Авторская прграмма "Здоровый образ жизни" по кружковой работе
материал (3 класс) по теме

Набиева Гульназ Мунировна

Программа по кружковой работе для учащихся 3 класса(на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorskaya_programma.doc207.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

«Кама-Исмәгыйль башлангыч белем бирү мәктәбе

                    Сәламәт яшәү рәвеше.

(башлангыч сыйныфлар өчен бер елга каралган түгәрәк эше буенча авторлык программасы)

                                                                                                                                           

                                             Башлангыч сыйныф укытучысы      

                                                            Нәбиева   Гөлназ Мөнир кызы

                                                           I квалификацион категория

                             

                       Кама-Исмәгыйль  2011 ел.                                                                    

 

                                                                                                              

                                                                          Аңлатма язуы.

           Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы  гадәтләрнең организмга тискәре      йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтү, әхлаклы итеп үстерү- безнең төп бурыч.

           Сәламәтлек- иң зур байлык. Балалар һәм яшүсмерләр дә, укытучылар һәм ата- аналар да шушы байлыкка  ирешү, аны саклау һәм үстерү – ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы  белергә һәм  көндәлек  тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиешләр. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе.

     Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмәгать   тормышында актив катнаша, хезмәттән,  физик күнегүләрдән ямь таба.

          Сәламәтлек сәгатьләрендә балаларда төрле хәрәкәт күнекмәләре булдыру, чыныгу һәм рациональ туклану, көндәлек режим, эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру һәм беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә, бәла-каза килсә үзләрен ничек тотарга өйрәтергә кирәк.

            Сәламәтлекне  дүрт халәт тәэмин итә. Алар- физик ( барлык органнарның һәм организм системаларының  эшләве), психик ( кабул итү, игътибар, хәтер, фикерләү, хыяллану һәм сөйләм процессларының торышы), психологик, социаль( уку, хезмәт, активлык, тәрбия алу) халәтләр.

           Балаларыбызның  сәламәтлеге- ул киләчәк буыннарның, милләтебезнең сәламәтлеге.

            Кеше сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны тәэмин иткән яшәү рәвеше, кешенең үз-үзен тотышы һәм аек фикер йөртүе сәламәт яшәү рәвеше дип атала. Сәламәтлекне һәм сәламәт яшәү рәвешен һәрчак янәшә куеп булмый. Шуның нәтиҗәсендә, ахры, алар арасында бернинди бәйләнеш юк,дигән  ял ган фикер таралган. Мәсәлән, берәү  беркайчан да физик күнегүләр ясамаса да, авырмый. Икенче кеше гигиенаның  барлык төрләрен үти, ә сәламәтлеге белән мактана алмый. Эш нәрсәдә соң? Әйе,яшәү рәвеше – сәламәтлекне тәэмин итүче шартларның берсе генә ул. Белгечләр раслаганча, сәламәтлек түбәндәге шартларга бәйле: 50%- яшәү рәвешенә, 20%- нәселдәнлеккә, 20%- экологик хәлгә һәм 10%- медицина хезмәте күрсәтүгә.

            Сәламәт яшәү рәвешен төп  4 өлешкә бүлеп карарга мөмкин:

            1.   Хәрәкәт активлыгы.

  1. Дөрес туклану.
  2. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту.
  3. Үз сәламәтлегең  белән  идарә итә белү.

            Кеше үзенең тәнен көчле,  сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора  ала. Сәламәтлек, көч, чыдамлылык, яшәү өчен  көч  һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора. Үз-үзеңне саклау-яшәешнең беренче кануны.

     Шатлыклы, лаеклы тормыш өчен көрәштә һәркем сәламәт һәм күтәренке рухлы булырга тиеш. Сәламәт  яшәү рәвешенең асылы һәм эчтәлеге, ахыргы нәтиҗәсе – өч әйбернең берлеге: тәннең гармониясе, рух ның тантанасы, акылның зирәклеге.                                                                                                                                                          

 Әлеге  программа  башлангыч сыйныф укучылары өчен бер елга каралган. Анда әңгәмәләр, шөгыль-  

     ләр, хәрәкәтле уеннар, матур әдәбият белән таныштыру, экскурсияләр, практик эшләр каралган. Үтәлергә тиешле материаллар кушымталарда бирелгән. Һәм алар “Мәгариф”, “Ачык дәрес” журналларыннан алынган.          

          Программа 11 бүлектән тора: оештыру дәресе-1 сәгать, яшел дусларыбыз, дару үләннәре- 6 сәгать,витаминнар- сәламәтлек дуслары- 4 сәгать, шәхси гигиена -3 сәгать, чыныгу- 2 сәгать, сулыш органнары-2 сәгать, азык һәм туклыклы матдәләр- 2 сәгать,  үз-үзеңә контрольлек итү- 1сәгать, күңел  күтәренкелеге, нәфислек- 2 сәгать, беренче ярдәм-2 сәгать, һава, су, кояш-2 сәгать. Ул  айга  6 сәгать, атнага 2 шәр сәгать исәбеннән 9  айга төзелгән. Барысы- 54 сәгать. Аның  бер сәгате сыйныф бүлмәсендә (теория), ә икенчесе спортзал яки саф һавада  сәламәтлекне ныгытучы уеннар формасында үтә.

            Программа башлангыч сыйныф укучылары өчен предметара бәйләнешне үстерү, хезмәт сөючән лекне арттыру, актив фикер йөртү  осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен  баету,  әхлакый аңлы шәхес

     тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенең беренчел күнекмәләрен камил ләштерү, аның төп өлешләренә тукталып  зиһенгә алу, чыныгу  максатын исәпкә алып төзелде.

            Кече яшьтән  туган якта үсүче дару үләннәрен өйрәнү һәм аларны дөрес файдалана белү теләге уяту  максатын  күздә тотып, программада  балаларны яшел дусларыбыз белән таныштыруга әһәмият

     бирелде.

             Программаның төп максаты- физик яктан камил, сәламәт, шат күңелле яшь буын тәрбияләү,  

    балаларны  сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү.

            Шулай ук, сәхнәләштерелгән күренешләр, хикәяләр буенча әңгәмәләр үткәрү ярдәмендә укучыларның  сөйләм теле, аңы үсә, аралашу күнекмәләренә ия була, үз-үзенә ышанычы ныгый.

            Тере табигатьнең  байлыклары, матурлыгы белән хозурлану, аларның кеше тормышына әһәмияте турында  балаларга җиткерү, экскурсияләр оештыру ярдәмендә  табигатькә  карата эмоциональ- уңай  караш  тәрбияләү, сәламәтлекне саклау кешенең әйләнә- тирә мохитка булган карашына бәйле булуын  аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балачактан эчке халәтеңне яхшы  сиземләргә һәм сәламәтлегең турында кайгырта белергә һәм үтәргә тиешлелекне аңлата белү, белем һәм тәрбия бирүнең үзара бәйләнешле булуын күз алдында тоту  бурычлары  куелды.

     

           

         

           

             

                                  Тематик   планлаштыру.

                          Тема

Сәгать

 саны

   Шулардан

                    Үткәрү    

                формалары

тео-  

 рия

прак-  

 тика

1.

Оештыру дәресе.Түгәрәкнең планы,

максаты белән танышу.

”Каравылчы һәм куяннар” .

2

 

1

 

   1

Әңгәмә,

хәрәкәтле уен.

2.  

Яшел дусларыбыз. Дару үләннәре.

“Ак аю”,Бүре һәм сарыклар”,“Аучы -лар һәм төлкеләр”, “Аждаһа  белән ерткычлар”,”Мияу- мияу нинди төс?”, ”Кысла”.

 

   

     12

6

 

 

   

   6

Экскурсия, әңгәмә, әкият тыңлау CD-диск, практик эш,

хәрәкәтле уеннар.

3.

Витаминнар- сәламәтлек дуслары.

“Буш урынлы”, “Кәвешче”, “Тупны   тот!”, “Алтын капка”.

     

     8

  4

 

   4

 Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе, стенд ясау,Галиев Шәүкәт”Витаминлы хәреф-

ләр” шигыре буенча эш,

хәрәкәтле уеннар.

4.

Шәхси гигиена.

“Энә, җеп, төен”, “Таяклы чана”,

“Чанада узыш”

   

     6

3

   

  3

Сәламәтлек театры,кагый -дәләр,мәкальләр өстендә эш,

саф һавада уеннар.

5.  

Чыныгу.

“Ташбака”,”Сары һәм зәңгәр таяк-

лар”.

   

      4

 

  2

     

   2

Кагыйдәләр,  тест,

саф һавада уеннар.

6.

Сулыш органнары

“Төлке аулау”, “Кыңгырау”.

   

    4

 

  2

   

    2

Кагыйдәләр, авылыбыз фельдшеры белән очрашу, практик эш

хәрәкәтле уеннар.

7.

Азык һәм туклыклы матдәләр.

“Кармак”,“Син йөгер!”.

   

    4

   

  2

    2

Трахтман Я.”Ничек ашау яхшы”хикәясе буенча эш,ка -гыйдәләр, тест,

хәрәкәтле уеннар .

8.

Үз-үзеңә контрольлек итү.

“Ике  урамлылы”.          

   

 

     2

1

   

      1

Контрольлек көндәлеге төзү,  практик эш,

хәрәкәтле уен.

9.

Күңел күтәренкелеге, нәфислек.

“Чык, йөгер!, ”Укытучылы”

   

     4

 

   2

     2

Гимнастик күнегүләр, Доро -хов  А.”Яшьләй картайган малай” хикәясе буенча эш,

хәрәкәтле уеннар.

10.

Беренче ярдәм.

“Борчак чәчеш” ,“Кем тизрәк?”

   

     4

 2

     2

Кагыйдәләр, практик эш,

хәрәкәтле уеннар.

11.

Һава, су, кояш.  Җәйге каникул чорын –да үз сәламәтлегеңне кайгырту.

Йомгаклау.

   

      4

2

 

   

   

     2

Организмны чыныктыру юллары, кагыйдәләр,

инструктаж үткәрү,

ярыш-эстафета,  уеннар.

             Барысы:

    54

  27

    27

                                                                                                 

                                                             Программа эчтәлеге

                                                                  I .Оештыру дәресе.  

            Программаның планы, максаты белән таныштыру, Ел буена үтәлергә, белергә   һәм эшли алырга  ти ешле  төп таләпләр белән таныштыру.  “ Каравылчы һәм куяннар” хәрәкәтле  уенын өйрәнү һәм уйнау.

                                                               

                                                                 II . Яшел дусларыбыз.

            Табигатькә экскурсиягә бару.  Дару үләннәре, аларның файдасы һәм аларны дөрес җыю эзлеклелеген  аңлату. Кычыткан, зур бака яфрагы, энҗе чәчәк, сары мәтрүшкә, гөлҗимеш, шомырт  турында  сөй ләү, алардан гербарий әзерләү. CD-дисктан  Вәлиева  Ризидә башкаруында “ Серле үлән”, “ Кыңгырау чә чәк” әкиятләрен тыңлау.  “ Ак аю”, “Бүре һәм сарыклар”, “Аучылар һәм төлкеләр”, “ Аждаһа һәм ерткыч лар”, “ Мияу-мияу, нинди төс?”, “Кысла”  хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

          III. Вита миннар- сәламәтлек дуслары.

           Витаминнар турында гомуми төшенчә бирү, аларның төрләре турында сөйләү. Галиев  Шәүкәтнең   “ Витаминлы хәрефләр” шигыре буенча эш. “ Витаминнар-сәламәтлек дуслары” дигән темага стенд ясау.

   “ Син һәм синең сәламәтлегең “ темасына бәйге үткәрү.  “Буш урынлы”, “ Кәвешче”, “ Тупны тот!”, “Алтын капка”  хәрәкәтле уеннарын уйнау.

          IV.Шәхси гигиена.

           “ Сәламәтлек  дуслары”  дигән темага сәламәтлек  театры күрсәтү. Шәхси гигиена темасына  кагылыш лы мәзәкләр уку, табышмаклар әйтү.  Тешләр  һәм  аларны  саклау кагыйдәләре белән таныштыру. “ Энә,җеп, төен”, Таяклы чана”, “ Чанада узыш ” кышкы уеннарын  өйрәнү һәм уйнау.

                                                   

                                                                V. Чыныгу.

            Чыныгу процедуралары кагыйдәләре белән таныштыру һәм тест үткәрү. “ Ташбака”, “ Сары һәм зәңгәр  таяклар”  кышкы уеннарын  өйрәнү һәм уйнау.

                                             

               VI.Сулыш  органнары.

           Сулыш  белән  идарә итә белү кагыйдәләре белән  таныштыру. Авылыбыз  фельдшеры  белән очрашу,  практик эш үткәрү. “ Төлке аулау”, “ Кыңгырау” кышкы уеннарын  өйрәнү һәм уйнау.

         

                                        VII.Азык һәм туклыклы матдәләр.

           Дөрес  туклану  кагыйдәләре  белән  таныштыру, тест  үткәрү. Я.Трахтманның “Ничек  ашау яхшы” хи кәясе буенча сөйләшү  алып бару. “ Бармак”, “ Син йөгер”  хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

                                                            VIII. Үз- үзеңә контрольлек итү.

          Үз- үзеңә контрольлек итү көндәлеге төзү,  контроль  күнегүләр өйрәнү. “Ике урамлы” хәрәкәтле уенын өйрәнү һәм уйнау.

                                                            IX. Күңел күтәренкелеге, нәфислек.

           Гимнастик  күнегүләрнең  төрләре белән танышу. А. Дороховның “Яшьләй картайган малай” хикәясен уку һәм әңгәмә үткәрү. “ Чык, йөгер”, “ Укытучылы”  хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.  

                                                               X. Беренче  ярдәм.

            Бәрелгәндә, борыннан кан киткәндә беренче ярдәм кагыйдәләре белән таныштыру, практик эш үткәрү.

    Җәрәхәтләнү, бәрелү, пешү, өшү очраклары турында сөйләү. Үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштыру. “Борчак чәчеш”, Кем тизрәк?” хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

                                                              XI. Йомгак.

            Һава, су, кояш  ярдәмендә организмны чыныктыру юллары белән таныштыру. Җәйге каникул чорында  үз  сәламәтлегеңне кайгырту турында  аңлату, инструктаж үткәрү. “ Туплы эстафета” хәрәкәтле уенын  өй рәнү  һәм уйнау. Ярыш- эстафета  үткәрү.

.

                                                                      Төп    таләпләр :

                         

Ел  ахырына  нәрсәдән хәбәрдар булырга тиешләр.

                                                   •  Үз сәламәтлегеңне  кайгырту һәм саклау.

                                                         •  Табигать кочагында үзеңне  дөрес тоту.

                                                         •. Туклану кагыйдәләре.

                                                   •. Иртәнге күнегүләр җыелмасы.

                                                   •  Юлда йөрү кагыйдәләре.

Нәрсә белергә тиешләр:

 1.   Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен.

                                                    2.   Туклануның төп кагыйдәләрен.

                                                          3.   Шәхси гигиена кагыйдәләрен.

  1. Чыныгу алымнарын.
  2. Уен уйнаганда куркынычсызлык  кагыйдәләрен.
  3. Витаминнарның файдасын.
  4. Дару үләннәренең төрләрен.
  5. Беренче ярдәм күрсәтү юлларын.

Нәрсә булдыра алырга тиешләр :

                                                    а).  Төрле мәкальләр белү.

                                                    б).  Текстларның эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу.

 в).   Театрлаштырылган уеннарны  уйный белү.

 г).   Иртәнге гимнастик күнегүләрне үтәү.

                                                          д).   Күмәк уеннарда катнашу.

 е).   Дару үләннәрен дөрес җыю.

                           

                                                     Әдәбият  исемлеге ( укытучы өчен).

 

            1. Балалар  иртәсе. Насыйров Г.С. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел.

            2. Дөрес туклану серләре. Скурихин И.М., Шатерников В.А. Казан: Татарстан китап нәшрияты

            1990 ел.

