Ашъяулык һәм камзул бизәү
методическая разработка (3 класс) на тему

1. Укучыларны татар халкының  милли  киемнәре һәм аның бизәкләре белән таныштыру;

   2.Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү,сәнгатебез турындагы белемнәрне тирәнәйтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres__ashyaulyk_hm_kamzul__bizu.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

        -  -

     Буриева Айгөл Мөбәрәк кызы

Яр Чаллы шәһәре 4 нче татар мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы,

3нче сыйныф, рәсем дәресе.

      Тема: Ашъяулык, камзул  бизәү.

      Максат:

   1. Укучыларны татар халкының  милли  киемнәре һәм аның бизәкләре белән таныштыру;

   2.Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү,сәнгатебез турындагы белемнәрне тирәнәйтү;

   3.Әти-әниләргә, әби-бабайларга,туганнарга карата хөрмәтләү,ярдәмләшү хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: Чигелгән алъяпкыч,түбәтәй,калфак, читек, камзул, бизәк шаблоннары, магнитофон, компьютер, экран, гуашь, буяулар.

 

                                        Дәрес планы.

1.Оештыру моменты.

2.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

3.Тарих битләренә сәяхәт.

4.Ял минуты.

5.Практик эш.

6.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

                          Дәрес барышы.

   I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

 -Рәхмәт!

Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!

  1. Яңа белем һәм  күнекмәләрне бирү.

( 1нче слайд- авыл күренеше.)

_Сезнең алда матур итеп бизәлгән  өй. Без шул өйгә кунакка керербез.

( 2нче слайд.Өй эче.)

-Сез бу өйдә нәрсәләр күрәсез?

( читек, сөлге, дисбе,түбәтәй, калфак,кулъяулык,һ.б.)

 -Бу әйберләр бөтен кешеләрдә дә бармы соң?

 -Ни өчен?

  III. Әби-бабаларыбызның үткәненә сәяхәт.

    -Бу әйберләр барысы да борынгыдан сакланып калган калган һәм бүгенге көндә дә алар  безнең өйләребезгә ямь өстәп торалар.

    Безнең әби-бабайларыбыз өйне һәрчак матур итеп бизәргә тырышкананр.Бу бизәлешләр бәйрәм төсе биреп торган.

  -Балалар, өй уртасындагы сандыкка игътибар итегез әле! Анда нәрсәләр бар микән ?(түбәтәй, читек, алъяпкыч, күлмәк, яулык, калфак)

  -Бу түбәтәй  һәм калфакларга алтын , көмеш яки төрле төстәге җепләр белән бик нәфис чәчәк, үлән бизәкләре төшерелгән.Ә кайвакыт сәйләннәр дә тезгәннәр.

   ( 3нче слайд .Түбәтәй ,һ.б. )

-Читекләр ни өчен кирәк?

 Читекләр халкыбызның  күннән ясалган бик затлы аяк  киемнәре. Элек -электән үк бу аяк киемнәре бөтен дөньяга  дан тотканнар. Хәтта чит илләрдә дә аларны яратып кигәннәр.( 4нче слайд.)

 -Моннан башка төрле сөлгеләр, ашъяулыклар,  кулъ яулыклар, алъяпкычлар. намазлыклар һәрбер татар йортында булганнар.

-Болары ни өчен кирәк ? (..........)

 -Безнең әби-бабаларыбыз бик тырыш булганнар. Алар теккәннәр, чиккәннәр, бәйләгәннәр.Бүгенге көндә дә бу  һөнәрләрнең барысы да сакланып калмаса да . халкыбызның һөнәрләрен дәвам итүчеләр күп.

  -Башка халык бизәкләреннән татар халкыбизәкләре  нәрсәсе белән аелылып тора ? ( Бизәлеше.) (5нче слайд)

 - Аларда нәрсә сурәтләнгән?

 - Ни өчен? (6 нче слайд)

-Бүген без сезнең белән  татар хатын-кызлары кия торган  алъяпкычны һәм   ир-атлар кия торган камзулларны  шушы орнаментлар белән матур итеп бизәрбез.

 -Балалар ,алъяпкыч ни өчен кирәк микән ?

 -Ә ир-атлар ни өчен камзул кия икән ?

  -Менә минем алъяпкычка  һәм камзулга игътибар итегез әле! (слайд №7)

Камзул- ул эчке , тышкы, язгы һәм көзге, кышкы һәм җәйге булырга мөмкин. Ул шулай ук озын һәм кыска , җиңле һәм җиңсез дә була. Камзулларны элекке заманнарда төрле ташлар белән дә бизәгәннәр, бу ташлар  төрле чирләргә дәва булганнар.

         IY. Практик эш.

1.    Алъяпкыч һәм камзул ясау тәртибе.

( Балаларга шаблоннар таратыла.)

 Башта  алъяпкыч уртасын табабыз һәм үзәккә чәчәк ясыйбыз, аңа сабак тоташтырабыз, ә сабакка мыеклар, үләннәр, чәчәкләр өстибез. Бизәкләрне  алъяпкычта симметрияле урнаштырырга киңәш итәм.

 Шушы ук тәртиптә камзулны да бизибез.

 2. Пумала белән эшләү тәртибе:

-пумаланы артык суга чылатмаска;

-яңа төс белән буяр алдыннан, пумаланы яхшылап юарга;

-алынган буяу куе булырга тиеш.

3.Альбомда рәсем ясала.

              Y. Йомгаклау.

      Рәсемнәрне ясап бетергәч ,күргәзмә ясарга мөмкин.

Нәтиҗә: Шушындый уңган балаларыбыз булганда, безнең татар халкыбызның милли сәнгате югалмас, аны дәвам итүчеләр булырсыз дип ышанабыз.

-Авылга кайткач ,әби-бабайларыгызның  милли хәзинәләрен карагыз.Рәхим ,шәфкатьле булыгыз,өегез матурлык һәм җылылык белән тулып торсын!