Урманга сәяхәт
презентация к уроку (4 класс)

Ялалова Зульфия Фаеловна

Туган (татар) теле дәресе, урманга сәяхәткә бару.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Ачык дәрес "Урманга сәяхәт"59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Урманга сәяхәт.

Максат:

1. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау; исемнәргә дөрес кушымча ялгый белүгә ирешү.

 2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен активлаштыру.

 3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру; табигатькә сак караш тәрбияләү.

Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, үз көчеңә ышану).

Универсаль уку гамәлләре:

Регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау.

Танып-белү: укучының һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау.

Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау.

Предмет дәреслек, карточкалар белән эшли белү, логик фикерләү сәләте һәм сөйләм телен үстерү; чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчасын дөрес ялгау.

Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Дәрес тибы: дәрес-рефлексия.

Укучылар белән эш формалары: коллективта һәм төркемнәрдә эш.

Җиһаз: компьютер (слайдлар), проектор, карточкалар.

Материал: дәреслек

Дәрес төре: катнаш

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

- Хәлләрегез ничек?

- Яхшы, рәхмәт! Укучылар, бүген һава торышы нинди?

II. Үткән материалны кабатлау

Проблемалы сорау кую.

  1. - Хәзер мин табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Алгы тәпие кыска, 
Йөгерә ул бик оста, 
Соры тунын сала да 
Ак тунын кия кышка. 

  • Куян.
  • Укучылар, экранга карагыз әле куян кая бара?
  • урманга
  • Бик дөрес, ә хәзер әйтегез әле, куян кайда?
  • урманда?
  • 3 нче рәсемдә куян кайдан кайта?
  • урманнан
  • Дөрес, бик яхшы! Кызык, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? Нинди сорауларны кабатларбыз икән? Как вы думаете, о чем мы сегодня с вами будем говорить?
  • Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлыйбыз.
  • Яхшы. Укучылар, без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә барырбыз. Ләкин безгә аның өчен кая? кайда? кайдан? сорауларын искә төшеп үтәргә кирәк (тактага сораулар эленә, сорауларга кушымчалар ялгау кабатлана).

III Ныгыту

  • Молодцы, укучылар, сезнең белән юлга сәяхәткә чыгарга була. Бер татар халык мәкалендә “Юлга чыкканда – юлдашың үзеңнән яхшырак булсын” дигәннәр. Юл бик озын җырлап барырга кирәк (Җыр “Һәрвакыт булсын кояш”).
  • Молодцы, укучылар урманга килеп җиттек, ләкин монда тылсымлы капка тора, урман капкасын ачар өчен безгә бирем башкарырга кирәк.
  1. Сүз+ кушымчалар (дәфтәрдә язмача эш)

Менә урман. Урман бик матур! Урман+... агачлар үсә. Агач+ ... тиен яши. Безгә урман+... бик күңелле. Урман+... кайтасы килми.

- Молодцы, укучылар, булдырдык! Урманга керәбез. Исәнләшәбез! Карагыз әле, безне каршыга нәрсә килә икән анда?

- Аю килә (Аю б-н сөйләшү: урман кагыйдәләре белән танышу).

Кәрзиннәргә сүзләрне тутыр!

- Укучылар, әйтегез әле урманда нинди кыргый хайваннар яши?

- Төлке, бүре, куян, тиен, керпе.

- Без нәрсә күрәбез?

- Тиен.

- Керпе

-Аю

- Ярый, укучылар, кайтыр вакыт килеп җитте. Мәктәпкә кире кайтырга кирәк. Саубуллашыйк, (укучылар саубуллашалар, укучылар күчтәнәчкә кәрзин җибәрәләр).

IV Рефлексия

Укучылар, монда безгә кыргый җәнлекләр, сезнең өчен кирәк булган иң зур хәзинә – белем җибәргәннәр. Ләкин без сорауларга җавап тапкач кына, ул хәзинәне үзебезнеке итә алабыз (Сорауларга җавап бирү).

2) немая таблица

- перед вами “немая” таблица. Я предлагаю вам сделать так, чтобы таблица заговорила. Для этого надо написать, слова с правильными оканчаниями.

Кая?

Кайда?

 Кайдан?

Урман

урманга

урманда

урманнан

Мәктәп

мәктәпкә

мәктәптә

мәктәптән

5-6 б. – “5”

4 б.  –   “4”

3 б. –    “3”

1-2 б. – “2”

Кәрзиндәге хәзинә сезнеке!

V. Өй эше бирү        

Укучылар, минем дә бит сезгә күчтәнәчем бар, менә шушы тартмада алмалар салынган, алмалар артында сүзләр язылган. Шушы сүзләр белән сез дәфтәрләрегездә җөмләләр төзеп язарга тиеш буласыз.

VI. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты