Мэтбугать
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Ибрагимова Гульнур Марсельевна

)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_vakytta_kondlek_mtbugatta_tatar_dbiyaty_klassigy.docx18.88 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Новокинерская СОШ”

Реферат
“Дәрдмәнднең соңгы айлары”

Әзерләде 10 “А” укучысы:
Ибрагимов Султан
Әдәбият укытучы:
Гарипова Раиля Камиловна

2017 ел.

      Соңгы вакытта көндәлек мәтбүгатта татар әдәбияты классигы, кабатланмас мәһшүр шагырь Дәрдмәнднең ачтан үлгәнлегенә ишарә ясаган язмалар күренгәли башлады. Октябрь революциясенә кадәр алтын прискалары тоткан әдип чыннан да шундый әфәт кораны булганмы? Гомумән, Дәрдмәнд гомеренең соңгы айлары ничек узган. Буген тәкъдим ител торган рефератта мин шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырышам.
      Мәгъүм ки, Ырынбург шәһәрен болҗшевиклар беренче мәртәбә “аклар”дан азат ителәр. Һәм монда кичекмәстән Совет власте урнаштырыла башлый. Элгәреге хакимият оешмалары ябыла, җитәкчеләре кулга алына. Элек чыгып килгән күп санлы гәзитлар да җан тәслим кылалар, шул исәптән Рәмиевләрнен “Вакыт” типографиясендә, шулар ярдәме белән ук “Яңа вакыт” исемендә яшәп килгән гәзиттә ябыла. Типографиясе исә яңа властька тапшырыла. Рәмиевләр аны ике атналык ике атналык хакы һәм шул вакытка җитәрдәй башыда кирәк-ярак белән тәэмин итеп калдыралар. Бу вакытта индеалтын чыгару ятмалары да яңа оешкан төрле сәяси йөзле яңа власть тарафыннан тартып алынган була. Рәмиевләр карагындагы прискаларның иң куп өлешен 1917 елнын соңгы көннәрендә игълан ителгән “мөстәкыйль Башкортстан мохтарияты” үз милке дип белдерә. Юлык авылында урнашкан, барлык исәп-хисапны берләштергән төп “контора” белән алтын туплаган зур таш келәт һәм нигез йорт та шул мохтарият карамагында кала. Ырынбург төбәгенең төньягындагы һәм Чиләбе тирәләрендәге иң бай приискалар исә әлегә аклар кулында булып, алар белән элемтәләр тәмам өзелә. Анда казып алынып та, тиешле урынга илтеп тапшырылмаган хәзинәнең язмышын тәгаен белүче булмый диярлек. Ул хәзинәләрнен дә гаскәр тоту хаңәтенә дип талануы турындагы аяныч хәбәрләре генә әледән-әле ишетелгәләп тора.
Бу әләрнең киңәшеп-барлашып эшләмәвенә Дәрдмәнднең бераз хәтере кала, билгеле. Бөтенбашкырт корылтае Ырынбурдабарган һәм әлеге хәлиткеч карар кабул ителгән көннәрдә шагыйрҗ каладан беркая да китмәгән була. Корылтайда катнашкан Галимҗан Ибраһимов анда булган хәлләрне тәфсилләп бәян иткәч, шагыйрь  үз рәнҗешен аңа һәм әдипне озата килгән ерак кордәшы Исмагыйль Рәмиевка белдермичә тыелып кала алмый. Башкорт зыялылары һәм аксакалларнының  күпчелеге белән элек-электән аралашкан кеше бит ул. Аларнын бугенге сәяси башлыгы Зәки Вәлидигә дә үз вакытында һәм матди, һәм рухи яктан булышып, теләктәшлек кылып килде, аның  җитди уҗышларына сөенуче бер җан бар булды. Һәм менә шул кешеләр аҗа да кагылышы булган карарларын кабул итәр алдыннан бер киңәшеп уйлашып алуны кирәк тапмаганнар. Шул хәлгә ничек үтәлмәскә мөмкин инде...
Менә шундый җан әрнуле көннәр әле узып та өлгермиләр, әлекке тормыш-конкурешне тамырдан үзгәртүне максат итүче көчләр калада үз хөкемнәрен урнаштыралар. Ирексездән күңелне төшенке.  
Зәгыйфь кырмыскамын мин, юлда яткан,
Тугел балкорты мин, чагып елаткан.
Ни зур бу дәүләт кем, шөкер итәм күп -
Минем беркемгә җәбер итәр көчем юк, -

