А.Гыйлэжев "Алсу, Илдус hэм сандугач"
план-конспект урока

Тазетдинова Рузиля Ильгизаровна

Разработка урока по родному языку (татарский язык)

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБГББУ «Сарман гимназиясе»

башлангыч сыйныф укытучысы

Тажетдинова Рузилэ Илгизэр кызы

Тема: Аяз Гыйлэҗев "Алсу,Илдус һэм сандугач".

Максат: укучыларны Аяз Гыйлэжевнен ижаты белэн таныштыру, анын әсәрләренә кызыксыну уяту. Туган илгә,анын табигатенә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәткә мәхэббәт уяту. Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау.: Аяз Гыйләжевның портреты, анын әсәрләреннән кургәзмә, презентация

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Әкрен генэ талгын халык көе уйнатыла.

- "Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз,тирән мәгънәле сүзләр! Безнең Сарман ягы турында сүз кузгалганда беренче булып аның җырларга кергән тугайлары, тугаенда сайраучы пар сандугачлары, шул сандугачлардан калышмаучы мәшһүр җырчылары күз алдына килеп баса. Алар турында бар дөньяга бәян итуче шагыйрьләребез,язучыларыбыз да байтак.

2.Яңа тема.

- Бүген без,укучылар, сезнен белән шул данлыклы кешеләребезнен берсе, Сарман районының Чукмарлы авылында 1928 нче елның 17 нче гыйнварында укытучы гаиләсендә туып үскән язучы Аяз Гыйләҗевның иҗаты белән танышып үтәрбез. Аның бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районында уза. Бу елгы хатирәләре турында ул "Балачак сукмаклары" исемле хикәясендә сүрәтли. Авыл мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, Сарман урта мәктәбендә укый. 1948-1950 нче елларда Казан Дәүләт Университетында белем ала. Сугыш елларында әсирлектә булып, ачлык, ялангачлык фаҗигасен татый. Ләкин туган җиренә, туган халкына мәхәббәтен җуймый, туган илен сатмый. Бу хисләр аның язучы буларак, куп кенә әсәрләрендә чагыла.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

- Без сезнең белән буген Аяз Гыйләҗевнең балалар өчен язылган "Алсу, Илдус һәм сандугач" хикәясе белән танышып китәрбез.

1) Хикәяне уку.

2) Сүзлек өстендә эш. Шәфәкъ - офыкта кояш баегач һәм кояш чыкканда чагылып ала торган нурлар балкышы.

3) Әсәрнең эчтәлеге буеча эш.

- Укучылар, хикәя нэрсэ турында, автор бу әсәрендә нәрсә турында әйтергә теләгән?. (Хикәя туган як табигатенә сакчыл караш кирәклеге турында. )

- Әсәрнең төп геройлары кемнәр? Аларны автор ничек тасвирлый? ( Төп геройлар Алсу белән Илдус бакчаларында сандугач сайравын ишетәләр,иптәшләренә мактаналар. Ләкин узен күрә алмыйлар, чөнки бакчаны чүп- улән басып киткән була. Шуңа ул бакчаны сандугач та үз итми, ташлап очып китә. Иптәшләре Алсу белән Илдустан "ялганчы", "мактанчык" дип көләләр.)

- Алсу белән Илдусны нәрсә үзгәртә? ( Алсу белән Илдус бакчаны чүп- чардан чистарталар, кычыткан, әрем, билчәннән дә курыкмыйлар. Аларны казып алып, чокырга күмәләр. Шулай итеп аларны хезмәт үзгәртә.)

- Хикәядә нинди табигать күренешләре сүрәтләнә? ( Бакчага ямь керә, тирә як матурлана, киңәеп китә. Өскәрәк үрләгән сирень ботакларында күз явын алырлык матур тәлгәшләр асылынып кала. Иртәнге якта тәрәзәдән нур бөркелә, ачык ишектән салкынча һава ургылып керә һәм баш очында гына өздереп-өздереп бер кош сайрый. Сайрый- сайрый да, сызгырып җибәрә. Илдус тәрәзәдән карауга бакчаны танымый. Табигать шул хәтле матурлыкка төренгән була.)

4. Алган белемне ныгыту.

- Авторның әйтергә теләгән фикере? ( Хезмәт кешене матурлый, эшләгән эшеннән ямь табарга өйрәтә. Сандугач та шул килүеннән китмәде. Илдус оя ясады, сандугач шунда бала чыгарды. Бик яратты ул Илдусларның бакчасын.)

- Сандугач нинди кош ул? ( Сандугач - таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлелек билгесе, сәю,мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе)

- Әсәрдә Алсуның әтисе сандугач турында нәрсә ди? (" Бәхетле, тырыш кеше бакчасына гына оялый торган асыл кош ул",-ди.)

-  Бу әсәргә карата нинди татар мәкальләре әйтер идегез? (Хезмәт төбе- хөрмәт. Тырышкан табар- ташка кадак кагар. Агач җимеше белән, кеше хезмәте белән матур)

5.. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

- Нәрсәләргә өйрәндек? (Якташыбыз Аяз Гыйләҗевның иҗаты белән таныштык. Хезмәтнең нәтиҗәсен аңларга өйрәндек. Табигатьне сакларга,якларга кирәк икәненә төшендек)