"Тамырдаш сүзләр" 2класс
план-конспект урока (2 класс) на тему

2 класста татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тамырдаш сүзләр17.45 КБ

Предварительный просмотр:

2 класс

Татар теле

Тема. Тамырдаш сүзләр темасын кабатлау.

Максат. Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясарга өйрәнү, сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, сүзләр төркеменнән тамырдаш сүзләрне аерып ала белү;

-укучыларның фикерләү сәләтен, чагыштыру күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету;

- туган телгә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслекләр, слайдлар, карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Укучыларны тынычландыру, барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2. Өй эшләрен тикшерү.

Укытучы. Укучылар, сезгә 170 нче күнегү бирелгән иде. Өй эшен безгә 1нче өстәлнең 2 урынында утыручы аңлата.

Укучы. Артык сүзне табарга, тамырдаш сүзләрне күчереп язарга, тамыр, кушымчасын билгеләргә.

СИНГЛ РАУНД РОБИН

Укытучы. Хәзер укучылар төркемнәрдә өй эшләрен тикшерәбез. Һәр өстәлдән 1 нче утыручы башлый. Ул беренче рәт сзләрне аңлата, икенче рәт сүзләрне 2 нче утыручы, 3 нче рәт сүзләрне 3 нче утыручы, 4 нче рәт сүзләрне 4 нче утыручы аңлата. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Укытучы. ХАЙ ФАЙВ. 4, 5 нче рәт сүзләрне тактада тикшерәбез.

Бала, балалык, балачак, балан

Керле, керсез, керде.

Укытучы. Өй эшләре өчен барыгызга да рәхмәт. Дөрес һәм төгәл эшләгәнсез.

3.Актуальләштерү.

Укытучы. Дәресне дәвам итәбез. Укучылар, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерик.(КОНЭРС) Почмакларга сүзләр язылган: тамыр, тамырдаш, кушымча. Сезгә кайсы сүз күңелегезгә якын, бу темалар буенча күбрәк беләсез шул почмакка барыгыз. Хәзер үз командагызда булмаган  укучы белән парлашыгыз. Буе озын укучы партнерына шушы тема буенча белгәнен сөйли. Сезгә 5 секунд вакыт бирелә. Ә хәзер икенче партнер  сөйли. 5 секунд вакыт бирелә.\

Укытучы. ХАЙ ФАЙВ.

1-2 парны тыңлыйбыз.

Укучыларның кыскача җаваплары.

- Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә

-Сүзнең тамырыннан кушымча ялгап тамырдаш сүзләр ясап була. Тамырдаш сүзләрнең тамыры бер, лексик мәгънәләре уртак була.

-Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерми. Бәйләгеч кушымчалар сүзне сүзгә бәйли,  ясагыч кушымчалар яңа сүз ясый. Тамырга кушымча бер эзлелектә ялгана. Тамыр, ясагыч, бәйләгеч.

3.Тема өстендә эш.

А)Релли Робин.

Укытучы. Укучылар, сезнең өстәлләрдә карточкалар ята. Иңсә буенча партнер белән бу биремне үтәргә кирәк. Сүзләрне игътибар белән укырга, артык сүзне табарга. Тамырдаш сүзләрнең тамыр кушымчасын билгеләргә. 1минут вакыт бирелә.

Укытучы.ХАЙ ФАЙВ.

Язулы, язмача, язгы, язма                                              Бозлы, бозык, бозлана

Көйли, көйче, көймә, көйле.                                          Чәчү, чәчле,чәчкеч,чәчүлек

1нче өстәлдән  3нче урында утыручы җавап бирә

2нче өстәлдән 2нче урында утыручы җавап бирә.

3нче өстәлдән  1нче урында утыручы җавап бирә

4нче өстәлдән 4нче урында утыручы җавап бирә.

Тактада эш.

Укытучы. Тактага чылбыр буенча чыгып тамыр, кушымчаны билгелибез.

Б) Тактада эш.

Укытучы. Укучылар, тактага карыйбыз. Анда рәсемнәр бирелгән. (балык, гармун, итек, авыл, юл, күз, баш). Бу сүзләргә кушымчалар өстәп яңа сүзләр ясарга. Сез ничек уйлыйсыз нинди кушымчалар ялгарга кирәк?

