Җәяүле мәктәбенә сәяхәт
учебно-методический материал по обж (3 класс) по теме

Шакурова Фаниса Тагировна

Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү, аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләре, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләренә практик күнекмәләр үткәрү, сөйләмне мәкаль һәм гыйбарәләр белән баету, зиһенне үстерү.

Җиһазлар: Power Point компьютер презентациясе; “Уйнама!” компьютер уены; картоннан киселгән елмаюлар (кызыл, сары, яшел); компьютер; мультимедиа экраны; татар халык мәкальләре. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zheyaule_mektebene_seyakhet.doc96.5 КБ

Предварительный просмотр:

Җәяүле мәктәбенә сәяхәт | Фәнисә Шәкүрова

Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Төзеде: Шакурова Фәнисә Таһир кызы,

Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү, аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләре, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләренә практик күнекмәләр үткәрү, сөйләмне мәкаль һәм гыйбарәләр белән баету, зиһенне үстерү.

Җиһазлар: Power Point компьютер презентациясе; “Уйнама!” компьютер уены; картоннан киселгән елмаюлар (кызыл, сары, яшел); компьютер; мультимедиа экраны; татар халык мәкальләре.

Дәрес барышы:

1. Дәресне оештыру моменты.

- Хәерле көн, укучылар. Күңелләребез күтәренке, бер-беребезгә елмаябыз һәм парта өстендә торган “елмаюлар”ны кулларга алабыз.

(Парта өстендә яшел, кызыл, сары елмаюлар сүрәтләнгән төсле түгәрәкләр).

* 1,2 слайд

2. Булган белемнәрне актуальләштерү.

- Хәзер түбәндәге шигырь-табышмакны тыңлагыз нәрсә турында сүз баруын әйтегез.

Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен,

Ача, йома өч күзен

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Укучылар: Светофор.

- Әйе, укучылар бик дөрес. Бу-светофор. Ләкин карагыз әле, светофорның күзләре юк. Сез миңа светофорны җыярга булышырсызмы?

(Балалар светофор макетын җыялар һәм төсләр буенча өч группага бүленәләр).

- Сез светофорны дөрес җыйдыгызмы?

* 3 нче слайд

3. Яңа тема өстендә эш.

- Укучылар светофор сезне “Җәяүле мәктәбе” шәһәре буйлап сәяхәткә дәшә. Әмма сәяхәт гади түгел. Анда табышмаклар, төрле киртәләр аша үтәргә туры киләчәк. Сез ризамы?

Укучылар: Риза!

-Алайса, хәерле юл!

1). Беренче урам – “Сораучыклар” дип атала.  

* 4-12 нче слайдлар

1. Нинди автомобильләр светофорның кызыл утына чыга ала?

- такси хезмәте машиналары;

- янгын сүндерү, полиция, ашыгыч ярдәм машиналары һәм башка төр махсуслаштырылган автомобильләр;

- ярыш машиналары.

2. Сакта торучыга жезл нигә кирәк?

- якыннарына сәлам бирү өчен;

- матурлык өчен;

- юл йөрүне көйләү өчен.

3. Светофорның кайсы төсенә кузгалып китәргә рөхсәт ителә?

- кызыл;

-яшел;

сары.

4. Шәһәр читендәге юлда җәяүлеләр ничек йөрергә тиеш?

- сикерә-сикерә;

- юл кырыеннан транспорт хәрәкәтенә каршы;

- юл уртасыннан.

2). Икенче урам – “Юл билгеләре” дип атала.

* 13 нче слайд

- Юл билгеләре бик күп төрле, ләкин сезгә шуларның берсен генә ясап, аның нинди билге икәнен әйтеп бирергә кирәк. Өстәлләрегездә билгеләрнең җирлекләре бар, сезнең бурыч – шул җирлеккә кирәкле билгене ясау, моның өчен 2 минут вакыт бирелә.

(Укучылар биремне үти).

Укучылар:

1. Тыючы билгесе – “транспорт керү тыела” дигәнне аңлата (шул билге күрсәтелә).

2. Кисәтүче билгесе – “куркыныч борылыш” булуны кисәтә (билге күрсәтелә).

3. Тыючы билгесе – “бу урынга туктау тыела” дигәнне аңлата (шул билге күрсәтелә).

4. Күрсәтүче билгесе – “җәяүлеләр юлы” дигәнне аңлата (билге күрсәтелә).

4. Ял итү минуты.

3). Өченче урам – “Спорт урамы” дип атала.

14, 15 нче слайд

- Балалар, арыгансыздыр инде утырып, әйдәгез хәзер самокатка басып ял итеп алыйк.

Укучылар:

Самокат, самокат,

Самокатка мин бик шат.

Мин очам, очам, очам,

Кояшка барып җитәм.

(Балалар төрле хәрәкәтләр ясый; 2 тапкыр кабатлана).

4). Дүртенче урам – “Компьютер урамы” дип атала.

- Без хәзер сезнең белән  компьютерда “Уйнама!” дигән уен уйнарбыз.

(Укучылар биремнәрдән торган уен уйный).

5). Бишенче урам – “Тапкырлар” дип атала.

- Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

  Әгәр тапсаң сүзләрен.

  Әй, сез, дуслар, кемнәр тапкыр –

  Күрсәтсеннәр үзләрен.

  Мин мәкальнең башын әйтәм, сез азагын әйтегез.

1. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

2. Юл газабы – гүр газабы.

3. Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

4. Юлда да акыл кирәк.

5. Урау булса да, тигез юл яхшы.

5. Үткән теманы ныгыту.

6). Алтынчы урам – “Игътибар” дип атала.

- Мин сезгә сораулар бирәм, сез “Әйе” яки “Юк” дип җавап бирерсез.

1. Әгәр дә сез бик ашыксагыз, транспорт алдыннан чабасыз? (Юк).

2. Юлны чыкканда без башта сулга, аннары уң якка карыйбыз? (Әйе)

3. Без алга шул хәтле тиз йөгерәбез, хәтта светофорны да күрмибез? (Юк)

4. Юлда туп белән уйнау шундый күңелле шөгыль? (Юк)

6. Дәресне йомгаклау.

- Димәк, юллардагы һәм урамдагы хзрәкәт куркынычсыз булсын өчен нәрсәләрне белергә һәм үтәргә кирәк? (Укучылар җавап бирә). 

Ә хәзер бергәләп “Милициянең яшь дуслары без” дигән җырны (И. Халиков сүзләре, Э. Хәйретдинова көе) җырлыйк.