Открытый урок "Баш һәм юл К, к хәрефләрен язарга өйрәнү."
план-конспект урока (1 класс) на тему

Закирова Сания Маликовна

Открытый урок "Баш һәм юл К, к хәрефләрен язарга өйрәнү." По методике Сингапурской технологии обучения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres-_singapur.docx19.03 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Баш һәм юл К, к хәрефләрен язарга өйрәнү.

Дәреснең максаты:

     1. Белем бирү максаты.

Баш һәм юл К,к хәрефләренең күрмә-хәрәкәт образын формалаштыру, аны алгоритм буенча язарга, хәрефләрне астан һәм өстән дөрес тоташтырырга өйрәтү.

     2.Фикерләү сәләтен үстерү.

Укучыларда фонематик ишетүне үстерү, укыту эшчәнлегендә фикерләүнең анализ-ситез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек төп операцияләреннән фадаланырга өйрәтү.

3.Тәрбияви максат.

Язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү. Янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы: 1. Оештыру моменты. МЭНЭДЖ МЭТ(4 әрләп утырту, өстәлдә йөзгә-йөз, иңгә-иң  партнер, партнер А,Б) - төркемдә укучының эше белән идарә итү билгесе.

  • Хәерле иртә, укучылар! (Укучыларның бер-берсе (йөзгә-йөз, иңгә-иң күршеләре) белән исәнләшү этабы). Хор белән мәкаль әйтелә: “Бир бишне – ун булсын, эшебез уң булсын!”-уң  куллары белән  бәрешеп алалар.
  • Кәефләрегез ничек? Менә дигә! (кәеф күтәрү өчен).       ТИМ  ЧИР
  •  Сыйныф! (Кулларны өскә күтәреп тынып калабыз: “ХАЙ ФАЙВ” урынына кулланыла).

2. Актуальләштерү: РЕЛЛИ РОБИН (иңгә-иң  партнерларның чиратлап кыскача җаваплар әйтешүе).

- Авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?

- Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?

Тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр?

- Нинди хәрефнең баш хәрефе юк? Ул нинди аваз ?(борын авазы) Иптәшләрен әйтегез?(м,н)

3. Уку мәсьәләсен кую. СИНГЛ  РАУНД  РОБИН ( һәр укучы җавабын түгәрәк буенча бер тапкыр әйтә).                         

- Табигатьтә нинди ел фасыллары бар?

-Хәзер кайсы ел фасылы?

-Кыш сүзе нинди аваздан башлана?

-Тагын кайсы ел фасылы к авазыннан башлана?

 Р. Миңнуллинның  “К лар тулган бакчага” дигән шигыре укыла.

Бу бакчага ни булган?

Бакча “К” белән тулган:

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз, һәм кабак,

Крыжовник, кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак...

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

- Менә нинди тәмле һәм файдалы икән бу хәреф.

-Бүген без нинди хәрефне язачакбыз?

4.Уку мәсьәләсен чишү.

а)- [К], [КЪ] – нинди авызлар ?(парлы саңгырау тартык авазлар) РЕЛЛИ РОБИН (йөзгә-йөз күшең белән фикерләшү)

б) -к  хәрефен язарга өйрәнәсегез киләме?(язганда дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү).

- дәфтәрнең 18 бите өстендә эш (дәфтәрнең уң почмагындагы ”ачкыч” ярдәмендә хәреф составына кергән элементларны сайлап алу; рамка эчендәге элементларны кабатлау;

-юл хәрефен язарга өйрәткән слайдны карау (Слайд-1); хәрефне һавада, учта язып карау;

-к хәрефен кечкенә битләрдә язалар һәм сәгать теле буенча түгәрәктән партнерларга җибәрәләр; СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ

-беренче юлны язу, юл к хәрефен –үзбәя (иң матур хәреф астына нокта кую)

-юл к хәрефен дөрес тоташтырырга өйрәтү -үзбәя;

в) “Дәшмибез!” уены. Төшеп калган хәрефне куеп язу: ю.ә, .ыз, я.а, у.у, .аз, ал.а (Слайд-2)

5. МИКС ПЭА ШЭА , РЕЛЛИ РОБЕН. ( Укучылар музыка буенча йөриләр,  парлар табалар.  Музыка туктагач бирелгән сорауга кыска җаваплар әйтәләр).

-Басма хәрефләрне кайларда очратырга була?

-Язма хәрефләрне кайларда очратырга була?

-[к] авазыннан башланган сүләр уйлыйсыз һәм бер-берегезгә әйтәсез .

6.” Кайсы сүз артык?” уены. (Слайд-3) 

кыш,  кар,   кош, күл,  каш,  юка

7. –Баш К хәрефен язарга өйрәнергә кирәкме, ни өчен кирәк?(кеше, шәһәр, елга исемнәрен,хайван кушаматларын язу өчен һ.б.)

-Баш К хәрефеннән башланган нинди сүзләр беләсез ?

8.19 биттәге “ачкы”  ярдәмендә хәреф составына кергән элементларны сайлап алу(1,2,3,4);  

9.Баш хәрефне язарга өйрәткән слайдны карау (Слайд-5). Беренче, өченче юлларны язу, үзбәя.  

10. “Иптәшеңне тап!” уены. КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД (бер-берсен тикшерәләр һәм өйрәтәләр)

кер                  га

кы                    ке

кар                   зан

кү                      пе

Ка                      яр

9.Рефлексия.

-Бүген дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Дәрес ошадымы?

- Кем үз эшенә югары бәя бирә ала?(үзбәя)

 

 

 Югары  категорияле                                                                                                                   башлангыч  сыйныф  укытучысы                                                                                               Закирова  С. М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....

Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу

1 класста татар теленнән   хәреф язылышын  өйрәткән  бер дәрес үрнәге. Дәрескә  матур язу кагыйдәләре язылган презентация  дә эшләнде....

"Р, р хәрефләре"

План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....