Окружающий мир
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс)

Ахметова Эльмира Фалиховна

Безнең  якларда кышлаучы кошларны танырга, аларга җимлекләр ясап куярга, кошлар өчен азык сайларга өйрәнербез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект урока24.08 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә - тирә  дөнья  

1 сыйныф

Тема: Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Технологияләр: информацион- коммуникацион, шәхескә ориентлашкан.

Үткәрү формасы: парларда эш, индивидуаль.

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, җимлекләр, кош рәсемнәре, кошларга җим, презентация

Максат:

Безнең  якларда кышлаучы кошларны танырга, аларга җимлекләр ясап куярга, кошлар өчен азык сайларга өйрәнербез.

Бурычлар:

  • Безнең якларда кышлаучы кошларны танырга, аларның яшәү шартлары белән танышу;
  • Логик фикерләү, хәтер,игътибарлылык, сөйләм телен, күзаллауларын үстерү;
  • Кошларга карата кайгыртучанлык булдыру,дөрес азык сайлый белергә шартлар тудыру;
  • Кышлаучы кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәләре

Өйрәнергә тиеш: кошларны күзәтергә, үзенең күзәтүләреннән чыгып сөйләргә, ни өчен кошларның җылы якка китүләрен аңлатырга, гади җимлек төзергә, тәкъдим ителгән азыклардан кошлар өчен яраклысын сайларга.

Метапредмет нәтиҗәләре

Көйләгеч (регулятивные): дәреснең бурычын билгеләргә һәм аны үтәргә тырышу;

Танып- белү (позновательные): кошларның төрләрен аеру һәм телдә сөйләмдә куллану, җимлек төрләре турында сөйли белү,парларда эшли белү,үз эшен оештыра белү.

Коммуникатив:бер-береңә ярдәм итү,үзенә кыен булган очракны әйтә белү, үзбәя.

Шәхес буларак (личностные) кошлар турында кайгыртырга кирәклеген аңлау.

Төп төшенчәләр: кышлаучы кошлар,җимлек,җим.

Укытучы: Әхмәтова Эльмира Фалих кызы

                                               Дәрес барышы.

1.Оештыру.Мотивация.

Дәресне башлыйбыз,барда тәртиптәме,дәрес өчен барда әзерме,карыйбыз, бер беребезгә карап елмаябыз ,килгән кунакларга карап исәнләшәбез һәм дәресне башлыйбыз. Уңайлы итеп утырыгыз.Күзләрегезне йомыгыз. Сезгә яхшы, әкрен генә тын алабыз. Сез барлык биремнәрне дә үтәргә әзер. Мин 5 кә кадәр саныйм һәм биш дигәч сез кузләрегезне ачасыз. 1,2,3,4,5. Бөек җиңүләргә без әзер!

2.Дәреснең темасын, максатын билгеләү.

-Нәрсәләр турында сөйләшәчәкне,нәрсә өйрәнәчәкне билгеләү өчен сезгә видео ролик карарга тәкъдим итәм.Игътибар белән карагыз һәм фикерләрегезне әйтергә әзерләнегез. Слайд 1

- Нинди фикерләр булды? Минем белән уртаклашыгыз әле.

-Б.җ.( Кышын кошлар. Кошларга ярдәм итү.)

3.Актуалләштерү.

- Әйтегез әле рәхим итеп,җылы якларга китүче кошларны без ничек атыйбыз? (күчмә кошлар)

-Сез нинди күчмә кошларны беләсез?

-Б.җ. (Торналар,кыр үрдәкләре,карлыгач, сыерчык, сандугач, кара карга)

-Сез ничек уйлыйсыз, ә ни өчен алар җылы якларга китәләр?

-Б.җ (Безнең якта аларга җим табу кыенлаша,бөҗәкләр кышкы йокыга тала,чебен черкиләр булмый)

-Ә кыш айларында безнең якта кошларны очратканыгыз бармы?

-Б.җ (тукыран, песнәк,карабүрек,чыпчык, күгәрчен)

-Ә алар ничек атала икән? Кышка безнең якта калгач - кышлаучы кошлар булырлар.

- Уйлап карагыз эле әгәр дә җир шарында кошлар булмаса нәрсә булыр иде икән?

- Әйе, кошларсыз яшәү кыен булыр иде, алар безне үзләренең матур җырлары белән генә сөендереп калмый, ә бик зур файда да китерәләр: зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр һәм үсемлекләрне сәламәтләндерәләр.

-Буген дәрестә үз алдыгызга  нинди максат куярсыз,нәрсәгә өйрәнербез?

Б.җ

       -Бүгенге дәрестә безнең  якларда кышлаучы кошларны танырга, аларга      җимлекләр ясап куярга, кошлар өчен азык сайларга өйрәнербез.

4. Яңа материалны  беренчел өйрәнү.

- Бу нинди кош икән?Табышмакны тыңлагыз:

Җәй шакылдый бу чүкеч,кыш шакылдый бу чүкеч. Бу нәрсә? (Тукран) Слайд 3

  • Бу кош турында нәрсәләр беләсез?
  • Тукран агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “ урман  докторы” дип йөртәләр. Ул , каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук- тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, ул үзе дә туклана, урманга да файда китерә.
  • Ә бу кошны таныйсызм?

              Иртә таңнан кичкә чаклы

              Чык – чырык та, чык-чырык (Чыпчык) Слайд 4

  • Әйе бик дөрес, безнең янда ишек алдында,сарай,келәт тирәсендә, бакчаларда кышлаучы чыпчык.
  • Ничек уйлыйсыз,чыпчыклар  файда китерәләрме соң?
  • Әйе, әлбәттә, алар җәй айларында үзләренең кошчыкларын чебен, черки тотып ашаталар шулай итеп безгә ярдәм итәләр.

-Дәвам итәбез бу кошны таныдыгызмы, күргәнегез бармы?

               Яшькелт-сары төсле ул,

                Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк) Слайд 5.

  • Дөрес, песнәк  Песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин.Алар кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр, орлыклар белән тукланалар.Песнәкләр көз ахырында көтү-көтү булып җыелалар. Төрле төстәге матур  киеме әллә никадәр песнәк әйтерсең бәйрәмгә әзерләнгән. Элеккрәк заманнарда 12 ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне” дип йөрткәннәр. Безнең урманнарда, шәһәрләрдә паркларда 7 төрле песнәкне очратырга мөмкин. Иң зурысы һәм аерылып торганы – зур песнәк. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Песнәкләр февраль азагында  сайрый башлыйлар. Алар кыш ае тәмамланганын хәбәр итәләр.Көз һәм кыш айларында алар җимлекләргә еш килә.
  • Бу кошны сезнен бәлки күргәнегез дә юктыр,аның исеме чукыр (клёст) Слайд 6
  • Аларның томшыклары бик үзенчәлекле алар нарат күркәләрендә урнашкан орлыклар белән тукланалар.Кышын бала чыгаручы кош буларак та билгеле бу кошлар.
  • Бу кошны барыгыз да белә,анын исеме ничек?

              Ак карадан киенгән

              Бер минут та тик тормый. (Саескан)  Слайд 7.

  • Дөрес, саескан.
  • Халыкта: саескан, саескан, күкәй эчкән, май эчкән дип тә әйтәләр, чөнки саесканнар тавыклар сараеннан йомыркаларны урлап алып чыгып ватып эчәләр. Бу кош урман аланлыкларында,бакчаларда, басу- кырларда яши. Бөҗәкләр,суалчаннар белән туклана. Кышын җимлекләрдә тукланалар көнбагыш,бодай орлыкларын яраталар.
  • Кызыл алмалар кебек утыручы бу кошны беләсезме? Слайд 8
  • Карабурек -  безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул яз, җәен урманда яши,ә кышын бакчаларга, паркларга очып килә, агач орлыклары, җиләк- җимеш калдыклары белән туена.
  • Миләш чыпчыкларын барыгызның да үзебезнең бакчаларда күргәне бар. Алар табигый ашханәдә туклана. Шуна күрә миләшләрне саклагыз. Алар белән кошлар туклана.

5.Физминутка: “Кышкы урманда” 

Кышкы урманга килдек (йөрү хәрәкәтләре),

Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю).

Ак зифа каен уңда

Ямь-яшел чыршы сулда (күрсәтү).

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнү).

Әнә куян сикерә (ике аякта сикерү),

Ул бүредән элдерә (бер урында йөгерү).

Без дә аннан качабыз (чүгәләп, куллар белән башны каплау),

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә (күзләрне йомып, башны кулларга кую).

Карабүрекләр очалар (басып кулларны җилпү),

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да (йөрү хәрәкәтләре)

Өйгә кайта балалар.

 6.Беренчел аңлауларын тикшерү.

 Китап белән эш.74 нче бит.

-Китапларыгызның  7 һәм 4 ,74 нче битен ачыгыз.

- Сез ничек уйлыйсыз кышын кошларга авырмы? Ни өчен?

- Б.җ.

- Кышын кошлар туңалар һәм ачыгалар.

- Аларга ничек ярдәм итеп була?

-Б.җ.

- Бик дөрес, җимлекләр куеп. Китаптан җимлек төрләрен карагыз.

-Ә хәзер  презентациядән карыйк.

-Үзегез ясаган  матур җимлекләр белән без бүген кошларга җим салырга өйрәнербез.

- Җимлек ясап кына кую җитми анда җимне дөрес сала да белергә кирәк.

  Слайд 10

-Исегездә тотыгыз! Кошларга  көнбагыш, карбыз, кабак,кавын орлыкларын ваклап бирергә кирәк. Ак икмәк валчыклары да – бик яхшы азык, ә кара ипи валчыгын бирергә ярамый. Песнәкләр өчен тозсыз терлек мае яхшы, ә тозлысын бирергә ярамый.

Слайд 11

 7  Ныгыту. Парларда эш.

  • Хәзер сез иптәшегез белән парлап эшләрсез һәм кошлар өчен җимлекләргә дөрес җимне сайлап алып салырга һәм җимлеккә килүче кошны ябыштырырга кирәк булачак.
  • Эшегез тәмам икән җимлеккә нинди кошлар килгәнен әйтерсез һәм нинди җим сайлаганыгызны сөйләрсез.
  • Б.җ
  • Нинди җимне кошларга бирергә ярамый? (кара ипи валчыгын,тозлы терлек маен)
  • Яхшы. Кыш көне,кошларга ярдәм итү өчен, җимлекләр ясап куярга кирәк һәм аларга яраклы азык салып торырга кирәк.

8.Рефлексия

  • Бугенге дәресебез ахырына якынлаша.
  • Сезгә нәрсә кызыклы булды?
  • Дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
  • Нәрсә сезнең өчен җиңел бирелде?
  • Нәрсәне авыр үзләштердегез?
  • Хәзер үзегезне бәяләгез һәм кәефегезгә карап  смайликларны күтәрегез:
  • “Сары смайлик”– мин барсын да аңладым, барсы да килеп чыкты
  • “Яшел смайлик” – килеп чыкты, ләкин уйлаганның барсында эшләп бетерә алмадым.
  • “Кызыл смайлик” – әле миңа барсы да аңлашылып бетмәде,ярдәм кирәк.

9.Йомгаклау.

  • Әфәрин, бүген сез бик яхшы эшләдегез, бөтен биремнәрне дә үтәдегез,кышлаучы кошларны танырга,алара ярдәм итәргә өйрәндегез, шуна күрә мин сезгә кошлар рәсемнәре бирәм сез аларны буярсыз һәм һәрчак ашатырга онытмассыз.Дәрес тәмам,дәрес өчен рәхмәт!Чыгарга мөмкин.

Дәрескә үзбәя.

1.Сыйныфка характеристика.

1 нче сыйныфта 6 укучы укый,2 малай,4 кыз.Укучылар укырга бик теләп йөриләр, арада бик тиз фикерли белүчеләре дә әкреннрәк эшләүчеләре дә бар.

2.Дәрес календарь тематик планның 30 нче дәресе,”Ничек,кайдан һәм кая?”дигән бүлекнең 9 нчы дәресе.

Алдагы дәрестә хайваннарның яшәеше,җанлы почмакта хайваннарны тәрбияләп карап тору турында өйрәнгән идек.

3. Дәреснең темасы: Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Технологияләр: информацион - коммуникацион, шәхескә ориентлашкан.

Максат:

Безнең  якларда кышлаучы кошларны танырга, аларга җимлекләр ясап куярга, кошлар өчен азык сайларга өйрәнербез.

