Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены
методическая разработка по обж (2 класс) на тему

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul.hereket.docx28.59 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы “Чапшар башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”ның башлангыч сыйныфлар укытучысы  Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызы

          Тема: “ Юл. Хәрәкәт. Транспорт” темасы буенча “Башваткыч” уены

          Максат: 1.  Укучыларның  юл  йөрү  кагыйдәләре буенча  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү.

                    2.  Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади  сәләтләрен  үстерү.  

                    3. Юл  йөрү  кагыйдәләрен  өйрәнүгә  кызыксыну  уяту,  балаларның  үзара  аралашуларын  яхшырту,  дуслык,  бердәмлек  хисләре, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә         кызыксыну тәрбияләү.

               Җиһазлау: юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, призентацияләр, светофор макеты һ.б.

Кичә барышы

         Сәхнә бизәлгән. Урамда  юлда балалар уйныйлар.Хәтта машина килгәнне дә ишетмиләр. Машина сигнал бирә, балалар уйнауларын дәвам итәләр.

I.    1 нче сыйныф укучылары башкаруында бию “Уааа” ( түгәрәкләнеп утыралар).

Машина туктый.

- Әәйй, балалар, исәнмесез? Сез кемнәр соң?   Хәтта машина тавышын да ишетмисез. Монда нишлисез?

-Балалар, сез бит юлда уйныйсыз. Юл кагыйдәләрен өйрәнеп кенә каласы  түгел, үтәргә дә кирәк. Әнә 4 сыйныф укучылары быел Норма мәктәбенә китәләр, зур юлларда йөрү өчен белемнәрен сынарга “Башваткыч” тапшыруына киттеләр.

- Телисезме, сезне дә алып барам. Утырыгыз машинага (карышалар). Ни өчен?

- Ә машинада йөрү кагыйдәләрен беләсезме соң? (укучылар кагыйдәләрне әйтәләр)

  Пассажирлар тиеш:

– Утыру һәм төшүне тротуар ягыннан яисә юл кырыеннан һәм фәкать транспорт чарасы туктап беткәннән соң гына башкарырга;
– Куркынычсызлык каешларын эләктерергә;

  Пассажирларга тыела:

– Хәрәкәт вакытында урыныннан торып йөрү;
– Хәрәкәт вакытында йөртүчегә комачаулау;
– Хәрәкәт вакытында транспорт чарасының ишекләрен ачу;
– Кычкырып сөйләшү; музыка тыңлау; һ.б.

- Әйдәгез, юлга кузгалдык.

Габделхаков Ранил, Мадияров Фәрит җыр “Мин шофер”.

- Менә, балалар, “Башваткыч” тапшыруына килеп тә җиттек.

        Исәнмесез, кунаклар!

        Саумысез, барчагыз да!                                

        Сезне күрүгә без бик шат,

        Бу  мәктәп –бакчабызда.        

        Юл йөрү кагыйдәләрен

        Ел да өйрәнәбез без.

        Ни дәрәҗәдә белгәнне

        Хөкем итүчебез сез.

        Бүген башваткыч уенына

        Җыелабыз бергә без.

        Әйдәгез ,рәхим итегез,

        Соңга кала күрмәгез.

 II.  Уенчылар үз урыннарын алалар һәм үзләре белән таныштыралар.

1.   Минем исемем     Язилә                          

   Йөзем кояштай көлә   .                                        

   Сөйләшергә яратам,                                    

   Барсын үземә каратам.  

    Һәръяктан да    тырыш кыз  

    Барысына да өлгерәм.

    Җырлыйм,биим, дәресемне дә

     Бик оста сөйләп бирәм.

    Яхшы укырга телим,

    Русча  да дөрес сөйлим.  

   Тукай шигырьләрен  дә

   Авыз эченнән көйлим.

   Мәсьәләләр чишәм мин,

   Яратам исәпләргә.

   Матур-матур сүзләр өстәп

    Әкиятләр сөйләргә.

2.   Класста мин бер укучы                                        

 Алмаз атлы буламын.                                

 Карлар көрим,утын ярам                                

 Укуда  булдырамын.                                          

 Кечкенә генә булсам  да,                                        

Жырларга бик яратам.

Жырлаганда бар кешене

Ялт үземә каратам.

Сеңлем өчен үрнәк абый

Энемнең таянычы,

Әниемнең  өлкән улы,

Балкып янган йолдызы.

                                         

    3.  Ә мин Гөлфинә  булам

Гөлләр үстерәм шуңа.

Гөл дип исем кушканнар

Әти-әнием миңа.

Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Максат куйдым үземә.

Яратам күп укырга,                                                                

 Башваткычлар чишәргә,                                                      

Чиста, пөхтә язарга –

Кирәк үрнәк булырга.                                                       

II. Уен барышы белән таныштыру. Уенда өч уенчы катнаша. Сораулар бирелә.Кем сорауга җавапны таба, шул сыбызгы сызгырта һәм сорауга җавап бирә. Җавап дөрес булса. 1 балл исәпләнә.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән кроссворд   “Юл, хәрәкәт, транспорт”

ю

х

и

д

и

ж

е

з

л

к

р

а

н

у

р

а

м

ш

л

а

г

б

а

у

м

т

у

к

т

а

л

ы

ш

т

р

а

м

в

а

й

Л

о

н

д

о

н

к

ө

й

л

ә

ү

ч

е

в

е

л

о

с

и

п

е

д

җ

ә

я

ү

л

е

П

а

р

и

ж

м

е

т

р

о

с

и

г

н

а

л

к

ү

р

с

ә

т

ү

с

в

е

т

о

ф

о

р

к

а

г

ы

й

д

ә

 

Горизонталь буенча сорауларга дөрес җавап тапсагыз, баганада бер боерык җөмлә укырсыз.

 1. Юл  хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе( ЮХИДИ).

 2. Регулировщик таягы  ( жезл).

 3.Тимер жираф , башы күктә,

  Күп күтәрә,көче  күктә,

  Тонна – тонна  йөкләрне

  Эләктереп ала ул,

  Балконнарны балкытып

  Биек  өйләр  сала ул ( кран).

4. Ике рәттә йортлар  тора

   Ун, егерме, йөзәрләп,

  Зур шакмаклар күзләр белән

  Гел берсен-берсе күзләп ( урам).

 5. Тимер юл үткеләрендә һ. б. урыннарында юлны ачу- ябу өчен кулланыла торган махсус киртә ( шлагбаум)

6. Шәһәр кешесе транспортны кайда көтә? ( тукталыш)

Динамик пауза: 1 нче сыйныф укучылары башкаруында бию “Катюша”

7. Ияремә  менәләр ,   Өзгәнемә тибәләр.   Йөгертәләр , чаптыралар,

Кирәк җиргә китәләр ( трамвай) .

8. Беренче светофор кайсы илдә куела ? ( Лондон)

        Мәгълүмат бирү: Беренче светофор моннан 100ел элек Лондонда куела. Анда

2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгөрәк формасында була:

кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган                    Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән.        

9. Кулына махсус таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе  булган  полиция хезмәткәре (көйләүче).

10. Ике тәгәрмәчле арба, атсыз да алга чаба ( велосипед).

Велосипед сүзе «тиз аяк» (быстроног) дигәнне аңлата. Балалар арасында ул иң популяр транспорттан санала. Бу механизмны офицер барон Дрез уйлап тапкан. Барон механиканы бик яраткан. Ике тәгәрмәчле велосипед Россиядә 1801 елда Артамон исемле мастер тарафыннан уйлап табылган. «Самокат» ( үзе йөрүче) дип аталган велосипед тулысынча тимердән ясалган. Аның авырлыгы 40 кг чамасы булган.

Шуннан соңгы елларда велосипедның күп төрле вариантлары эшләнә. 1920 елда велосипед эшчеләрнең, табибларның, хат ташучыларның төп йөрү транспортына әйләнә. Бүген дә ул киң кулланышта.

11. Транспортсыз юлда баручы (җәяүле) .

12.  Беренче рәсми  юл билгеләре кайсы илдә уйлап табыла?( Париж)

Мәгълүмат бирү: Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900нче елда Парижда юл билгеләренә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кабул ителә: “Сикәлтәле юл”, “Борылыш” , “ Юллар чаты”, “ Тимер юл белән кисешү”.  

13. Җир астында күп кешесе  Булган яшь шәһәр гөрли.   Халык тулы йортлар Урам буенча йөри ( метро).

14. Авыл эчендә төнлә  эшләргә  ярамаган билге ( сигнал).

15. Юл билгесенең  бер төре (күрсәтүче)

      16. Бер аяклы үзе, маңгаенда өч күзе  (светофор)

 Мәгълүмат бирү: Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”. Свет- яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга.

   Динамик пауза: Марданова Гөлназ. Ахтямова Гүзәл җыр “Светофор утлары”

       17.  Юл да  бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә  кирәк ? ( кагыйдә).

1 нче сыйныфлар юл йөрү кагыйдәләрен беләләрме икән.  Хәзер сезнең белемнәрне сыныйбыз.Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез “Ярый яки ярамый” сүзе белән тулыландырып бетерәсез,  

Юлда уйнарга (ярамый)

Өлкәннәргә урын бирергә (ярый)

Яшел ут янгач, юл аша чыгарга ( ярый)

Машина тәрәзәсеннән башны тыгып барырга (ярамый)

Тукталышта кычкырып сөйләшергә (ярамый)

Светофорда кызыл ут янгач, чыгарга ( ярамый)

Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

Тамашачыларга  сораулар:

1.  Тротуар нәрсә ул? (җәяүле юлы)

2 Троллейбус, автобусны кайдан әйләнеп чыгасы? (арттан)

3. Җәмәгать траспортына кергәч нишләргә?(урын булса утыр яки тотынып бас)

4. Машинаның уң фаралары янса, ул кая борыла? (уңга)

5. Җәяү йөрүче кеше - ... (җәяүле)

        6. Пассажир кем ул?( транспортка утыручы)

7. Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң)

8. Автобуста авария булса, запас чыгу урыны кая? (тәрәзәдә)

9. Тыючы билге нинди була? (кызыл, түгәрәк)

10. Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)

         III. Уен барышында катнашучылар  үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр.

1.  Язилә җыр “Гүзәл бакча”

2. Алмаз нәфис сүз “Бүреләр”

3. Гөлфинә җыр

IV. Уен ахырында баллар исәпләнә, урыннар билгеләнә.Бүләкләр сайлана.

V. Супер-уен уйнала. Экранда бер сүзе генә бирелгән татар халык мәкале күрсәтелә. Әгәр уенчы мәкальне тапса, җиңүче исәпләнә, бүләк бирелә.

Супер уен :  ЮЛДА   ЙӨРСӘҢ  БУЛ ӨЛГЕР  , ЮЛ КАГЫЙДӘЛӘРЕН НЫК БЕЛ! 

 Жюри нәтиҗә ясый.

       Йомгаклау. Менә  безнең  уеныбыз  тәмамланды.   Укучыларыбыз  үзләренең  юл  йөрү  кагыйдәләрен  бик әйбәт  белүләрен  күрсәттеләр.   Әйдәгез,  җиңүчеләрне  көчле  алкышлар  белән  котлыйк.

  Кадерле  укучылар,  юл  билгеләре  безгә  бик  күп  нәрсә  турында  сөйли.  Кирәк  чакта  боералар,  кирәк  чакта  кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр  булмасын өчен куелган.   Шуңа  күрә  һәрбер  кеше:  әти-әниме,  абый-энеме,  укытучымы,  директормы,  әллә  президентмы  -   юлларда  бик  сак  булырга, юл  йөрү  кагыйдәләрен  үтәргә  тиеш. .  Сез  дә  аларны  бик  яхшы  итеп  өйрәнергә,  башкаларга  да  өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш .  Шул  вакытта  гына  безнең  сәламәтлегебезгә  куркыныч  янамас. Халкыбызда борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда “Хәерле юл!” дип озатып калалар һәм “Исән – сау кайттыңмы” дип каршы алалар. Әйе,  көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын, һәркайсыбыз өйләребезгә исән-сау әйләнеп кайтсак иде.  Күз яшләре, хәвеф-хәтәрләр, кайгы – хәсрәтләр ,  сугышлар булмаса иде  дигән теләктә без кичәбезне тәмамлыйбыз. Әлбәттә инде бу кичәбез Бөек Җиңүебезнең 70 еллыгына да багышланды. Сугыш инде  безгә бик күп корбаннар китерде, барасы юлларыбыз безгә сөенечләр генә китерсен иде.

 1 нче сыйныф кызлары башкаруында бию “Смуглянка”

   Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син.

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Йөзгә кадәр яшәрсең

Имгәнүләр күрмәссең.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич - иртә.

Әти-әниең һәрвакыт

Сау кайтуыңны көтә.

                                     

Шуның белән уеныбыз тәмам. Барыгызга да бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Юлларыгыз имин булсын. Сау булыгыз.