            3. “Мәгариф” журналлары. №8, 2006 ел, № 12, 2006 ел, №10, 2008 ел            

            4. Сәламәтлек .Укыту- методик эшкәртмә. Касаткин В.Н., Щеплягина Л.А. Мәскәү, 2007 ел.

            5. Уйныйбыз да, укыйбыз да”. Амонашвили Ш.А. Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

            6. Үзеңне- үзең савыктыр. Гәрәев И.В. Әлмәт, 2008 ел.

            7. Хәрәкәтле уеннар һәм сәламәтлек дәресләре. Дереклеева Н.И. Москва “ ВАКО” , 2004 ел.

            8. Энҗе чәчтем- энҗе җыям.  Ягъфәров Р.Ф. Татар халык уеннары. Казан: “Мәгариф” нәшри-  

            яты, 2002 ел.

            9. Энҗе чәчтем- энҗе җыям. Төзүчесе Мәхмүтов Х.Ш. Күңел ачкычы. Казан: “ Мәгариф”

             нәшрияты,   2004 ел.    

           

                                                   Укучылар һәм  әти-әниләр өчен.

1. Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы : “ Идел- йорт” нәшрияты, 2002 ел

2. Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия.  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

3. Кетеки тел бистәләре. Мәзәкләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел

4. Раушан көзге. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан: “Мәгариф”, 1993 ел.

5. Табигатьнең сафлыгы- күңелеңнең пакьлеге. Яр Чаллы: “Идел- йорт” нәшрияты, 2004 ел.    

            6. Уйный-уйный үсәбез. Закирова К.В. Казан : “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел.

7. Казан ТаРИХ, 2002 ел.Физкультура- минем дустым.  Лях В.И.  Москва.”Просвещение”, 2001 ел

    Татарчага  тәрҗемә, Казан: ТаРИХ, 2002 ел.

                                                                 

                          Сәламәтлекне  ныгытуга хәрәкәтле уеннар.   Кушымта №1.

            Материал алынды:  Энҗе чәчтем- энҗе җыям. Ягъфәров Р.Ф. Татар халык уеннары.

                                                  Казан: “ Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел.

             

                1.  “Каравылчылар  һәм  куяннар”

             Уен уртадан чишмә яисә канау үткән ачыклыкта уйнала. Бер як ярда чишмәдән 15-20 адым

      ара калдырып,диаметры 1 метр булган ике түгәрәк сызыла. Бу түгәрәкләрнең арасы 10 метр  ча-  

     масы булырга тиеш. Һәр түгәрәкнең уртасына туп яисә башка әйбер куела һәм аларны саклаучы-

     лар билгеләнә.Уенның шарты: каравылчылар  саклана торган әйбердән өч адымга артык  китәргә  

     һәм түгәрәкнең эченә керергә тиеш түгелләр.

           Калган уенчылар “куян” булып чишмәнең икенче ягында урнашалар. Каравылчылар урыннарына

     басу белән, куяннар чишмәне сикереп чыгып, түгәрәк уртасындагы әйберләрне үзләре ягына  алып  

     чыгарга тырышалар. Каравылчылар куяннарны тота. Каравылчы кулы тигән һәрбер   куян чишмә  

     аркылы үз ярына сикерергә тиеш. Бары шул вакытта гына ул уенга яңадан кушыла ала. Сикергән-

     дә канауга яки чишмәгә төшкән, каравылчы кулы тигән куяннар уеннан чыгарыла. Уен барлык ку-

     яннар өч мәртәбә тотылганчы, яисә түгәрәк уртасындагы әйберне куя ннар алып киткәнче  дәвам  

      итә.

                                                                    2. Ак аю.

            Диаметры  4-5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп басалар.  Ике бала” ак аю”

     итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар кулга-кул тотынып әйләнә эчендә  йөрүче  

     балаларны “ җәтмәгә эләктереп” йөриләр. Һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңын нан аюлар-

     га  тоттырмаган бер генә бала кала. Ул җиңүче була.

                                                                   3. Бүре һәм сарыклар.

            Уйнаучылар арасыннан “бүре” һәм “көтүче” сайлана. Калганнары сарыклар була. Беренче са-

     рык-көтүчегә, икенче  сарык- беренчесенә, өченчесе икенчесенә тотынып, шул  тәртиптә бер-бер  

     артлы  тезеләләр. Каршыга бүре баса. Бүренең бурычы-көтүдәге сарыклар ны  тотып бетерү,  

      ләкин  уен шарты буенча  ауны ул  иң арттагы сарыктан  башларга тиеш .Бүре көтүгә һөҗүм    

     иткәндә, көтүче аңардан сарыкны саклап калырга тырыша. Сарыклар  берсеннән- берсе калмаска,  чылбырны  өзмәскә  тиешләр. Тотылган сарыкларны бүре читкә  алып китә бара. Соңгы сарык иң  куркыныч вакытта бүредән качып көтүче янына йөгерә һәм  аның алдына килеп баса. Шулай итеп, бу сарык көтүчегә, бүре арттагы сарыкка, ә арттагы   сарык бүрегә әйләнә.

                                                                4. Аучылар һәм төлкеләр.

            Диаметры 5-6 метр булган түгәрәк сызалар. Уйнаучылар ике төркемгә:” аучылар”га  һәм  

     “төлкеләргә” бүленәләр. Аучылар түгәрәк эчендә, төлкеләр  түгәрәкнең тышына  урнаша. Һәр ау-

      чы  янында 1,2-2  мерт озынлыкта бау куела. Аның очы бераз түгәрәкнең тышына чыгып  торыр-

   

   

      га  тиеш. Төлкеләр  төрле юллар  белән (куллары һәм аяклары ярдәмендә, яткан килеш  һ.б) бауны  

      түгәрәктән чыгарырга тырышалар. Аучы төлкенең кулына сугып, үзенең бавын   саклый. Ләкин ул  

     сызыктан читкә чыгарга тиеш  түгел.  Әгәр  төлке  бауны урыныннан  кузгата алмаса, ул уеннан  

     чыга .Ә  инде төлке бауны әз генә тартса да , аны кире урынына куярга яра мый. Уен бер төркем  

     җиңгәнчегә кадәр дәвам итә.

                                                                5.Аждаһа белән ерткычлар.

          Уйнаучылар ике командага:”аждаһа” һәм “ерткычларга” бүленеп, куллары белән тотынышып

      басалар. Ерткычларның саны аждаһаларныкыннан ике тапкырга ким булырга тиеш. Сигнал  булу  

     белән аждаһа ыжгырып ерткычларны чолгап алырга тырыша. Ерткычлар качар га тиешләр.Аж-  

     даһа белән чолганып алынганнар “үтерелгән” санала, уеннан чыгарыла. Уен  ерткычлар тоты лып  

       беткәнче дәвам итә.

                                                   

                                                                  6 .Мияу-мияу,нинди төс?

             Санамыш ярдәмендә бер” песи” сайлана. Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса  һәм

    ”Мияу –мияу!”-ди. Балалар:”Нинди төс?”-дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Балалар  шунда

      ук  шул төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам ).Андый әйбер тап маган кеше  

      тиз  генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тырыша. Тота алса, ул бала песи булып,  тота алмаса  

     үз   урынында калып , уен дәвам итә.

                                                                         7. Кысла.

             Санамыш ярдәмендә “кысла” сайланып куела. Аның  кулларын  бау яки  яулык  белән  артка  

     бәйлиләр. Калган  балалар түгәрәкләнеп  басалар. Кысла атрка  бәйләнгән куллары  белән иптәшлә-  

      ренең берсен чеметергә теләп куып йөртә. Чеметелгән кеше кысла була. Уен шулай дәвам  итә.

 

                                                                       8. Буш урынлы.

            Шобага яки санашу юлы белән берәүне “көтүче” итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап,    

     бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап,  түбәндәгечә  

     җырлап йөри:

                                                               Саескандай чайкаклап,

                                                               Мин йөримен өй саклап,

                                                               Каздай булып кыйгаклап,

                                                               Сиңа тиям, син әбәк!

      Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәк  буйлап йөгерә. Сугылган бала урыныннан  чыгып,  

     аңар  каршы  яктан йөгерә.  Алдан  әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы    

     көтүче була да, уен дәвам итә.

                                                                     9. Кәвешче.

           Уйнаучылар кулга-кул тотынып  бер түгәрәк ясыйлар. Уртадагы бүкәнгә утырган “кәвешче”

      куллары белән читек теккән кебек кыйланып көйләп утыра:

                                                               Итек, читек, энә, без,

                                                               Матур итеп тегәбез.

                                                               Кирәкмиме, алмыймсыз,

                                                               Әллә киеп карыймсыз?

         Түгәрәктәгеләр, җыр беткәч, бар да беравыздан: “Кая бир!”-дип, бер якка түгәрәк буенча йөге-

      рәләр. Тегүче  утырган  урыныннан  йөгерүчеләрдән  берәрсенең  аягына кулы белән тиеп калырга      

     тырыша. Тия алса, аны урынына утыртып, үзе түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, уен яңадан  башла -    

     нып, ул”кәвешче” була.

                                                                      10. Тупны тот.

            Балалар  түгәрәккә  басалар.  Берсенең кулында туп. Уенны  алып  баручы  түгәрәктән читтә  

     басып т ора. Укытучы сигналы булгач, уенда катнашучылар тупны түгәрәк буйлап тиз генә бер-  

     берсенә бирәләр. Алып баручы түгәрәк  буйлап туп хәрәкәт иткән юнәлештә  йөгерә . Туп,  уенны  

     башлаган  балага кире әйләнеп килгәнче, алып  баручы тупка кулы белән кагылырга тыры ша. Әгәр    

      ул моны эшли алса, түгәрәккә баса, яңа алып баручы сайлана һәм уен дәвам итә.

                                                                    11. Алтын капка.

           Уйнаучылар шобага  тотышалар. Иң  өскә чыкканы белән аста калганы атаман булалар. Кал-

     ганнары  парлашып читкәрәк китеп  бер-берсенә исем  кушалар.  Берсе-алтын күлмәк, берсе- ефәк

      шарф ,яки  елга-дәрья,  акбүз- күккүз, алмагач- сандугач һ.б  .  Атаманнар, кулларын  капка  кебек  

      тотып, “алтын капка” ясыйлар.  Калганнары пар-пар киләләр   һәм:

       -Ефәк күлмәкме, ефәк шарфмы?-дип сорыйлар.Атаманнарның берсе кайсысының кушаматын әй тә, шул кеше капка аша чыгып, әйтүче артына баса. Икенчесе икенче  атаман артына  баса. Шу-

      лай ике атаман кешеләре ике сафка тезеләләр дә, тартыша башлыйлар. Үз ягына тартып чыгара

      алган як җиңгән була.

                                                                    12.Энә, җеп, төен.  

               Балалар  кулга- кул  тотынып түгәрәкләнеп басалар.  Бер  бала- энә, икенчесе-җеп, өченчесе-                                      

      төен булып , шул тәртиптә бер сафка тезеләләр.  Энә җеп белән төенне балалар арасыннан төр-

      лечә йөреп  адаштырырга тырыша. Тегеләре бер- берсеннән  калмыйча  аның артыннан йөриләр.    

      Әгәр берәрсе адашып  калса, аның  урынына икенче бала  уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен дә -  

      вам итә.

                                                                   

                                                                      13 .Кармак.

             Балалар түгәрәк ясап басалар, бау (скакалка) тоткан алып баручы түгәрәк уртасында тора.

     Алып баручы бауны балаларның аяк астыннан үтәрлек итеп әйләндерә. Уенда катнашучылар бау-  

      ның кайсы якка  хәрәкәтләнүен игътибар белән  күзәтәләр һәм бауга басмаска тырышалар. Бауга  

      баскан бала алып баручы итеп билгеләнә. Бер тапкыр да бауга басмаган укучы җиңүче  була.

                                                                     14. Син йөгер!

               Бу уенда балаларның саны җөп булуы шарт. Уйнаучылар  кулга-кул  тотынып бер  түгәрәк  

     ясалгач, санашып так, җөп саннар туры килгәннәрне билгелиләр.Таклар җөпләрнең алдына  чыгып

     басып  эчле-тышлы ике түгәрәк ясыйлар. Ике түгәрәктәгеләр дә йөзләре белән бер-берсенә каршы  

     торалар. Уйнаучыларның  берәрсе үз каршысында  торган  иптәшенә  әбәкләп ике  түгәрәкнең  ур-

     тасыннан йөгереп китә. Иптәше аны куа . Йөгергән уйнаучы артына куучы җи тә  башласа, ул  

     кирәк эчке, кирәк тышкы түгәрәктә торган иптәшләренең берсе алдына килеп   туктый ала. Бу  

     вакытта инде алдына тукталган кеше йөгерүне дәвам иттерә. Ул да теләгә   иптәшенең алдына  

     туктый ала. Куучы йөгерүчене тотса, үзе йөгерүчегә әйләнеп, тотылган   кеше аны куа башлый.

                                                                      15.  Ике урамлы.  

              Бу  уен  урамда уйнала. Иң  беренче шобага әйтешүләре ярдәмендә балалар икегә бүленәләр.

     Шуннан соң ике команда, бер- берсенә 20 метрлап ара калдырып, капма-каршы баса. Ике  команда  

      арасындагы араны урталай бүлеп, җиргә сызык  сызалар һәм  йөгереп урыннарын  алышалар.Шул  

     арада  беренче команда кешеләре икенче команданың берәр уенчысын ( ул сызыкның  бу ягына чык-

      канчы) тотып калырга тырыша.(кемне тотуны алдан уйлыйлар).Тотылган кеше   икенче команда      

     га  күчә.  Аннан  соң  икенче команда кешеләре  беренче  команд а кешесен  тотып   калу турында  

     киңәшәләр  һәм  урын алышалар. Уен бер команда кешеләре җиңгәнче дәвам итә.

                                                                       16. Чык, йөгер.  

             Балалар үз араларыннан уен башы һәм куучы билгеләп куялар. Куучы  уйнаучыларның  тавыш-

     лары ишетелми, кыланышлары күренми торган җиргә читкәрәк китеп тора. Аннан соң   уйнаучы  

     үзенә берәр кош исемен атап, шыпырт  кына башның колагына килеп әйтә. Исемнәр   билгеләнеп,

     уйнаучылар берәр нәрсә( бүрәнә, чирәм)  өстенә  тезелеп  утыргач, уен башы  куучыны  чакырып:

    ”Сиңа нинди кош кирәк?”-дип сорый. Куучы үзе белгән кош исемнәрен саный. Әгәр   әйткән  кош

     исемнәре  арасында  уйнаучылардан берәрсене  исеме булса, ул  торып йөгерә, ә куучы аны  куып  

     китә.  Тота  алса, алар үз  рольләрен алмаштыралар. Әгәр  йөгереп киткән уйнаучы тоттырмый-

     ча яңадан урынына килеп утырса, балаларга исемнәр аталып, уен яңадан   башлана.

                                                                   

                                                                        17. Укытучылы.

            Бер” укытучы” сайлана. Калганнары бер рәткә тезеләләр. Аларның  алгы  ягына 10 метр  алда  

     бер  сызык сызыла. Укытучы иң беренче торган балага берәр төрле әйбер исемен атап туп ыргы-  

     та.  Әгәр ул исем ашамлык әйберсе булса, бала тупны тотып калырга тиеш. Әгәр тотып кала ал-

     са , ул   бер  адым  алга  чыга  Әгәр   ашамлык  әйбере  исеме  әйтелгәндә тотып  кала алмаса яки  

     ашамлык  әйбере  исеме  әйтелмәгән очракта тупны  тотса, ул урынында кала. Укытучы туп ыр-

    гы тучыны чират   буенча алып бара. Кем  иң  беренче җиңү  сызыгына  килеп  җитә, шул җиңүче

     була.

                                                                       18. Борчак чәчеш.

              Балалар бер-бер артлы, ике куллап билләреннән алып, бер чылбыр хасил итәләр. Баштагы  ба-

     ла бу чылбырны төрле кискен борылышлар, зигзаглар белән әйдәп йөртә.Арттагылар мондый кис-

     кен  борылышларда кайсы кая чәчелеп кала бара. Уен бер генә кеше калганчы дәвам итә.

                                                                        19. Кем тизрәк?

             Балалар ике-дүрт  командага бүленә һәм командалары белән бер –берсенең кулларын тотып,  

      шеренгалар булып бер сызыкка тезеләләр. Судьяның сигналы буенча командалардагы уенчылар ал-  

     дан  билгеләп  куелган сызыкка кадәр  бер аякта  сикереп  баралар. Сызыкка  беренче булып ки леп  

      җиткән команда җиңә.

                                                                       20. Туплы эстафета.

            Уйнаучылар ике-өч командага бүленә. Алар старт сызыгы артына берәм-берәм колонна булып      лы  тезеләләр. Һәр команданың беренче  уенчысы  кулында туп була. Судьяның сигналы буенча алар,  бер кул белән суга-суга, тупны алып баралар. Стойкага барып җиткәч, уенчылар аны   уңлап( яисә    сулдан) уза, кире кайта һәм җиргә сугып, тупны  үзләренең иптәшләренә  тапшыралар. Ул тупны     ала  һәм шушы ук биремне башкара.Шул рәвешле команданың һәр уенчысы  әлеге эстафетаны уза..    Алданрак тәмамлаган команда ота.

         

                                                Кышкы уеннар.   Кушымта  №2.

       

                Материал алынды:  «Мәгариф” журналы. №11, 2004 ел.

1. Чанада узыш.

       Ике команда колонналарга тезелеп баса. 30-40 метр ераклыкта финиш сызыгы билгеләнә.

         Берьюлы һәр командадан 3 әр  уенчы катнаша. Берсе чанага утыра, икенчесе аны тарта  өчен -      

      че  уенчы чананы  этеп бара. Сигнал булуга, алар финиш сызыгына омтыла, аңа  җиткәч   кире

      стартка кайта. Чананы тарткан бала колонна ахырына баса, утырып барганы аны  алыштыра,

       арттан эткәне чанага утыра.Чананы этәргә колоннадан яңа уенчы чыга. Уен  соңгы бала уенда  

       катнашканчы дәвам итә.

2. Таяклы чана.

    Старт сызыгы билгеләнә. 3-4 уенчы, аякларны җиргә тимәслек итеп, чанага утыра.Һәрбер

       катнашучыга чаңгы таяклары бирелә. Уен башлану турында хәбәр ителгәч, уенчылар, таяклар  

       белән этелә-этелә, алга омтыла. Финишка беренче килеп җитүче җиңә. Уенда  катнашучылар –

       ның ничә яшьтә булуына карап, шуып бару арасы 15 метрдан 25 метрга кадәр  булырга  мөмкин.

                                                                          3. Ташбака.

     Уенда берничә пар уенчы катнаша. Һәр пар  үз чанасына бер-берсенә аркасы белән утыра.

      Сигнал булуга, 2 ташбака (2 пар уенчы ) юлга  чыга. Алар, аяклары белән  этелә-этелә  8-10 метр

       араны узып, билгеләнгән урынга килеп җитәргә тиеш. Бер бала- алга, икенчесе артка  карап  

       утырганлыктан, “ташбака”лар әкрен кыймылдый. Финишка беренче килеп җиткән “ташбака”  

      җиңә.

  4. Сары һәм зәңгәр таяклар.

              Укучылар ике төркемгә бүленә. Балалар санынча калкулыкка ике төстәге таяклар(флагчык-

       лар)  куела. Уен башлану турында хәбәр ителгәч, уенчылар калкулыкка таба  шуып китә  тиз ге-

       нә үз төркеме төсендәге таякны ала һәм урынына кире кайта. Алданрак   уенны  тә мамлап, ти-

      гез   итеп  тезелеп баскан команда җиңүче була.

5.Төлке аулау.

       2-3” төлке” сайланып куела. Алар бераз читкәрәк качып киткәч( билгеләнгән  мәйданчык-

       тан чыгарга ярамый), башка  балалар( аучылар) ауга чыга, ягъни аларны  куа башлый. Әбәклән-

гә    гән  “төлке” уеннан чыга  тора .Чаңгы таягы белән сугу катгый тыела.

                                                                   6. Кыңгырау.

     Уен  өчен  кечкенә  кыңгырау кирәк. Бер бала, аны шалтырата-шалтырата, алып баручы-

       лардан  кача башлый. 4  алып баручы, кулга-кул тотынышып, аны  камап алырга  тиеш  Куркы –

       ныч  янаса, качучы  кыңгырауны башка уенчыга бирә ала. Ул чакта алып баручылар яңа качучы-

       ны ауларга тиеш  була.

           

                                                              Кушымта  №3

                 

             Материал алынды:  Балалар иртәсе. Насыйров. Г.С. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел.

                                                   “Көмеш кыңгырау” гәҗите. №54, 2002 ел.

                                                                 

                   Яшел   дусларыбыз.   Дару үләннәре ,аларның файдасы һәм аларны  җыю эзлеклелеге.

          Бу тема буенча әңгәмә халыкка билгеле булган  һәм безнең якларда үсә торган кайбер дару үлән- нәре белән таныштыру, аларны табигый шартларда танып белү, җыю һәм киптерү  алымнарын

      өйрәтү  максаты  куела.

            Дару үләннәре белән таныштыру һәм аларны җыю өчен урманга экскурсия оештырыла. Укытучы  башта туган ягыбызда нинди файдалы үсемлекләр  үсү  турында  укучыларның нәрсәләр белү ләрен ачыклый.

           - Күп гасырлар буена кабатланган тәҗрибәләрдән чыгып, дару  үләннәрен куллану буыннан-буынга  күчкән һәм нәтиҗәдә медицина фәне  барлыкка килгән. Безнең бабаларыбыз шалфей, гөләп, мәт  рүшкә, бака яфрагы, үги ана яфрагы, юкә чәчәге, кура җиләге, карлыган, балан, шомырт ,   әрекмән  һ.б. күп кенә үсемлекләрнең шифалы икәнлеген белгәннәр.Һәм дару үләннәрендә ниндиде  “сихри”көч  бар дип ышанганнар, шуңа  бәйле буларак, дару үләннәре җыюда төрле  йолалар яшәгән.

       Мәсәлән, билгеле бер көндә , бер генә тапкыр җыю, ә кайберләрен төнлә генә җыю һ.б.

              Кешеләр дәвалану максатында  дару үләннәрен төрлечә кулланалар: авыруларны үләннәр белән     турыдан- туры  дәвалыйлар яисә  ул  үләннәрдән дару препаратлары әзерлиләр.Киптерелгән орлык,    җимеш, яфрак, чәчәк, кабык кебекләрен турыдан- туры кулланалар. Үләннәрдән шулай ук төнәтмә,  пешекләнгән үлән , майлы дарулар, үлән соклары ( бака яфрагы согы һ.б.)  әзерлиләр. Дару үләннәрен нән сыек дарулар, таблеткалар һәм  порошоклар да ясыйлар. Дару үләннәре төрле дәвалау чәйләре  әзерләүдә күп кулланыла.

             Даруларның 45% диярлек үсемлекләрдән әзерләнә. Ә менә йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын  дәвалауда  кулланыла торган даруларның 80%  ка  якыны  үсемлекләрдән ясала.

             Дару үләннәрен ашказаны , бавыр, бөер,  үпкәләрне дәвалауда, эчәк авыруы тарата торган кай бер  бактерияләрне юк итүдә кулланалар.

                                 

                                     Дару үләннәрен җыйганда белергә тиешле кагыйдәләр:

  1. Дару үләннәрен  коры  һәм кояшлы көндә җыю яхшы.
  2. Үги  ана яфрагы  чәчәген апрель азагында, яфрагын чәчәк аткач, ландыш яфрагын һәм ро-

      машканы  алар чәчәккә бөреләнгәч  җыялар.

