Урок татарского языка в 4 классе
план-конспект урока (4 класс) на тему

План урока татарского языка в 4 классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx75.99 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Исем сүз төркемен кабатлау

Белем бирү максаты:

1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

  1. Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
  2. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
  3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

 биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал,үзбзя карталары.

Дәрес тибы: кабатлау

Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

1 слайд Шигырь юлларын уку

Таңнар саен хәерле көн телим

Аяз күкләр телим җиремә

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

 -Укучылар, шигьри юллар безне нәрсәгә өйрәтә?(Әдәпле булырга, кешелекле, дус булырга).

-Әйдәгез шушы сүзләргә сораулар биреп карыйк әле?

(нәрсә? Дуслык, әдәплелек, иминлек, сәламәтлек)

Димәк, безнең дәреснең темасы ничек булыр?

-Әйе, бүген безнең дәреснең темасы исем. Без  дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән?

(исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез)

Исем төшенчәсенә кластер төзү.

-Предметны белдерә

-Кем? Нәрсә? соравына җавап булып килә.

- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

- Сан

-Килеш

Тартым.

Слайд 3-7 .Тикшерү.

-Без МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы  ярдәмендә алган белемнәребезне искә төшерербез.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

      -Укучылар, сезнең өстәлдә алдында кәгазь ята. Эшкә керештек. Сезгә 3 минут вакыт бирелә(Һәр төркем мөстәкыйль эшли, укытучы күзәтә)

  • Вакыт чыкты укучылар.
  • Рәхмәт укучыларым. Хәзер һәр командадан  бер укучы бергә язганны укый бара, калганнар  өсти. Ә мин тактада сыйныф әйткәнне яза барам (кагыйдә, характеристика, мисаллар, капма-каршы мисаллар)
  • Җавап бирәләр:
  • 1 нче өстәл, №3
  • 3 нче өстәл , № 2
  • 2 нче өстәл , № 1 һ.б. (өстәмәләр булмаса  икенче биремгә күчәләр)

Укучылар  нәтиҗә ясыйлар (укытучы сораулар белән ярдәм итәргә мөмкин,

укучыларны мактарга, өстәмәләр бармы дип сорап торырга)

Үзбәя

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

IV.Ял минуты  

Б

МИКС-ФРИЗ-ГРУП (исемне кабатлауга багышлана)

  • Татар телендә ничә килеш бар? (6)
  • Кемнең?,нәрсәнең? Сорауларына ничәнче килеш җавап бирә? (2)
  • Елан сүзе ничә аваздан тора? (5)
  • Төшем килеше ничәнче килеш?(4)
  • Рәхмәт, булдырдыгыз!

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:        

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

-Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны  язабыз.

Егерме алтынчы октябрь.

Сыйныф эше.

Матур язу минуты.

5 слайд .

    1.Сүзлек диктанты язып алабыз.

Һөнәр, К(к)азан,аккош, шигырь, озынборын,хезмәтче, әни, хатын-кыз, каен җиләге.

  • Без нинди сүзләр яздык?

(Көтелгән җаваплар: исемнәр)

  • Ә нинди исемнәр?

( Көтелгән җаваплар: кушма, тезмә, парлы, ясалма, тамыр)

Мисаллар әйтү:Кушма:аккош, озынборын.

Парлы:хатын-кыз.

Тамыр:һөнәр, шигырь, әни.

Тезмә:каен җиләге.

Ясалма: хезмәтче

     

.Үзбәя .

2. Карточкалар белән эш. Мәкальләрне дөрес итеп җыярга. Исемнәрне табып. Килешләрен билгеләргә.

Картларның сүзен янчыкка җый.

Сөйдергән дә тел, биздергзн дә тел.

Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.

  • (Укучыларгв дәфтәргә язалар. Исемнәрнең килешләрен билгелиләр).

Үзбәя.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

VI.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

  • Үзбәя бирү.

 

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5555555

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 
  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

  1. 1 дәрәҗәдәге бирем: 4 сүз алып, килешләр белән төрләндерергә
  2. 2 нче дәрәҗәдәге бирем : исем темасына кечкенә генә постер яки газета ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка, 2 класс

План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

Урок татарского языка 4а класс

Урокого  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка 4а класс

Урок  татарского языка 4 а класс...

Урок татарского языка 4а класс

Урок татарского языка 4а "Повторение числительное"...

Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"

Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...