Әйләнә- тирә, әдәби уку интеграль дәрес
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему

Нуриева Гульзифа Робертовна

Дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yln-tir_uku.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә – тирә дөнья Тема: “Язгы матур чәчәклекләр”

Әдәби уку Тема: “Балалар газеталары”
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Максат һәм бурычлар: 1.Яз көне табигатьтә булган үзгәрешләрне өйрәнү; язгы чәчәкләр белән танышу; балалар газеталары турында мәгълүмат туплау.

2.  Укучыларның хәтерләү, фикер йөртү сәләтләрен үстерү; сөйләм телен үстерү;

3. Тәрбияви максат: Табигатькә  кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.Матурлыкны күрә белергә; чәчәк үстерү серләренә төшенергә; эстетик тәрбия бирү.

 Фән белән кызыксыну хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Табигатьтә барган үзгәрешләрне аера белү.

Коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен әйтә белү.

Регулятив (көйләгеч) УУЭ: проблеманы һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Танып- белү УУЭ: табигать бербөтенлеген , бәйләнешләрен белү, танып-белү максатын билгеләү, сорауларга тулы җавап бирә белү, предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба , үсемлекләрнең культуралы  төрләрен тану, үсемлекләрне, чәчәкләрне  белү.

Дәресне оештыру формасы:яңа материалны өйрәнү дәресе.

Җиһазлар: “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслеге, 2 нче кисәк, эш дәфтәрләре, 2 нче кисәк,

“Әдәби уку” дәреслеге, 2 кисәк; презентация.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУЭ

I.Оештыру моменты

Максат: белем алуга әзерлек булдыру.

-------------------

Өйрәнгән материалны кабатлау, ныгыту

I.Танып- белү эшчәнлегенә мотивлаштыру.

Белемнәрне

актуаль

ләштерү

Исәнләшү, уңай халәт тудыру

----------------------------------------------------Табигать нәрсә ул?

Табигать нинди ике төркемгә бүленә?

Терек Һәм терек булмаган табигать нәрсә белән аерыла?

Хәзер мин терек һәм терек булмаган табигатьне аера беләсезме икән, шуны тикшереп карыйм. “Кем игътибарлы” дигән уен уйнап алабыз. Мин терек һәм терек булмаган табигатьне белдергән сүзләр әйтәм, сез терек табигатькә кергән сүз ишетсәгез кул чабарсыз, терек булмаган табигать булса,тик утырасыз. Әзерме?

Уен : салават күпере, агач, үлән, таш, карга, йолдыз, аю, чәчәк, төлке, кар, чыршы, боз)

Укучылар, ә терек табигатьне нинди 2 төркемгә бүлергә була?

АКЫЛ  ШТУРМЫ:

            1.  Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?

            2.  Яз кайсы айдан башлана?

            3.  Яз айларын әйтегез.

               4  Яз көне көннәр нинди була?

            5. Яз көне үткәрелә торган иң матур бәйрәм нинди?

            6.  Март- кыш аемы?

            7.  Язын беренче булып  нинди кошлар кайта?

         8. Яз көне кошларга булышырга кирәкме?

-Укучылар, искә төшерегез әле, без барлык үсемлекләрне нинди группаларга бүләбез?

1. Агачлар  -кулларны өскә күтәрәләр;

2.куаклар – кул чабалар;

  1. үләннәр -чүгәлиләр

Слива, алмагач, крыжовник, тузганак, карагай, чия, әрекмән, үги ана яфрагы, имән, каен, карлыган.

“Үсемлекләрнең язгы уянуы”темасы буенча әзерләп килгән материаллар белән танышып китик.

КЛОК БАДДИС

-Сәгать 12 дә очраша торган дустыгыз белән сөйләшеп алыгыз.

Хәерле көн, алсу таңнарга

Хәерле көн, сайрар кошларга!

Хәерле көн, зәңгәр күкләргә!

Хәерле көн, якын дусларга

Табигать – ул безне чолгап алган кеше кулы белән ясалмаган тирәлек.

Терек һәм терек булмаган табигать.

Терек табигать сулый, туклана, үсә, үрчи һәм үлә.

үсемлекләр һәм хайваннар

яз

март

март, апрель, май

җылы, кояшлы

Нәүрүз (кышны озату 21 март)

Юк

Кара карга, тургайлар, сыерчык

Кирәк, кошлар чөнки әле аларга бөҗәкләр, үләннәр юк.

-Агачлар, куаклар, үләннәр.

Укучылар язын чәчәк ата торган үләннәр,куаклар, агачлар турында әзерләп килгән мәгълүматлары белән уртаклашалар.(Материаллар тактага беркетелеп барыла.”Үсемлекләрне саклыйк проекты!”төзелә).

Регулятив УУЭ

күнекмәләрне үзара бәйли белү

Проблемалы сорау  

-Безнең бу аландагы үсемлекләр ничек атала?

-Төркемнән кыргый булмаган үләнчел үсемлекләрне аерып алыгыз. (Слайд 1)

-Алар ничек атала? (Слайд 2)

Теманы ачыкларга ярдәм итә.( Слайд 3)

Үләнчел үсемлекләрне кыргый һәм культуралыга аералар.

Дәреснең темасын ачыклыйлар.

Коммуникатив УУЭ

информация табу, үз фикерен әйтә белү

III.Танып- белү эшчәнлеген оештыру.

Динамик пауза

-Әлеге үсемлекләрне кайда күрергә була?( Слайд 4)

-Үзегезнең бакчагызда яки башка урыннардагы чәчәклекләрдә үскән нинди үләнчел үсемлекләр беләсез?

Төркемнәрдә эш.

Парталардагы карточкаларда язылган үсемлекләр турында тулырак сөйләр өчен план төзергә тәкъдим итә. ( Слайд 5)

МИКС-ФРИЗ –ГРУПП

_ Ничә ел фасылы бар?(4)

-Апрель  язның ничәнче ае?(2)

- Үсемлекләр ничә төркемнәргә бүленә?(3)

- Бер елда ничә ай? (12)

-Өйдә бу җавапларыгызны тагы да тулыландырырсыз, бакчагызда үскән башка язгы чәчәкләр турында хәбәрләр әзерләп килерсез.

-Сез кайлардан мәгълүмат туплый аласыз?

Журналлар турында искә төшерү. Балалар газеталарына басым ясала.

-Яз турында хәбәрләрегезне тыңлап китик.

Уңышлы дип санаган хикәяләрне “Көмеш кыңгырау” газетасында бастырырга тәкъдим итә.

Алдагы әдәби уку дәресенә класс газетасын проектлаштырырга тәкъдим итә .                                                  

Укучылар исләренә төшерәләр, җавап бирәләр.

Дэреслектән , өстәмә чыганактан мәгълүмат туплыйлар,карта тутыралар,телдән җавап бирәләр.

Санынча төркемнәргә берләшәләр.

Бер укучы . “Көмеш кыңгырау” газетасы турында сөйли.

Хикәяләрен укыйлар.

Иҗади төркем яз турында кызыклы материаллар туплый.

Дизайнерлар газетаның бизәлешен уйлый.

Бүлек җитәкчеләре газетага, сәхифәләргә исемнәр эзли.

IV.Рефлексив эшчәнлек

Рефлексив эшчәнлек.  

Үзанализ: Мин кайсы сорауларга төгәл һәм тулы җаваплар бирдем? Миңа аеруча ошаган бирем? Минем өчен үтәве авыррак булган бирем? Үзбәя. Бутон, ачылган чәчәкләрне кулланырга тәкъдим итә.

Дәрес “Тал песие” җыры белән тәмамлана.

Мин бу дөрестә бик яхшы эшләдем (укучылар кулларын күрештереп күтәрәләр, өстәлгә ачылган чәчәкләр куялар).

Миңа бу дөрестә яхшы эшләргә сыйныфташларым булышты, (укучылар ике кулны күтәрәләр, ачыла башлаган чәчәкләр куела).

Миңа әле тырышыбрак эшләргә кирәк икән. (укучылар бер кулларын күтәрәләр, бутоннар куела).

Танып-белү УУЭ

Анализлау, чагыштыру, классификацияләү,гомумиләштерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

интеграль дәрес план-конспекты класстан тыш уку һәм математика

татар халык авыз иҗатын искә тйшерү, аның әһәмиятен ачыклау, аны математика фәнендәге мисаллар, мәсьәләләр белән аралаштырып алып бару. Укучыларның фикерләүләрен үстерү....

"Тамчы- Шоу" интеграль уен.

"Тамчы - Шоу" интеграль уен,  укучыларның кызыксынуларын, күп белергә омтылышларын арттыра....