-Дөрес, ясагыч кушымчалар. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Укытучы. ХАЙ ФАЙВ.

3 нче өстәлдән 1 нче урында утыручы җавап бирә

2 нче өстәлдән 4 нче урында утыручы җавап бирә.

Физминутка. МИКС-ФРИЗ-ГРУП

Укытучы. Музыкага бүлмә буйлап йөрисез, музыка туктагач минем сорауның җавабы ничә саны шул санга карап  группага берләшәсез.

Ал сүзендә ничә хәреф, матур сүзендә ничә сузык аваз, ничә хәреф ике аваз белдерә,

ничә хәреф аваз белдерми, без ничәнче сыйнйфта укыйбыз, бүген без ничә дәрес укыйбыз.

Укытучы. Җавапларыгыз өчен рәхмәт, урыннарга утырабыз.

В) Дәреслек белән эш.

Укытучы.  ХАЙ ФАЙВ, Дәреслекләрне ачтык, 173 нче күнегүне табабыз.

Микс-пэа-шэа.

Биремне игътибар белән укыгыз һәм үтәгез. Бу бирем өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Ә хәзер үзегезнең җавапны йөз белән партнерыгызга сөйләгез.  Башлый һәр өстәлдән Б партнерлары.  Сезгә 5 секунд вакыт бирелә.

4 нче өстәлдән 1 нче утыручы җавап бирә.

1 нче өстәлдән 3 нче утыручы җавап бирә.

Укытучы. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны 16 нчы декабрь, сыйныф эше язабыз.

Башта матур язу күнегүе башкарабыз.

Яя  Юю Ее

Яңа юкә елга

Ә хәзер күнегүне дәфтәргә язмача эшлибез. Тамырдаш сүзләр астына сызабыз.

4. Теманы ныгыту.

Укытучы. (Раунд ТЭЙБЛ) Хәзер без сезнең белән «бакчачылар» булырбыз. Һәр төркемгә бер үсенте –бер тамыр бирелә. Төркем үз агачын үстерә. Кайсы төркем күбрәк сүз ясый, аның агачы озын һәм күп ботаклы була.

1 төркем-урман

2 төркем-юл

3 төркем-сүз

4 төркем- күз

Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

2 нче  төркем үз эшен яклый (юлчы, юлсыз,юлча, юлдаш, юлдашлык, юллык)

4 нче төркем үз эшен яклый (күзле, күзсез, күзлек, күзлекле, күзәтү)

1 нче  төркем үз эшен яклый ( урманлы, урмансыз, урманчы, урманчык, урманчылык, урманлык)

3 нче төркем үз эшен яклый (сүзле, сүзлек, сүзсез, сүзчән, сүзлекчә).

5.Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәресебездә кабатлаганнарга йомгак ясап үтик.

-Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәләр?

-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?

-Сез дәрестә катнашканнардан, җавап бирүләрегезгә карап  үзегезгә билге куегыз. 3-4 укучының үз билгесенә анализы тыңлана.

Кыскача укучыларның җаваплары.

Укучы. Мин дәрестә актив катнаштым, биремнәрне дөрес үтәдем, тактада тамыр, кушымчаны билгели алдым. Мин үземә «5» ле куям.

Укучы. Мин 173 нче күнегүдә  тамырдаш сүзләрне таба алмадым. Партнерым гына аңлатты. Калган биремнәрне үтәдем Үземә «4» ле билгесе куям.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

имя существительное 2класс введение нового

на основе деятельностного метода происходит введение понятия "имя существительное", может использоваться в любых УМК....

4 нче сыйныфта "Тамырдаш сүзләр"темасына дәрес эшкәртмәсе.

4 нче сыйныфта татар теленнән   дәрес эшкәртмәсе ....

"Тамырдаш сүзләр" темасына презентация.

4 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасына үткәрелгән дәрескә презентация....

Татар теле. 2 класс. “Тамырдаш сүзләр”

МаксатСүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү; укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү:үзара дуслык, ярдәмчелл...

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Технологическая карта урока по родному языку на тему "Тамырдаш сүзләр"

Дәреснең максаты сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү...