Яна ел
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Ахметзянова Нафиса Минихановна
Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи. Матур көй уйный. Залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән башлангыч сыйныф укучылары керә. Чыршы тирәли басалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el.doc89 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа елны каршылыйбыз!

Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи.

Матур көй уйный. Залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән башлангыч сыйныф укучылары керә. Чыршы тирәли басалар.

Укытучы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә. 

Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә илләргә дә

Тигез көлеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

1 нче бала.                                2 нче бала.

Яңа ел каршыларга                            Күрегез бу чыршыны,

Без җыелдык бу залга.                Чыршының да чып-чыны.

Исән-саумы, Яңа ел!                Нинди тигез, матур, биек,

Хуш киләсең, уз алга!                Тора түшәмгә тиеп.

3 нче бала.

Килде безгә Яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

5 нче бала

Шагыйрь язган шигырьләрне

Кыен түгел сөйләргә.

Тыңлый безне апалар да,

Әниләр, әбиләр дә.

 4 нче бала

Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

6 нчы бала

Хуш исләрен бөркеп тора

Каршыбызда чыршыбыз.

Хәзер аңа бер җыр җырлар

Безнең иң шәп җырчыбыз.

А.б. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.

Җыр. ЧЫРШЫ ЯНЫНДА

 И. Шәмсетдинов музыкасы, С. Урайский сүзләре

Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Энҗе карлар явып үткән
Яшел ылысларыңа.
Күп бүләкләр китергәнсең
Без нәни дусларыңа.

  А.б.(Айгөл) Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

   1 нче куян(Рәмис). Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

   2 нче куян.(Ильяс) Юк,үзем,үзем тапшырам!

   А.б(Энҗе). Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

   1 нче куян(Рәмис). Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

   2 нче куян(Илъяс). Минем дә бирәсем килә.

  А.б. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

   1  куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

   2 куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

   А.б. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?»

  А.б. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

  А.б. (Конвертны ача. Укый. Анда кыш бабайга телеграмма язырга кирәк диелгән).

Кыш бабайга телеграмма

Моның өчен 13 сыйфат әйтергә кирәк. Мәсәлән: “симез”, “сипкелле”, ......  

.............................................................................................................................

..............................................................................................................................

Текст: “............ Кыш бабай! Барлык  ......     балалар синең килгәнне көтәләр. Яңа ел елга бер тапкыр килә торган    ......    бәйрәм. Без Кыш бабай сиңа  .........   җырлар,  ................  биюләр башкарырбыз. Ниһаять ........ Яңа ел килеп җитәр. Безнең .....             уку турында сөйләшәбез дә килми. Мәктәптә бары ............ билгеләр генә алырбыз дип ышандырабыз. Шулай булгач үзеңнең ............ капчыгыңны ач та, безгә .............    бүләкләреңне тапшыр. Сиңа ........   хөрмәт белән   ....... малайлар һәм ..........   кызлар!”

А.б. Куянкайлар, сез нәрсә эшләдегез соң? Мондый телеграмманы Кыш бабайга җибәрәләрме соң? Көлә-көлә Кыш бабай мич башыннан егылып төшәчәк бит, безне көлкегә калдырырга уйладыгызмы?

Куян (иптәшенә): Синең белән бәхәсләшеп, бүтән кәгазьне биргәнмен бит. (икенчене бирә)

А.б. Мин инде ачырга да куркам. Укый.

«Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

А.б. Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Сезнең шикелле матур куяннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Куяннар биюе.

А.б. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк.

Җыр.” Чыршы”. Л.Хисмәтуллина музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре.

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән ёлкага.

Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар

Без җырлыйбыз, шатланабыз.

Без - сөйкемле балалар

 

Тагын куяннар бәхәсләшә башлыйлар.

А.б. Куянкайлар, тагын нәрсә булды инде. Кыш бабай белән кар кызы һаман юк. Нишләп килмиләр икән?

Куяннар. (икесе бергә) Ә-ә-ә-ә, безнең исебезгә төште. Безгә Шүрәле әйтте бит, аларның самолетлары оча алмый, күп җирдә булып, теге ни, ни соляркалары беткән дип. Табышмакларның җавапларын язып илтсәк, Убырлы бирәм дигән.

А.б. Менә кирәк булса, нигә башта ук әйтмәдегез соң инде. Нишләргә инде?

1 куян. Мин әйтәм.

2 куян. Юк, мин әйтәм.

А.б. Дустым, бая син әйттең, хәзер ул әйтсен.

1 куян. Я-ра-р. Аның өчен монда язылган табышмакларның җавабын язарга кирәк.

А.б. Я, я, тизрәк эшлик

2 куян.

Елга ул тик бер килә.

Ул килсә, җир гөр килә.

Яшел Чыршы әйләнә

Якты заллар күркенә.

А.б. Нәрсә икән соң бу елга бер генә тапкыр килә торган? Яле, балалар, уйлап карыйк әле.

Балалар. Яңа ел!

А.б. Дөрес! Яңа ел. Язып куегыз.

1 куян. Менә икенче табышмак:

Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Yзe белән hәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенэ салып килә.

А.б. Монысы кем була сон инде?

Балалар. Кыш бабай!

А.б. Дөрес. Кыш бабай шул. Языгыз тизрәк.

А.б. Өченче табышмакны да укып карыйк инде.

2 куян. Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә.

А.б. Монысын да беләбез, әйе бит, балалар. Монысы Кар кызы була. Тагын бармы?

1 куян. Яши диләр урманда,

Кемнең дә юк күргәне.

Былтыр гына күргән,ди.

Анын аты - ...

Балалар. Шүрәле!

А.б. Дөрес! Шүрәле! Язабыз.

2 куян. Тагын бер генә табышмак калды.

Бер карчык яши

Кара урманда.

Ничек курыкмый

Яши ул анда?

Аның үзеннән

Күрсәң, куркырлык.

Куркыныч карчык

Була - ...

Балалар. Убырлы!

А.б. Тизрәк языгыз да, бар очыгыз алар янына. Тиз йөрегез. Бәхәсләшеп ятмагыз. Балалар көтә. (куяннар йөгереп чыгып китәләр). Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

Җыр..

Җыр тәмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә. 

А.б. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

   Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы. (Уралия).

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

7 нче укучы. 

Ак таягың кулыңда,

Ап-ак туның кигәнсең;

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

         8 нче укучы.

Бәйрәмебез, син килгәч

Матурланды тагын"да;

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

9 нчы укучы.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син;

Ямьле үтсен кичәбез.

Безне көлдер, уйнат син.

А.б. Рәхим ит Кыш бабай һәм Кар кызы! Кыш бабай, күрәсезме, чыршыбыз нинди матур, тик ни өчендер утлары гына янмый.

Кыш бабай. Борчылмагыз, дуслар! Хәзер яндырабыз аны: «Чыршы, чыршы, утларыңны кабызчы!» (Утлар кабына.)

Чыршы утлары кабына, балалар шатланышып кул чабалар.

А.б. Әйдәгез, яшел дустыбызгы җырлап та күрсәтик.

Җыр. “Чыршы яшел тунын киеп”.

А.б. Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Я әле, кем чыршы турында шигырь сөйли.

Яшел Чыршы

Тышта буран бөтен җиргә

карлар тутыра .

                                                                Безнең бүлмәдә ямь- яшел

 чыршы утыра .

                                                               Яшел чыршының очына

 йолдыз куелган.

                                                               Яңа елны каршыларга

  дуслар җыелган .

                                                               Бүген бәйрәм !

                                                               Әйлән –бәйлән

 уйныйк, гөрләшик .

                                                               Бүген бәйрәм  !

                                                               Бәйләм – бәйләм  

бүләк өләшик.

                                   Җәвад Тәрҗеманов

А.б. Матур чыршыбызга җырладык, шигырь сөйләдек. Хәзер уйнап алсак, Кыш бабай, сез каршы килмәссезме?

Чыршылар була…

Без чыршыбызны төрле уенчыклар белән бизәдек. Ә урманда чыршыларның төрлесе үсә: киңнәре, тәбәнәкләре, биекләре, нәзекләре. Хәзер бергәләп шуларны күрсәтик әле. Әгәр дә мин, “биекләр” дисәм, кулларыгызны өскә, “тәбәнәк” дисәм – чүгәлисез, кулларыгызны төшерәсез, “киң” дисәм – зур түгәрәк ясыйсыз, “нәзек” дисәм, түгәрәкне кечерәйтәсез. Әйдәгез башлыйбыз. (тиз-тиз әйтеп, балаларны ялгыштырырга)

Кыш бабай.

    Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм».

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән.

Кар кызы. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре:

 Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез. “Әйе” булса, баскан килеш кенә чыршы тирәли әйләнәсез, “юк” булса иелеп барасыз.

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай,  әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

 -Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

Кар кызы. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым,балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.

Кыш бабай турында җыр.

Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, бер биеп тә күрсәт инде.

Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит!

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз! 

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

А.б. Карагыз әле, балалар! Нәрсә балкый, нидән күз чагыла! Белдегезме кем ул?

Балалар. Яңа ел!!!

Яңа ел(Рәйлә).

                         Дөнья әйләнеп,                      Картлары да шат,

Мин килдем менә.                      Җитсә дә йөзгә,

Урман, кырларга,                      Яңа бәхетләр

Чиксез бай җиргә.                      Китердем сезгә!

Монда – матурлык!                   Тик ул бәхетләр –

Монда - батырлык!                   Белсен һәр күңел –

Зур төзелешләр –                       Капчыкта түгел,

Шаклар катырлык!                   Өләшеп бирергә

                       Ул кәнфит түгел!

Галәмдә нәрсә?!                      Һәркем бәхетен

Могҗиза – әнә!                      Табар эш белән.

Батыр кешеләр                      Тау ярып була

Йолдызга менә!                      Күмәк көч белән!

Яңа ел турында җыр. “Хуш киләсең, Яңа ел!”

А.б.(Айгөл)

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

Энҗе.

Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

Ильяс.

Хәер, җәй көне диңгезгә

Ялга киткән арада,

Әбиләргә, бабайларга

Ярдәм иткән арада,

Җәйләр үткән арада,

Кышлар көткән арада,

Оля.

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Алдагы ел белән тагын

Якыная арабыз.

Тиз килсен дип, Яңа елга

Без үзебез барабыз!

Теләсәгез, әйдәгез,

Без сезне дә алабыз!

(Р. Миңнуллин. "Яңа ел".)

Кыш бабай (әти). Сез барсын да булдырасыз,

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык (әни). Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык. Кыш бабай.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Кыш бабай белән алып баручы чыршы төбеннән күчтәнәчләр алалар.

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә.        

Килермен киләсе елга,        

Ә сез белем туплагыз,        

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Кар кызы. Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

 Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә) Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.

Бәйрәмне алып бардылар:

1 нче алып баручы- Айгөл

2 нче алып баручы- Энҗе

1 нче куян- Рәмис

2 нче куян- Ильяс

Кар кызы- Уралия

Яңа ел- Рәйлә

Кыш бабай- әти

Капчык- әни