Парк һәм скверлар елы
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс) по теме

Мингалимова Чулпан Рустамовна

-Хәерле көн, балалар! Исәнмесез! Кәефләрегез яхшымы? Мин хәзер сезгә төсле фрагментлар бирәм, шулардан сез төрле фигуралар җыярсыз . (Яфрак килеп чыга. Аңа “Туган ягым- яшел бишек” дип язылган. Чәчәккә “Туган табигатебезне саклыйк”дип, күбәләккә “Табигать- туган йортыбыз” дип язылган. Укыйк әле. -Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? –Әйе, табигать турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Парк һәм скверлар елы 40.5 КБ

Предварительный просмотр:

-Хәерле көн, балалар! Исәнмесез! Кәефләрегез яхшымы? Мин хәзер сезгә төсле фрагментлар бирәм, шулардан сез төрле фигуралар җыярсыз .

(Яфрак килеп чыга. Аңа “Туган ягым- яшел бишек” дип язылган. Чәчәккә “Туган табигатебезне саклыйк”дип, күбәләккә “Табигать- туган йортыбыз” дип язылган. Укыйк әле.

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? –Әйе, табигать турында.

(1 слайд)2015 ел – Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде.  Аның максаты: паркларны  төзекләндерү, яшелләндерү, кеше өчен уңайлы шартлар  булдыру. Татарстаныбызда парклар бик күп. Аларны санап бетерү мөмкин түгел.

-Бүген без сезнең белән үзебезнең Актаныш парклары белән танышып китәрбез, ул паркларны карап, саклап тоту турында сөйләшербез.

(2 слайд)-Кайсыгыз әйтер, Актанышта ничә парк бар?  - 3.  Шулай –Ниндиләр? -Сәнгать паркы,  Җиңү паркы, Ял паркы. Сез һәр көн шуннан үтәсез, кышын парклар нинди төстә була? –-Әйе, ап-ак, -Җәен аллы- гөлле төсләргә күмелә, көзен сап-сары, язын яңа гына чыгып килгән яш бөреләргә сокланырга була.

Ә хәзер, әйдәгез бергәләп,   паркларның һәрберсенә тукталып китик.

  • (3 слайд)Бу нинди парк? -Сәнгать паркы. - Ул кайда урнашкан?
  • -Менә монда районыбыздан чыккан атказанган сәнгать хезмәткәрләренең бюстлары тора. Кемнәр икәнен беләсезме?

-Әлфия Афзалова.  Кем ул?  -Җырчы. (Музыканы куш)

-Әйе, балалар,менә бу “Актаныш таңнары” дигән җырны Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы Әлфия Афзалова башкара.

-Аннан тыш Театр артисты Мөхтәр Мутин, -Фронтовик язучы Нур Баян,- Шагыйрь Гамил Афзал,

-Язучы- драматург-Риза Ишморат, рәссамнар Зилфәт Басыйров, Васил Маликов, Әсгат Сәфәргалиннарның бюстлары тора.

(4 слайд)-Ә менә бу тактаны күргәнегез бармы? Монда районыбыздан чыккан сәнгать хезмәткәрләре: җырчылар, композиторлар, язучылар, театр артистларының исемнәре мәңгеләштерелгән.Алар әле хәзер дә иҗат итәләр.

(3 слайд)-Ә менә монысы ял паркы.

-Ул кайда урнашкан? Карагыз әле, ниләр күрәсез?  (эскәмияләр) Әйе, Биредә ямь- яшел төз чыршылар, ап-ак кәүсәле каеннар үсә. Анда һәрвакыт саф һава суларга чыккан өлкәннәрне, сабыйларын тартып йөрүче яшь әниләрне очратырга була.            

 Физ – т     Әйдәгез әле,без дә шушы урында ял итеп алыйк

 Кышкы паркка килдек,         (атлау хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек.          (як-якка куллар белән күрсәтү)

Тун кигән каен – уңда,            (уң якны күрсәт)

Ямь-яшел чыршы – сулда.       (Сул якны күрсәт)

Кар бөртекләре оча,                (кулны өскә күтәреп,)

Әйләнеп җирне коча.                 (Әйләнәбез)

Шундый рәхәт саф һава,

Тәңкә-тәңкә кар ява.                (Кар яуган хәрәкәт)

Рәхмәт балалар, утырыгыз.

(6 слайд)-Өченче парк Җиңү паркы. –Монда ниләр күрәсез?- Монда сугышта әйләнеп кайткан һәм кайтмыйча калган солдатлар хөрмәтенә һәйкәл куелган.  Танк

Артта районыбызның 5 Советлар Союзы герое, Әфганстан геройлары мәңгеләштерелгән.

(Музыка куела)

(7 слайд)Быел нинди зур бәйрәм көтелә?- Әйе, балалар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша.  Кайчан? 9 майда бу паркта зур бәйрәм-парад, зур концерт, салютлар оештырыла.Хәзер бу паркта зур төзекләндерү эшләре бара.

Актанышның  парклары гаҗәеп матур. Ял итәргә анда сез дә барыгыз, балалар.   Быелгы истәлекле елда паркларны төзекләндерүдә, аларны  яхшыртуда, яшелләндерүдә катнашыгыз.  -эскәмияләрне ватарга ярыймы? -чүп савытларын аударырга ярыймы? –Әйе, болар һәммәсе дә безнең өчен тудырылган уңайлыклар алар. Аларны ватарга, җимерергә, гомумән, паркларны чүпләргә юл куймыйк.   Әле төзекләндерәсе, чистартып куясы урыннар  Актанышыбыз паркларында  шактый. Яшәгән төбәгебезнең матур, күркәм булуы үзебез өчен кирәк. Бергәләп Актанышыбызны ямьләндерик әле.  Ял паркын 1нче мәктәп укучылыры, Җиңү паркын 2 нче мәктәп укучылары карап тора . Сез дә шулар сафына кушылырсыз дип ышанам.

(8 слайд)-Ә хәзер , әйдәгез,бергәләшеп үзебезнең хыялдагы паркны да ясап куйыйк әле. (Пазлы)

(9 слайд)Йомгаклау:  Балалар без бүген нәрсә турында сөйләштек? Ничә парк бар инде? Аларны саклауда без нинди өлеш кертә алабыз?

- сындырма, ватма

- җыештыр

- чәчәкләргә су сибәргә, чүпләрне утарга. Булдырдыгыз балалар

-Хөрмәтле балалар, Бүгенге көннең истәлеге итеп мин сезгә парклар һәм скверлар елы эмблемасын-китап кыстыргычлары өләшәм.  Бүгенге дәрестә үзегезгә файдалы күп әйберләр алгансыздыр дип ышанам. Бик зур рәхмәт сезгә. Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Памятные места Екатерининского парка

Словестно-дидактическаяигра «Пентагон».Название этой игры произошло от слова «пента» - пять. Ведущий игры задумывает какое-то слово, а игроки должны отгадать его по пяти подсказкам....

Экскурсия по родным местам. Павловский парк

Разработка заочной экскурсии по роднуму краю....

Презентация стихотворения "В парке у Мамаего кургана" Инна Гофф

Дана красочная перезентация к стихотворению Инны Гофф " В парке у Мамаего Кургана" Это стихотворение представляла ученица  4 "Б"  класса Инжеватова Виктория   на поэтическом конкур...

Технологическая карта урока технологии (3 класс). Тема: Городской парк. Конструирование из природных материалов. Изделие: Макет парка из природных материалов. УМК "Школа России"

Цели деятельности учителя: формирование умения работать по плану; создание композиции из природных материалов.Образовательные: изучить выполнение создания макета парка.Воспитательные: воспи...

Классный час. Всероссийский день заповедников и национальных парков. Заповедники и парки Самарской области.

Цель:показать значимость природы в нашей жизни;привлечь внимание учащихся к проблемам экологии;способствовать оздоровлению и физической активизации детей; приобщить к соблюдению ЗОЖ....

Социальный проект в классе «Школьный парк - наш парк»

Целями социального проекта являлись:         1.Привлечь учащихся школы и местных жителей к поддержанию чистоты и порядка в парке....

Технологическая карта урока, "Парк. Изготовление макета городского парка", УМК "Школа России", 3 класс

Цель урока: Формирование у обучающихся  представлений о парке, его разновидностяхЗадачи урока:Дидактические:1. Дать представление о парке;2. Познакомить обучающихся с понятием «парк»...