Бурычлар:

  • Безнең якларда кышлаучы кошларны танырга, аларның яшәү шартлары белән танышу;
  • Логик фикерләү, хәтер,игътибарлылык, сөйләм телен, күзаллауларын үстерү;
  • Кошларга карата кайгыртучанлык булдыру,дөрес азык сайлый белергә шартлар тудыру;
  • Кышлаучы кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәләре

Өйрәнергә тиеш: кошларны күзәтергә, үзенең күзәтүләреннән чыгып сөйләргә, ни өчен кошларның җылы якка китүләрен аңлатырга, гади җимлек төзергә, тәкъдим ителгән азыклардан кошлар өчен яраклысын сайларга.

Метапредмет нәтиҗәләре

Көйләгеч (регулятивные): дәреснең бурычын билгеләргә һәм аны үтәргә тырышу;

Танып- белү (позновательные): кошларның төрләрен аеру һәм телдә сөйләмдә куллану, җимлек төрләре турында сөйли белү,парларда эшли белү,үз эшен оештыра белү.

Коммуникатив: бер-береңә ярдәм итү,үзенә кыен булган очракны әйтә белү, үзбәя.

Шәхес буларак (личностные) кошлар турында кайгыртырга кирәклеген аңлау.

Төп төшенчәләр: кышлаучы кошлар,җимлек,җим.

Дәрестә кулланылган җиһазлар: проектор, экран, ноутбук, җимлекләр, кош рәсемнәре, кошларга җим, презентация.

Дәрес түбәндәге этаплардан торды:

1.Оештыру.Мотивация.

2.Дәреснең темасын, максатын билгеләү.

3.Актуалләштерү.

4. Яңа материалны  беренчел өйрәнү.

          5.Физминутка: “Кышкы урманда” 

           6.Беренчел аңлауларын тикшерү.

           7.  Ныгыту. Парларда эш.

            8.Рефлексия.

            9.Йомгаклау.

Дәрес материалы балалар өчен катлаулы булмады дип уйлыйм. Дәрестә индивидуаль эш төрләре,әңгәмә, парларда эшләү кулланылды. Укучыларга  биремне үтәгәндә үзләре теләгән кошны, җимне сайлау мөмкинлеге бирелде.

Дәрес вакытына сыештым(сыешмадым). Укычылар эш төрләреннән армадылар, теләп эшләделәр.

Мине шатландырды укучыларымның җаваплары, кечкенә генә булсаларда фикерли белүләре.Дәрестә уйланган эш төрләренең барсы да эшләнелде,чөнки укучыларның җавапларыннан күренгәнчә, дәрес материалын аңладылар дип уйлыйм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ВЗАИМОДЕЙСТВИЕ ЧЕЛОВЕКА С ОКРУЖАЮЩЕЙ СРЕДОЙ. ВЛИЯНИЕ ОКРУЖАЮЩЕЙ СРЕДЫ НА ЧЕЛОВЕКА. Урок ОБЖ во 2 классе

Задачиурока:1.      Показать, какиеопасностимогутвозникнутьвповседневнойжизни(проблемызагрязненияокружающейсреды, деревоводворе, дорога, окно, лестница, розеткаит. д.)2....

тест по окружающему миру по окружающему миру I четверть 2 класс

тест по темам "Из чего состоят все предметы.Календарь и компас. Земля имеет форму шара. Глобус- модель Земли. Земля в космосе" по программе "Школа 2100"...

Задания для олимпиады по окружающему миру "Мы и окружающий мир" для 3 класса

Олимпиадные задания по окружающему миру для 3 класса....

Презентация по окружающему миру для 2 класса "Реки Земли. Части реки" Составлена на основе учебника "Окружающий мир" для 2 класса .Автор О.Т.Поглазова

Презентация  по окружающему миру разработан  на основе учебника "Окружающий мир" для 2 класса . Автор О.Т. Поглазова . Тема урока "Реки Земли. Части реки"  Программа "Гармония"...

Упражнений по формированию исследовательских умений и навыков в рамках предмета «Окружающий мир» к УМК «Мы и окружающий мир» (2 класс) Н.Я. Дмитриева, А.Н. Казакова (Дидактическое пособие)

Данное дидактическое пособие было создано  с учетом календарно-тематического планирования к УМК «Мы и окружающий мир» Н.Я. Дмитриева, А.Н. Казакова.Также,  прописаны методические реком...