Фәнни-эзләнү эше
проект по теме

Әүхәдиева Әлфирә Миннерәфыйк кызы

Максатчан һәм тырыш булсаң гына югары үрләр яулап була. Эзләнүләр көчле булса, табышы да була.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Фәнни-эзләнү эше: “Табигать  җәүһәрләре – күңелем  кыллары”

  1. Кереш

  1.    Теманы сайлауны  нигезләү

      Һәр кешегә үзенең туган ягы кадерле.  Кая гына барса да ул үзенең яшәгән нигезен, яшьлек сукмакларын, очар канат биргән мәктәбен, сулаган саф һавасын, челтерәп аккан чишмә тавышларын сагына. Ә туган илнең кадерен белергә, аның үткәнен барларга, аны яратырга өйрәтүчеләр кемнәр соң? Алар безнең әти-әниләребез, укытучыларыбыз, өлкәннәребез. Без аларга чиксез рәхмәтле. Ә без зурайгач, олыгайгач, безнең балаларыбыз да үз нигезләрен сагынырмы, безнең яныбызга кайтырлармы? Ә бу инде безнең тәрбиядән торачак. Шуның өчен башта үзеңә туган ягыңны яхшы белергә, аны чиксез яратырга кирәк. Әле ярый безгә өлкән буын кешеләре – әби-бабайлар барлык белгәннәрен сөйли. Ә без балаларыбызга, оныкларыбызга ни сөйләрбез? Менә шуның өчен мин бу темага тукталырга уйладым. Гомумән, һәр кеше туган ягын биш бармагы кебек белергә тиеш. Юкка гына халкыбыз “Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк” дип әйтмәгән бит!   

      Мин туган авылымның тарихын тирәнтен өйрәнергә теләдем. Максатыма ирешү өчен эзләнүләр алып бардым, өлкәннәрдән сораштым, музей материаллары белән таныштым. Туган авылымның тарихын белү һәм аны киләчәк буын өчен саклауны үземнең изге бурычым дип саныйм.

       

2. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары  

    Тикшерү эшенең  темасы:  Халык  җәүһәрләре – күңелем  кыллары

    Теманың актуальлеге: Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур, якын, кадерле урын алып тора. Үз авылыңның тарихын, атаклы, дәрәҗәле шәхесләрен, халыкның гореф-гадәтләрен белү, чишмә атамаларының  тарихын өйрәнеп,  алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда  файдалану  бик мөһим.

     Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша  авыл тарихы, аның урнашу урыны белән танышу, материаллар  җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару. Туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү.

    Тикшерү объекты: авылыбыз җирлеге

    Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

    Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның  өлкән кешеләреннән атамалар  тарихын  сөйләтү,  язмаларны редакцияләү; чишмә, сулык күренешләрен  фотога төшерү.

  1. Төп өлеш

  1. Смәелем – туган  авылым

        Туган авылым Смәел (рәс.1) районыбызның төньяк-көнчыгышына урнашкан. Олы кешеләрнең сөйләвенә караганда, безнең авыл утырган урын элек кара урман белән капланган булган. Анда чыршы, нарат, усак, каен агачлары үскән. Ул агачларны чистартып, әкренләп кешеләр килеп урнаша башлаганнар. Моннан күп еллар элек монда марилар яшәгәннәр. Аннары бу урыннарга бер төркем татарлар килгәннәр. Аларның җитәкчесе Исмәгыйль исемле булган. Ул бик батыр, укымышлы мулла, сәүдәгәр булган. Татарлар мариларны куып җибәреп, үзләре шунда урнашып калганнар. Шулай итеп бу авылны ,,Исмәгыйль авылы” дип йөртә башлаганнар. Вакытлар узу белән Исмәил, аннан Смәел дип йөртү сөйләм теленә кереп калган. Авыл халкы аны изге кешегә санаган. Кабере бүгенге көндә дә кадерләп саклана.

       Элек авылның зираты шул каберлек тирәсендә булган. Тирә-як урманлы булганлыктан, кешеләр аучылык  белән шөгыльләнгәннәр. Кырларга арыш, арпа, солы, борай, борчак чәчкәннәр. Торган саен монда яшәүчеләр иген кырлары ясау өчен җирне урманнардан чистартканнар һәм урман авыл яныннан ераккарак чигенгән. Урманнардан чистарткан урынны һәркем үзе эшкәрткән һәм ул урыннар аларның исеме белән аталган, кайберләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Мәсәлән: Мөчтәр әрчүе,  Нәзир әрчүе, Ибрай әрчүе.

       Авыл бик тиз зурайган, кешеләргә җир җитмәгән. Моннан 200еллар элек шактый кеше Киров өлкәсенә күчеп утырган, хәзер ул авыл Яңа Смәел дип атала. 1924нче елда кайбер кешеләр Мари Автономияле өлкәсенә күчеп китәләр. Ул Смәел Пүчинкәсе дип атала. Гаиләләре белән Казахстан, Семипалатинск якларына да күчеп китүчеләр булган.

       Туган авыл табигатенең һәр географик обьекты кешеләрнең яшьлек эзләрен, кадерле хатирәләрен саклау белән бергә, һәрбер географик атама –  үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мотивы, лексик мәгьнәсе белән чал тарих хәбәрчесе.

      Смәел гел яңара, зурая бара, яңа урамнар барлыкка килә.

      Зур урам – Смәелнең үзәк урамы. Ул хәзер Бауман урамы дип йөртелә.  

      Карабай тыкрыгы – кара эшчеләр тыкрыгы. Кара эш белән шөгыльләнеп, үз хезмәтләре белән көн күргәннәр. Бу урамда Карабай кушаматлы Гыйләҗев Бәдегый яшәгән. Ул минем бабамның җизнәсе.

      Күгәрчен тыкрыгы – элек Корым тыкрыгы дип аталган. Мөхәммәднәбиев Һади абыйның ата-бабасы күгәрченнәр асраган. Шуңа бүгенге көндә Күгәрчен тыкрыгы дип йөртелә.

      Чурапан тыкрыгы – бүгенге көндә Киров урамының бер өлеше.

      Алакай тыкрыгы – авыл старостасы алакай Хадие яшәгән.

      Әчелек тыкрыгы – авылның бу өлешендә яшелчә басуы янында подвал булган, аннан гел әче ис килеп торган.

      Әхмәр тыкрыгы – Әхмәр Әхмәтҗаны беренче булып килеп урнашкан.

      Күклә очы – элек анда өч мари гаиләсе яшәгән.

Ә бүгенге көндә Смәел авылының урамнары – Бауман, Киров, Муса Җәлил, Тукай исемендәге, Яшьләр.

      Авыл элек-электән үзенең төзеклеге, матурлыгы белән тирә-юньдә дан тоткан. Монда бик эшчән, булдыклы кешеләр яшәгән һәм яшиләр. Смәел үзенең балта осталары, тал чыбыгыннан төрле йорт  кирәк-яраклары ясаучылары, яшелчә үстерүчеләре белән данлыклы булган. Бу яклардагы бик күпләр Смәел осталары ясаган “талбишекләрдә” тирбәлеп, алар ясаган “бәбәй арбаларында” ләззәтләнеп үскән. Смәелнең үзенең күренекле сынчысы  – Гыйззәтуллин Габдулласы да бар иде. Ул агачтан, сөяктән, гипстан һәм башка чималдан бик оста итеп сыннар ясаган шәхес. Авылыбызның 31 күренекле шәхесе “Балтач район энциклопедиясе”ндә дә урын алган.

       Нәтиҗә:  Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята. “Үткәнен  белмәгәннең – киләчәге юк,” – ди  халык. Димәк, без  авылның  үткән  тарихы  белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр.                                                    

  1. Чишмәләре

       Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргәннәр. Авылның Фәсхетдин исемле игелекле кешесе изгеләр кабере янына агачлар утырткан. Бу агачлык бүгенге көндә Фәсхетдин (Фәсхи) таллыгы дип йөртелә. Ә таллык арасыннан чыккан чишмә ,,Изгеләр чишмәсе” дип йөртелә (рәс.2). Бу чишмәнең килеп чыгуы турында төрле хикәятләр йөри. Имеш, бер төнне бу урыннан ике әүлия кош булып һавага күтәрелгән. Бу хәлне авыл картлары елга өч тапкыр кабатлана диләр. Хикәятнең икенче төрлесе дә бар. Гаделша хәзрәт кодрәт иясе булган. Изгеләр зиратында аның кабере булырга тиеш. Изгеләр чишмәсе дә ул күмелгән урыннан  ургып чыккан имеш. Шуның өчен ул – һәр мөселман йөрәгенең рухы, дине, эчке дөньясы, намусы һәм кешелеклелек үлчәве. Бу чишмәнең суын  төрле төбәкләрдә яши торган халык алырга кайта, авыручылар аннан сихәт таба. Ләкин чишмәдән суны кеше үзе дога кылып алырга тиеш икән.  Бүгенге көндә бу чишмә Закировлар тарафыннан тәрбияләнеп торыла.

      Чишмә буена килгәч, кошлар сайравына кушылып, минем күңелемдә дә бер җыр туды:

    Көмеш сулы чишмә ага

    Куе тал арасыннан.

    Җәен анда печән үсә

    Гүя ат дугасыннан.

          Изгеләр чишмәсе диеп

          Йөртә әби-бабайлар.

          Шуңа күрә кадерлиләр

          Аны ата-аналар.

    Сандугачлар кунып сайрый

    Янындагы талларга.

    Шаулап үсә яшел үлән

    Сокланамын шуларга.

           Һәр көн барабыз чишмәгә

           Көянтә-чиләк белән.

           Авырулар да тарала

           Аның шифасы белән.

   Тирә-ягы чистартылган,

    Юлга таш та түшәлгән.

    Комган, чүмеч тә куелган,

    Чиста сөлге эленгән.

           Шуңа күрә аның даны

           Еракларга таралган.

           Суын татып карарга дип

           Кайталар калалардан.

      Авыл урамнары, басу-кырлары буйлап ага торган һәр чишмә халыкка бик кадерле җир бизәге. Озак еллар ярты авыл халкын су белән тәэмин итеп торган Зират арты кушы (рәс.3) яктырып ерактан күренеп тора. Изгеләр зиратына якын урнашканга исеме шулай атала. Ул юлчыларга юл күрсәтә. Аның янына утырып ял итәләр. Зәңгәрсу төскә буялган кораб Мәккә шәһәренә юнәлгән. Җилкәннәре әллә каян күренеп кешеләрне үзенә җәлеп итә, өстендәге ае изгелеген күрсәтеп тора. Аның сызымын укытучы Нәҗметдинов Фәрит абый эшләгән. “Берәүләрнең идән асларында чишмә суы 18 ел сакланган. Чәйнеккә дә юшкын утыртмый, суы йомшак – җанга рәхәтлек бирә. Изге су белән битеңне, кулларыңны юсаң, авыруларың онытыла” – дип сөйлиләр аның суы турында.

      Ә Зайдулла чишмәсе (рәс.4) скульптор Гыйззәтуллин Габдулла абый  хуҗалыгы каршыннан челтерәп ага. Аның  суын  бик чиста һәм йомшак дип  мактыйлар. Чишмәне Зайдулла бай казыткан булган. Аның чишмә янында ашлык киптерү җайланмасы да булган. Зайдулла байны сөргенгә җибәргәннәр һәм ул аннан кайтмаган. Күршеләренә бер хаты гына килгән һәм ул хатта мондый юллар булган:

Кара алаша атыбызның

Дагасын алдырмагыз.

          Монда китеп вафат булсак,

         Догасыз калдырмагыз.

   Ул казыткан чишмә суы белән сугарып, мәктәп яны тәҗрибә участогының даны Мәскәүгә кадәр китте.  Бүгенге көндә дә ул халыкка хезмәт итә: аның шифалы суын алалар, улагында җиң сызганып кер чайкыйлар, буасында каз – үрдәкләр йөзә.

     Утай чишмәсе (рәс.5) элекке мәчет янында урнашкан булган. (Ә хәзер бу урында Галиев Фаварис абыйлар хуҗалыгы). Мәчет картлары чишмәне карап, чистартып торганнар, тирә-юненә агачлар утыртканнар. Сираҗи исемле карт агачларны чишмәдән су сибеп үстергән. ,,Суы бик шифалы, юшкын утыртмый”, –  дип сөйлиләр бу чишмә турында да.  

       Чәки чишмәсе (рәс.6) тау башына урнашкан Газимов Рашит абыйлар яныннан агып чыга. Ул инде гасырларны кичеп кешеләргә намуслы хезмәт итә.  

        Нәтиҗә:  Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Кеше гомер буе Җир йөзендәге мәңгелек кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләрнең  тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Авылыбызның менә шушындый чишмәләре белән һәркем соклана. Аларны кадерләп саклау безнең изге бурычыбыз. Моның өчен  без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Алга таба да  чишмәләр тарихын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу  бик кызык, мавыктыргыч  һәм  файдалы  шөгыль. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны  беләбез.

