Кисәкчәләр
план-конспект урока (3 класс) на тему

3 сыйныфта кисәкчәләр темасы. Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл кисәкчәләр30.85 КБ

Предварительный просмотр:

Кисәкчәләр, 3 сыйныф

Дәреснең технологик картасы

Укытучы

Камартдинова Зилә Рөстәм кызы

Предмет

Татар теле

Сыйныф

3

Дәрес төре

Яңа белемнәрне ачу

Дәрес темасы

Кисәкчәләр

Максат

Сүз төркемнәре турындагы белемнәрне камилләштерү. Кисәкчәләр турында төшенчә бирү, аларны аерып тану, кисәкчәләрнең аерым язылышын өйрәтү.

Бурычлар

  • Бәйләнешле сөйләм һәм фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;
  • Укуга җитди караш, игътибарлылык тәрбияләү;
  • Бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп, килешеп эшләү күнекмәсен үстерү, туган як табигатенә сакчыл караш, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Төп терминнар

Ярдәмче сүз, кисәкчә

Ирешеләчәк нәтиҗә (бурычлар)

Предмет күнекмәләре:

Кисәкчәләрнең төп билгеләрен әйтеп бирү;

Кисәкчәләрне кушымчадан аера белү;

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

  • Уку материалына кызыксыну булдыру;
  • Үз уку эшчәнлегеңне бәяләү сәләте формалаштыру.

Метапредмет УУГ

Регулятив УУГ:

  • Уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау;
  • Гамәлләрне бәяләү, ясалган хаталар характерын исәпкә алып, эш-гамәлләргә төзәтмәләр кертү.

Танып-белү УУГ:

  • Уй-фикерне сөйләм формасында төзү;
  • Бирелгән критерийлар буенча чагыштыру һәм классификацияләү үткәрү;
  • Объект турында хикәяләү төзү;
  • Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын чыгару.

Коммуникатив УУГ:

  • Кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итү;
  • Уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килү;
  • Төрле сөйләм чаралары куллану.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Бергәләп эзләнү, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Дәреслек: Татар теле, 3 нче сыйныф, 2 нче кисәк. И.Х.  Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова.

Техник чаралар: компьютер, презентация. Карточка, таблицалар.

 

Дәрес этапы

Формалаштырылырга тиешле УУГ

Укытучы гаммәлләре

Укучылар гамәлләре

  1. Уку эшчәнлегенә мотивация

Максат: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү; сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Танып белү УУГ:

Уй-фикерне сөйләм формасында төзү.

Укытучы укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерә.

 

“теләк” энергизаторы

  • Әйдәгез, бүгенге дәресебезне бер-беребезгә матур теләкләр теләүдән башлыйк.

“Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе-мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр”.

Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Моның өчен дәрестә игътибарлы, актив, кызыксынучан булуыгызны телим. Барыгыз да әзерме?

Дәрескә әзерлекләрен күрсәтәләр (барлык уку әсбаплары  да алынган, дөрес итеп утырган)

Укытучыны тыңлыйлар.

 

“Теләк” энергизаторы уйныйлар.

Балалар җавап бирә.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:

Үтеләчәк темага нигезләнеп үткәннәрне кабатлау.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку материалына кызыксыну булдыру.

Регулятив УУГ:

Уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау.

Коммуникатив УУГ:

Үз фикереңне формалаштыру. Төркемдә эшләгәндә үз фикереңне иптәшләрең фикере белән килештерә белү.

  • Укучылар, без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?
  • Әйе, хәзер “Үз оясына” урнаштыр уенын уйнап алабыз. Моның өчен алдыгызда сүзләр язылган карточкаларны бирелгән сүз төркемнәре астына урнаштырырга кирәк булыр.

Беренче төркем “Исем”, “Фигыль”, икенче төркем “Сыйфат”, “Алмашлык” сүз төркемнәрен табып урнаштыра. Башладык.

усал, тә, яза, татлы, гына, барды, Идел, да, мин, кеше, алар, кенә

Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык

Төркемнәрдә эш. Эш беткәч һәр төркемнән 2 укучы чыгып аңлата.

Сүзләрне тутыралар

  1. Проблемалы ситуация булдыру.

Максат: авырлыкларны ачыклау (ни өчен шундый сорау килеп туды? Без әле нәрсәне белмибез?)

Дәреснең темасын ачыклау, дәреснең максатын төп сорау итеп билгеләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку материалына кызыксыну булдыру.

Танып белү УУГ:

Уй-фикерне сөйләм формасында төзү.

Регулятив УУГ:

Биремнәрне үтәү.

Укучылар, без бүген “Сүз төркемнәре” бакчасында йөрербез. Әйдәгез матур чәчәкләр җыйыйк. Нинди чәчәкләр усеп чыгар икән бу бакчада?

  • Укучылар, слайдка карагыз әле, нигә калган сүзләрен беркая да кертә алмадыгыз? Ни өчен алар артык калды?
  • Димәк без әле нәрсәнедер белеп бетермибез.

тә, гына, да, кенә – татар телендә мондый сүзләр бармы?

Ләкин сорау куеп булмый. Димәк безнең бакчабызда ниндидер чәчәк җитми. Укучылар без нәрсәгә очрадык?

  • Нишләргә тиеш булабыз?

Димәк укучылар, сорау куеп булмый торган сүз төркемнәре дә була икән.

  • Нинди сүз төркеме икәнен алдагы биремне эшләп чыккач белерсез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм җавапларын табыгыз.
  1. Кишер белән кәбестәне

 Ул бик нык ярата.

Озын колакларын тырпайтып,

Сикереп урманга кача.

  1. Бүре түгел – көрән,

Куян түгел – озын колаклы,

Ат түгел – тояклы.

  1. Табышмак әйтәм мин сезгә,

Йон бирә безгә нәрсә?

  1. Нәрсә үз оясын өстендә йөртә?

  1. Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.

  1. Йомры, йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.

  1. Башы тарак, койрыгы урак

Кычкыртып быргысын, уята барысын.

  • Беренче хәрефләрне кушып укып карыйк әле. Нинди сүз килеп чыкты?
  • Димәк, бакчабыздагы 5 нче чәчәк “Кисәкчә”.

Дәрес темабыз нинди булыр инде, укучылар?

Максат:

  • Алга әйләнеп кайтыйк әле, кайсы сүзләрегез калган иде.

“Исем”,  “Фигыль”, “Сыйфат”, “Алмашлык”

  • Чөнки бу сүзләргә

сорау куеп булмады.

Бар.

Каршылыкка очрадык. 

Каршылыкларны чишәргә тиеш булабыз.

Табышмаклар чишәләлр.

Куян

Ишәк

Сарык

Әкәм-төкәм

Керпе

чеби

әтәч

кисәкчә

Тема “кисәкчә”

Кисәкчәләр турында белү, аларны аерып тану, кисәкчәләрнең аерым язылышын өйрәнү.

Да, тә, гына, кенә.

  1. Яңа белемнәрне ачу.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Уку материалына кызыксыну булдыру.

Танып белү УУГ:

Уй-фикерне сөйләм формасында төзү.

Регулятив УУГ:

Биремнәрне үтәү.

Уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау.

Гамәлләрне бәяләү, ясалган хаталар характерын исәпкә алып, эш-гамәлләргә төзәтмәләр кертү.

  • Димәк укучылар, сорау куеп булмый торган сүзләр дә бар икән. Укучылар татар телендә тагын сорау куеп булмый торган сүз төркемнәре бар әле. Ләкин без бүгенгә кисәкчәләрдә тукталып китәрбез.

  • Алдыгызда таблицалар ята. Андагы җөмләләрне укыйбыз.

Мин мәктәптә укыйм.

Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.

Бакчада чәчәкләр күп.

Бакча да миңа бик ошады.

  • беренче баганадагы калын хәрефле сүзгә сорау куябыз.
  • Бу нинди сүз төркеме? Кайсы килештә?
  • Икенче баганадагы калын хәрефле сүзләргә сорау куябыз.
  • Укучылар, менә бу сүзләр: да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк татар телендә кисәкчәләр дип аталалар.
  • Димәк кисәкчзләргә сорау куеп булмый.
  • Тагын таблицага карап ни әйтә алырсыз?

  • Бик яхшы укучылар. Җөмләдән төшереп калдырып һәм белән, һәм сүзләрен куеп укып карагыз әле.

  • Димәк аларны җөмләдән төшереп калдыру яки һәм, белән теркәгечләре белән дә алмаштыру мөмкинлеге бар.

  • Ә урын-вакыт килешендәге исемнәр белән моны эшләп буламы?

Балалар укыйлар.

Кайда? Нәрсәдә?

Исем, урын-вакыт килешендә

Нәрсә дә? Тә, да га сорау куеп булмый.

Кисәкчәләр аерым язылалар.

Куеп укыйлар.

Юк, кушымчалар кушылып язылалар.

Физкультминут.

“Микс-фриз-груп” сингапур структурасы

  • Фигыль сүз төркеменең ничә заманы бар?
  • Укучы сүзендә ничә иҗек?
  • Татар телендә ничә килеш бар?
  • Кисәкчәләр ничек язылалар.

Музыка астында хәрәкәтләнәләр, туктап җавапка туры килеп парлашалар.

  1. Телдән әйтеп карап беренчел ныгыту.

Максат: уен ярдәмендә белемнәрне кабатлау.

Регулятив УУГ: биремнәрне үтәү. Үтәлешкә үзбәя һәм үзара бәя кую.

 

Танып белү УУГ: үз фикереңне дәлилләү, белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү.

  • Дәреслекнең 32 нче битендәге кагыйдәне укыйк. Без чыгарган нәтиҗәләр белән тәңгәл киләме?

Уен: “Артык сүзне тап!”

Гөмбә, генә, гөрләвек, гөлҗимеш

Китерә, күтәрә, көлдерә, кенә.

Та, саф, ак, тар

Кагыйдәне укыйлар.

Слайдта

  1. Өлге буенча үзаалы эш.

Максат: һәр укучыны теманы аңлавын ышандыру.

Регулятив УУГ: биремнәрне үтәү.

 

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү.

  • 34 нче күнегү. “Туган көндә” да, дә кисәкчәләрен дөрес куярга.

Өлге буенча тикшерәләр.

  1. Яңа белемнәрне белемнәр системасына кертү. Ныгыту.

Регулятив УУГ:

Биремнәрне үтәү.

Уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау. биремнәрне үтәү.

Коммуникатив УУГ:

Үз фикереңне формалаштыру. Төркемдә эшләгәндә үз фикереңне иптәшләрең фикере белән килештерә белү.

Танып белү УУГ: үз фикереңне дәлилләү.

Уен “Кем күбрәк?” төркемнәрдә эш.

Бирелгән хәрефләрдән кисәкчәләр төзе.

К н у ү г е ә ы

Җәяләрне ачып җөмләләрне күчереп яарга.

Идел(дә), Кама(да) – зур елгалар.


Җәен Идел(дә), Кама(да) су коендык.

“Инсайд – аутсайд  сёкл” сингапур стркутурасы ярдәмендә ныгыту.

  • Нинди кисәкчәләр белдең?
  • Кисәкчәләр кертеп бер җөмлә уйларга.

Төркемнәрдә эш.

Парларда эш.(тикшерү)

Эчке һәм тышкы круг

  1. Рефлексия

Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләвен булдыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз уку эшчәнлегеңне бәяләү сәләте формалаштыру.

Слайдта чыккан җөмләләрне тәмамларга кирәк.

  • Мин белдем ... .
  • Мин истә калдырдым ... .
  • Мин эшли алдым ... .

Өй эше.

1) 35 нче күнегү,

 “Минем әни” дигән темага кисәкчәләр кулланып хикәя төзергә.

2) 32 нче бит. кагыйдәне өйрәнергә.

  • Укучылар сүз төркемнәре бакчасында җыйган чәчәкләребез янына һәрберебез үзенә ошаган, үзенең кәефенә туры килә торганын сайлап алып ябыштырыйк. Нинди чәчәк бәйләме килеп чыгар?
  • Үзегез сайлаган төснең ни аңлатканын беләсегез киләме? Әйтимме?

красный – зур канәгатьлелек;

кызгылт-сары - күтәренке, җылы;

сары - ачык, җылы;

зеленый – тыныч;

синий – канәгатьсезлек, борчулы;

фиолетовый - борчулы,киеренкелек;

  • Үзебезнең эшчәнлекне бәялик. (Үзбәя)
  • Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Биремне үтиләр, үз фикеләрен әйтәләр.

Чәчәкләр сайлап алып ябыштыралар.

Әйе.