КВН
план-конспект урока по теме

Ямалиева Эльмира Накиповна

Ф.Кәрим дәрес- конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Тема Дәрес-КВН

Максат. Ф.Кәрим иҗатын тирәнтен өйрәнү, практик эш күнекмәләре булдыру, ил батырлары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Материал. Ф. Кәрим әсәрләреннән күргәзмә, портреты,Ф. Кәрим турында күренекле кешеләрнең сүзләре.

                        Дәрес барышы.

1.Укучыларның дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

2. Дәреснең максаты ,уенның шарты  аңлатыла, жюри әгъзалары белән таныштырыла.

3. Сүз командаларга бирелә.Конвертларны капитаннар ала, команданың һәр кешесе җавап бирә.

Татулык

Дуслык

Д. “Татулыкка тау да кызыккан”

“Әйбернең яңасы яхшы,дусның искесе яхшы.”

Командалар җырларын башкаралар.

4.Син Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗа

т юлын беләсеңме?

-Ф. Кәрим кайда,кайчан туган?

-Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында.1909нчы елның 9нчы

январенда туган.

-Ает авылы кырыеннан нинди елга ага?

Дим.

-Әтисе үлгәндә Ф.Кәримгә ничә яшь

була?

9

-Ярлы Кәрим кем ул?

Ф. Кәримнең абыйсы.

-Ф. Кәримне кемнәр иҗатка этәргән?

Сукыр әтисенең шигырьләре, апасы

Мәрьямнең Дим буе табигатенә ба

гышлап язган шигырьләре,абыйсы Ярлы Кәримнең шигырьләре.

-Ф. Кәримнең беренче шигыренең

исемен ата.

“Хәзер сезнең белән”.

-Беренче әсәре кайчан ,кайда басылып чыга?

Мәскәүдә чыга торган “Кечкенә иптәшләр” журналының 1827нче ел

№2 санында басыла.

-Ф. Кәрим нинди уку йортында укый?

Җир төзү техникумында укый.

-1927- 1937нче еллар арасында ничә китап чыгара?

10 китап

-Шәхес культы шаукымы кагылган шагыйрьләрне ата.

Ф.Кәрим,Х. Туфан һ.б.ш.

-Бөек Ватан сугышына Ф. Кәрим кайчан китә?

1941нче елның 30нчы декабрендә.

-Ф.Кәрим фронтта кем була?

Сапер,разведчик, кече лейтенант. Взвод командиры.

-Ф. Кәрим кайчан вафат була?

1945нче елның 19нчы февралендә.

-Ф. Кәримнең каберен кемнәр таба,мәрмәр такта куя?

Балтыйк флотында хезмәт итүче яшь  диңгезчеләр.

-Ф. Кәримгә батырлыгы өчен нинди орден бирелә?

“Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены.

-Бу орден Казанга кайчан кайтып җитә?

1966нчы елда.

4. Мәкальләрне дәвам ит.

1. Ир егет үзе өчен туа,иле өчен үлә.

2. Дустыннан аерылган җиде ел елар,

   Иленнән аерылган гомер буе елар.

3. Богау- алтын булса да богау.

4. Атаң булса да кол,син иреккә омтыл.

5. Хан кан кояр,халык дан җырлар.

6. Хаклык өчен утка кер,суга төш.

5. Капитаннар ярышы.

Табышмакларның җавабын тап.

Агач түгел -яфраклы,тун түгел тегелгән.(китап)


Кат-кат тунлы ,карыш буйлы (кә-

бестә).

Җиз алачык эчендә җизни аты кешнидер (кыңгырау).

Сакаллы булып туган ул ,сакаллы сабый булган ,чәчтарашка бармаган,

сакалын кистермәгән (кәҗә)

Яшел чирәм өстендә сары йөмгак тәгәри (чеби)

Суга да бай, төскә дә бай.Бу нинди

шәһәр? (Аксубай )

Көн белән төн уртасында нәрсә бар?

Кәҗәнең мөгезендә нәрсә бар?

Дөньяда бер генә ,авылларда өй саен.

Кул белән чәчәләр ,авыз белән җыялар.

Синдә бар ,миндә юк . Ул нәрсә?

Көн дә ,төн дә нәрсә белән бетә?

6. Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын яз.

Әдәпле (инсафлы, тәртипле, тыйнак)

Зур (эре,дәү, олы,өлкән)

Зирәк (зиһенле, тапкыр,акыллы)

7. Ф. Кәримнең үзең яраткан бер әсәрен яттан сөйлә.

6. Син миңа ,мин сиңа бәйгесе.

Төнге җилдә көзге яңгыр

Сибәли дә сибәли;

Янымдагы иптәш кенә

Миңа берни сөйләми.

Уема да кертмәдем мин

Аның бу төн үләсен,

Разведкадан кайткан чакта

Тиде немец пулясы.

Өс-баш юеш.Көрәкләргә

Үзле балчык сылаша;

Кабер казыйбыз тынлыкта,

Җил генә ыңгыраша.

Кайгыдан каралып торган

Япь-яшь нарат төбенә

Япь -яшь иптәшне күмгәнне

Күрә бары төн генә.

Япь- яшь иптәшне күмәбез,

Беркем берни сөйләми;

Көзге төндә яңгыр гына

Сибәли дә сибәли.  Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”.

7. Музыкаль тәнәфес.

Һәр командадан берәр кеше үзе яраткан концерт номеры башкара.

8. Түбәндәге шигъри юлларга рәсем яса.

Ф. Кәрим “Кыр казы”

Әй кыр казы ,түбәнәйт тә

Очкан юлыңны,

Бүләк итеп китче миңа

Бер каурыеңны.

 

Үлсәм ,җырларымда калыр

Сөю,сагышлар;

Кыр казы йөзгән күлләрдә

Шаулар камышлар.

9. Уенга йомгак . Нәтиҗәләр ясала.