Абдулла Алишның “ Чукмар белән Тукмар” әкиятен уку.
план-конспект урока (3 класс)

Ибраһимова Энҗе Сәлим кызы

3нче сыйныф татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл abdulla_alishnyn_chukmar_beln_tukmar_kiyaten_uku.docx18.65 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресе.

Укытучы: Ибрагимова Э.С., I категорияле татар теле, әдәбияты укытучысы

Сыйныф:3

Тема: Абдулла Алишның “ Чукмар белән Тукмар” әкиятен уку.

Максат:

Предмет нәтиҗәсе: Абдулла Алишның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән  танышу; А. Алишның “ Чукмар белән Тукмар” әкиятен әкиятенең эчтәлеген аңлау, мөстәкыйль нәтиҗә ясый, геройларга характеристика бирә белү;

Метапремет нәтиҗәсе:  

Регулятив: УМ кую, төркемнәрдә чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗәне дөрес формалаштыру, үзбәя кую;

Танып белү: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, нәтиҗәләр чыгара, укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

 Коммуникатив: иптәшеңнең  фикерен тыңлый, ишетә белү;чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү;

Шәхескә кагылышлы: тормышта кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль         фикергә килү күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау:  А.Алишның портреты,  аның китапларыннан күргәзмә,проектор, дәреслек.

Дәрес барышы.

I.   Дәресне оештыру.

1.Оештыру.

Исәнләшү. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

                                                  Исәнмесез  балалар!

                    Матур  үтсен  көнегез!

                    Көләч  булсын  йөзегез!

                    Булыгыз  сез  әдәпле,

                    Тәрбияле, матур   гадәтле.

                    Дөрес,  матур  утырыйк,

                    Тырышып  җавап  бирик.

  • Менә шундый күтәренке кәеф белән  дәресебезне башлап җибәрик.
  • 2.Белемнеактуалләштерү.

1.  -Укучылар, алдагы дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?(татар халык авыз иҗаты турында)

-Халык  авыз иҗатына нәрсәләр керә? (Әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар)  

-Ә  без сезнең белән нинди теманы өйрәнә башладык? (Әкиятләр)

-Сезнең нинди әкиятләр укыганыгыз бар?

  1. Проблемалыситуациябулдыру.

Укумәсьәләсенкую.

-Укучылар, без бүген әкиятләр турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез.  

Борын-борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан калактан

Мин сөйлим, син тыңла,

Сүзне башлыйм ерактан.

Карап тор да уйлап әйт

Бу кайсы әкияттән?

  1. -Хәзер мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез әкиятнең исемен атагыз.

(Әкиятләрдән  өзек укыла, балалар әкиятнең исемен атыйлар)

а)”-Боз, син нидән болай көчле?

-Көчле булсам, -ди Боз, -мине Кояш эретә алмас иде,-ди.

-Кояш, син нидән көчле?-ди Нарый”. (“Кем көчле? әкияте)

б)”Ярар. Карт үлеп киткән. Аталары үлгәч, уллары: “Әти әйткән васыятьләрне ничек кенә итеп үтәрбез икән?”- дип баш ватып йөри башлаганнар”. (“Васыять” әкияте).

в)”Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән”. (Өч кыз” әкияте).

2. -Бик яхшы укучылар, әкият исемнәрен дөрес атадыгыз. Дәресебезне дәвам итәбез. Алдагы биремне карыйбыз:” Табышмакларның җавапларын табыгыз”: (слайд 1)

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

Нечкә билле

Көянтә койрыклы. (Төлке)

Соскы борын бакылдык-

Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)

-Яхшы балалар, әйтегез әле, бу җәнлекләр кайсы әкият геройлары икән? Әкиятнең исемен кем белә? (“Сертотмас үрдәк” әкиятеннән)

-Молодцы, укучылар! Әкият геройларыннан монда кем җитми? (Аучы белән эт)

-Кайсыгыз әйтер икән, бу әкиятне кем язган? (А.Алиш язган)

3. -Дөрес укучылар, дәвам итәбез. Алдагы биремне укыйбыз.

 (Слайд 2 ) Бирем:

Тактага игътибар белән карагыз әле, бу әкият геройлары сезгә танышмы? Алар А.Алишның кайсы әкиятләреннән?

III. Яңа тема .

  1. –Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән А. Алишның биографиясе белән танышырбыз, “Чукмар белән Тукмар” әкиятен укырбыз, фикер алышырбыз.
  2. Бирем: “Ял итү” .

3.  “Чукмар белән Тукмар” әкияте өстендә эш.

а).“Чукмар белән Тукмар” әкиятен уку.

-Сезгә әкият ошадымы? Ул сездә нинди тәэсирләр калдырды? (Балаларның фикерләре тыңлана)

-Укучылар, әкияттә сезгә нинди сүзләр аңлашылмады?

б) Сүзлек өстендә эш.

-Укучылар, әкияттә сезгә нинди сүзләр аңлашылмады?

- Текстны яхшы аңлар өчен аңлашылмаган сүзләрне аңлатып китик.

Чукырга - делать больно другому клювом

Тукмый – нык - нык суга

Орышкан – тиргәгән, ачуланган

Әләкләү – ябедничать

Суярга – үтерергә

Юньләп – рәтләп, яхшылап

Кушылган исем – куелган исем

в). Әкиятне  үзлектән укыту.

Дәреслек белән эш

г) Сорауларга җавап бирү.

- Әбинең ничә әтәче булган?

- Әтәчләрнең төсләре нинди?

- Ул аларны ничек атаган?

- Әби әтәчләрнең исемнәрен ничек уйлап тапкан?

- Ни өчен ул Тукмарны күршеләргә илткән? Сәбәбен аңлатыгыз.    

  - Чукмар белән Тукмарның нинди начар гадәтләре булган?

    - Алар яхшы гадәтләрме?

- Әкият ничек тәмамлана?

д)Әкиятне  рольләргә бүлеп укыту.

е) Мәкальләр өстендә эш.(Слайд 3)

(Һәр мәкальнең мәгънәсе ачыклана)

Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.

Начарны күрмәгән – яхшының кадерен белмәс.

Яманның ярасы бетмәс.

Үзе яман туганын яманлар.

Аларның мәгънәсе әкиятнең кайсы өлешләренә туры килә?

IV.Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе).

- Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы балаларда нинди начар гадәтләрнең булмавын теләгән?

-  Әкият буенча рәсем ясарга кирәк булса, кайсы очракны сайлар идегез? Ни  өчен?

Әтәчләр хаталарын аңлаганнармы?

- Хәзер алар ничек яши?

- Укучылар, без нинди язучы  белән таныштык?

- Аның нинди әсәрләре  исегездә калды?

- Алар балаларны нәрсәләргә өйрәтә?

V. Өй эше бирү: Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкиятен өйрәнү.

Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык" әкиятенә анализ ясау....

Сказки АБдуллы Алиш

Урок- викторина на татарском языке....

Әдәби уку .Абдулла Алиш "Чукмар белән Тукмар" әкияте.

Укучыларны А. Алиш иҗаты һәм аның әсәрләре белән таныштыру. А.Алиш әсәрләре аша укучыларда гаделлелек, тату, кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү....

Абдулла Алишның тормышы, иҗаты презентация

Абдулла Алишның тормышы, иҗаты презентация...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар".Урок разработан на основе системно-деятельностного подхода в рамках реализации ФГОС. На уроке развивается мышлени...

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..

Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар". На уроке развивается мышление , обогащается устная речь; формируются коммуникативные универсальные учебные дейст...