  1. Дару үләннәренең сабакларын һәм яфракларын, чәчәкләрен  үсемлек чәчәк аткан чорда, ә ор лык һәм җимешләрен алар өлгереп җиткәч, иртән яисә кичке якта җыю файдалы. Өлгермәгән җи меш һәм  орлыкның сыйфаты начар була, дару ясарга ярамый.
  2. Дару өчен яраклы үлән тамырларын гадәттә көз көне җыялар.
  3. Әгәр дә дару өчен үсемлекнең бөтен өлешен җыярга кирәк икән, аны чәчәк ату чорында

      җыялар. Шулай да мәтрүшкә, әрем, бака яфрагы һ.б. кайбер дару үләннәрен ике ел аша, ландыш кебекләрне өч һәм дүрт ел аша җыярга киңәш ителә.

  1. Үсемлек бөресен, чәчәкләрен һәм яфракларын кайчы белән кисеп алу уңай була.
  2. Үсемлек тамырын пычак яки көрәк белән казып алалар.
  3. Җыелган тамырларны, яфракларны һәм чәчәкләрне кәрзингә, орлыкларны тартмага яисә

        капчыкка, ә сусыл җимешләрне кәрзингә салу яхшы.

  1. Җыелган дару үләннәрен сортларга аералар һәм яңгыр үтми торган җиләс күләгә урынга

      куеп киптерәләр. Киптерү өчен үләннәр чиста җәймәгә юка катлау итеп җәелсә яисә көлтәчекләр рәвешендә бәйләнеп куелса, киптергәндә берничә тапкыр әйләндерелсә, алар тиз кибә.

  1.  Тамырларын киптерү алдыннан чиста суда юалар, эрерәкләрен, тиз кипсен өчен буйга яралар, берничә өлешкә аркылыга кисәләр.
  2. Дару үләннәрен киптерергә куйганнан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк.

              Дарулар  булмаганда, өй шартларында “яшел аптека” яки “тере аптека”ның булуы бик уңай.

       Ләкин дару үләнен дә врач кушуы буенча гына файдаланырга икәнлеген онытмаска кирәк.

                                                                   Дару үләннәре.            

                                                                   

                                                                      Кычыткан.

            Усал булса да, кычыткан – шифалы үсемлек. Яшь яфракларыннан әзерләнгән даруны  кан  агуны  туктату өчен кулланалар. Бу кычытканда  К витамины һәм бөрештерүче матдә булуга бәйле. Шулай ук организмда витамин җитешмәү  күренеше булганда да кычытканны дәвалау чарасы итеп кулланалар. Тагы ул ашкайнату органнарының эшен яхшырту өчен дә файдалы. Кычыткан яфракла рыннан ашлар, салатлар әзерлиләр. Кайбер кешеләр өчен кычытканның чагуы да файдалы. Юкка гына бер кычыткан җиде табибны алыштыра, димиләр бит. Кычыткан  яфрагында  В2, В3,каротин  кишергә караганда күпкә байрак. Көчле ютәл төшкәндә шикәр комында пешерелгән кычыткан та мыры  тәкъдим  ителә. Кычыткан яфраклары төнәтмәсе белән тамак чайкыйлар, чәч юалар.

           Төнәтмә:  бер аш кашыгы  яфракка  бер стакан кайнаган су салып 10 минут тоталар. Көненә 3 мәртәбә эчәләр.

                                                                   Зур  бака яфрагы. 

            Бака яфрагының фәнни исеме- “ кеше юлдашы” һәм шуңа күрә аны халык: “Бака яфрагы- сәяхәт че дусты,- дип әйтә. Чөнки юлда берәр җирең киселсә, җәрәхәтләнсә, ә яныңда дару булмаса, бака   яфрагын  юып  ябарга  мөмкин. Бака  яфрагыннан ясалган даруны сулыш һәм ашкайнату юлларын, тиредәге яраны  һәм чуанны  дәвалауда  кулланалар. Дәвалау һәм дару ясау  өчен аның яшел яфракларын  июнь  аенда җыялар. Шулай ук бал корты, шөпшә, хәтта елан тешләсә дә бака яфрагы согы   сызлауны баса, шешенүне бетерә. Тамакка салкын тигәндә дә файдасы тия.

                                                                      Энҗе чәчәк.

             Аның хуш исле кыңгыраусыман ак чәчәге һәркемне сокландыра. Сез аны ылыслы һәм катнаш ур маннарда, таллыкларда, куаклыкларда күпләп таба аласыз. Ландыш май һәм июнь  айларында чәчәк  ата.  Энҗе  чәчәк  ислемайлар  ясауда  кулланыла. Энҗе чәчәктән тагы йөрәк һәм нерв авыруларын дәвалау өчен дарулар да ясыйлар. Үсемлек агулы . Шуңа күрә аның чәчәген һәм җимешен авызга кабарга  киңәш  ителми.

                                                                     Сары   мәтрүшкә.

            Мәтрүшкәнең өске өлешен чәчәк атканда, июль- август айларында, сабакларын 15-20 см озын-

      лыкта кисеп җыялар. Сары  мәтрүшкә дарулы, витаминлы һәм буяулы үсемлек буларак кулланыла.

      Сары  мәтрүшкәне  төрле  ялкынсынулар  вакытында, мәсәлән, бавыр һәм үт куыгы борын  куышы,авыз  һәм  тамак  ялкынсынганда  кулланалар. Шулай ук тиредәге яра, чуан һәм пешүне, тиредәге  кайбер үзгәрешләрне, нервларны дәвалауда кулланыла. Шуңа күрә халык:” Алтмыш төрле авырудан    им”,- дип әйткән.

                                                                       Гөлҗимеш. 

              Аны  гөләп, аю камыры дип тә атыйлар. Гөлҗимештәге кебек аскорбин кислотасы башка бер  үсемлектә дә юк. Аны витаминнар хәзинәсе дип йөртәләр. Аңарда А,В, К  һәм  башка витаминнар, шулай ук лимон  һәм алма кислотасы , шикәр, минераль тозлар бар. Гөлҗимешне повидло, мармелад, конфет  әзерләүдә файдаланалар. Җимешләрен августта, сентябрьдә кызарып пешкәч кенә җыялар.

                                                                         Шомырт.

             Шомырт күп төрле  микробларны үтерә торган ис бүлеп чыгарып, һавадагы  микробларны  бетерүдә ярдәм итә. Шомыртның өлгереп җиткән җимешен эч йомшаганда кулланалар. Чәчәгеннән

       ясалган  даруны  күз дәвалауда, ә кабыгын   тирләтү  чарасы  буларак файдаланалар.  Шомыртны

      августта җыярга һәм кояшта  яисә бик эссе булмаган мичтә киптерергә кирәк.  

       Кушымта № 10.

       

              Материал алынды: Физкультура- минем дустым. Лях  В.И. Москва:”Просвещение”, 2001 ел.

                                                   Татарчага тәрҗемә, Казан: ТаРИХ, 2002 ел.          

                                 

                                          Сулыш белән  идарә итә белү.  Кагыйдәләр.

 

             Физик күнегүләрне башкарганда дөрес сулау мөһим.

             Кулларны ике якка җәйгәндә, аларны өскә күтәргәндә, тураеп басканда  сулыш  алына.  Кул ларны  төшерү, иелү, чүгәләү вакытында сулыш чыгарыла.

              Борын аша суларга кирәк. Киеренке физик күнегүләр  вакытында ( йөгергәндә, авыр әйберләр

      күтәргәндә) сулышны авыз аша чыгаралар.

             Дөрес сулау ашкайнатуны, йөрәкнең, баш миенең, нерв системасының эшен яхшырта.

           

              Сулыш белән идарә итә белү – үз-үзең белән идарә итә белү ул. Сулышны акрынлап, озаклап

       чыгару  тынычлап калырга ярдәм итә.

  1. Һәр күнегү алдыннан киң итеп сулыш ал.
  2.  Барлык хәрәкәтләрне иркенләп, ашыкмыйча һәм салмак кына яса.
  3. Күнегүне 5-6 мәртәбә кабатла.

  1. Түбәнтен сулыш алу яки эч белән сулау.

Утырган яисә баскан килеш учларыңны ике яктан корсагың өстенә куй. Борын аша сулыш ал.