  1. Елгалары һәм күлләре

      Җәен су коенып, кышын текә ярыннан чана шуып уйный торган Шушма  елгабыз (рәс.7) бар. Аның исеме Арча районы Шушмабаш авылыннан башлануы белән бәйле икән. Элек аның суы мул булган, күпсанлы тегермәннәр эшләп торган. Елганың Текә яр (текә ярлы урыны), Диңгез күзе (бик тирән булып, кешеләр батып үлгән урыны), Кызлар комлыгы (кызларның яратып су коену урыны) дип аталган урыннары бар. Шушма елгасының юлы бик бормалы һәм бик озын. Ул Кама алдының төп елгаларының берсе санала. Күбесенчә явым-төшем сулары, җир асты сулары белән туена. Язгы ташулы елга Вятка (Нократ) елгасына коя.

       Ә җәен җиләк җыярга барганда Чутай тавына бару өчен  бер елганың саерак урыныннан ерып чыгарга кирәк. Ул Арборка елгасы (рәс.8), Арбор авылы өстеннән башлана.

      Зур күл (рәс.9), җәй буе каз-үрдәкләр саклый торган, авылның көньяк өлешенә урнашкан. Ул Шушма елгасының иске юлында ясалган һәм олы юл белән бүленгән. Формалары озынча, ураксыман, тирәнлеге 1 – 2 метр. Бүленгән өлеше Урта күл (рәс.10) дип йөртелә. Ел саен аның янында Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Авыш колгага менүчеләр анда мәтәлеп “су коенып” та чыгалар. Бу күлләргә ташу вакытында ел саен елга суы керә. Аннан башка күлләрнең туенуында җир асты сулары һәм яңгыр сулары катнаша. Күлләр балыкка да бай.

      Нәтиҗә: Экскурсия вакытында мин күлләребезгә ярдәм кирәклеген аңладым. Аның ярларын куе гына тал каплап килә. Урта күл төбен дә чистартырга кирәк. Бу елда анда сөлекләрнең күп булуы ачыкланды, алар каз-үрдәк борынына кереп азаплады. Ә җәй уртасында аның суы бик аз кала һәм төбендәге чүпләре тырпаеп тора.

  1. Коры елгалары

      Авылыбызда зур ерганак, чокырларны коры елга дип йөртәләр. Аларның күбесендә кечкенә инешләр дә бар. Шулар арасында  Җөрешкә,Чурапан, Әхмәр, Шәм, Пыжна, Куян, Миркә, Коры елга, Салкын кое, Ар елгасы  игътибарга лаек.

      Пыжна елгасы авылның көнбатыш юнәлешендә урнашкан. Риваятьләрдән чыгып, мариларда бияләй сүзеннән алынган дип уйлыйлар. Ул 650 метрга сузылган. Иң төньяк очында Ташлы елга урнашкан. Елганың берничә урыныннан чишмә чыга.  Елга башы көтүлек өчен файдаланыла. Ә уң як ярында бик матур булып утырткан агачлар (посадка) шаулый. Җәен мул булып җиләкләр дә өлгерә. Монда төлкеләрне дә очратырга мөмкин.

       Шәм елгасы исемен шәм формасында булган өчен алган. Ул  2км.875м га сузылган. Берничә чишмә кушылып инеш хасил итәләр. Шәм елгасы берничә тармактан тора. Иң озыны – Гәркес.Ул көньяктан төньякка 1 км га сузылган. Бу елгага без җиләккә, мәтрүшкәгә, гөлҗимешкә, чикләвеккә, гөмбәгә йөрибез.

       Салкын кое елгасы 2 тармактан тора. Бик салкын сулы кое булганга шулай аталган.

       Коры елга сусыз булганы өчен шулай аталган.

       Ә Куян елгасы элек куянлы булган өчен шулай йөртелә (куян фермасы булган).

      Нәтиҗә: елгаларның матурлыгы мине таң калдырды. Авыл халкы печәнен чабып торгач ул чистарып киткән кебек була. Миңа әле бу елгаларда таныш булмаган үләннәр бик күп очрады. Өйрәнүне дәвам итәргә кирәклеген аңладым.

