конкурс "Туган тел"
методическая разработка по теме

материал к конкурсу "Туган тел"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc31 КБ
Office presentation icon tugan_yagym_-aktubm.ppt2.94 МБ

Предварительный просмотр:

Эссе «Минем методик табышларым”

Мин, Гатауллина Илмира Мирзаһит кызы, рус мәктәбендә,башлангыч классларда, татар теле һәм әдәбияты укытам. Үз эш тәҗрибәмдә күбрәк укытучы-новаторларның  тәҗрибәсенә, яңадан-яңа технологияләргә таянып эшлим. Әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп методик коралы – ул сүз, әдәби әсәр үзе, аның теле, моңы, фикер тирәнлеге. Дәрестә укытучыны, аның белем бирү процессын бернинди компьютер, робот яки камил эшләнгән электрон дәреслекләр дә алыштыра алмый. Әмма мәгълүмати технологияләрдән файдалану – заман таләбе. Шуңа күрә үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияләрдән актив файдаланам. Мәктәбебезнең интернет челтәренә тоташуы да безгә мәгълүматлы булырга ярдәм итә.

Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда милли төбәк компонентыннан һәм халык педагогикасыннан бик теләп файдаланам. Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам. Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам.

Минем өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләре яңа рухи кыйммәтләр чыганагы. Әдәплелек тәрбиясе, халык мәдәнияте белән таныштыру укучыларымның татар теле белән кызыксынуын тагын да арттыра, татар теленә хөрмәт, мәхәббәт уята.

Мәкаль һәм әйтемнәр турыдан-туры уңай әхлак сыйфатларына юнәлдерелгән булса, татар  халык җырлары матурлыкка, нәфислеккә мәхәббәт тәрбияли. Тел һәм әдәбият дәресләрендә җырдан тартынып торырга ярамый, ул дәреснең бизәге булып хезмәт итәргә тиеш, чөнки кешенең җаны рухи җыр аша сафлана. Тел дәресләрендә халык җырларына мөрәҗәгать итү, аларны лингвистик анализлар тексты итеп файдалану һәм анализ барышында бу күркәм сыйфатларның борынгыдан ук әби-бабайларыбыз тормышында урын алуына игътибар иттерү бик отышлы дип саныйм.

Үз телен белмәгән халык башка телне дә хөрмәт итми. Бу гыйбәрә бик дөрес. Шуңа күрә рус һәм татар телләрен чагыштырып укыту методикасы рус балалары белән эшләгәндә иң отышлы методларның берсе, минемчә. Төп максатым: рус телле балаларны актив эшчәнлеккә тарту, чит тел буларак, татар теле белән кызыксындыру, төзек, тулы җөмләләр ярдәмендә татар телендә үз фикерләрен әйттерә алуга ирешү.

        Минем методик темам: «Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү».

 Балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен исәпкә алып, һәр укучыга шәхси дифференциаль якын килеп белем бирү технологиясе укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга, үз-үзләренә ышаныч тудырырга, ныклы белем үзләштерергә ярдәм итә. Шуны күздә тотып, контроль эшләр, тестлар, карточкалар, төрле авырлыктагы биремнәр кулланам.         

        Терәк схемалар куллану исә кабатлау, йомгаклау дәресләрендә бик отышлы. Алар ярдәмендә балалар курыкмыйча , үз җавапларына ышанып эшлиләр.

“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” ди халык. Мин бу әйтем белән килешәм. Чыннан да, дәрестә актив эшчәнлек булдыру өчен балаларның сәламәтлеге зур роль  уйный. Бу максатка ирешү өчен сәламәтлек саклау технологияләре ярдәмгә килә. Иртәнге комплимент, алмазлар, бриллиантлар  энергизаторлары, күзләргә гимнастика, физминуткалар минем дәресләремдә зур урын алып торалар. Бу чаралар укучыларымның кәефләрен күтәреп, актив эшчәнлекләренә  зур этәргеч бирә.

Уен технологияләреннән башка татар теле һәм әдәбияты дәресләрен мин бөтенләй күз алдына китерә алмыйм. Уен  вакытында мавыгып китеп, укучылар дәреснең үтеп киткәнен дә сизмиләр, хәтта иң пассив укучылар да мавыгып эшчәнлеккә кереп китә. Бигрәк тә рольле уеннар, интеллектуаль уен төрләре  укучыларны мөстәкыйльлеккә, игътибарлылыкка өйрәтә.

Дәресемнең ахырында яраткан укучыларымның күзләренә карап, сөенеч, яшәү , нур, ышаныч  чаткысы күрү минем өчен иң зур шатлык. Димәк мин үз  һөнәремне дөрес сайлаганмын. Үз эшенең нәтиҗәсен, уңышларын күрү,укытучы өчен иң зур бәхет түгелмени!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган ягым-гүз әл Актүбәм. Актүбәм син,ак калам син, Балкыйсың аклык булып. Һәр туар көн килсен сиңа Иң олы шатлык булып.

Слайд 2

Без тарихта эзлебез. Безнең эзләр җирдә югалмаслар, Безнең эзләр тирән уелган. Безнең эзләр тарих битләрнә, Каныбыз белән язып куелган .

Слайд 3

Нефт ьк ә бай,Актүбәкәй, Синең кырларың. Эшкә батыр, төскә матур,егет- кызларың.

Слайд 4

Актүбәнең яшел җәйле һәм ак кышлы урманнары. Шундый ям ь ле синең урманнарың, Шундый ям ь ле синең кырларың.

Слайд 5

Чишмәләр иле син,Туган як!

Слайд 6

Мәчетләрдә азан әйтә, Ак күңелле агалар. Илгә иминлек телиләр, Ак яулыклы апалар.

Слайд 7

Актүбә бистәсе иҗади шәхесләргә бай. Җинан Гарифуллина. “ Гүзәл Актүбәм”,”Әйтер сүзем бар” дип исемләнгән китапларның авторы. Әдип Гаязов. “ Тезләнеп гафу үтен” дигән шигыр ь җыентыгының авторы. Шамил Ниг ъ мәтуллин. Якташ язучыларыбыз шигыр ь ләренә көйләр язучы, бүген дә ялкынлап иҗат итүче үзешчән композитор.

Слайд 8

Сәламәтләндерү үзәкләре.

Слайд 9

Татарстанда дан тота ат-спорт мәктәбе. Бәйрәмнәрне бизәп тора, Ярышларда җиңгән атлары.

Слайд 10

Яңарып үсә туган җир, Урамнары гөлчәчәк. Киләчәге Актүбәнең Тагын да матур булачак!