КВН
методическая разработка по теме

Ямалиева Эльмира Накиповна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_dbiyat.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тапкырлар  һәм зирәкләр бәйгесе

КВН Командалар билгеләнә, исем кушыла.

Алып баручы:

 Бүген без дә ярышабыз

 Тапкырлыкта сынашабыз

 Зирәклектә узышабыз

 Җиңдермәскә тырышабыз.

Жюри безне аралама,

Очколарны дөрес сана,

Җиңүчене үзең сайла.

1.”Дуслык” командасы. Сәламләү.

Ялкынлыларга дусларча кайнар сәлам!

Телик бер-беребезгә без,

Сәламәтлек һәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык.

     

          Хөрмәтле жюриебез!

          Телибез сезнең бүген

          Безне тигез күрүне,

          Тырышканны белүне!

“Ялкын” командасы. Сәламләү.

“Дуслык” командасына ялкынлы кайнар сәлам.

Ялкындай янып яшәгез,

Көч сынашыйк без бүген.

Үскәч тә искә алыйк без

Бүгенге уйнау көнен.

Бәхетле булсын һәммәгез,

Жюрига да шул теләк.

Очколарны бутамагыз.

Санагыз безгә теләп.

Укытучы! Хәзер командаларга 1 нче биремне бирәбез. Мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.

“Дуслык” командасы.

Күршең үзеңнән - / яхшы булсын.

Ялганчының өе янган -/ берәү дә ышанмаган

Эшләмәсәң эш көне -/ ни ашарсың кыш көне.

Инсафлының  -/ теле саф

Юлдашың -/ үзеңнән яхшы булсын

“ Ялкын” командасы.

Киеменә карап каршы алалар – акылына карап озатып калалар

Өе биек- / өйрәсе сыек.

Сөйдергән дә тел -/ биздергән дә тел

Туган телем – иркә гөлем -/ киңдер сиңа күңел түрем.

Йөз сум акчаң булганчы,  -/ йөз дустың булсын.

Өйдә әзерләп килгән табышмакларның җавабын таптыру. ( ком  5 әр табышмак)

4 Кыш турында шигырь язарга.

5. Тамашачылар ( һәр команданың үз яклаучылары) табышмакларның җавабын табалар.

“Дуслык”

1. Ак төпле, сары күлмәкле. ( Кавын).

2.Ү зе бер бөртек

  Эче мең бөртек  ( Кыяр)

3. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында ( Бәрәңге)

4.Нинди агач җилсез шаулый (Усак)

5.Ак киемен кигән,

Яшел чугын элгән. ( Каен)

“Ялкын”

1. Аягы – кара

Тәпие – кызыл,

Яулыгы  - ак  ( карабодай)

2. Озын – озын  егетләр,

Башларында бүрекләр ( Кукуруз)

3. Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп агачтан сикереп төште  ( Алма)

4.Җир астында алтын казык  ( Кишер)

5.Яланда энәле йомгак ятыр  ( Керпе)

5.Күз бәйләтеп тактада берәр кош рәсеме ясарга .

“Дуслык “

  1. Балавыз сыгу (... ) / елау.

  2.Истә төштә югында -/ уйламаганда.                                                                            

   3. Кулыннан гөл генә таммый -/ бар эшне дә булдыра.

“Ялкын”

1.Кеше арасына керү -/ кысылу

2.Чәчләр үрә тору - / курку

3.Баш вату - / уйлау бик нык уйлану борчылу.

7. Кызларда булган уңай сыйфатларны санарга. ( Тәртипле, тырыш, уңган, булган)

Малайларда булган тискәре сыйфатларны санарга. ( Киребеткән, ялкау, уңмаган).

8.”Дуслык” командасына “А” хәрефенә башланган җырларны искә төшерергә

“Айбылбылым, айбылбылым”, “Алмагачым чәчәк ата”.

“Ялкын” командасына “К” хәрефенә башланган җырларны искә төшерергә

“Кыр казлары”, Күгәрчен гөрлидер”, Күл өстендә ялгыз аккош”

( Белсәләр, һәр команданың яклаучылары булыша)

9.”Дуслык” командасына игенчелек эшенә караган фигыльләрне санату.

 ( Ура, суга, җилгәрә, ташый, төйи һ.б.)

“Ялкын” командасына терлекчелек эшенәкараган фигыльләрне санату

 ( Су сала, печән бирә, сыер сава һ.б)

10. Сорауларга җавап бирегез.

 “Дуслык” командасына

1. Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме килеп чыга? ( көрт –лек)

 2.Кайсы җир бервакытта да искерми. (Яңа җир  утравы)

3. Җиде үрдәк оча, өчесен атып  төшерәләр, ничә үрдәк кала? ( өчәү калганы оча)

“Ялкын” командасына

1. Кайсы кошның оясында бервакытта да йомырка булмый? ( Күке)

2. Татарстанның кайсы шәһәрен табада кыздырып була? ( Алабуга)

3.Дүрт шәм янып тора, өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала?

 ( Өч шәм кала, берсе янып бетә).      

11. "Дуслык” командасына “М “ хәрефенә башланган исемнәр язарга.

                                               

Шәһәр – Магнитагорск

Елга    -  Мишә

Район  - Мамадыш

Чәчәк  - Миләүшә

Үсемлек  -  Мәтрүшкә

Хайван  - Мәче

Әдәби әсәр  -  “ Матурлык” хикәясе

“Ялкын” командасына “ А”  хәрефенә башланган мсемнәр язарга.

Шәһәр- Ашхабад

Елга – Агыйдел

Район – Азнакай

Чәчәк – астра

Үсемлек – Абага

Хайван  - Ат

Әдәби әсәр  - “ Албасты” әкияте

Жюри йомгак ясый.