  1. Болыннары

      Авыл янында болыннар да шактый. Аргы як болыны үзе алты өлешкә бүленеп атала: Озын, Ачы, Канач, Кече, Үтәгән болыны, Тегермән дугае. Ә Түбән болын җидегә бүленгән: Шаган, Җәдегәр (Ядегәр), Ачы, Йомычкалы дугайлары, Арбур тамагы, Нечкә күл, Нәзир әрчүе.

       Шаган, Ядегәр дугайларының исемнәре борынгыдан килгән. Элек бу җирләрдә Шаган, Ядегәр исемле кешеләрнең хуҗа булып торганын күрсәтә.

       Йомычкалы дугай. Элек, кешеләр бу тирәдә йорт салу өчен бура бураганнар. Шуңа күрә, йомычка күп булу сәбәпле, бу дугай шулай аталган.

       Арбур тамагы. Болынның бу өлеше Арбур елгасы башында булганга, шундый исем бирелгән.

       Нәзир әрчүе.  Бу территорияне урманнан Нәзир исемле кеше әрчегән.

       Арбур буе болынын дүрт өлешкә бүлеп йөрткәннәр: Түбән тегермән, Ибрай әрчүе, Нөнәгәр күпере, Ор чиге.

       Нәтиҗә: Һәр болын үзенчә матур, үзенчә ямьле. Алар хезмәт сөйгән халыкны мул уңышлары белән сөендерәләр. Безгә шушындый матурлыкка сокланып, аны кадерләп сакларга, алардан дөрес файдаланырга  гына кала.

  1. Йомгаклау

      Җир-анабыз  иксез-чиксез гүзәллекне үзенә сыйдырган. Балкып чыккан кояшы да, челтерәп  аккан чишмәсе дә, бер тиктормас кечкенә кырмыскасы да үзенчә матур, үзенчә гүзәл. Тирә-як мөһитне җанын аша үткәреп, күңел күзең белән күрә генә белергә генә кирәк!

Болыны киң, күле матур,

Чишмәләре саф сулы.

Шуңа күрә яратадыр

Сине кечесе, зуры.

Синдә генә мул уңышлы

Иркен басу-кырлары.

Эшчән, тырыш, алтын куллы

Кызлары һәм уллары.

                                   Ямьле туган җиребез,

                                   Матур торган көнебез.

                                   Бәхет кошы кирәк булса,

                                   Смәелгә килегез!

       Киләчәктә исемеңә тап төшермичә, матур итеп, тагын да яңа үрләр яулап, яшә әле, авылым!

Кулланылган материаллар

1. Балтач энциклопедиясе

2. Мәктәп музее материаллары

3. Өлкән буын кешеләренең сөйләме

4. Фаварис Галиев “Көзге яшьнәү” китабы

5. Фатихов Солтан “Смәел – борынгы һәм дәрәҗәле авыл”


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Табигать җәүһәрләре- күңелем кыллары

Слайд 2

Эшнең максаты төрле чыганаклар аша авыл тарихы, аның урнашу урыны белән танышу; материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару; - туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү. Бурычлары - авыл тарихын тирәнтен өйрәнү өчен эзләнергә, өлкәннәрдән сорашырга, музей материаллары белән танышырга; - табигать җәүһәрләре белән танышу өчен экскурсияләр ясарга һәм сурәткә төшерергә, аларның ,,борчуларын” аңларга һәм ярдәм итәргә әзер булырга; - аларның кеше тормышында әһәмиятен ачыкларга.

Слайд 3

Туган авылым Смәел утырган урын элек кара урман белән капланган булган. Анда чыршы, нарат, усак, каен агачлары үскән. Ул агачларны чистартып, әкренләп кешеләр килеп урнаша башлаганнар. Моннан күп еллар элек монда марилар яшәгәннәр. Аннары бу урыннарга бер төркем татарлар килгәннәр. Аларның җитәкчесе Исмәгыйль исемле булган. Ул бик батыр, укымышлы мулла, сәүдәгәр булган. Татарлар мариларны куып җибәреп, үзләре шунда урнашып калганнар. Шулай итеп бу авылны ,,Исмәгыйль авылы” дип йөртә башлаганнар. Вакытлар узу белән Исмәил, аннан Смәел дип йөртү сөйләм теленә кереп калган. Авыл бик тиз зурайган, кешеләргә җир җитми башлаган. Шактый кеше Киров өлкәсенә күчеп утырган, хәзер ул авыл Яңа Смәел дип атала. Кайбер кешеләр Мари Автономияле өлкәсенә дә күчеп китәләр. Ул Смәел Пүчинкәсе дип атала. Смәелем – туган авылым “ Исмәгыйль пәйгамбәр исемен Йөртә туган авылым. Бик күп еллык тарихы бар Борынгы шул авылым”

Слайд 4

Изгеләр чишмәсе Авылның Фәсхетдин исемле игелекле кешесе изгеләр кабере янына агачлар утырткан. Бу агачлык бүгенге көндә Фәсхи таллыгы дип йөртелә. Ә таллык арасыннан чыккан чишмә ,,Изгеләр чишмәсе” дип йөртелә. Бу чишмәнең суын төрле төбәкләрдә яшәүчеләр алырга кайта, авыручылар аннан сихәт таба. Зират арты кушы Юлчыларга юл күрсәтеп тора, Зират арты кушы яктырып. Үтүчеләр аның суын эчә, Ялын итә шунда утырып.

Слайд 5

Тыныч кына аккан бу чишмәнең Ишетелә көмеш чыңлавы. Тавышына кошлар да кушылса, Ниләр тора шуны тыңлавы! Зәйдулла чишмәсе Әкрен генә, салмак кына булып, Челтерәп ага Утай чишмәсе. Буасында каз-үрдәкләр йөзә, Эх, бер килә җырлап үтәсе. Утай чишмәсе Чәки чишмәсе Тау астыннан чыга да, Ерак араны үтә. Гасырларны кичеп ул, Намуслы хезмәт итә.

Слайд 6

Авылым яныннан бормаланып Шушма елгасы ага. Аның исеме Арча районы Шушмабаш авылыннан башлануы белән бәйле икән. Элек аның суы мул булган, күпсанлы тегермәннәр эшләп торган. Елганың Текә яр (текә ярлы урыны), Диңгез күзе (бик тирән булып, кешеләр батып үлгән урыны), Кызлар комлыгы (кызларның яратып су коену урыны) дип аталган урыннары бар. Шушма елгасының юлы бик бормалы һәм бик озын.Ул Вятка (Нократ) елгасына коя. Түбән болын янында, Бар бер суны ерасы. Бормалы юл ясаган, Бу бит Арбор елгасы . Җәй буе каз – үрдәкләр саклый торган авылның көньяк өлешенә урнашкан Зур күле дә бар.Ул Шушма елгасының иске юлында ясалган һәм олы юл белән бүленгән. Формасы озынча, ураксыман, тирәнлеге 1 – 2 метр. Бүленгән өлеше Урта күл дип йөртелә. Ел саен аның янында Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Авыш колгасына менүчеләр күлгә мәтәлеп “су коенып” та чыгалар. Күлләр балыкка да бай.

Слайд 7

Авылыбызда зур ерганак, чокырларны коры елга дип йөртәләр. Аларның күбесендә кечкенә инешләр дә бар. Шулар арасында Чурапан , Әхмәр, Шәм, Пыжна, Куян, Миркә, Коры елга, Салкын кое, Ар елгасы игътибарга лаек. Бу елгаларның матурлыгы мине таң калдырды. Җәен аларда җыеп бетерә алмаслык җиләк җитешә. Авыл халкы печәнен чабып торгач ул тагын да чистарып китә. Миңа әле бу елгаларда таныш булмаган үләннәр дә бик күп очрады. Өйрәнүне дәвам итәргә кирәклеген аңладым. КОРЫ ЕЛГАЛАР

Слайд 8

Болыннар Авыл янында болыннар да шактый. Аргы як болыны алты өлешкә бүленеп атала: Озын, Ачы, Канач, Кече, Үтәгән болыны, Тегермән дугае. Түбән болын җидегә бүленгән: Шаган, Җәдегәр (Ядегәр), Ачы, Йомычкалы дугайлары, Арбур тамагы, Нечкә күл, Нәзир әрчүе. Һәр болын үзенчә матур, үзенчә ямьле. Хезмәт сөйгән халыкны мул уңышлары белән сөендерәләр. Безгә шушындый матурлыкка сокланып, аны кадерләп сакларга, алардан дөрес файдаланырга гына кала. Болыны киң, күле матур, Чишмәләре саф сулы. Шуңа күрә яратадыр Сине кечесе, зуры . Синдә генә мул уңышлы Иркен басу-кырлары. Эшчән, тырыш, алтын куллы Кызлары һәм уллары. Ямьле туган җиребез , Матур торган көнебез. Бәхет кошы кирәк булса, Смәелгә килегез!