Кайбыч сөйләше
презентация к уроку на тему

Багавиева Эндже Рустамовна

Кайбыч сөйләше турында презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon kaybych_soylshe.ppt2.51 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

Фонетик үзенчәлекләр Сузыклар. ы~а (фигыль формаларында , кайбер сүзләрдә): йазырга -йазарга, йатыр -йатар, тотыр -тотар, сатырбыз -сатарбыз; баргынчы -барганчы, чыккынчы -чыкканчы; йырлыш -диал.йырлаш-җырлаш, урлыш -урлаш; тустагын -тустаган, ыңганчы - диал.аңынчы-аңа кадәр. ы~а шушанда -шушында, шушандый- шушындый. э(е)~ә тәңгәллеге – р кушымчалы фигыльләрдә һәм –ганчы\- гәнче кушымчалы хәл фигыльләрдә күзәтелә: кисер -кисәр, китер -китәр, сөзер -сөзәр , килгенче -килгәнче , җиткенче -җиткәнче; ә~э(е): нәчкә -нечкә, әрләү -эрләү, әвәслек -әвеслек һ.б. ә~и билгеле бер төркем сүзләрдә күзәтелә: әпи -ипи, кәтек -китек, мән -мин, тәкле -тикле;

Слайд 4

Тартыклар. п~ф тәңгәллеге ике төрле күренешне чагылдыра. а) керпек -керфек, җапырак -йафрак(яфрак), тупырак -туфрак. ә) алынмаларда төрки телләр өчен чит булган ф авазын алмаштыру: Патыйма -Фатыйма, Сапа -Сафа , Капиз -Хафиз, пирме- ферма. н~ң. Әдәби телдәге ң авазына тел очы н тартыгы тәңгәл килү иялек килеше кушымчаларында һәм 2 нче зат берлек сан хикәя фигыльләрдә күзәтелә :аwылнын - аwылның, безнен -безнең, китәсен -китәсең , сугасын -сугасың , сун -соң. с~ч гач\гәч кушымчасында: күргәс- күргәч , белгәсен -белгәч. Рус алыналарында даими рәвештә ч~с : чипарат -сепарат, чимийә -семья , эчтина -стена , чустыра -сестра, чичла -число , чилом -силой. т~ч. Түбәндәге сүзләрдә сүз башында т~ч күренеше сөйләшнең төньягында күзәтелә: тиш -чиш , тишен -чишен.

Слайд 5

Морфологик үзенчәлекләр Исемнәр. – кач \кәч иркәләү-кечерәйтү кушымчасын куллану очрагы теркәлгән: Бәбекәчем , мәңа да күрсәт әле шал күлмәгеңне . Төшем килеше кушымчасының бөтенләй әйтелмәү очраклары теркәлгән: Кулым(кулымны) пешердем, бәйләгәс тә аwырта. Тел очы н авазына беткән исемнәрнең төшем һәм чыгыш килешләрендә икеләтелгән –нн- кыскару очрагы теркәлгән. Урманы(урманны) кисеп бетергәс нийәстә була?

Слайд 6

Алмашлыклар . Зат алмашлыклары: мән \мин, сән \син, ул \ал. Мәсәлән: Мән (мин) тотоп карамадым, кулым чи (юеш). Тамыр табанны чаналар барыйы мин белердә дә. Сән (син) бәби чәйенә аппарасың коймак путнус белән. Кайбыч сөйләшендә мин алмашлыгының иялек килешендә н төшү очраклары бар: минем \мийем . Мийем (минем) әнинең күлмәге киң куштанны (балайтәкле) булган. Иялек килешендә ң авазына тел очы н туры килергә мөмкин: безнен -безнең, синен -синең. 1 нче һәм 2 нче зат берлек сандагы алмашлыклар юнәлеш килештә мәңа (миңа, сәңа (сиңа) формаларында да кулланыла. Бу алмашлыкларның чыгыш килеше дә үзенчәлекле:миннән\минән\мийән, синнән\синән\сийән. Мәсәлән: Мийән (миннән) алда эшләүче шупир җийган машина ул. Аны мин үзем сийән сорамакчы +-йым. Сийән (синнән) безрик табанак (бераз тәбәнәк).. Күрсәтү алмашлыклары: шул \шал-шул , шушал -шушы, шушандый, шандый-шундый, тее \теге\тийе\тиге-теге, бу, бысы\ босо -монысы, ансы \алсысы-анысы, ул \ал-ул, ана -әнә, мона -менә. һ.б. Алмашлыкларның юнәлеш килешендә н янында г тартыгы һәм борынгы –ар\әр кушымчасы саклану үзенчәлекле : Аңгар -аңа , моңгар -моңа, анысыңгар -анысына , тегеңгәр -тегеңә.

