыйлар,

Көрәк белән казыйлар,

Һәркем таптап та йөри,

Ә ул ачуланмый,

Бүләген дә кызганмый.

 Бу нәрсә?

-Җир.

IV. Яңа тема.

1) Сүзлек эше. Җир сүзенең мәгънәсе .

-Нәрсә соң ул җир?(слайд 6)

2)-Без туфрак турында сөйләшербез.

-Менә аны галимнәр ничек төшереп алганнар. (слайд 7,8,9,10,11 ) Туфракта үсемлек тамырлары, бөҗәкләр һ.б. күренә.

-Бүген миңа бер электрон хат килде. 3 сыйныф укучыларына туфракның составын ачыкларга кушылган ул хатта. Бездәге туфрак мул уңыш бирә аламы? Уңдырышлымы ул, әллә юкмы?

-Димәк, без ,туфрак белән тәҗрибәләр ясап карарбыз.

3)Туфракның составын ачыклау өчен тәҗрибәләр үткәрү.

-Лупа белән карасак, нәрсәләр күрәбез?

-Ком бөртекләре, үсемлек тамырлары, ташлар һ.б.

-Туфракны суга салып карыйк. Нәрсә булды?

-Һава куыклары өскә күтәрелде. (1 тәҗрибә)

-Туфракны алып җылытып карыйк, өстенә пыяла куйыйк. Пыяла нишли? (2тәҗрибә)

-Дымлана.Туфракта су бар.

-Туфракны җылытабыз. Төтен чыга, ис килә.

-Туфракта черемә бар. (3 тәҗрибә)

-Туфракта черемә күп булган саен, туфрак кара була.

-Янган туфракны суга салып болгатабыз. Нәрсә күрерсез?

 (4 тәҗрибә)

-Туфракта ком һәм балчык бар.

-Суны фильтр аша үткәрәбез. Бер тамчысын пыялага тамызып. Ут өстендә тотабыз. Ак тап күренә. (5 тәҗрибә)

-Бу нәрсә?

-Минераль тозлар.

4)Нәтиҗә ясау.

-Безнең туфракта нәрсәләр бар икән?

-Һава, су, черемә, ком, балчык, минераль тозлар.

-Үсемлекләр үсәр өчен туфракны уңдырышлы дип әйтеп буламы?

-Әйе.

5)Физминутка.

-Безнең уңдырышлы туфракта нәрсәләр үсә? Үссә, торып басабыз, үсмәсә, урыннарда утырабыз.

-Бодай, апельсин, лимон, арыш, киви, банан, кукуруз, имән, бамбук, карлыган, кыяр, ананас, бәрәңге, арахис.

V.Ныгыту.

1)  -  Туфрак составында нәрсәләр бар? Биремне үтәгез (дәфтәрдә эш).

-Туфракта ------бар.

-Туфракта ------ бар.

 -Туфрак ---- һәм ----тан тора.

-Туфракта ------- бар.

-Туфракта ------- бар.

 2)Тикшерү. (слайд 12)

-Үсемлекләр үсәр өчен кирәкле матдәләрне кайдан ала инде?

-Туфрактан (Схема тутыру).

 3)– Сезгә менә шушы схеманы тутырырга кирәк. Дәреслек белән эшли аласыз. (слайд 13)

 4)Тикшерү. (слайд 14)

 5)“Ачыклагыч-атлас”тан туфракта яшәуче хайваннар-сукыр тычкан һәм аючикерткә турында мәгълүмат табу.

VI.Йомгак ясау.Рефлексия.

-Мул уңыш алыр өчен туфрак нинди булырга тиеш?

-Уңдырышлы. (слайд 15)

 -Дәреслектән шул юлларны табыгыз. 

VII.Билгеләр кую. Өй эше.

-Укучылар, дәрестә бик тырышып эшләдегез, булдырдыгыз. Безнең уңдырышлы туфракта күп төрле чәчәкләр үсеп чыккан. Алар сезгә.

- Кем «5»гә эшләде, кызыл, ал чәчәк өзә, «4» легә эшләүчеләр зәңгәр, ак чәчәк ала.

 Өй эше. Дәреслек битләрен укырга.

1.Белемнәрне тикшерик, 77бит;

2.Яңгыр суалчаны турында ”Уважайте жизнь дождевого червя» хикәясен укырга.