Туган тел дәресе
план-конспект урока (3 класс)

Зиннатова Альфия Галиякбаровна

Алмашлык турындагы белемнәрне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_dresen_tehnologik_karta_1.doc96 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

3 нче сыйныф,  “Перспективалы  башлангыч мәктәп”

Тема

Алмашлык турындагы белемнәрне ныгыту.

Максат

    Алмашлык сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу ; алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү; үз фикерләрен әйтә,дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү; укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү

Дәрес тибы:

белемнәрне гомумиләштерү

Дәрес төре:

өлешчә эзләнүле дәрес

Педагогик технологияләр

проблемалы укыту методы, уен технологиясе,  сингапур структурасы алымнары

Предмет нәтиҗәсе

Универсаль уку гамәлләре

Алмашлыкны  билгели белү;  зат-сан, килеш белән төрләндерү; аларны сөйләмдә куллана белү.

Шәхси:

дөрес сөйләм булдыруга омтылыш; үз фикереңне әйтә белү; төркемнәрдә килешеп эшли белү; иптәшеңә рухи   ярдәм күрсәтә белү, фикереңне дәлилли белү, укуга омтылыш тудыру

Регулятив:

уку бурычы кую; үз фикереңне төгәл җиткерү; алдагы белемнәргә таянып үз фикереңне әйтү күнекмәсе үстерү; эшлисе эшнең планын төзү;

Танып-белү

тиешле мәгълүматны табу һәм аеру; сорауларга җавап бирү; алмашлык темасын гомумиләштерү, белемнәрне тирәнәйтү; теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту, сөйләмдә һәм язуда кулланып,  анализ һәм синтез нигезендә нәтиҗә ясау

Коммуникатив:

башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; үз фикереңә ышандыра белү; башкаларга аңлаешлы  сөйләм төзү.;ситуациядә аралаша белү;  

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара бәйләнешләр

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

 Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, рус теле

Төп:

1. . Татар теле. И.Х. Мияссарова, К.Ф.Файхрахманова

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк.

Төп

Өстәмә:

1.Татар теле. И.Х. Мияссарова, К.Ф.Файхрахманова

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2013, 2 нче кисәк.

1. Презентация Power Point - “Алмашлык”

2.Тест

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

 Безнең хәзер татар теле дәресе. 

Хәерле көн димен,

Яңа туган һәрбер көнгә

Хәерле көн димен,

Тәрәз төбендәге гөлгә,

Хәерле көн димен,

Гөлдәй якын дусларыма:

Улларыма;

Кызларыма.

Барыбызга да хәерле көннәр теләп ,

әйдәгез бер – беребезне сәламлик

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!  Слайд2

Хәерле эш сәгатьләрендә дәресебезне башлап җибәрәбез

 

Хәерле иртә миңа

-Хәерле иртә сиңа

Хәерле иртә безгә

Хәерле иртә сезгә

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белемнәрне актуальләштерү

Создание проблемной ситуации, в результате которого обучающиеся самостоятельно выдвинут цели урока в виде вопросов или гипотез.

Уку мәсьәләсен кую

Проблемалы ситуация тудыру “авырлык белән”

Авырлыкны җиңү

Проблеманы адымлап чишү

Проблеманы чишү, дәреснең темасын, максатын билгеләү (укучылар чыгара)

                                                                

Матур язу күнегүләре

          Ручканы мин дөрес тотам,

          Дәфтәрне—авыш итеп.

          Яза башлыйм хәрефләрне

          Чиста һәм матур итеп.  

Бу шигырь нинди мәгънәгә ия?

Проблемалы ситуация тудыру “авырлык белән”

Укучылар! Узган дәрескә кагылышлы нинди сүзләрне күрәсез?

Бу шигырьдә тагын бер алмашлык бар әле, эзләп карыйк.(балалар аңлата алмаса, укытучы аңлата: менә монда утыр! (Демонстрация күрсәтү )

Димәк, алдагы сыйныфларда сез алмашлыкның башка төркемчәләрен дә өйрәнерсез, шуның берсе- күрсәтү алмашлыгы “менә”

Ә хәзер сез слайд буенча хикәя укырсыз.