Слайд 7

Саннар. Җыю саны өстәмә –лап\ләп кушымчасы ала: Мийем каз бәпкәсе бар бишәүләп(бишәү), мәйхәнә киләм. Алтаулап(алтау) киләләр энде туйга, кызның атасы-анасы. Әллә умберәүләр (унберәү) диде, әллә уникәүләп, хәтерләмим. Сигезәүләп җаттык бер палатада. Балаларыгыз ничәүләп? Җыю саннарын аергыч ролендә куллану очраклары күзәтелә: Акҗегеттә(ав.ис.) берәү тәтәйебез (бер апабыз) бар.

Слайд 8

Рәвешләр. Вакыт рәвешләре ел фасылларын белдерә торган сүзләрдән түбәндәге кушымчалар һәм аналитик төзелмәләр ярдәмендә ясала. а )- кы\-ке\-гы\ге+көннө : Кышкы көннө(кышын, кыш көне) шулый әкрен генә йотабыз. ә ) урын-вакыт килешендә:Көз көннөндә сукалый да арыш чәчә. б) бернинди грамматик күрсәткечсез, ягъни лексик-семантик ысул белән: Җәш тай була бийылгы җаз(язын, яз көне) туган . в) әдәби форма: Җәен дә, кышын да урманда эшләгән мин. г) –лата\-ләтә:Көзләтә булса туй, кабак бәлешләре дә пешерәбез. Дәвамлы вакыт рәвешләре, нигездә, әдәби телдәгечә ясала : Бийыл кыш буйы а wырды. Төнө буйы утырдым. Шул ук вакытта, бу мәгънәдә башка конструкцияләр дә күзәтелә: Бөтөн көн (көн буена) утырыйк шалый(шулай). Бөтөн көн озон(көне буе) шулар артыннан җөри бит. Ә w әле, элгәре, элке кебек вакыт рәвешләренең кулланылышы әдәби телдәгечә. Кайбер мисаллар: Әwәле монда эшләдийе, ыстансада. Мөң тәңкә акча күп булган элке. Элгәре Кәwәлдә (ав.ис.) карусил булганмы?

Слайд 9

Фиг ыль ләр. Затланышлы формалар. Хикәя фигыл ь . Кайбыч сөйләшендә категорик үткән заман (–ды\-де), әдәби телдән аермалы буларак , -ган\-гән кушымчалы сыйфат фигыль белән белдерелә, хәбәрлек кушымчалары ялганмый. Мәсәлән , Без кичә печәнгә барган(бардык.). Сез Казаннан кайчан кайткан(кайттыгыз)? Мин кызыл казармаларны күрсәткән (күрсәттем) аңа. Күптән үткән заман (-ган\-гән иде\-ыйы\ийе), Тау ягының башка сөйләшләрендәге кебек, -ды\-де иде\-ыйы\-ийе формасы белән белдерелә :Мин синең җанга килдемийе(килгән идем). Без Себердә тордогыйы(торган идек). Мин Чиләбегә укырга җибәрделәрийе (җибәргәннәр иде). -а\-ә торган+ыйы: Уҗым әйбәт була торганыйы, ат алып сугым симертә торганыйык. ыр\ер+-ыйы\-ийе:Эй, йәш тайларҗигеп кайтырларыйы. Җаңа килен бөтен эчтинага (стенага)сөлгө элеп тутырыйы. -адыр\-әдер+-ыйы\-ийе:Метечләр буладыр ийе, атыб-атыб уйныйдырыйык(кузна уены турында). Аршин башлы, аршин чирекле сөлгеләр чүплидерийек. Күзәтүләргә караганда, норлат, кайбыч сөйләшендә – адыр\-әдер иде формасының кулланылышы чикләнә төшә. Өченче зат күплектә бу мәгънәдә –а\-ә иде(+-ыйы\ийе) кушымчалы хикәя фигыль кулланыла: Коро йәшен (аҗаган)суккан диб әйтәләрийе, чикләwекләр кара корок (сукыр) булса. Әтиләр базардан калач апкайталарыйы.

Слайд 10

Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлекләр . Кебек бәйлегенең тагын күwек \күк вариантлары бар: Шаның күwек (шуның кебек) агачларны кискән без. Тикле бәйлеге тәкле вариантында да күзәтелә: Урманга тәкле (тикле ) җәйәү барам, арымыйм. Теркәгечләр . Норлат сөйләшендә әгәреңки (әгәр) варианты кулланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк: Әгәреңки Фази бабый булса, ул сүләрийе сәңа аwыл тарихларын. Кисәкчәләр . Фигыльләрдә –мы\-ме сорау кисәкчәсен зат кушымчасыннан алда куллану: Чынайак табагы апкил, чәй эчәмесең (эчәсеңме )? Монда гына йатып торамсыз (торасызмы)?

Слайд 11

Синтаксик үзенчәлекләр. Компонентлары бер-берсенә нисбәтлек төшенчәсе белән бәйле булган исем-исем сүзтезмәләрендә тартым кушымчаларын кулланмау очраклары күзәтелә: Әпи кабартманы (диал. Ипи кабартмасын-көлчә) кесәгә тыктым. Шанда җырак түгел, ыстансы җанда (янында) гына. Сугыш җылны (елында) акуп казыдык. Кай җакта ул Саба, Казан җүндә (янында, ягында) түгелме? Икеләнүне, шөбһәләнүне бул ярдәмче фигыле белән белдерү: Үзегез беләсез булыр күпме икәнен. Сорауны, икеләнүне, , шөбһәләнүне, фараз итүне белдерә торган җөмләләрдә сорау кисәкчәсе хәбәр составында, зат кушымчалары билгесезлек белдерә торган –дыр\-дер кисәкчәсеннән алда була: Болар алганмыдыр (алгандырмы)? Сорау җөмләләрне әллә кисәкчәсе һәм интонация белән оештыру :Әллә сәңа килмәде?

Слайд 12

Лексик үзенчәлекләр Норлат, Кайбыч сөйләшендә шактый бай диалекталь лексика табыла, алар тормыш-көнкүрешнең төрле тармакларына карый. Туганлык-кардәшлекне белдерә торган диалекталь сүзләр: җанагый -хатынга иренең энесе , печкәчи -хатынга иренең сеңлесе , малый -бала, ир малый -малай, кыз малый -кыз(бала ), тәтәй -апа, әтинең апасы, тәти абзый -әнинең энесе. Бәйрәмнәр белән бәйле сүзләрдән сабанту (сабантуй) борынгы формасы сакланган , Кала алы, Тикен, Качирмә, Җуwа- җыен исемнәрен күрсәтергә кирәк. Кешене төрле яклап сыйфатлый торган сүзләр: суwык чырай -караңгы чырай, тибеш -тиз , как-сук итү -кагу, кимсетү, коҗготу- котырту , күчмәү -шауламау, бору -сыгу, дырын -көтмәгәндә, әсбе -сызлавык, туңдыру -бизгәк , ләпес -тимерәүгә сөртә торган дару, җепелдәwек -күп сөйли торган, буйдак -тайлак-эшлексез, эш яратмаган кеше, ялкау, гүсбәт -зур гәүдәле ялкау кеше

Слайд 13

Кием-салым: пәрдә -яшь киленнең килен булып төшкәндә битенә каплаган бөркәнчеге , хәстә -бөти, амулет(бала бишегенә куела), калуш -киез ката, кәллә -түбәтәй, уңгер -изүчә(хатын-кыз бизәнү әйбере), әрешкә -кешлеккә. Аш-су: әпи кабартмасы -көлчә(ипи камырыннан мич каршында пешереп алынган камыр ашы), җакмыш- кыстыбый, тәти катламасы -юка камырга төйгән киндер орлыгы ягып, почмакларын каплап куеп пешерелгән камыр ашы һ.б. Терек һәм терек булмаган табигат ь: коро йәшен -аҗаган, нугый -чуерташ һ.б. Хайваннар дөньясы : кийек -тычкан , җүwешмән -кыргаяк , куwакал\кукал -үрдәк, гуңгыйк -тирес корты, копшаңгы -каты таракан, әрешмән -үрмәкүч, шөки -агач корты, ушна -кыр тычканы.

Слайд 14

Сөйләү үрнәкләре Кирпеч сугасы булса\әwәл балчыгын чыгармалы\\су сипмәле\\анары томалап куймалы пешсен дип\\бер атна торгандыр пешеп\\анары үзләндереп айак белән таптаган\\кумка йасаган\анары суккан\\айырым-айырым утыртып куйган\җаткыргач җарыла бит ул\\шулый иттереп мәйхәнә килеп җаткан\\аны көз көнө эш беткәс җандырган\ учак җасап җар кырыйында\\бер пичкә мең өч җөз кирәк\дәүрәгенә күбрәк кирәктер энде\\ Сөйләүче:Сибгатуллин Нәби, 86 яшь Татарстан, Яшел Үзән районы, Ак ъ егет авылы

Слайд 18

Сөйләү үрнәге.

Слайд 19

Кулланылган әдәбият Г.Х. Ахатов “Татарская диалектология”; Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдинова “Татар халык сөйләшләре” (беренче китап); Ф.Юсупов “Морфология татарского языка


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы тарихы

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Кече Кайбыч авылы табигатьнең ...