     Шул ук вакытта акрынлап кына эчеңне кабарт. Аннары, эчеңне тартып, акрын  гына борын аша

      сулышыңны  чыгар.

  1. Уртача яисә күкрәк белән сулау.

           Учларыңны кабыргалар өстенә куй. Күкрәк читлеген киңәйтеп, акрын гына сулыш ал. Аннары

    кабыргаларны  кысып, сулышыңны чыгар.

  1. Югары яисә умрау сөяк дәрәҗәсендә сулау.

           Кул бармаклары – умрау сөякләрдә, терсәк алга таба карап тора. Акрын гына тын ал, терсәк ләреңне ян-якка җәеп җибәр. Сулышыңны чыгар, терсәкләрне  яңадан алга суз.

  1. Киң итеп сулыш алу.

  Сул кулыңны- корсагыңа, уңын кабыргаларга куй. Корсагыңны  кабартып, акрын гына сулы-

     шыңны  эчкә ал. Сулышыңны эчкә алуыңны дәвам итеп, кабыргаларыңны җәй, күкрәк читлеген

     киңәйт. Сулыш алуны  тәмамлаганда, җилкәләреңне өскә күтәр. Аннары салмак кына сулышыңны

     кире чыгар. Акрын гына эчеңне тарт, күкрәк читлеген тарайт, җилкәләреңне төшер.    

                                                                   Кушымта № 4

         

        Материал алынды:  Балалар  иртәсе. Насыйров Г.С.  Казан: Татарстан китап нәшрияты , 1993 ел.

                                             “Мәгариф” журналы. №11, 2009 ел.

                                           

                                                  Витаминнар-  сәламәтлек дуслары.

     

          Әңгәмә үткәргәндә укучыларга витаминнар турында төшенчә бирү һәм аларның кеше терек -  

    легендәге әһәмиятен аңлату максаты куела.

           Галимнәр  нервларны дәваларга яраклы  кристаллик  матдә табалар. Тереклек өчен бик кирәк -  

    ле булганга , аны  витамин  ( “вита” тереклек дигән сүз)  дип атыйлар.

         Таза булып үсү һәм кешеләрнең сәламәт яшәве өчен витаминнарга бай төрле ашамлыклар белән

    туклану шарт.  Андый ашамлыкларга арыш һәм бодай икмәгенең төрле сортлары, төрле ярмадан  

    әзерләнгән  ашлар, сөт һәм сөтле ашлар, эремчек, май һәм үсемлек мае, ит һәм балык, җиләк- җи-

    меш һәм яшнлчәләр керә. Төрле азык белән тукланган укучылар сирәк авырыйлар һәм таза булып    

     үсәләр.

         Организмда бер витамин җитешмәү , башка витаминнарның җитешмәвен тудыра. Витамин-  

    нар  кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу  

    сәләтен  күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны сәламәтлек дуслары дип атыйбыз.Ди-

    мәк, витаминнар таза һәм сәламәт булып үсү өчен дә, әйбәт уку һәм яхшы эшче , табиб, агроном,

    укытучы һәм галим булу өчен дә, спортчы һәм космонавтчы булу өчен дә кирәк.

                                             Галиев Шәүкәт “ Витаминлы хәрефләр”. 

“А” дигән витамин бар,

“В” дигән витамин бар,

“С” дигән витамин бар,

“ Д” дигән витамин бар,

Күп төрле витамин бар.

Түп- түгәрәк, вак- ваклар,

Әйтерсең лә борчаклар,

Кайсылары ап-аклар,

Кайсылары ал гына,

Ә үзләре бал гына!

       

           Витамин кирәкле матдә дидек.  Ләкин  аптекадан  алган витаминның барысын  да берьюлы

    ашап  бетерү зарарлы. Витамин- дару, аңа карата да тәүлелек норма бар.

 

                                                         Кайбер витаминнар турында.

                                                                        Витамин  төрләре.

          “А” витамины җитешмәгәндә, күзнең күрү  катлавы  яктылыкны  начар сизә. Бу витамин җи-  -   тешмәгәндә  балаларның үсүе туктала, тире  өсте  кибә һәм бозыла. Шуңа күрә” А “витаминын-

     үсү  витамины  диләр.  Ул кишердә, кузгалакта, яшел суганда, помидорда, сөттә, сырда, йомыр-

    када  һ.б. азыкларда очрый. Бер кызыл помидор яисә бер өлгергән алма ашасаң, организмга “А”ви –

    таминының көндәлек микъдары кергән дигән сүз.

         “ В” витаминын  җыелма витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга, мәсәлән В1,В2,

    В12, В15, бүленә һәм төрле авыруларны дәвалауда кулланыла. Йөрәк, кан тамырлары, ашказаны,

    сулыш органнары, күз, тире һәм нерв авыруларын  дәвалауда кулланыла.Ул арыш икмәгендә, бодай,  

    солы һәм карабодай ярмасында, борчак һәм фасольдә, сөт һәм  эремчектә, ит һәм балыкта, йо-

    мыркада була.

         “Д” витамины  җитешмәгәндә, кеше организмы минераль  тозларны үзләштерә алмый һәм ба-

     лаларда  скелет зәгыйфьләнә.  Ул гөмбәдә, бавырда, иттә, каймакта, сөттә майда, кит һәм дель-

       фин бавырында була.

        “С”  витаминын  да кешеләр, “Д” витамины кебек, яшьтән үк куллана башлыйлар. Ул азканлы-

    лыкны  дәвалый, нечкә кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта. “С”витами –

    ны кара карлыганда, алмада, кура җиләгендә, кәбестәдә, гөлҗимештә, миләштә, мандаринда бар.

       Витаминнар ныграк саклансын өчен азыкны дөрес пешерә белергә һәм вакытында ашарга кирәк.

          Табигать  безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә,алар-

    ның  кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.  

 

Үсәсең килсә тизрәк,

“А” витамины кирәк.

Бар ул сөттә, кишердә,

Аша шуны, үстер дә.

Нык булсын дисәң йөрәк-

“В” витамины кирәк.

Бигрәк күп ул балыкта,

Сыр да ярый азыкка.

Суык тимәсен дисәк-

“С” витамины кирәк.

Ешрак куллан суганны,

Лимонны, карлыганны

Кушымта № 5.

 

               Материал алынды: «Ачык дәрес» журналы. .№ 7, 2006 ел.

Тапкырлар  һәм зирәкләр бәйгесе.

“ Син һәм синең сәламәтлегең”.

Сәхнәгә “бабай”- сәламәтлеге турында кайгырта белмәүче малай чыга:

Үтте китте яшьдегем.

Очты китте саулыгым.

Тик тормагыз, табыгыз,

Сәламәтлек даулыймын.

Алып    баручы :

Тукта, тукта, бабакай,

Ник шаулыйсың син болай?

Бу юл белән сәламәтлек

Табылганы юк бугай.

Бабай :

Нишләп булыйм мин бабай?

Мин бит әле тик малай

Сәламәтлек ташлап китте

Табыгыз аны, давай!

Алып  баручы:

Табарбыз, ярдәм итәрбез. Үзебез дә нәкъ  менә шул сәламәтлек темасына тукталырга уй-

лап торабыз.

Бабай : ( гаҗәпләнеп)

Сәламәтлек! Кайда ул ? Очратканыгыз бармы? Каян эзлибез соң аны?

Алып баручы:

Мәктәпләрдән1

Җыр:  “ Өйрәтәләр  мәктәпләрдә”

Иртән ничек ашарга,

Кичен  ничек  йокларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Исәнлекнең, саулыкның

Кадерләрен белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Яшелчәләр ашарга,

Витаминнар җыярга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Спортны дус итәргә,

Ялкаулыкны  җиңәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Иртә белән  һәркемгә,

Хәерле көн  теләргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дус һәм тату яшәргә,

Һәм сәламәт булырга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бабай:

Өйрәтәләр, өйрәтәләр,ә өләшәләрме соң?

