Яңа стандартлар туганда
учебно-методический материал по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Заман безнең ална яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_standartlar_tuganda.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа стандартлар туганда  

Заман безнең алга яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазыйфасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә . Хәзер бу документ яңадан карап чыгыла һәм аларга төзәтмәләр кертелә . Рәсми рәвештә 2011, 2012 елларда гомуми кулланылышка кертелер дип көтелә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белм дәрәңәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел , ә бәлки ,укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә  сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Яңа стандартлар мәктәптә укытыла торган фәннәрдән белемнең “фундаменталь орлыгы” концепсиясен . Анда төп фактлар , төшенчә идея, метод һәм теорияләр билгеләнә.Мәктәп курсының база фәннәр циклыннан, шулай ук гуманитар циклдан, табигать-математика фәннәреннән тора торган “ фундаменталь орлык” ны  аңламыйча,үзләштермичә яки танышмыйча , хәзерге заман кешесе тиешле дәрәҗәдә белемле булып санала алмый.

Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристекасы белән танышып узыйк. Беренче буын стандартлардан аермалы буларак, икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү ,укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя.Башкача әйткәндә , мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү хакында да кайгырта. Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтүргә кирәк:аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына билгеле бер җитди таләпләр куела .(слайд-1)

Белем нәтиҗәләре стандартларның нигезен , системасын барлыкка китерә торган компоненты итеп билгеләнгән .Ул башка компонентларның эчтәлеген билгеләүче һәм бер үк вакытта аларның үтәлешен нәтиҗәләргә таләпләр           төгәл нәтиҗәләр формалаштырырга сәләтле укыту төрләре           уку эшчәнлеген тәэмин итүче чаралар һәм шартлар (слайд- 1.)

Танып –белү ихтыяҗы шәхес үсеше нәтиҗәсенә , шулай ук укучыларның бер-берсенә ,уку-укыту процессында катнашучыларга , уку-укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы булып тора.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда унирверсал уку эшчәнлеге   дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә .Алар уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә , кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки  гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланырга мөмкин.

Башлангыч сыйныф укучыларын укытуга эшлекле якын килү бурычы беренче буын стандартларында ук куелган иде.Яңа стандартта исә шушы максатны гамәлгә ашыру өчен алга таба сизелерлек адым ясалган: анда укыту күнекмәләре ике зур блокка – универсал һәм фән блогына бүленгән . Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла  торган гомуми уку күнекмәләрен , гомуми танып-белү ,фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны 4 блокка-шәхси, регулятив, танып белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.Хәзер һәрберсен кыска гына карап үтәрбез (слайд- 4….)

Укучыларның уку елында алган белемен бәяләүгә түбәндәгеләр керә: (слайд- 2)

Педагогик совет уку елы нәтиҗәләре буенча башлангыч мәктәп тәмамлаучыларның төп мәктәптә укырга әзер булуы турында карар кабул итә.

Икенче буын стандартлар теге яки бу уку фәне программасын үзләштергән укучыларга гына түгел , ә бәлки кабул ителгән белем бирү программасын гамәлгә ашыручы гомуми белем мәктәбенә дә таләпләр куя, Бу – аның гамәлдәге стандартлардан аермалы төп билгесе.Гомуми белем мәктәбенең укыту программасы , ирешелергә тиешле нәтиҗә ,таләпләрне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән булырга тиеш.Алар белем бирү процессын эчтәлеген һәм стуктурасын билгели һәм түбәндәгеләрне тәэмин итә (слайд –1…)

Әлеге таләпләр педагогларның игътибарын түбәндәгеләрне формалаштыруга юнәлтә (слайд-..3)

Уку фәннәре программалары билгеле бер казанышларга ирешүне күз алдында тотарга тиеш.Ирешелергә тиешле нәтиҗәләргә куелган таләпләр  уку материалының составын һәм күләмен билгели.Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. (слайд-3…)

Документлар пакетында “Төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр” таблица рәвешендә китерелгән (слайд-1)

Базис укыту планы, элеккеге стандартлардагы кебек үк , кече яшьтәге укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен , шулай ук башлангыч мәктәпнең алга таба белем алу нигезе икәнлеген  аңлауга юнәлтелгән . Ләкин , шуның белән бергә , ул бу юнәлешләрне конкретлаштыра һәм үстерә.( слайд -1...)

Планның вариатив өлеше укучыларның яшь һәм психик үзенчәлекләрен , белемгә ихтыяҗын һәм кызыксынуын искә ала. Вариатив өлешкә бирелгән вакытны төбәкләр , шулай ук аерым мәгариф учреждениеләре укытырга теләгән фәннәрне , өйрәнү өчен кулланырга мөмкин.Планның вариатив өлеше атнага 6 көн укытуга исәпләп төзелгән. Укучыларның мөмкин булган иң күп нагрузкасын билгеләүче гигиена таләпләре системасын искә алып , 1 сыйныфка укыту планының вариатив өлеше тәкъдим ителми.

 Яңа стандартлар нигезендә 1 сыйныфта дәресләр -35әр, 2-4 сыйныфларда 45әр минут дәвам итә ,1сыйныфта уку елы 33, ә 2-4 сыйныфларда 35 уку атнасы тәшкил итә.

Билгеле , яңа стандартлар нигезендә укытуга күчү уңае белән укыту программаларын ,дәреслекләрне өр-яңадан төзергә кирәк. Әлбәттә ,татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен төзүгә дә яңа авторлар ,методистлар тартылыр.Уртак тырышлык белән заман таләпләренә җавап бирә торган программа, дәреслекләр,укыту-методик комплектлар төзелер, ә иң мөһиме шул: туган телебезне –татар телен укыту өчен сәгатьләр саны базис укыту планында үз урынын алыр дип өметләнәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр

Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...

Доклад "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында педагогик диагностика"

               Россия  мәгарифен  модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфа...