Мәктәп- авылның киләчәге
опыты и эксперименты по теме

Сабирзянова Нурзиля Бариевна

Мәктәп - авылның киләчәге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл agrotekhnologik_profil.docx19.31 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Мәктәп – авылның киләчәге.

Кешенең матурлыгы - төсе белән,

Кешенең матурлыгы - эше белән.

(татар халык мәкале)

        Әйе, кешенең чын матурлыгы, йөзе, көче, абруе, ирешелгән дәрәҗәсе  аның кылган хезмәте, изгелеге, игелеге белән бәяләнә. Хезмәт – шатлык һәм сөенеч, бәхет чыганагы. Укучыларны җирлек өчен файдалы җитештерүчән хезмәткә әзерләү, хезмәт күнекмәләре бирү, авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын эзләргә өйрәтү, авыл хуҗалыгы һөнәрләре сайларга юнәлеш бирү – бүген гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдындагы иң мөһим проблемаларның берсе. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, без, мәктәптә төп тәрбияви бурыч итеп,  балаларда туган җиргә, туган авылга, халкына хөрмәт хисен үстерү, анда хезмәт итү теләге, туган җирендә яшәп, аның мохитен, табигатен саклау һәм баетуны алдык.

        Мәгарифне модернизацияләү концепциясендә гомуми белем мәктәбенең өлкән сыйныфларында профильле белем бирүне гамәлгә ашыру бурычы куелган. Билгеле бер юнәлеш буенча укыту-мәгарифне яңартуның, укучыларга башлангыч һөнәри белем бирүнең  төп юнәлешләреннән берсе. Шушы максатларны күздә тотып, безнең Курса Почмак мәктәбе, агротехнологик юнәлешне сайлап, берничә ел инде нәтиҗәле эш алып бара. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү, профильгә әзерлек курслары алып бару, авыл хуҗалыгы белән бәйле практик дәресләр үткәрү - балага һөнәри юнәлеш алырга мөмкинлек бирә. Агротехнологик юнәлешне үзебезнең укучыларыбыз һәм авылның киләчәге өчен иң кулай юнәлеш дип саныйбыз. Профильле предметларның теория өлеше дәресләрдә алып барыла, ә практик өлеше “Ак Барс “агрокомплекс” ының машина-трактор паркында, басу-кырларында, мәктәп яны тәҗрибә участогында, ындыр табагында, сыер саву фермаларында үтә.

        Мәктәп яны тәҗрибә бакчасы – мәктәпнең горурлыгы.  3,3 гектар мәйдан биләгән мәктәп бакчасында  җиләк-җимеш бакчасы, теплица, географик мәйданчык, ял итү мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Укучыларның җәйге каникулларын  бишенче  хезмәт чиреге дип әйтсәк тә була. Шушы мәйданда мәктәп коллективы: укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар белән бергә эшләп, кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстерә, төрле тәҗрибәләр үткәрә.. Шулай ук укучыларыбыз урып-җыю вакытында комбайн ярдәмчеләре булып, ындыр табагында бик теләп эшлиләр, җәй буе ат, сыер көтүләре көтәләр. XI классны тәмамлап,  трактор таныклыгына ия булган укучыларыбыз тракторга утырып хезмәт куя. Ә көз көне бәрәңге, чөгендер алуда,  аеруча активлык күрсәтеп, ширкәтебезгә теләп булышабыз. Хезмәтебезне күреп бәяли беләләр, вакытында укучылар хезмәт хакы алып әти-әниләрен сөендерәләр.

        Мәктәп укытып тәрбияләгән укучылар әхлаклы, мәдәниятле, кайсы гына өлкәдә эшләсә дә заманча технологияләргә нигезләнеп эш итүче тирән белемле, җирне, хезмәтен яратып башкаручы кеше булырга тиеш. Әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән  килгән, баетылып  тулыландырылган, тәрбия системасында сыналган нәтиҗәле ысул-алымнар, милли үзаң, гореф-гадәтләр, педагогик карашлар яшь буынга белем-тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный. Авыл мәктәбе үзе яшәгән төбәккә  терлекчеләр, механизаторлар укытып, төрле һөнәр ияләре тәрбияләп чыгара. Яхшы, сәләтле укучылардан агрономнар, механик-инженерлар, мал табиблары, хисапчылар, җитәкчеләр  әзерли. Шулай булмаса, шәһәр мохитендә тәрбияләнеп белем  алган бер генә кеше дә, авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлап, авылга эшкә кайтмый. Мәктәп авылны яшәтүче булса, шәһәрне авыл яшәтә. Бу урында якташ язучыбыз М.Мәһдиевның сүзләрен әйтеп китәсе килә:“Авылдан әхлаклы, ояла белгән халык килеп тормаса, шәһәр үләчәк”.  Әйе, авылда яшәүче һәр кеше: олымы ул, кечеме, бер-берсен хөрмәт итә, исәнләшә, хәл белешә, чын хезмәт тәрбиясе алып, физик яктан чыныгып үсә. Ә бит авылда,  шәһәргә китмичә, язмышын җир һәм авыл белән бәйләгән механизатор, терлекче, сыер савучы балалары белем ала. Татар телендә укып, рус телендә БДИ тапшырып, шәһәр балалары белән бергә төрле югары уку йортларына укырга кереп, югары белем ала.

Алар арасында очучылар, табиблар, шәфкать туташлары, хисапчылар, сәнгать кешеләре, зур җитәкчеләр дә бар.

        Һәр елны мәктәптә март ае профориентация айлыгы итеп үткәрелә. Төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, күңелле кичәләр оештырыла. Ә бу уку елында мондый очрашу зона күләмендә үтте. Бәйрәмгә бәхетен туган җирендә табып эшләүче, яшәүче алдынгы хезмәтчәннәр, дан-хөрмәткә күмелеп, үз хезмәтен безгә үрнәк итеп башкарган орден-медальле өлкәннәр, авылның киләчәген кайгыртып хезмәт куючы белгечләр, сыер савучылар, кечкенәдән туган җиргә, туган авылга мәхәббәт тәрбияләп һөнәри юнәлеш бирүче укытучылар, 9-11 класс укучылары чакырылган иде. Безнең “Ак Барс “агрокомплекс” хуҗалыгы - нык басып торучы, алдынгы, төзек ширкәт. Ширкәт директоры  һәрвакыт мәктәп белән тыгыз элемтәдә. Үзенең акыллы киңәше, төпле фикере һәм финанс яктан да безгә ярдәм итә. Авылның киләчәген, хуҗалыкның алдагысын кайгыртып,  һәрдаим кадрлар әзерләү буенча планлы эш алып бара. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча махсус юллама белән чыгарылыш класс укучыларын югары уку йортларына җибәрә, укып кайткач, барлык мөмкинлекләр тудырып, эшкә кабул итә.Сәләхов Шәйдулла Имам улы - үзе тирән белемле, тәҗрибәле, дәрәҗәле җитәкче. Югары белемле белгечләрнең, тагын да белемнәрен күтәреп, аспирантурада укып,  чын җир кешесе булуларын кирәк дип саный. Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт аграр университетында укып,  хәзерге вакытта ширкәттә үз хезмәте буенча шактый тәҗрибә туплаган, республика, районның грамота-дипломнарына,  бүләкләренә ия булган,баш агроном булып эшләүче  аспирант  Мөхәммәдиев Рөстәм Харис улы шуның ачык мисалы. Югары белем алып туган авылына эшкә кайткан, сыер савучы, тракторчы, машина йөртүче булып ширкәттә эшкә калган егет-кызларыбыз турында да бары тик горурланып рәхмәт кенә әйтәсе килә. Алар Шәрәфиев Ринат,  Шаймуллина Люция, Шәрәфетдинова Гөлфия, Шакирҗанов Рәсил, Хисаметдинов Ильшат, Хәсәнова Флүзә, Васильева Рәзинә һәм башкалар. Туган якка хезмәт итеп яшәүдән, кешеләргә кирәк булуыңны, аларны сөендерә алуыңны тоюдан да олы хис юктыр ул, мөгаен.

        Агротехнологик юнәлештә белем алып, киләчәккә һөнәр сайлаган һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле уку йортларына кергән укучыларыбыз да күп. Аларны да туган җиребездә көтеп калабыз.

                                                                     Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы.

                                                                          Курса Почмак урта мәктәбе.