Рабочая программа по родному (тат) языку
рабочая программа (2 класс)

Галиева Гульнара Анасовна

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rabochaya_programma_po_rodnomutat_yazyku_dlya_2_klassa.docx40.2 КБ

Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

             

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  • РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ы (№ 273 29.12.2012 ел);
  • 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт
  • стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);
  • Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының 2010 елның 29 декабрендәге 189 номерлы "гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем бирү шартларына һәм оештырылуга санитар-эпидемиологик таләпләр "СанПиН 2.4.2821-10 раслау турында карары";
  • Татарстан Республикасы Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Тымытык авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән төп укыту программасына, 29.08.2015 ел, беркетмә №1
  • Татарстан Республикасы Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Тымытык авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2018 - 2019 нчы уку елы өчен укыту планы, 28.08.2018 елның 1 нче номерлы педсовет беркетмәсе, 31.08.2018 елның 63 нче номерлы приказы белән расланган.

Сәгать саны:

Барлыгы: 68 сәг, атнасына: 2сәг

Дәреслек: Татар теле:татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы өчен дәреслек.2 кисәктә. И.Х.Мияссарова,  К.Ф.Фәйзрахманова Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү:
  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;
  • күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;
  • уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;
  • индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру
  • актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
  • үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр

Танып-белү гамәлләре:

  • танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү;
  • укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
  • укытучы ярдәме белән теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;
  • уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү;
  • тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
  • фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру;
  • сүз ясалыш ысулларыннан файдаланып сүзләр ясый белү , сөйләм эшчәнлегендә алардан дөрес һәм урынлы файдалана белү.

Коммуникатив УУГ

  • тыңлый белү;
  • диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;
  • сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;
  • төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
  • үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;
  • төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
  • үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
  • күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
  • мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициативасы күрсәтү;
  • үз эшен контрольдә тоту, сыйныфташларына ярдәм итү;
  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
  • үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;
  • башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү.

Регулятив УУГ

  •  дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;
  •  телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә үз фикереңне дәлилләр китереп раслый белү,
  • максатка ирешү юлларын билгеләү;
  • укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;
  • кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;
  • эшләнгән эшкә бәя бирү, сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Предмет нәтиҗәләр:

  • орфоэпик һәм орфографик кагыйдәрне үзләштерү, гамәли куллана белү;
  • сүзнең лексик мәгънәсен билгели һәм сөйләмдә урынлы куллана белү;
  • тел материалы белән логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару;
  • телнең сүзлек составын куллану өлкәсе, активлыгыннан чыгып урынлы файдалану;
  • сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү;
  • бирелгән темаларга, тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, кечкенә хикәяләр язу;
  • татар теленең системасы һәм төзелеше: фонетика, графика, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис; төп тел белеме берәмлекләре һәм аларның үзлекләре, сөйләмдә куллану үзенчәлекләре турында  беренчел фәнни караш булдыру

Программа эчтәлеге

Фонетика һәм орфоэпия. Графика. -29 сәг Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр. Аваз һәм хәрефләрне аеру. Сузык авазлар.Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре.Яңгырау һәм саңгырау, парлы һәм парсыз тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә генә хас булган [w], [гъ], [къ], [х], [ң], [һ] авазлары.Е, ю, я хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу. Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы. Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе. ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.  Татар алфавиты

Сүз-9 сәг Сүз һәм җөмлә. Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчалар. Тамырдаш сүзләр. Сүз ясалу үзенчәлекләре. Кушымчалар. Кушымчаларның ялгану тәртибе

Морфология-13сәг  Исем турында төшенчә. Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләр. Уртаклык һәм  ялгызлык исемнәр. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Фигыль турында төшенчә. Нишли? Нишлиләр? Нишләр? Нишләрләр? сорауларына җавап бирүче сүзләр. Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләрнең мәгънәсе һәм җөмләдә куллану үзенчәлекләре.

Сыйфат турында төшенчә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр. Татар телендә исем һәм сыйфатның синтаксик бәйләнеш үзенчәлеге.

Синтаксис–8сәг. Сүзтезмә һәм җөмлә. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре һәм аларны дөрес интонация белән әйтү.Җөмләнең баш  һәм иярчен кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке җөмлә.Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше

Бәйләнешле сөйләм – 4сәг.Текстның темасы, төп фикере . Текстта җөмләләрнең урнашу тәртибе. Текстның өлешләре

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту-5 сәг  Авазлар һәм хәрефләр. Сүз. Тамырдаш сүзләр. Предметны, эш-хәрәкәтне, билгене белдергән сүзләр

Җөмлә. Җөмлә кисәкләре.

Календарь- тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Вакыты

Тиеш

Үткән

Фонетика һәм орфоэпия. Графика. - 29 сәг

1

“Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлеге

1

2.

Авазлар һәм хәрефләр

1

3.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.

1

4.

О, ы хәрефләре

1

5

Ө,е хәрефләре

1

6

Э, е хәрефләре

1

7

Иҗек. Сүзләрне иҗеккә бүлү

1

8

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

9

Тавышсыз хәрефләр кергән сүзләрне юлдан-юлга күчерү

1

10

Тартык авазлар. Борын аваз хәрефләре: м,н,ң хәрефләре Татар теленә генә хас булган [ң] авазы.

1

11

В хәрефе. Татар теленә генә хас булган [w] авазы.

1

12

Татар теленә генә хас булган [гъ], [къ] авазлары. К,г хәрефләре

1

13

Татар теленә генә хас булган  [х], [һ] авазлары. Х, һ хәрефләре

1

14

Й хәрефе

1

15

ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу

1

16

1 чирек өчен контроль диктант

1

17

Хаталар өстендә эш. Е, е хәрефләре        

1

18

Я хәрефе

1

19

“Я хәрефе булган сүзләрне дөрес уку һәм дөрес язу”темасын кабатлау.

1

20

Ю хәрефе

1

21

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы

1

22

Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе

1

23

Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе)

1

24

Нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) кергән сүзләрнең аваз (хәреф) саны

1

25

Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе)

1

26

Калынлык һәм аеру билгесе (ъ) кергән сүзләрнең әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәт

1

27

Графика. Алфавит.

1

28

2 нче чирек өчен контроль эш. Күчереп язу  “Файдалы азык”

1

29

Хаталар өстенә эш. “Фонетика һәм орфоэпия. Графика” темасын ныгыту

1

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы – 9 сәг  

30

Сүз.

1

31

Сүз һәм җөмлә

1

32

Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчалар

1

33

Тамырдаш сүзләр

1

34

Сүз ясалу үзенчәлекләре

1

35

“Кышкы уеннар”  темасына хикәя

1

36

Кушымчалар. Кушымчаларның ялгану тәртибе

1

37

Сүз ясагыч кушымчалар

1

38

Искәртмәле диктант “Агачлар”

1

Морфология-13сәг

39

Хаталар өстендә эш.  Исем турында төшенчә

1

40

Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләр

1

41

Уртаклык һәм  ялгызлык исемнәр

1

42

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

1

43

Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф

1

44

Хайван кушаматларында баш хәреф

1

45

“Дүрт аяклы дустым” темасына хикәя

1

46

Фигыль турында төшенчә. Нишли? Нишлиләр? Нишләр? Нишләрләр? сорауларына җавап бирүче сүзләр

1

47

Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләрнең мәгънәсе һәм җөмләдә куллану үзенчәлекләре.

1

48

Сыйфат турында төшенчә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр 

1

49

Татар телендә исем һәм сыйфатның синтаксик бәйләнеш үзенчәлеге 

1

50

Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм, характер билгеләрен белдерүе

1

51

“Морфология” темасын ныгыту.

1

Синтаксис–8сәг.

52

Сүзтезмә һәм җөмлә.

 1

53

Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре, аларны дөрес интонация белән әйтү. Изложение

1

54

Җөмләнең баш  һәм иярчен кисәкләре

1

55

Җыйнак һәм җәенке җөмлә.

1

56

Җөмләдәге сүзләр бәйләнеше

1

57

Җөмләне тикшерү тәртибе.

1

58

Синтаксис” темасын ныгыту

1

59

Ирекле диктант “Зәһәр елан”

1

Бәйләнешле сөйләм – 4сәг.

60

Текстның темасы, төп фикере

 1

61

Текстта җөмләләрнең урнашу тәртибе

1

62

Текстның өлешләре

1

63

Рәсем буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу 

1

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту- 5 сәг

64

Авазлар һәм хәрефләр

1

65

Сүз. Тамырдаш сүзләр

1

66

Еллык  контроль эш

1

67

Хаталар өстендә эш. Предметны, эш-хәрәкәтне, билгене белдергән сүзләр

1

68

Җөмлә. Җөмлә кисәкләре.

1

Программаны тормышка ашыру өчен кулланыла торган әдәбият:

Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

1. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова К. Ф.  “Татар теле ”дәреслеге: 2нче сыйныф-1-2 кисәк: Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел;

2. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К. Ф.  Татар теленнән мөстәкыйль эш дәфтәре-Казан, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел;

3. Мияссарова И. Х.,Фәйзрахманова К. Ф.Татар теле. Укытучылар өчен методик кулланма -Казан, “Мәгариф- Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.

Әдәбият исемлеге.

1.Абдрәхимова Я. Х. “Татар теленнән диктантлар” 1-4 класс. Казан: “Мәгариф” , 2009.

2.Вагыйзов С. Г. “Кызыклы грамматика” Казан: “Мәгариф” - 2002.

3. М.Х.Хәсәнова, л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н. Садыйкова. Татар теленнән диктантлар 1-4. Казан: “Мәгариф”, 2006.

4. М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина. татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү 1-4,

        Казан: “Мәгариф” , 2009.

 

                                                                                                                                                                                                             

                                                                                                                                                            Кушымта

1)                                                Административ контроль эш.                  

                                                           Диктант                                    

                                                           Елгада.

    Бүген көн бик матур. Балалар елга буена төште. Алар су коеналар, су чәчрәтеп уйныйлар. Аннары кояшта кызыналар. Көннең үткәнен сизми дә калалар. Менә кич җитә. Балалар өйләренә йөгерәләр.

2)                               Искәртмәле диктант.                          

                                            Куян.

   Менә көзнең иң соңгы көннәре дә җитәр. Кышка да ерак калмас. Куян кыска һәм соры йонын кояр. Аңа озын ак йон үсә башлар.

    Башта куянның койрыгы агара. Аннан соң ул арт аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Грамматик бирем:   Я, й хәрефләре кергән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.

3)                                Контроль диктант.                  

                                            Керпе.

     Тышта октябрь ае. Җиргә яфрак түшәлә. Әнә  керпе яфракта тәгәри, энәләре белән яфрак җыя. Аннары , кечкенә бүрек хәтле булып, оясына йөгерә. Шулай оясын җылыта ул. Керпе тиздән йокыга талыр.   (30 сүз)

Грамматик бирем:

1нче рәт

1.        Яфрак, оясын, түшәлә сүзләрен юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз.

2.        Нокта урынына тиешле  хәрефләрне куеп яз: к_рпе, ш_мырт, _рак, _фрак, с_лге, к_лак.

2нче рәт

  1. Кечкенә, керпе, йөгерә  сүзләрен юлдан юлга күчерү өчен бүлеп яз.
  2. Нокта урынына тиешле  хәрефләрне куеп яз: ко_ш, _лкын, _лга, _рган, _лчы, к_зге.

4)                                 Контроль күчереп язу                        

                                                Файдалы азык.

     Яшелчә – кеше өчен бик файдалы азык. Ул витаминнарга бай. Кем яшелчәне күп ашый, ул сәламәт һәм таза булып үсә. Яшелчә ашаган кешенең тешләре бозылмый. Яшелчәләрне, ашар алдыннан, яхшылап юарга кирәк.   (30 сүз)

5)                                              Контроль диктант.                                        

                                                       Кар бабай.

    Көн җепшек иде. Балалар кар бабай ясарга керештеләр. Кечкенә Алсу да булышты. Ул өйдән кишер алып чыкты. Аны борын итеп куйдылар. Айдар күзләренә күмер ябыштырды. Кар бабайның кулына себерке тоттырдылар.

Грамматик бирем:

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яз: тау, көн, көрәк, буранлы, шугалак.

  1.                                                   Искәртмәле диктант

                                                      Агачлар.

  Менә урманга барып керәсең. Кулың  белән агачларны сыйпап куясың. Иске дусларның аркаларыннан чәбәкләгән кебек итәсең. Агачларның кәүсәсе җылы була. Алар чак кына чайкалып торалар. Сулыш алган кебек булалар.

      Агач башлары шомлы һәм назлы итеп шаулый. Яшел телле яфраклар серләшә. Агачлар белән бергә булу күңелле.

(Николай Сладков буенча)

Бирем: тамырга сүз ясагыч кушымча ялгап ясалган яңа сүзләрне табарга, тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә.

  1.                                                         Искәртмәле диктант.

                                                         Куян көндәлеге.

     Кышын куяннар көндәлек яза. Кайларда булуын, ни эшләвен, кай җиргә китеп баруын аяклары белән кар өстенә яза ул.   Укы, тәрҗемә итә бир: кар өсте куян язулары белән бизәлгән. Менә юл буена язганнар. Аннан куянның юл кырыенда утырганын аңлыйбыз.

Бирем: Кушымча ялганмаган, предметны белдергән сүзләрнең астына бер сызык сызарга.

  1.                                                          Аңлатмалы диктант.  

                                                                  Казан.

       Казан – Татарстанның башкаласы. Күптән түгел мин әтием һәм әнием белән Казанга бардым. Казан шәһәре Идел елгасы буена урнашкан. Шәһәр уртасыннан Казансу елгасы ага. Казансу елгасы ярында Казан Кремле бар. Шәһәрнең уртасында данлыклы Кабан күле бар.

  1.                                                               Диктант.

                                                                   Балыкта.

     Балалар балыкка киттеләр. Алар кармак, чиләк алдылар. Менә алар елга буена җиттеләр. Кармакларын суга салдылар. Азатка чабак эләкте. Мансур алабуга тотты. Алар балык шулпасы  пешерделәр. Балалар ашны яратып ашадылар.

 Бирем:   Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрнең астына ике сызык сызарга.

  1.                                                  Контроль диктант.

                                                           Әбием куллары.

       Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән... Яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга яңадан-яңа эшләр табылган.

                                                                                                                                                                (Нәби Дәүли)

Биремнәр:  

  1. Билгене белдергән сүзләр табып, астына дулкынлы сызык сыз:

                              1в.- өченче җөмләдә, 2в. –дүртенче җөмләдә

  1. Ия астына – бер, хәбәр астына ике сызык сыз:\

                              1в. - дүртенче җөмләдә, 2в.- соңгы җөмләдә.

  1.                                 Сайланма диктант.

                                                   Мияубикә.

               Песи-пескәй, соры маңгай.Мияубикә иркә, ләкин хәйләкәр. Аның тәпиләре йомшак, тырнаклары үткен. Мияубикәнең колаклары  сизгер, мыеклары озын.

Бирем:    Билгене белдергән сүзләрне сайлап язарга.

  1.                                            Ирекле диктант.

                                                      Зәһәр елан.

         Кояш бик нык кыздыра башлады. Салкын мүк астыннан  зәһәр елан шуышып  чыкты. Ул  җылынган түмгәк  өстенә менеп ятты.

        Зәһәр еланның тешләре агулы. Ул тешләсә,  җәнлек үлә. Зәһәр елан аны үле килеш йотып та җибәрә.

        Урманда яланаяк чабып йөрергә ярамый. Зәһәр елан агуыннан кеше дә бик  озак авырый.

                                                                       (Евгений Чарушин буенча)

  1.                                        Административ контроль эш

                                                  Контроль  диктант.

                                                         Җәйге бер көн.

       Кинәт ява башлаган яңгыр кинәт туктап та калды. Ялт итеп  кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында, салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде, тагы да рәхимсезрәк тешли башладылар.  (33сүз)

(Ләбибә Исханова)

Биремнәр:

1 вариант

1.        Беренче һәм икенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрнең астына сыз.

2.        Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: су, кош.

2 вариант

1.        Өченче һәм дүртенче җөмләләрдә эшне белдергән сүзләрнең астына сыз.

2.        Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап яз: таш, тел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по родному (марийскому) языку и литературному чтению для 4 класса

Рабочая программа по родному (марийскому) языку и литературному чтению для 4 класса включает пояснительную записку, основное содержание, календарно-тематическое планирование....

рабочая программа по родному (башкирскому) языку и литературе для 1 класса по программе Сынбулатовой Ф.Ш., Давлетшиной М.С.

рабочая программа по родному (башкирскому) языку и литературе ( алифба + башкирский язык и литература)  для 1 класса  по программе Сынбулатовой Ф.Ш., Дәүләтшиной М.С., 3 часа в неделю...

Рабочая программа по родному (русскому) языку

Рабочая программа  по родному (русскому) языку ...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку и литературе 1 - 4 классы

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение  средняя общеобразовательная школа  №4муниципального района  Мелеузовский районРеспублики БашкортостанРассмотреноНа заседани...

Рабочая программа по родному( русскому) языку и литературному чтению

Язык – это средство общения людей, орудие формирования и выражения мыслей и чувств, средство усвоения новой информации, новых знаний. Но для того чтобы эффективно воздействовать на разум и чувства, но...

Рабочая программа по родному (русскому) языку для 1-4 классов. Учебник О. М. Александровой "Русский родной язык"

Рабочая программа по родному (русскому) языку для 1-4 классов. Учебник О. М. Александровой "Русский родной язык"...