Тартык [х] һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.
план-конспект занятия (1 класс) по теме

1 нче класслар өчен әлифбадан дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba.1kl.hh_hh_hrefl.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тартык [х]  һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.

Максат: Тартык, Хх, Һһ хәрефләре белән таныштыру. Авазны дөрес әйтә белүләренә ирешү; уку, фокерләү, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Әти-әниләргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, магнитлы хәрефләр, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

-Хәерле көн укучылар. Уку дәресен башлыйбыз.

-Укучылар, без узган дәрестә нинди авазны өйрәндек? ([щ] авазын)

-Укучылар, сез өйдә нинди мавыктыргыч эш белән шөгыльләндегез? (Укыдык, яздык.)

- Кем үзенең матур, дөрес итеп укуын тикшерергә тели?

I слайд: хат, хата, халык, һаман, хуш, хис, хайван, шәһәр, һич, һәм, хәл, хәреф.

(Х хәрефе кергән сүзләрне I төркем укый, Һ хәрефе кергән сүзләрне II төркем укый.)

-Һәр укучы үзе теләгән 1 сүз белән җөмлә төзи.

-Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

I I слайд:  һаман, хәреф сүзләренә авз схемасы ясыйбыз. (Ике укучы тактада, ә калганнар дәфтәрдә эшли).

-Димәк, [х] ]  һәм [ һ] авазлары нинди авазлар?

-Алар ничек укыла? Ни өчен?

II. Белемнәрне тигезләү, актуальләштерү.

-Без әлифба дәресләрендә тагын нинди ачышлар ясадык? (Авазлар ике төркемгә бүленә: сузыклар һәм тартыклар.)

-Нинди сузыклар була? (Калын һәм нечкә).

-Нинди тартыклар була?  (Яңгырау һәм саңгырау.)

I I I слайд: “Сузык авазлар язылган шарларны сайла” уены.

I V слайд: “Тартык авазлар язылган шарларны сайла” уены.

-Әлифба дәресләрендә төп эшебез нәрсәдән тора соң? (Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз, укырга өйрәнәбез).

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-Барлык авазларны да хәрефләр белән тамгаладыкмы? (Юк)

-Алдагы дәрестә авазларны хәрефләр белән тамгалауны дәвам итәрбез.

-Бүгенге дәрестә Х һәм Һ хәрефләрен укуны двам итәбез.

1..Дәреслек белән эш.  (89 бит)

-Укытучы сүзләрне укып күрсәтә.

-Укучылардан укыту.

-Текст өстендә эш.

-Текстны укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләр юкмы? Хикәя нәрсә турында?

-Казан нинди шәһәр? Анда нәрсәләр бар?

-Сезнең анда булганыгыз бармы? Киләчәктә барып күрергә тырышыгыз. Чыннан да анда матур урыннар бик күп.

V слайд: “Туган авылым”. (Казандагы)

-Дәреслектәге рәсем буенча әңгәмә.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

6. “Кул чабу” уены. Укытучы сүзләр әйтә, әгәр [Х] һәм[ Һ]авазлары булса, балалар кул чабалар.

V I слайд: “Тапкырҗан биремен” эшләү.

7. “Иҗек уены”. 1иҗекле, 2 иҗекле, 3 иҗекле сүзләрне таблицага урнаштыру.

8.”Тылсымлы кәрзин уены”. Укучылар кәрзиннән яшелчәләр алалар.

Кыяр, суган, кишер, помидор сүзләрен иҗекләргә бүлеп әйтәләр. Сүзләргә аваз схеамасы ясыйлар. Ул сүзләрне  аларның иҗек-аваз төзелешен күрсәткән схема-модель белән бәйләү.

9.Картина буенча җөмләләр төзү.

10.”Әкиятләрне таны” уены. Иллюстрацияләр буенча әкиятләрнең исенәрен атау.

V I I – I X слайдлар.

11.Магнитлы хәрефләр белән сүзләр язу: хатирә, холык, һөнәр, һәйкәл.

IV. Рефлексия.

-Бүген дәрестә нинди хәзреф белән таныштык?

-Аның турында нәрсәләр белдегез?

-[щ] авазы ничек әйтелә?

-Ничек белдек? (Аваз схемасын ясадык, хәреф белән тамгаладык, [щ] авазын әйтергә өйрәндек.)

-Рәхмәт, укучылар, дәрестә бик тырышып эшләдегез.

Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе.

Төзеде: Бәдертдинова З.Б.

26.01.2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

[җ],[ч] авазлары һәм җ,ч хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре

1 сыйныфта ӘЛИФБА дәресе...

Тартык авазлар

4 нче сыйныфта "Тартык авазлар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.

Урок по татарскому языку в 1 классе....

Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.

Урок по татарскому языку в 1 классе....