Халык авыз иҗаты (Уен - ярыш)
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Сайфуллина Ландыш Зиннуровна

Халык авыз иҗаты

(Уен - ярыш)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Халык авыз иҗаты (Уен - ярыш) 29 КБ

Предварительный просмотр:

Халык авыз иҗаты

(Уен - ярыш)

 

Тема:   Халык авыз иҗаты.

Максат:  Алдагы дәресләрдә  алган белемнәрне гомумиләштерү;  укучыларның   логик      фикерләү сәләтен үстерү;  халкыбызның рухи хәзинәсенә, туган телгә мәхәббәт хисе  тудыру.

Җиһазлау:Тактага Габдулла Тукайның, Каюм Насыйриның сүзләре эленгән.

Уен - ярышның   барышы

Укытучының кереш сүзе.

Һәр ел мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты буенча атна үткәрелә.Укучылар, сез төрле конкурсларда, викториналарда, КВНнарда катнашасыз.Бүген “Халык авыз иҗаты” дигән темага  уен- ярыш үткәрәбез.Бу мероприятиедә ике команда ярыша. Укучылар, командагызның исемен әйтегез әле.

-“Шатлык”!

-“Яшьлек”

    Әйбәт!Уенда актив булыгыз, белемнәрегез белән көч  сынашыгыз.Ә жюри әгъзалары сезне бәяли барыр(жюри сайлана).

Телне халык дәрья  белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән  чагыштыра

бит. Шуңа күрә ярышыбызның  эпиграфы  итеп  түбәндәге  юлларны алыйк.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе-мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып  алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

 Без татарлар ,үзебезнең гореф-гадәтләребезне, культурабызны, телебезне яратырга, белергә тиешбез.”Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньсын”, -дип язган Габдулла Тукай. Заманнар үзгәрсә дә, бу юллар һәр чорда, һәр дәвердә заманча яңгырар.Ата-бабаларыбыз туган телебезне саклап калган.Ә без – шуны дәвам итәчәк буын вәкилләре.

        Халык әйтә:”Теле барның гына иле бар”. Бик дөрес. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр.

       Тел кешеләргә үзара аралышырга, бер-берсен аңлап яшәргә, бергәләп эшләргә, күңел ачарга ярдәм итә. Тел ярдәмендә кешелек җәмгыятенең гасырлар буе тудырган белем байлыгы туплана һәм буыннан – буынга тапшырыла килә.Тел ул – иң кадерле мирас. Шуңа күрә халык күпсанлы әкиятләр, җырлар,  мәкальләр, әйтемнәр,  такмаклар, табышмаклар иҗат иткән.   Әйдәгез әле,  шул дәрьяның  хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең тылсымлы көчен  тагын күзәтик.  Телебезнең җәүһәрләрен тагын бер кат күздән кичерик, һәр  сүзнең кадерен  белергә  өйрәник.      

-         Ә хәзер «Туган тел» җырын   тыңлыйбыз.

-         Сез ярышка әзерме? Сезнең һәрберегезгә уңышлар, җиңү теләп калабыз.

          Башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә!

Беренче конкурс.Өйгә эш.Туган тел,туган җир турында шигырьләр сөйләргә.

Командаларның әзерләп килгән номерларын карап китү.

Икенче конкурс.Хәзер сезнең игътибарыгызга “Мәкальләрнең ахырын әйтегез” уены тәкъдим ителә.Мәкальләрнең башы бирелә, ә сезгә ахырын әйтергә кирәк.

Укыган үлмәс, укымаган...

Алтының белән мактанма,...

Иң татлы тел -туган тел,...

Нәрсә чәчсәң , ...

Дөньяда иң зур байлык-

Телең белән ашыкма,...

Аз сөйлә, күп...

Сөйдергән дә тел,...

Алтыда белгән ана телен алтмышта да...

Бәхетне юлдан эзләмә,...

Өченче конкурс.Табышмак ярышы. “Бу-мин”уены.

Дүртенче  бәйге.“Кем җитез” уены.

Бишенче конкурс.    “ Иң оста рәссам”

Алтынчы конкурс.     Алтынчы  бәйге. 

ТАБЫШМАК” сүзеннән кайсы команда күп сүз ясый?

 Жюриләргә сүз бирелә.

Өченче  бәйге.

“Бу-мин”уены. Уен болай башкарыла: бер командага табышмаклар язылган карточкалар, шул табышмакларның җаваплары икенче командага таратыла. Бер команда табышмакларны укый, ә икенче командада әлеге табышмакның җавабы язылган укучы торып басып, “бу- мин”дип әйтергә тиеш була. Барлык табышмакларга да шул рәвешле җавап бирелеп чыгыла. Аннары командалар рольләрне алмашалар.

1 команда

1. Озын идем-киселдем,

Юан идем-ярылдым,

Инде утка тарыдым.  

                               Утын

 2Башы тауда, аягы диңгездә.

                               Елга

3.Кечкенә сары карт,

Кигән туны тугыз кат.

                           Суган

2 команда

1. Мин кечкенә, миңа тимә,

Тисәң, авыртты димә.

                                Балкорты 

2.Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк.

                              Урындык

3.Бәләкәй генә олан,

Биленә каеш буган.

                                Себерке

Өченче бәйге.

    Кроссворд чишү.

1.

Т

е

л

е

ф

о

н

я

ф

р

А

к

 

3.

Б

у

р

а

н

 

я

ң

г

Ы

р

 

5.

к

и

Ш

е

р

 

г

а

р

М

у

н

 

7.

к

А

й

т

а

в

а

з

8.

К

у

р

а

й

 

 

    1.Үзе сөйли,

Ә кешесе күренми. (телефон)

    2.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)

    3.Үкерә дә котыра,

Бөтен җирне тутыра. (буран)

    4.Килмәсәм- чакыралар,

Килсәм- качалар. (яңгыр)

    5. Җир астында җиз бүкән. (кишер)

    6. Сырлы- сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул. (гармун)

    7. Тавышын ишетәм,

Үзен күрмим. (кайтаваз)

 

    8. Аягын- башын кистем.

Корсагын тиштем,

Эченә өрдем,

Моңайганын күрдем. (курай)

Дүртенче  бәйге.

“Кем җитез” уены.

-кырык сүзен ике шакмакка сыйдыр.                                                                                                                   

4

0

 

 -алтын сүзен ике шакмакка сыйдыр.

6

н

 

Музыкаль тәнәфес (“Туган тел” җыры башкарыла)

Бишенче  бәйге.

    Иң оста рәссам. Һәр командадан бер укучы тактага чыга. Аларга табышмак әйтелә, ә алар күзләре бәйләнгән килеш , табышмакның җавабын рәсем итеп тактага ясарга тиеш булалар.

    Ул булса,  көн була,

    Ул булмаса, кем була?

                        (кояш)

Димәк, укучылар тактага кояш рәсеме ясарга тиеш.

    Алтынчы  бәйге.

 

ТАБЫШМАК” сүзеннән кайсы команда күп сүз ясый?

 Укучыларның  очколары  тигез булган  очракта  сораулар  тәкъдим  ителә.

     1)  Язгы кыр эшләре тәмамлангач, үткәрелә торган милли бәйрәм (сабантуй).

2)   Татар халкының сөекле ханбикәсе ( Сөембикә).

3)   Сабантуй сүзе ничек рус теленә тәрҗемә ителә?

4)   Татарстан гимның авторын әйтегез.

5)   Татар халкының  милли ризыгы? (чәк-чәк)

      6)  Татар халкының милли  уен коралы ? (курай)

3. Йомгаклау.

-жюри нәтиҗә ясый, җиңүче команданы билгели.

-дәресне гомумиләштереп йомгаклау

-саубуллашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...

татар халык авыз иҗаты

халкыбыз элек-электән үк  гыйлемле, мәдәниятле булган.үз иҗаты аша өйрәткән, тәрбияләгән....

Халык авыз иҗаты .Мастер-класс

Халык авыз иҗаты. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып фикерләр....

презентация .халык авыз иҗаты

Презентация на тему "Халык авыз иҗаты"...