Алып баручы:

Өләшәләр, дустым. Тыңла менә ничек. ( Сәхнәгә чиратлашып”хәрәкәт”, “чисталык” дип

язылган плакатларны һәм кишер, чөгендер, бәрәңге, кәбестә, кыяр салынган савытларны то-

тып укучылар чыга, сөйли һәм язуны тактага элә, савытларны өстәлгә куя)

1 нче укучы :

Атналык  расписаниегә генә күз салыгыз. Физкультура һәм сәламәтлек дәресләре атнага

алтышар! Хәрәкәттә бит бәрәкәт! Икенчедән саф һавада спорт белән шөгыльләнү телевизор

каршындагы вакытны да киметә. Димәк күзләрең дә сәламәт, гәүдәң дә матур.( бабай тураеп

баса, зарядка ясый).

6  нчы укучы:

Чиста итеп юылган коридорлар, класс бүлмәләре сәламәтлек нурлары чәчә.

Коридорда нинди тын

Каймак кебек саф һава

Ә саф һава беләсең

Организмга дәва.

7 нче укучы:

Тәрбия сәгатьләре сәламәтлек сагында тора. Тәмәке акча янчыгын гына юкартып калмый,

үпкәләрне көйдәрә.

Белеп җиткерәсең микән

Тәмәкенең “файдасын”

Тәмәке тарткан кешенең

Тормышлары зар да моң.

( бабай ачуланып тәмәкесен читкә ыргыта).

8 нче укучы :

Ел буена витаминга бай азыклар белән туклану өчен бакчада үз көчебез белән кишер, чөгендер,

кәбестә, бәрәңге, кыяр һ.б. яшелчәләр үстерәбез.

Аша, дустым, син кишер

Һәр нәрсәгә килешер.

Аны якын итмәүчеләр

Авыруларга бирешер.

9 нчы укучы:

Кызыл чөгендернең хәтта яфракларында да  С витамины бар. Анда калий, тимер, йод һәм

фтор бар.

10 нчы укучы:

Чи бәрәңге согы хәтта

Куркыта яман чирне.

Үзе гап-гади бәрәңге,

Сыйдыра әмма күп серне.

11 нче укучы:

Витаминнары бик күп

Кәбестәнең суында.

Искиткеч дәвалау чарасы

Җәрәхәтле урынга.

12 нче укучы:

Кыярның

Микроэлементлары бик күп

Һәм дә тозлар минераль.

Тырыша ул булсын диеп,

Матдә алмашы нормаль.

13 нче укучы:

Физкультминутка-а-а-а!!!

(Укучылар белән бабай барысы бергә ритмик  бию комбинацияләре башкаралар).

Бабай:

Әйе, өләшәләр икән шул. Кабул итә генә белмәгәнмен.

Алып баручы:

Йөрәкнең кайда икәнен

Авыртканчы белмибез,

Авырый башлагач кына

Сәламәтлек эзлибез.

Сау-сәламәт чагыгызның

Дуслар, кадерен белегез,

Исәнлекнең чыганагы

Менә шуларда ул, күрегез! (яшелчәләргә  ишарәли).

Онытма, дус, сәламәтлек үз кулларыбызда! Һәм тагын...

14 нче укучы:

Тел очына төер чыккан

Башлар катты белгеч юктан.

Сорап карыйм экологтан-

Сәбәбе,- ди судан, уттан.

Ә  бер табиб  грипптан,-ди

Яман чир бу ,дөмеккән,-ди.

Тел очына төер чыккан,

Ник чыккандыр каһәр суккан.

Белмидер моны берсе дә

Мин менә килдем телчегә

Телче:” Төер телеңнән”,-ди

Тилчә төшеп төелгән,-ди.

Төер чыкмас телеңә,-ди

Кирәк көлә белергә,-ди

Елмаеп яшәү кирәк,-ди

Усал булу ник кирәк,-ди

Елмаегыз,дуслар, елмаегыз,

Сау-сәламәт үтәр елларыгыз.

Алып баручы:

Кояш бөтен кешегә дә

Бертигез кйлеп карый.

Көлү бит ул гөнаһ түгел,

Начальникка да ярый.

Көлегез, көлегез,

Файдасы күп белегез.

Сау- сәламәт , таза була

Шаярган, көлгән кеше.

Көлеп эче авыртса да,

Авыртмый бүтән төше.

Тырышыйк, зур өлеш кертик

Без көлү өлкәсенә.

Тик үзебез генә калмыйк,

Әй, адәм көлкесенә.

                                                                           

                                                                          Кушымта  № 8.

                 Материал  алынды: «Мәгариф»  журналы. №3, 2009 ел.

                 

                                                           Тешләр  һәм аларны саклау.

              Тешләр – безнең  организмыбызның иң каты өлеше. Өстән алар каты эмаль белән капланган.

         Ул тешне саклый. Теш эчендә нервлар һәм кан тамырлары бар. Кан тешләргә туклыклы матдәләр  алып килә.

              Тешләр белән чикләвек ватарга , шикәр, каты конфет чәйнәргә , кайнар аштан соң салкын су

         эчәргә, туңдырма ашарга ярамый.  Салкын аштан соң бернинди кайнар ризык капмаска, чөнки

         тешләрнең эмале чатнарга һәм тешләр бозылырга мөмкин.  Тешләрне булавка, чәнечке һөм башка  очлы әйберләр белән чистартырга ярамый.

              Тешләр начар булса авызда азык начар эшкәртелә. Нәтиҗәдә, ашказанына авырга туры килә.

         Азыкны яхшылап, ашыкмыйча чәйнәргә кирәк. “ Кем озаграк чәйни, шул озаграк яши” дигән халык  мәкален истән чыгарырга ярамый.

              Теш никадәр генә каты  булмасын, ул барыбер бозыла. Башта аның эмале  чатнап, вак ярыклар  барлыкка килә. Ашаганнан соң теш арасында һәм бу ярыкларда азык кисәкләре кала. Микроблар   тәэсирендә азык калдыгы чери, теш бозыла һәм авырта башлый.  

              Тешләрне карап тору бер дә катлаулы эш түгел. Тешләр арасына кысылган калдыкларны алу

         өчен  тешләрне көнгә  ике мәртәбә 1-2 минут чамасы   паста яисә порошок белән чистартырга

         кирәк.

             Бу хәлдән гади теш  щёткасы ярдәмендә котылырга мөмкин. Теш щёткасының каты төкләре

          микробларны  “ себереп” чыгара, ә порошок яисә паста тештәге азык эзләрен бетерә.Чи җиләк- җимеш һәм яшелчәләр  тешләрне чистарта һәм теш казналарын ныгыта.

             Теш щёткасы артык каты да, артык йомшак та булмаска тиеш.

             Башта кысылган теш казнасын төрле юнәлешләрдә чистарталар. Аннары авызны ачалар һәм

          тешләрнең  авыз  куышлыгы  эченә караган өслеген чистарталар. Тешләрне уңнан сулга гына тү  гел, өстән аска һәм астан өскә, эчке һәм тышкы яктан да чистартырга кирәк. Соңыннан  теш-

        ләрне бик әйбәтләп чайкыйлар. Тешләрне беркайчан да кеше щёткасы белән чистартмаска. Теш-  ләрне чистарткач  щётканы  юалар һәм  кыллы башын өскә куеп, стаканда саклыйлар.

 

       

                   

                                               

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кружковая работа в начальной школе.

Большое значение в школьной воспитательной работе играют кружки. Большой популярностью среди учащихся пользуются кружки, которые ведут родители....

Учебно-тематическое планирование кружковой работы в Токаревской сельской школе №22

         Разрабатывая эту программу, я стремилась в первую очередь показать, что занятия в кружке могут быть не только занимательны, но и очень полезны для общего...

Кружковая работа по экологии

Дару үләннәре - әнием күчтәнәче....

Кружковая работа в 1 классе

Планирование кружковой работы в 1 классе, работающих по стандартам второго поколения....

Моя кружковая работа

В помощь руководителям кружковой работы. Схемы, описание работы....

"Смотрю на мир глазами художника"(Кружковая работа во 2 классе)

Календарно-тематическое планирование во 2 классе по внеурочной деятельности по художественно-эстетическому направлению" Смотрю на мир глазами художника"....

Кружковая работа в начальной школе.

Программа занятий театрального кукольного кружка....