Дип яза шагыйрь ул көннәрдә.
Күп киңәше-сөйләшүләрдән соң шагыйрь  гаиләсе мондый карарга килә: Мөхүпҗамал абыйстай белән Дәрдмәнд юллар өзелгәнче үк Орски каласына китеп торачак, аннары аларны Искәндер белән Шөрифзадә дә, тиздән туачак бәбечләре белән, куып җитәчәкләр. Ә инде тәп йортка күз-колак булып Зәйнәп белән Ярулла калачак. Олы кызлары Өммегөлсем белән кияүләре Гариф та үз өйләрендә, Ырынбурда калырга тиеш булалар.
Орски шәһәрендә алар Мәхүпҗамал абыйстайның сәүдә йортның икенче катында аларга аерым булмәләр бирелә. Шушында ук абыстайның кече туганы Мәхмүтҗан гаиләсе белән яши.  Беренче сөенечләре булган Бәшир улларын кочып, ңәй башында бу шәһәргә Искәндерләр дә кайтып төшә. Алар шәһәрнең Урал елгасынарак сыенган икенче бер урамда яшәүче Борнаевларнын өлкәне – Габдуллаҗан өенә тукталалар.
1920 елнын көзендә шагыйрь гаиләсе аерылып чыга – бер авылда кибет ачып, шунда яши башлыйлар һәм берничә кышка дип өйләрен кадерле кунакларга калдырып китәләр. Урамга буйлап салынган, ул заманда такта түбәлә булган бу агач өй хәзер дә исән. Биредәге көмеш сулы Урал елгасына һәм халык бик яратып ял итә торган аланлы матур әрәмәлеккә бер урас аша гына тора.
Дәрдмәнднең ул елларда ни нәрсәләр  эшләвен, ничек яшәвен кайбер истәлекләрдән чамаларга була. Рәшит ага “ул бабай һәм кучер” нең җәйге матур көннәрдә Урал елгасына балыкка йөрүләрен хәтерли. Суның түбән агымында, шәһәрдән биш-алты чакрымда әле алтмышынчы еллада да балыкчылар мактап бик тыныч, матур бер урын бар иде. Анда Урал елгасын ике тарафтан да текә тау кыялары кысып, бик хәтәр тарлавык хасил итә. Шушы тарлавыкта котылып бераз киткәч тә елга берничә тармакка аерыла, җәелеп, тын гына ага башлый. Шул күлләрнен тымызык култыкларында җәй дәвамында төнбоеклар чәчәк атып утыра. Шагыйрь әнә шул тын почмакка балык тотарга йөргән, шәһәрнең ыгызыгысыннан, дөнья мәшәкатьләреннән шунда җанына ял тапкандыр, күрәсең. Ул шулай ук каладан утыз чакрымнар урнашкан, башлыча Мирхәйдәр Фәйзинең ишле  агалары һәм туганнан туганнарының утарлары була. Җүнәй авылында һәм шуның янәшәсеннән агучы Гөберлә ces буйларында да ял иткәләгән.Шагыйрьнең 1919 елның җәй урталарында Җүнәйдә бераз яшәп алуын, шулай итеп Орски шәһәре өчен аклар белән кызыллар арасында барган каты бәрелешләрдән китеп торуын көндәлегендә М. Фәйзи дә теркәп калдырган.
Сигез-тгуыз яшьлек Рәшитнең хәтерәнә сеңеп калган тагын бер хатирә: каөбер көннәрдә шагыйрь  бабай, имештер, ишегалдында “тавыклар” белән франөузча сөйләшеп йори”. Утсыз төтен юулмый, дип әйтәбез без. Димәк бу очракта да тормышның бер чагылышы сакланган булуы ихтимал. Мөгәр, бер генә истәлекто, шагыйрьгә багышланган бер генә истәлектә, шагыйрьгә бер генә хезмәттәә дә Дәрдмәнднең руссчадан кала тагын нинди телләрне узләштергән булуы шик тудырмый. Шул ук заманда Төркиядә гамәли икенче тел салынган франөузчаны блгәнме соң ул? Элегә җавап юк. Шулай ук кайсы елларда нинди илләрдә йөреп кайтканлыгы хакында да белмибез диярлек. Сакланып калган