           Слайд 3-4

Бу хикәя сезгә ошыймы.

Ничек төзесәк хикәя матур, төгәл булыр.

Ничек уйлыйсыз, без бу дәрестә нәрсә белән шөгыльләнербез

 

-Менә урын-

Утыр, бабам.

Ә мин җәяү

Басып барам!

                (Шәүкәт Галиев)

-әдәплелек турында

Мин-1 зат алмашлыгы

Минем бик якын дустым бар. Аның исеме Алсу. Алсу,  өченче сыйныфта, безнең мәктәптә укый. Алсуга 9 яшь. Алсу - бик яхшы укучы. Алсу спортны ярата. Без Алсу белән төрле спорт түгәрәкләренә йөрибез. Мин Алсу белән бик горурланам.

Сүзләр кабатлана.

Төркемдә фикерләшәләр, 1 укучы җавап бирә.

Без исемнәрне алмашлык белән алмаштырып, текстны төзекләндердек.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Минем бик якын дустым бар. Аның исеме Алсу. Ул,  өченче сыйныфта, безнең мәктәптә укый. Аңа 9 яшь. Алсу - бик яхшы укучы. Ул спортны ярата. Без аның белән төрле спорт түгәрәкләренә йөрибез. Мин Алсу белән бик горурланам.

Алмашлыкларны дөрес кулланырга өйрәнәбез

Алмашлык турында белемне ныгытабыз.

ТБУУГ: алмашлык, турында кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Беренчел ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: алмашлык турында үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Токин мэт структурасы

Сезнең алдыгызда кәгазь битләре, төркемнәрдә  эшләп алабыз

Уртага теманы язып куябыз: алмашлыклар.

Шушы биткә алмашлык турында белгәннәрегезне языгыз

Ә хәзер язганнарны төркемнәрдән бер укучы сөйләп бирә

Тикшерү   Слайд5

Алмашлык мөстәкыйль сүз төркеме.

Алмашлык исемне алмаштырып килә;

Кем?, нәрсә? сорауларына җавап булып килә;

       Җөмләнең       иясе булып килә

      Җөмләдә          кабатлаулар булмасын өчен кирәк

Килеш белән төрләнә

Яисә бер алмашлыкны төрләндерә

Уен аша темага кагылышлы сүзне аерып ала белү, килешләрне ачыклау

Сездә карточкалар, һәр төркемнән артык сүзне табарга, аңлатырга, ни өчен бу сүз артык

Көн

язгы

йөгерә

алма

сиңа

саный

мине

акыллы

утыра

кар

чибәр

аларда

китап

кара

ала

-һәр төркем нинди сүз төркемнәре икәнен аңлата,

Артык сүзне дәлилләп бирә.

Һәр алмашлыкның нинди килештә килгәнен күрсәтә

умение формулировать собственную позицию и обосновывать ее;

умение контролировать результаты своих действий

Белемнәрне  системалаштыру

Зат алмашлыгының килеш белән төрләнешен гомумиләштерү

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндереп чыгалар дәфтәрдә

(карточка белән эшләгәндә артык булган алмашлыкны)

Ә хәзер эшләрне бәяләгез

Тикшерү  Слайд6

Индивидуаль карточка буенча дәфтәрдә эш.

Алмашлыкларга тиешле килеш кушымчаларын ялгап язу һәм алмашлыкларга анализ ясау

Тикшерү   Слайд7

        

1 укучы тактада яза

Мине, сиңа, аларда-килеш белән төрләндерәләр

Дәфтәрне бер-берсенә биреп

эшләр тикшерелә.

Дәфтәргә күчереп язмыйлар,карточкалар артына исемнәрен язып куялар , алмашлыкларга кушымчалар ялгыйлар һәм анализ ясыйлар.

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: иптәшеңнең эшен бәяләү

Тейк оф-тач даун структурасы.

-Мин алмашлыклар укыйм, ә сез шулар арасында зат алмашлыкларын ишеткәндә басарга тиеш.

Кем, мин, син, күпме, шул, ул, теге, монда, алай, алар, ниндидер, барлык, без, бөтенебезгә, сез. Берни, шулай, бусы.

 

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Укытучы өчен максат:

 Алмашлык, зат алмашлыклары, килешләрдә төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:  алмашлыкларның затларын, килешләрен кулана белү, сөйләм телен үстерү

Хәзер, баш миенә “һөҗүм” (мозговая атака) ясап алыйк.

  1. Нинди сүз төркемнәрен беләсез?
  2. Башка сүз төркемнәрен алыштырып килүче сүз төркеме.
  3. Сөйләүче кешене белдерүче алмашлыклар.
  4. Тыңлаучы кешеләрне белдерүче алмашлыклар.
  5. Алар турында сүз барган кешеләрне яки предметларны белдерүче алмашлыклар.
  6. Алда әйтеп үткән алмашлыкларны нинди исем белән атап йөртәбез?

                 

Исем,сыйфат, фигыль,алмашлык

 

Алмашлык

Мин,без

 Син,сез

Ул,алар

Зат алмашлыклары

Укытучы өчен максат:

 Зат алмашлыклары турындагы белемнәрне камилләштерү.

Физ-ка

 5. МИКС-ФРИЗ-ГРУП

Музыка астында укучылар йөриләр,музыка туктагач бер урында басып калалар, укытучы сорау биргәч җавабын укучылар саны ярдәмендә берләшеп күрсәтәләр.

- Алар алмашлыгы ничәнче затта? (3)

Берлек санда ничә зат? (3)

Безнең алмашлыгы ничәнче затта?(1)

  • Ул  алмашлыгы ничәнче затта? (3)
  • Күплек санда ничә зат? (3)

Укучыларның җаваплары

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Укытучы өчен максат:

 Зат алмашлыклары турындагы белемнәрне камилләштерү. Укучылар өчен максат:текстны   тиешле зат алмашлыгы куеп, рольләргә бүлеп уку

Дәреслек белән эш

Күнегү 28

Текстны тиешле зат алмашлыгы куеп, рольләргә бүлеп укыйлар

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге

Укытучы өчен максат: Балаларның алмашлык турындагы белемнәрен тикшерү.

Дәреслекнең 30-31 битендәге тест биремнәрен эшләү

Слайд8

Укытучы өчен максат: Балаларның алмашлык турындагы белемнәрен тикшерү. (Тестның җаваплары тикшерелә)

Балаларның җаваплары

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

-Без бүген дәрестә нәрсәләргә өйрәндек? Нәрсәләр белдек?

Слайд 9

Өй эше. Алмашлыклар кулланып, “Мәктәп бакчасында”дигән темага хикәя язарга.

Слайд 10

Үзбәя

 

Дәрес тәмам. Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Җылы сүз ул – җан азыгы.

Слайд 11. Дәрес өчен рәхмәт.  Булдырдыгыз!

Укучыларның җаваплары

 

Үзбәя

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем,хәтта иптәшләремә дә булыша алам.      5

Әйбәт эшлим,материалны аңладым.   4

Әйбәт эшлим,ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.    3

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...

Туган авылым Нәдердә яшәүче шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова иҗаты буенча проектлар яклау дәресе

Сыйныфлар: 1, 2 сыйныфларМаксат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як шагыйрәсе Клара Булатованың балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерү, укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары б...

“Минем Ватаным” темасына 2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе

2нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән туган тел дәресе эшкәртмәсе.Укытучы – Заһидулина Альбина Фәнис кызы....

Туган тел дәресе

Алмашлык турындагы белемнәрне ныгыту....

“Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

ldquo;Татарстан – минем туган илем” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.3 нче сыйныф, рус төркеме....

Туган тел дәресе, 2 нче сыйныфы өчен

1. “Тамыр” һәм “кушымча” төшенчәсен ныгыту. 2. Тамыр сүзләрне таба өйрәнү.             3. Дөрес һәм матур ...