Габдулла Тукайга багышланган кичә.(Открытое мероприятие посвященное творчеству Г.Тукая)
план-конспект урока (4 класс) на тему

Габдулла Тукайга багышланган кичә.(Открытое мероприятие посвященное творчеству Г.Тукая)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Алабуга шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамова Гүзәлия Госман кызы.

Габдулла Тукайга багышланган кичә.

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

(4 нче сыйныф )

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Интерактив тактада Габдулла Тукай сурәте,өстәлдә Тукай китаплары күргәзмәсе.Тукайның тормыш юлын сурәтләүче рәсемнәр, фотолар.

Бәйрәм “Бәйрәм бүген” җыры белән башлана.

 Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:

«Ул киенгәндер»,— дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:

«Ислемай сөрткән икән дөнья!»—дидем: бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: \  

 Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

 Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; ...

Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген !»

-Хәерле көн кадерле кунаклар,укучылар!

Табигать яшәргән,яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла  Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез.

Син күрмәгән яңа буын килде,

                                                    Котлап синең туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

                                                    Ишетәсең “Туган тел”еңне

Укучылар “Туган тел” җырын башкаралар

-Хак  Тәгалә әмере белән җиргә раушан йолдыз иңде, бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер Шагыйрь килде. Бу - моннан 128 ел элек -1886 елның 26 апреле була.

“Бала белән Күбәләк” шигыре сәхнәләштерелә

Бала белән күбәләк

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

 (Бала белән Күбәләк бергә бииләр)

-Кызганычка каршы,күбәләкләр гомере кебек,шагыйрьнең дә гомере кыска була. Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык – шигырьләр,җырлар,әкиятләр,хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган,ул кечкенәдән үк ятим калып,төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән.Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә,дистәгә якынлаша:Кушлавыч,Өчиле, Сасна,Казан,Кырлай. Ләкин зур сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә халкыбызның иң зур, иң бөек шагыйре, язучысы, журналисты һәм тәнкыйтьчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән.

-Тукайның шигырләре, әкиятләре кечкенәдән белем

алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди.

“Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре сәхнәләштерелә. (Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра. Өстәл янына Бала килеп утыра. Өй тәрәзәсеннән Кояш, Сандугач, Алмагач күренеп Бала белән сөйләшәләр. Автор сүзләре тавыш көчәйткеч аша ишетелеп тор. Экранда шигырьнең исеме языла.)

(ахырда Кояш, елмаеп, малайны биергә ала, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә, Сандугач сайрый. Алар бииләр. )

-Балалар,без Тукайлы халык,без бәхетле,чөнки безнең башка халыкларда булмаган әкият геройларыбыз бар. Ягез әле,әйтегез,Тукай әкиятләрендәге геройларны беләсезме?

-Укучылар: Шүрәле,Су анасы,Былтыр.

- Ә менә сез Тукай әсәрләренең эчтәлеген яхшы беләсезме икән? Ягез тикшереп карыйк. Безнең бәйрәмгә биремнәр белән бер конверт килде. Анда сөекле язучыбызның әсәрләреннән өзекләр язылган.Мин аларны укыйм. Сез өзекнең кайсы әсәрдән икәнен әйтегез.

(балалар җаваплары)

1 нче укучы  “Гали белән Кәҗә” шигырен сөйли

 Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән .

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

-Еллар үткән, ара ерагайган саен Г. Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.

2нче укучы «Туган авыл» шигырен сөйли

3 нче укучы

Татар теле – минем туган телем –

Дөньядагы иң-иң камил тел,

Тукай теле, Такташ , Җәлил теле –

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл.

4 нче укучы  “Бәхетле бала” шигырен сөйли

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!

-Менә, дусларым, нинди матур кичәбез ахырына якынлашты..Бөек  шагыйребез Г. Тукайны онытмагыз, аның иҗаты белән кызыксынып торыгыз дигән теләктә калабыз.

«Тукай маршы» яңгырый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия, посвященного творчеству Джанни Родари

Сценарий мероприятия по произведениям итальянского писателя Джанни Родари. Материал можно использовать при проведении урока литературного чтения....

В ГОСТЯХ У ДЕДУШКИ КОРНЕЯ… Внеклассное мероприятие, посвященное творчеству Корнея Ивановича Чуковского.

Внеклассное мероприятие, посвященное творчеству Корнея Ивановича Чуковского.Учитель: Шалимова О. В.Цели: знакомство детей начальной школы с творчеством К. И. Чуковского...

конспект открытого мероприятия «Посвящение в ученики»

Праздник «Посвящение в ученики» Цели: торжественно посвятить детей в ученики; акцентировать внимание учащихся на изменении их положения в обществе; воспитать чувство гордости и ответственности....

Сценарий внеурочного мероприятия, посвященного творчеству С.Я. Маршака «Не может быть!»

Мероприятие посвящено творчеству С.Я. Маршака. Дети знакомятся с биографией Маршака. Мероприятие проходит в виде интерактивной встречи с героями  произведений автора. Присутствуют игровые опросы,...

Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсе.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада Габдулла Тукай портреты.Аның янында кичәнең   эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән :”Халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул !”&ldq...