Яһүдиләрнең инанулары
план-конспект урока по орксэ (4 класс) на тему

Гарипова Минниса Миннегалиевна

ФИО

Гарипова Минниса Миннегалиевна

Тема

Яһүдиләрнең инанулары

Максат

 

Укучыларны яһүд әдәбе һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары белән таныштыру

Укучыларны төркемнәрдә эшләргә өйрәтү, фикерли белергә, төркемнең эшен бәяләргә, анализларга, нәтиҗә ясарга өйрәтү; танып – белү эшчәнлеген активлаштыру.

Укучыларда аңлы рәвештә узең эшләгән эшләргә җавап бирү тойгысы формалаштыру

Әхлак нормалары тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗә

Яһүдиләрнең тормыш мәгънәсе, яһүдиләрнең Изге китабы, яһүдиләрнең дини васыятьләре һәм тәртип кагыйдәләрен белү

Дәрес төре

Катнаш дәрес

Төп төшенчә

Яхве, Иегова, галаха, Танах,Талмуд

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, щдщби уку, изобразительное искусство

Җиһазлар

 

 

Дәреслек, предметлы рәсемнәр, сүзлекләр, слайдлар.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yahudilrnen_inanuy.doc324 КБ
Office presentation icon yahudilrnen_inanuy.ppt649.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Дәрес конспекты

ФИО

Гарипова Минниса Миннегалиевна

Тема

Яһүдиләрнең инанулары

Максат

Укучыларны яһүд әдәбе һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары белән таныштыру

Укучыларны төркемнәрдә эшләргә өйрәтү, фикерли белергә, төркемнең эшен бәяләргә, анализларга, нәтиҗә ясарга өйрәтү; танып – белү эшчәнлеген активлаштыру.

Укучыларда аңлы рәвештә узең эшләгән эшләргә җавап бирү тойгысы формалаштыру

Әхлак нормалары тәрбияләү

Көтелгән нәтиҗә

Яһүдиләрнең тормыш мәгънәсе, яһүдиләрнең Изге китабы, яһүдиләрнең дини васыятьләре һәм тәртип кагыйдәләрен белү

Дәрес төре

Катнаш дәрес

Төп төшенчә

Яхве, Иегова, галаха, Танах,Талмуд

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, щдщби уку, изобразительное искусство

Җиһазлар

Дәреслек, предметлы рәсемнәр, сүзлекләр, слайдлар.

Дәрес барышы.

I        Оештыру өлеше   .

-дәрескә әзерлекне барлау. Дәрескә уңай атмосфера тудыру.

II      Белемнәрне актуальләштерү.

1.  “Балыкчы” уены. (сүзлек эше: балыкларга үтелгән тема буенча терминнар беркетелгән. Укучылар балыкларны “тоталар” һәм сүзләрнең мәгънәләрен аңлаталар.

Төшенчәләр : иудаизм, иудей, завет, Изге җир, Авраам, Ной, завет, Ханаан, Исаак, Моисей, назир,манна небесная, изге таш язмалар,Васыятьләр сандыгы

2.    « Сораулар һәм биремнәр» рубрикасы өстендә эш.

- Яһүд халкының нәсел башында кем тора?  

- Ун васыятьнең эчтәлеге нинди була? Сезнең фикерегезчә, кайсы васыять иң мөһиме?  

Сезнең кайчан да булса күктән яуган манный ярмасы, ун васыять, Мисырга җибәрелгән җәзалар, вәгъдә ителгән җир дигән гыйбарәләрне ишеткәнегез бар идеме?  

III  Яңа  тема өстендә эш.

Яһүдиләр бер Аллаһка табыналар. Борынгы яһүд телендә ул Яхве яисә Иегова дип атала. “Мин синең Ходаң, Тәңрең, мин сине Мисыр җиреннән, коллык оясыннан алып чыктым. Миннән башка син башка илаһка табынма”. Ун васыятьнең беренчесендә менә шулай диелә.

Көнгә ике тапкыр һәм  үлем ятагында һәр яһүди кыска гына дога кабатларгатиеш: “Тыңла, Израиль, Аллаһыбыз берәү генә безнең”. Борынгы заманнарда яһүдиләрне Израиль халкы дип тә атаганнар, шуңа күрә “Израиль” сүзе бу догада барлык яһүд халкын аңлата.

 Яһүдиләр дөньяны Яралтучы һәм аның Хуҗасы булган Аллаһ күзгә күренми дип ышаналар. Шуңа күрә Аллаһны сурәткә төшерү яһүд динендә катгый тыела.

Яһүдинең тормыш мәгънәсе –Аллаһның васыятьләрен үтәүдә. Бу васыятьләр яһүдиләрнең Изге китапларында язылган. Риваятьләрдә Аллаһның бу васыятьләрдән җидесен әле Нойның туфан суыннан исән калган улларына ук бирүе сөйләнә. Болар: потларга табынма, Аллаһны хурлама, җан кыйма, гадел кануннар буенча яшә...

Яһүдиләр әлеге васыятьләрне үтәү яһүд халкыннан булмаган кешеләр өчен җитәрлек дип саныйлар. Яһүдиләр үтәргә тиешле васыятьләр исә чагыштыргысыз күп. Аларның саны 613 кә җитә! Алар арасында иң мөһиме-Моисейга бирелгән ун васыять. Калганнары яһүдиләрнең  көндәлек тормышын билгели: нинди ризык ашарга һәм ничек ашарга, йолаларны ничек билгеләп үтәргә, хуҗалыкны ничек алып барырга һ.б.

Яһүдиләрнең дини васыятьләре һәм тәртип кагыйдәләре галаха дип атала. Яһүдиләр Аллаһ үзләренең борынгы бабалары Авраам белән шартнамә яисә килешү төзегән һәм үзләренә башка халыкларга караганда күбрәк васыятьләр биргән дип ышаналар. Шул рәвешчә, яһүдиләр инануынча, Аллаһ яһүд халкын башкалардан аерып миссия үтәү өчен сайлап алган. Аллаһ тарафыннан сайлап алынган, Аның ышанычын акларга тиешле халык буларак, яһүдиләр васыятьләргә аеруча зур игътибар бирәләр. Алардан йөз чөерү иудаизмда зур гөнаһ һәм явызлык чыганагы дип таныла. Васыятьләрне төгәл үтәү бу дөньяга Аллаһ тарафыннан яһүдиләрне һәм башка халыкларны коткару өчен җибәреләчәк Мессиянең килүен тизләтәчәк дип саный яһүдиләр.

Яһүдиләрнең Изге китапларында Мессиянең киләсен пәйгәмбәрләрнең белеп торуы, ә алар сөйләгәннәрнең Аллаһ сүзләре булуы турында әйтелә. Миссия килгәч, Җирдә тынычлык урнашыр, сугышлар тукталыр, кешеләр туганлашыр дип көтелә. Бүген дөнья буйлап сибелгән яһүдиләр Ханаан җирендә җыелышачак, үлгән кешеләр каберләреннән кубарылачак һәм Ходай хөкеме алдына басачак. Яһүдиләр, христианнардан аермалы буларак, Иусус Христосны Мессия буларак танымыйлар, алар аны гади вәгазьче генә булган дип саныйлар.

Танах-яһүдиләрнең төп китабы. Ул тагын Изге Китап дип тә атала. Танахны христианнарның Иске Васыять дип аталган изге китабына тиңләргә була

Танахтан тыш яһүдиләрнең әле тагын бер изге китабы бар. Ул-Талмуд. Изге китап барлыкка клгәннән соң, бе-бер артлы йөзләгән гасыр уза. Яһүдиләр бу китапка нигезләнеп көндәлек тормышларын кора килсәләр дә, аларга Танахта тасвирланган күп кенә вакыйгаларны аңлату ихтыяҗы туа. Тора-бара Изге Китапка кертелгән өстәмә язмалар аерым китапка туплана һәм бу китапны Талмуд дип атап йөртә башлыйлар. Талмудта Иудеянең акыл ияләре тарафыннан яһүд динендәге кешенең көндәлек тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр шәрехләнә. Әйтик, гаиләдә мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш, тормышта төрле хәлләргә тарыганда яһүдиләр ничегрәк гамәл кылырга тиеш, бәйрәмнәрне, кырдагы эшләрне ничегрәк уздырырга тиеш.

Танах һәм Талмуд яһүдиләрнең изге китаплары. Аларда яһүд диненең нигезләре   язылган.

 IV   Ныгыту. 

Дәфтәрләрдә эшләү (кыскача төшенчәләрне язу). Яхве, Иегова, галаха, Танах,Талмуд

Яхве, Иегова – бер Аллаһка табыну

Галаха -яһүдиләрнең дини васыятьләре һәм тәртип кагыйдәләре

Танах- яһүдиләрнең төп китабы. Ул Изге Китап дип тә атала

Талмуд- Танахтан тыш яһүдиләрнең тагын бер изге китабы

V. Тикшерү күнегүләре

1.Төркемнәрдә эшләү ( һәр төркемгә аерым бирем бирелеп, дәреслек һәм сүзлек буенча эшлиләр)

 1 нче төркем: яһүдинең тормыш мәгънәсе нәрсәдә?.

2 нче төркем: Мессия килгәч Җирдә ниләр булачак?

3 нче төркем:  яһүдиләрнең изге китаплары турында нәрсәләр беләсез

2. Тренажёр№1  (Туры килгән сүзләрне куй)

Яһүдиләр бер Аллаһка табыналар. Борынгы яһүд телендә ул (Яхве яисә Иегова) дип атала..  

Тренажёр № 2 Борынгы заманнарда яһүдиләрне (Израиль халкы) дип тә атаганнар, шуңа күрә (“Израиль”) сүзе бу догада барлык яһүд халкын аңлата.

Тренажёр № 3 Яһүдинең тормыш мәгънәсе –(Аллаһның васыятьләрен) үтәүдә.

Тренажёр № 4 Яһүдиләрнең дини васыятьләре һәм тәртип кагыйдәләре( галаха )дип атала

Тренажёр № 5( Танах)-яһүдиләрнең төп китабы.

VI. Нәтиҗү һәм бәяләү.Рефлексия

  1. Мин дәрестә нәрсәләр белдем?
  2. Дәрестә иң авыры нәрсә булды?
  3. Дәрестә иң әһәмиятлесе нәрсә булды?

VII. Өй эше

114-116 нчы битләрне укырга, сорауларга җавап бирергә”Бергәләп фикер алышыйк”


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Яһүдиләр бер Аллаһка табыналар– Яхве яисә Иегова . Яһүдиләр дөньяны Яралтучы һәм аның Хуҗасы булган Аллаһ күзгә күренми дип ышаналар. Шуңа күрә Аллаһны сурәткә төшерү яһүд динендә катгый тыела. « Мин синең Ходаң, Тәңрең, мин сине Мисыр җиреннән,коллык оясыннан алып чыктым. Миннән башка син башка илаһка табынма »

Слайд 3

Яһүдинең тормыш мәгънәсе Яһүдинең тормыш мәгънәсе –Аллаһның васыятьләрен үтәүдә . Бу васыятьләр яһүдиләрнең Изге китапларында язылган. Риваятьләрдә Аллаһның бу васыятьләрдән җидесен әле Нойның туфан суыннан исән калган улларына ук бирүе сөйләнә. Болар: потларга табынма, Аллаһны хурлама, җан кыйма, гадел кануннар буенча яшә...

Слайд 4

Галаха- яһүдиләрнең дини васыятьләре һәм тәртип кагыйдәләре. Яһүдиләр Аллаһ үзләренең борынгы бабалары Авраам белән шартнамә яисә килешү төзегән һәм үзләренә башка халыкларга караганда күбрәк васыятьләр биргән дип ышаналар.

Слайд 5

Яһүдиләр васыятьләргә игътибарлы Яһүдиләр инануынча, Аллаһ яһүд халкын башкалардан аерып миссия үтәү өчен сайлап алган. Аллаһ тарафыннан сайлап алынган, Аның ышанычын акларга тиешле халык буларак, яһүдиләр васыятьләргә аеруча зур игътибар бирәләр. Алардан йөз чөерү иудаизмда зур гөнаһ һәм явызлык чыганагы дип таныла.

Слайд 6

Танах-яһүдиләрнең төп китабы. Ул тагын Изге Китап дип тә атала. Танахны христианнарның Иске Васыять дип аталган изге китабына тиңләргә була.

Слайд 7

Танахтан тыш яһүдиләрнең әле тагын бер изге китабы бар. Ул-Талмуд. Изге китап барлыкка килгәннән соң, бер-бер артлы йөзләгән гасыр уза. Яһүдиләр бу китапка нигезләнеп көндәлек тормышларын кора килсәләр дә, аларга Танахта тасвирланган күп кенә вакыйгаларны аңлату ихтыяҗы туа. Тора-бара Изге Китапка кертелгән өстәмә язмалар аерым китапка туплана һәм бу китапны Талмуд дип атап йөртә башлыйлар. Талмудта Иудеянең акыл ияләре тарафыннан яһүд динендәге кешенең көндәлек тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр шәрехләнә.

Слайд 8

Сүзлек өстендә эш Яхве, Иегова – бер Аллаһка табыну Галаха -яһүдиләрнең дини васыятьләре һәм тәртип кагыйдәләре Танах- яһүдиләрнең төп китабы. Ул Изге Китап дип тә атала Талмуд- Танахтан тыш яһүдиләрнең тагын бер изге китабы

Слайд 9

Төркемнәрдә эш 1 нче төркем : яһүдинең тормыш мәг ъ нәсе нәрсәдә? 2 нче төркем : Мессия килгәч Җирдә ниләр булачак? 3 нче төркем : яһүдиләрнең изге китаплары турында нәрсәләр беләсез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буддачыларның инанулары

Дәреснең максатлары һәм бурычлары:-укучыларда будда әдәбе һәм кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары арасында бәйләнеш урнаштырырга өйрәтү;- укучыларда аңлы рәвештә узең эшләгән эшләргә җавап бирү тойгысы фо...