фоталарга таянып фикер йөрткәндә, 1914 елның ңәй айларында Бельгияга, Италияга сәфәр чыккан. Дөресрәге, бу очракта ул кызы Зәйнәп, кызы Камилә һәм анын кияве Садри Максуди белән  ел, ачлык елы. Орски тирәсендә яшәүчебергә сәяхәт кыла. Сәяхәтләрнен максаты да бар: улы Гариф белән агасының улы Мидхет-Әхәтне йортына озата бару һәм Германияда Тау академиясен шул зда тәмамлаган улы Искандер белән дә Германияга узе үк озатып куйганмы, әллә соң башка берәрсенә йөкләгәнме булы билгесез.
1960-70 елларда Орски шәһәрендә очрашып-сөйләшкән Шакире ала Мостафинаның атасы Борнаев сәүдә йомышларын үтәучесе булган. Әти-әнисе сөйләгәннәргә таянып, күп аралашмавын баян итә.
Илдә түнтәреш башланган елда гимназия тәмамлаган Хәлимә апа Фәйзуллина 1920-1921 елларда Орскида татарча “Ирек йолдызы” гәзитен чыгаруга багышлаган истәлегендә Дәрдмәндне дә телгә алган иде. Комиссар Дәүләтшинның ул елларда  төп эш урыны була.
Әлеге Шарык клубын оештыручы Сары Әхмәтҗан була.
Гражданнар сугышы Орски төбәгендә бик сузыла, ул фәкать 1920 елда гына  тэмам була. Шагыйрьнен улы Җәгъфер да шул бәрелештә катнаша.
1921 ел, ачлык елы. Орски тирәсендә яшәүче барлык мөселманнар өстеннән милли комиссар итеп билгеләнгән Габдулла Дәүләтшеин тәкъдиме беләндерме, шәһәрнең абруйлы кешеләреннән ачыгучыларга ярдәм итәргә йөкләмә алган кешеләр берлеге төзелә. Каберәүләр әйтүенчә, аның башында Мөхәммәтзакир Рәмиев-Дәрдмәнд торган. Һич югы, ул шул “кәмитет!нең абруйлы әгъзасы булгандыр, мөгаен. Шул елларда болҗшевиклар тарафдары булган, башлыча потребкооперация эшен оештырып җибәрү белән шөгелләнгән икенче бер Дәүләтшин: ул бабайның безгә булышып йоргәнен генә беләм, дип әйткән иде. Әлегә архивларда ул чорга караган документның табылганы юк. Чөнки шәһәрне еш кына су баса торган булган.Архив хезмәткәрләре аеруча 1924 елгы “потоп”тан соң документларның юкка чыгуын раслыйлар.
1921 елның көзендә Дәрдмәнд Ырынбурда булып кайта, шуннан соң өч-дүрт көн узмастан якты дөнҗя белән саубулаша. Кайберәүләр әлеге авыр сәяхәтнең шул ачларга ярдәм итү комитеты эше белән бәйле дип исәплиләр. Мин дә шундый фикердәмен. Әмма бу вакыйгага тагын бер фаҗига  килеп өстәлә әле: шагыйрьнен олы кызы кинәт авырып китә. Ул атналарда шәһәрдә тиф вә ваба кебек авыруларның көчәйгән чагы була. Шунлыктан Өммегөлсемнең тереләсенә өмет калмый. Шушы сәфәрдән кайтканда инде Дәрдмәнд узен начар хис итә башлый һәм кайткач та улеп китә. Ырынбурга ул ничегрәк киенеп, кайчанрак килгән булгандыр. Ә менә аннан кайту көннәренең салкын булуы, шулай ук вагоннарның әле җылытылмавы мәгълүм.
Мәгәр, каберәүләр: шагыйрҗ Дәрдмәнд ачтан үлгән икән, димәкчеләр. Мин күргән, сөйләшкән кешеләрнең берсенең дә мондый фикерне белдергәне булмады әлегә. Рәмиевләр үзләре дә, алар кайтып төпләнгән Орски сәүдәгәрләре Борнаевлар да алай үк ярлы да, киләчәк өчен хәстәрлексез дә яшәмәгәннәр. Анысына шик юк. Ә менә ул елларда яман чиргә әверелгән төрле йогышлы авыруларның киң киң таралганлыгын барыбыз да беләбездер.