Төп төсләр.
план-конспект урока (1 класс) на тему

Шаймарданова Гузелия Асхатовна

Бүгенге көндә рус телендә сөйләшүче балаларга яңа алымнар кулланып эшне оештыру - иң зур максатыбыз. Чит телләрнең методикасын куллану уңай нәтиҗәләргә китерә. Бу технологик картаны төсләр темасын өйрәнгәндә кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_toslr.docx33.35 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең  технологик картасы.

Укытучы

Шәймәрдәнова Гүзәлия Әсхәт кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Төсләр

Максат

       1)Белем бирү максаты:

Төс атамаларын истә калдыру

2) Үстерү максаты:

Төсләрне сөйләмдә куллана белү

3) Тәрбия бирү максаты:

Парларда, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү.

 

Бурычлары

1. Рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту;

Планлашты-рылган

нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Табигатьтәге төсләргә соклану

Метапредмет:

Танып – белү УУГ: аңлап уку күнекмәсенә ия булу,  аңлап сөйли белү, текстның эчтәлегендә ориентлаша алу.

Коммуникатив УУГ: Сораулар бирә белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи алу; парлап һәм төркемдә эшли белү; коммуникатив максатлардан чыгып үз фикереңне җиткерә белү; укытучы сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу; рәсем буенча хикәя төзи белү.

Регулятив УУГ: Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү; уку мәсьәләсен куя белү, дәреснең темасын, максатын формалаштыра алу; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү; укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра алу; үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк материалны билгели белү.  

Предмет буенча:  Төп төсләрне татарча әйтә, алар белән

сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.Тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы

Яңа теманы үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Зәңгәр, кызыл, яшел, сары, шәмәхә, чәчәк, күбәләк, түгел, нинди?

Предмет аша бәйләнеш

Рус теле

Эшне башкару

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Чыганаклар

1. Дәреслек: 1 нче сыйныф : рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы./ Р.Ф.Бәхтиев һ.б. – Казан: “Мәгариф– Вакыт” нәшрияты, 2014. – 164 б.: рәс. б-н.

 2. Презентация Power Point  

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин)

Уңай психологик халәт яки атмосферасы тудыра.  

 –Хәерле көн, укучылар!

– Дәрескә барыгыз да әзерме?

–Бүген безнең дәрестә кунаклар бар, әйдәгез алар белән дә исәнләшеп алыйк. Һәм аларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтик.

–Хәлләр ничек?

Сыйныф эшкә әзерләнә

–Хәерле көн миңа, хәерле көн сиңа, хәерле көн сезгә, хәерле көн барыбызга!!!

- Әйе, әзер!

– Исәнмесез!!!

Хор белән  кабатлап әйтәләр һәм күрсәтәләр

Шәхескә кагылышлы: укытучыны һәм иптәшләреңне хөрмәтли белү. Метапредмет: Коммуникатив УУГ: Укытучы һәм сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итә алу.

Регулятив УУГ: Эш урынын оештыра алу.

Фонетик зарядка

Укытучы артыннан кабатлыйлар: Сәлам, мәктәп, өстәл, дәфтәр, көндәлек, укучы, укытучы

(рәсем күрсәтелә)

 

Укучылар кабатлыйлар

Предмет буенча:

Татар авазлары белән сүзләрне дөрес әйтә алу.

Метапредмет:

Танып – белү УУГ: аваз үзенчәлекләрен аңлый, таный белү.

Коммуникатив УУГ: Дөрес әйтелеш өстендә эшли белү.

Регулятив УУГ: хаталарны таба һәм төзәтә алу.

Белемнәрне актуальләштерү

Сыйныфта нәрсәләр бар?

Китап кайда?

Дәфтәр кайда?

Карандаш кайда?

Миндә ничә карандаш?

Балалар предмет исемнәрен атап чыгалар

Шәхескә кагылышлы: сыйныфташларыңны хөрмәтли белү. Предмет буенча: Лексик берәмлекләрне үзләштерә алу. Метапредмет: Коммуникатив УУГ:Уку хезмәттәшлеген планлаштыра алу. Регулятив УУГ: үзеңнең һәм иптәшеңнең эшен бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую

  • –У меня какие карандаши? Какого цвета?

Кем әйтә, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? Кто скажет о чём мы на уроке будем говорить?

–Әйе, укучылар, дәресебезнең бүгенге темасы: Төсләр

Аудиоязма тыңлыйбыз һәм истә калдырабыз. ( 1 дәрес, 1 күнегү),  2 нче күнегү, 3 нче күнегү

Макет белән эшләү (Бу нинди күбәләк?

Бу нинди чәчәк?)

Балалар төсләрне русча атап чыгалар

О цветах

Укучылар дәреслектән һәр төсне карап баралар.Соңыннан төсләрне кабатлыйлар.

Шәхескә кагылышлы: үзеңнең һәм башкаларның кичерешләрен аңлый алу.

Метапредмет: Коммуникатив УУГ: Башкаларны тыңлый белү, үз фикереңне дөрес итеп әйтә, дәлилли алу. Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыра алу.

Яңа белемнәрне формалаштыру

Төрле төстәге карточкалар күрсәтелә.

Укучы килешәме яки килешми.

–Бу сарымы?

Укучылар төсләрне атыйлар

Әйе, сары. Юк, сары түгел

Предмет буенча: Яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый алу. Тема буенча яңа сүзләрне үзләштерә алу. Кыска сөйләм берәмлекләрен төзи белү.

Метапредмет:

Танып – белү УУГ: төп төшенчәләрне аера, чагыштыра, анализлый алу.

Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне  җиткерә белү. Сыйныфташларыңны тыңлап, уку хезмәттәшлегеңне планлаштыра алу.

Регулятив УУГ: Башкаларның хаталарын таба, төзәтә алу.

Ял минуты “Кайтаваз” уены. 2 уен: Укучылар үз парларын табарга тиеш (балаларда рәсемнәр, укытучы сүзтезмәләрне әйтеп бара, балалар парлашып басалар: яшел такта, зәңгәр китап, сары чәчәк, шәмәхә күбәләк, кызыл акбур)

Диалогик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру

Ә хәзер бер-берегез белән әңгәмә корасыз,

–Укытучы бер укучы белән күрсәтә

Диалог төзиләр (парларда эшлиләр). Бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар. Үрнәк

- Бу китапмы?

–Әйе, бу китап.

– Китап нинди?

–Юк, бу китап түгел.

–Бу нәрсә?

–Бу дәфтәр.

–Дәфтәр нинди?

Предмет буенча: -мы/ме кисәкчәләрен дөрес куллана алу, тема буенча диалог төзи алу.

Метапредмет:

Танып – белү УУГ: диалог төзү калыбы күнекмәләрен формалаштыра алу.

Коммуникатив УУГ:

Парларда эшли белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу.

Регулятив УУГ: Үзбәя, белемнәргә контроль ясый белү.

Лексик – грамматик күнекмәләр камилләштерү

1)“Әйт” Карточкалар белән эш. Укытучы төсне белдергән һәм рәсем ясалган карточкаларны куя, укучы аны укый.

2)Тактада төсле кәгазьләр. Анда цифрлар язылган, укытучы  төсләрне әйтеп бара. Балалар шул төснең санын язып баралар.

3)тактага карыйбыз. Бу нәрсә? светофор, Анда нинди төсләр бар?  

- Әйдәгез хәзер сфетофор уены уйныйбыз.

Сары төс һәм дәфтәр (сары дәфтәр)

Бер бала тактада эшли.

Укучылар нинди төсләр бар икәнен әйтәләр. (бер бала карточкалардан аерып тапса да була)

Метапредмет:

Танып – белү УУГ: Биремнәрне аңлап үти алу Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү.

Регулятив УУГ:

Хаталарны таба, төзәтә алу

Монологик сөйләм камилләштерү

Метапредмет:

Танып – белү УУГ: Төп төшенчәләрне аера белү. Белемнәрне структуралаштыру күнекмәсенә ия булу.

Коммуникатив УУГ:

Төркемдә эшли белү, сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итә алу.

Регулятив УУГ:

Практик мәсьәләне танып белү мәсьәләсенә әйләндерә алу

Төсләр һәм сыйныфтагы предметлар белән җөмләләр төзибез.

Сыйныфта такта бар. Ул яшел. Сыйныфта китап бар. Ул зәңгәр. Сыйныфта дәфтәр бар. Ул яшел. Сыйныфта карандаш бар. Ул шәмәхә.Сыйныфта акбур бар. Ул кызыл.

Рефлексия

-Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? Что мы делали на уроке?

-Сезгә дәрес ошадымы? Вам понравился урок?

-Кем  нәрсә эшли алмады? У кого были затруднения?

–Сезнеңчә, дәрестә кем башкалардан яхшырак эшләде? Кто по вашему, сегодня лучше всех работал?

- Считаем, у кого красных яблок много?

У кого сколько зелёных?

У кого жёлтых яблок сколько?

Дәресебезне җыр белән бетерәбез.

Үз фикерләрен әйтәләр

Смайликлар белән күрсәтәләр.

Сорауларга җавап бирәләр

Шәп куллар белән күрсәтәбез.

Бик яхшы куллар белән күрсәтәбез.

Яхшы куллар белән күрсәтәбез

Шәхескә кагылышлы: Уңыш һәм уңышсызлыкларыңның нәтиҗәсен ачыклый белү. Метапредмет:  Танып – белү УУГ: дифференциялән

гән биремне аңлый алу

Регулятив УУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү