Әле бит әле генә
статья (4 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Газетада басылган мәкаләм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon le_bit_le_gen.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                Әле бит ,әле генә….

Әле бит, әле генә

Иң матур мәле генә

Яши башлаганбыз кебек,

Чак белеп тәмен генә…

  Талгын гына җыр агыла. Ә минем күзләрем  күрше йортта. Кулына сыңар чиләген тотып, атын җитәкләп Шәйхелгали бабай  атын су эчерергә чыга. Ә артыннан икенче сыңар чиләген тотып Файда әби ярдәмгә ашыга. Кызык, мәшәкатьле, шул ук вакытта күпләрне көнләштерерлек гаилә бу.

  Алар икесе дә Иске Җияш авылында дөньяга киләләр. Бәләкәй чаклардан ук бер-берсен күреп, бергә казлар куып, уйнап үсәләр .Яшь егет, яшь кыз булып үсеп җитәләр.

  Кышкы суык көннәрнең берсендә уртак гаилә учагы кабызалар. Бу-1952 нче елның 17 нче гыйнвары була. Ул көннәрдә алар ак туй күлмәкләре дә, кара ыспай костюмнар да кимәгәннәр. Өстәлләр дә хәзерге кебек ризык,  сый-нигъмәттән сыгылып тормаган. Барысы да хәзинәдә барынча эшләнгән Ләкин хикмәт боларда гына булмаган. Алар икесе дә мәхәббәтләренә турылыклы булып калганнар, аңа кер кундырмаганннар.

   Тырышлыклары, гадилекләре, тыйнаклыклары да уртак аларның. Бик озак еллар икесе дә колхозда терлекчелектә хезмәт куйдылар.Аралашырга, киңәшләшергә дә бик рәхәт кешеләр алар.

   Менә шулай 57 елга якын йокысыз төннәр, авырлыклар һәм киләчәккә, ягъни бүгенге көнгә өмет- ышаныч аша парлашып тарталар алар тормыш арбасын. Ә арбада җиде бала- җиде язмыш. Уйда -әнә шул елтыр күзле: Гөлфирә, Имамгали, Гөлфәния, Мөхәммәтнур, Зөфәр, Диләрә, Дилмираны кеше итү, аякка бастыру. Ә бүген багалмадай тәгәрәшеп үскән балаларның буй җитеп, тормыш юлына аяк басулары, тырышып эшләүләре, ата- белән ана өчен иң зур бәхет.Ул һәм кызлары Файда әби белән Шәйхелгали бабай сукмагыннан китеп, илгә файдалы кешеләр булып җиткәннәр, һәрберсе тормышта үз урынын табып, оя корган. Ә балаларны кеше итүдә аларга, әниләре Миңлекамал әби  ярдәмгә килә. Алар , Файда  әби белән 42 ел әниле-кызлы кебек гомер кичерәләр.Бүгенге көндә дә олы рәхмәт хисләре белән искә ала ул аны. Файда әбинең үз әнисе Фатыйха әби , дөнья яктылыгын күралмас булгач, аны да үз тәрбияләренә алалар.Карап-тәрбияләп соңгы юлга озаталар.

   Кылган яхшылыклары үзләренә дә яхшылык булып әйләнеп кайта торгандыр. Шәйхелгали бабай 81 , Файда әби 79 яшендә. Әле дә мал-туар асрыйлар, бакча үстерәләр, кулларыннан килгәнчә балаларына ярдәм итәргә тырышалар.Бәйрәм вакыты дисеңме, печән өсте булмасын- балалары да төп йортка, әткәй-әнкәй янына ашыгалар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Бигрәк тә җәй көннәрендә аларның ишегаллары балалар, оныклар тавышыннан гөрләп тора. Ә Шәйхелгали бабай , көтү киткәнче үк чалгы чүки.Атын җигеп, инде үзләре бабай булган улларын утыртып, туган авылы болыннарына ашыга, шулар белән беррәттән чалгысын яный-яный печән чаба.Төш вакыты җитүгә , төялеп өйгә кайталар. Ә капка төбендә , ишегалдының мең төрле мәшәкатьләрен башкаручы, билләренә алъяпкыч япкан , сабырлыгы тышына чыккан Файда әби каршы ала.Ничек сокланмыйсың  шушындый чынбарлыкка! Шул хәтле гадилек, эчкерсезлек, бер-береңә ихтирам, хөрмәт  һәм игътибар бу гаиләдә. Менә нинди була ул чын татар гаиләсе.

                                     

                                                              Гәрәева Флүсә,

                                                              Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы