Хәрефләр бәйрәме
презентация к уроку (1 класс)

Акашина Ниля Мухамедовна

Хәрефләр бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon hreflr_byrme.ppt2.59 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәрефләр бәйрәме Шигъри әлифба

Слайд 2

Хәрефләр төрле -төрле, Хәрефләр тере - тере... Үзләре сәйлән - сәйлән, Бииләр әйлән - бәйлән! Тезелгән әнә бергә Сүзләргә әйләнергә. Рәхим ит, дустым әйдә, Хәрефләр бәйрәменә! м о л А

Слайд 3

Хәреф сайла: Аа Әә Бб Вв Гг Дд Ее Ёё Жж Җҗ Зз Ии Йй Кк Лл Мм Нн ң Оо Өө Пп Рр Сс Тт Уу Үү Фф Хх Һһ Цц Чч Шш Щщ ъ Ыы ь Ээ Юю Яя

Слайд 4

А А хәрефе алмада А хәрефе агачта. А хәрефен яратабыз, Өйрәнәбез иң башта.

Слайд 5

Ә Иң матур төш күргәндә, Төшкә әни кергәндә, Тотына кычкырырга- Туры килә торырга. «Тор – тор!» - диеп әйткәч тә Үпкәләмим әтәчкә!

Слайд 6

Б Бәр барабан, уйна быргы, Бар кешеләр ишетсен. Б дан башка бәйрәм югын Барчасы күреп китсен.

Слайд 7

В Ринатның бүген Бик шатлыклы көне бит. Әтисе аңа алды Өр - яңа велосипед.

Слайд 8

Г Шәһәрдән безнең авылга, Машинага төялеп, Ике дистә диярлек Килеп төште артистлар: Биючеләр, җырчылар, Фокусчы, гармунчылар.

Слайд 9

Д Дамир: « Дару эчмим», – диеп, Әнисен аптырата. Укол кадап китәр әле Дамирга доктор апа.

Слайд 10

Е Бездә елгыр елгалар күп: Агыйдел, Зәй, Мишә, Сөн... Барсы да койгачтын, Идел Киң булмыйча, нишләсен!

Слайд 11

Ё Е хәрефенең өстенә, Куйгач ике ноктаны, Килеп чыга ё хәрефе- Хәтерләп кал син аны. Ёё Ёё

Слайд 12

Ж Әнием алды жилет – Шатлыгымның чиге юк! Караган идем киеп – Жилетымның җүне юк, Чөнки аныћ нигәдер Бер генә дә җиңе юк.

Слайд 13

Җ Урамнан бара Гөлшат – Йөзе көләч, үзе шат. Кулында ак чиләге Чиләк тулы җиләге.

Слайд 14

З Урамда яңгыр яву Мине һич тә куркытмый. Кулымдагы зонтигым Мине аңардан саклый .

Слайд 15

И Иген үскән, биек үскән, Башаклары тулып пешкән. Комбайннар туктап тормый, Ашлык суга җырлый – җырлый.

Слайд 16

Й Иртә кайттым бүген дә, Торам ишек төбендә. Торам инде бик озак... Ачылмый гына йозак. Көтәм әни кайтканын,- Ачкычны югалтканмын.

Слайд 17

К Бүген бар да мине котлый, Һәммәсе дә бирә бүләк. Әти курчак алып кайткан, Әнием теккән күлмәк.

Слайд 18

Л Күзләремнән яшьләр чыкты, Капкан идем лимонны. Сары булгач бик тәмле дип Белгән идем мин аны.

Слайд 19

М Мәктәбем мине сөя, Кояштай якты бирә. Көн саен барам, барам, Мәктәптә белем алам.

Слайд 20

Н Юл буенда моңаеп, Биек күкләргә карап, Үсеп утыра ялгызы Инде бик карт бер нарат.

Слайд 21

ң « Н» хәрефенә тагып куйгач элмәкне, «ң» хәрефе килеп чыга бермәлне. Таңда, чаңда, чыңда бар ул, Чаңгыда бар, тауда юк. Сәер хәреф: ахырда бар, Уртада бар, алда юк.

Слайд 22

О Кыш көне салкын булса да, Һич туңмый минем аяк. Җылыта аны дәү әни Бәйләп биргән оек .

Слайд 23

Ө Өшеткәч тышта йөреп, Китәбез өйгә кереп. Иреннәребезне бөреп, Без чәй эчәбез өреп. Салынган чәйгә өрек ,- Авызда тора эреп!

Слайд 24

П Песигә «перес» диюгә, Шунда ук читкә китә. Күземә карап аннары «Пес – пес» дигәнне көтә.

Слайд 25

Р Әтием ясый рам, Мин тотышып торам. Әйбәт чыкты бу рам – Күренә бар урам.

Слайд 26

С Балта, пычкы алдык без, Нәни йортлар салдык без. Бөреләнгәч куаклар, Килде безгә кунаклар. Йортыбыз нәкъ уенчык. Кунагыбыз – сыерчык .

Слайд 27

Т Шалкан быел бик уңган, Самовар хәтле булган. Якын йөрмә, ерак тор – Сөйри аны трактор.

Слайд 28

У Урындыкның төрлесе бар- Зурысы, кечкенәсе, Катысы бар, бар йомшагы. Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк.

Слайд 29

Ү Тордым да иртән – иртүк, Кулыма алдым үтүк. Тик үтүк шундый итеп Кулымны алды өтеп. Чак кына еламадым. Еладым... чыдамадым.

Слайд 30

Ф Фил бүрәнә ташып йөри Кара урман эчендә. Һаман тора күз алдында, Күрсәм дә тик төшемдә.

Слайд 31

Х Кычкыралар: «Бәр! Гол! Ура! Молодец! О ' кей!» Дер селкенә стадион, Гөр килә хоккей!

Слайд 32

Һ Сулап туймаслык Бездәге һава. Бездәге һава- Үзе бер дәва!

Слайд 33

Ц Цирк кордык бакчада, Кирәк түгел акча да. Көлми генә түзегез – Артистлары үзебез!

Слайд 34

Ч Әти сукса, нык суга, Кадактан да ут чыга. Каян килә мондый көч, Тылсымлыдыр бу чүкеч .

Слайд 35

Ш Минем энемнең Яраткан уенчыгы бар. Шәһәргә барган саен Әти ала аңа шар.

Слайд 36

Щ Щётка да бар, порошок та, Җылы су да, сабын да. Бик тырышып юынам мин– Күмәч көтә табында.

Слайд 37

ъ Калынлык билгесе – Ул әкият ачкычы. Буратино югалтмас, Карабас ала алмас.

Слайд 38

Ы Кышның суыгы Булса да кырыс. Чыршы, нараттан Коелмый ылыс.

Слайд 39

ь Аера да, нечкәртә дә, Шундый билге нечкәлек. Кирәк сүздә язмый калсаң, Бозылачак эчтәлек. ььь

Слайд 40

Э Баганада язу күреп, Әле шыңшып, әле өреп, Шул язуны укый бер эт.

Слайд 41

Ю Һава юлы , йолдыз юлы , Трамвай юлы , су юлы ... Асвальттан гына Казанга Барам әле бу юлы.

Слайд 42

Я Гөрләвекләрдә Уйный үрдәк, каз. Илне яшәртеп, Шаулап килә яз.

Слайд 43

Хәрефләр серле - серле, Хәрефләр тылсым - тылсым. Тылсымлы бу хәрефләр Һәрвакыт юлдаш булсын! Хәзер инде син, дустым, Тылсымчы бит үзең дә. Рәхәтләнеп укыйсың Татарның бар сүзен дә! Дустым!

Слайд 44

бака бала ат карбыз ручка китап абый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Баш хәрефләрдән языла торган сүзләр.

Баш хәрефтән башланган сүзләрнең язылышы белән танышу....

Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу

1 класста татар теленнән   хәреф язылышын  өйрәткән  бер дәрес үрнәге. Дәрескә  матур язу кагыйдәләре язылган презентация  дә эшләнде....

"Р, р хәрефләре"

План-конспект урока по литературному чтению(татарскому) для 1 класса татарских школ по новым ФГОС....

[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.

План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...

[б], [п] авазлары һәм хәрефләре.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....