Мин Татарстанда яшим
план-конспект урока (2 класс)

Габидуллина Гульназ Фаритовна

Безнең балалар туган тел дәресләренә яратып, теләп йөриләр. Телгә хөрмәт гаиләдән башлана. Бик зур рәхмәт сезгә. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендереп торсын.

Чынлап та, туган телен белгән кеше – культуралы кеше, туган телен белгән бала иманлы, тәрбияле була. Туган тел сүзе әти-әни, әби-бабай, туган як сүзләре белән бергә йөри. Туган телен яраткан, белгән бала әти-әнисен, әби-бабасын, нәселен хөрмәт итә. Туган ягы белән горурлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx19.04 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: “Мин Татарстанда яшим”

Сыйныф: 2 В

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Дәреснең максатлары:

1) Лексик һәм грамматик темага караган сүзләрне сөйләмдә активлаштыру;

2)Татарстан турында белгәннәрен системалаштыру;

3) туган якка, туган телгә, әти-әниләргә хөрмәт,  мәхәббәт тәрбияләү.

Метапредмет күнекмәләр: Татарстан картасы белән эшләргә өйрәтү; коллективта, төркемнәрдә, парлап һәм индивидуаль эшләргә өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: презентация, рәсемнәр, кроссворд, уеннар өчен карточкалар, музыка

Кереш.

Укытучы: Горурлыгым туган илемдә (Феликс Мортазин)  (1-3 нче слайдлар)

Туган җирем, туган халкым диеп

Утлар-сулар кичкән улларың

Матурлыкны, гүзәллекне җыйган

Зифа буйлы, горур кызларың

Күп милләтләр бергә тату яши

Бергә бәйләп язмыш юлларын

Бергә-бергә гасырларга илтә

Милләт данын, туган ил данын

Горурлыгым туган илемдә

Горурлыгым туган телемдә

Чачәк ата азат Татарстан

Россиянең иң-иң түрендә!

Без Татарстанда яшибез. Без туган телдә сөйләшәбез. Татарстан зур республика. Аның үз дәүләт символлары бар. Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре. Быел 2023 ел Татарстанда төрле милләтләрнең традицияләрен саклау елы. Россиядә – укытучылар елы. Безнең республикада татарлар, руслар белән берлектә башка милләт халыклары да яши. Алар дус һәм тату яшиләр. Татарстан шуның белән көчле.

I.Шигырьләр сөйләү.

1 төркем. ( 2 нче слайд)

Туган җирем – Татарстан,

Үзем – татар баласы.

Туган телем – татар теле,

Мәккәм – Казан каласы.

Казаным минем, Казаным,

Туган калам, башкалам.

Үз телемдә җырлыйм синдә,

Үз телемдә шатланам.

Татарстан илкәебез –

Уртак анабыз.

Яшел, ак һәм кызыл төстә

Безнең флагыбыз!

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә,

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә

2 төркем. (1 нче слайд)

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

“Балам” диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнкәем” дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Татар телен, туган телне

Кечкенәдән яратам.

Мин татар малае, - диеп

Горурланып йөрим мин.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Бик кирәкле затлы тел.

3 нче төркем. (3 нче слайд)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

(Габдулла Тукай)

Туган ил. Зәкия Туфайлова

Туган ил ул — алтын арышлар,
Туган ил ул — зифа камышлар.
Туган ил ул — иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә — барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.

Күпме җырлар җырлый халкым бүген,

Туган җирем, синең турында.

Мин бәхетле сине сөюемне

Әйтә алсам шушы җырымда.

Туган илкәй....

Бу исемдә язгы моңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем;

Туган халкым, туган илем,

Туган телем.

Җыр “Матур булсын” (татар халык җыры) (4 слайд)

Син дә җырла, батыр егет,

Син дә җырла, матур кыз!

Матур булсын, матур булсын,

Матур булсын бу тормыш!

Безнең ил кояшы балкый

Якты булыр көн саен;

Якты булсын, якты булсьн,

Якты булсын көн саең!

Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар;

Тыныч булсын, тыныч булсын,

Тыныч булсын дөньялар!

II. Монологик сөйләм үстерү.

  1. “Мин Татарстанда яшим”. (5 слайд)
  2.  “Мин Әлмәттә яшим”. (7 слайд)
  3. “Мин авылда яшим”. ( 8 слайд)

III. Башваткычлар, сораулар.

  1. Помоги найти свой дом. ( 3 төркемгә 3 төрле бирем)
  2. Кроссворд чишү “Кошлар” (Тикшерү. 8 слайд)
  3. Сорауларга тиз җавап бирергә.
  1. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле. Кем сүзләре?
  2. Габдулла Тукай кем ул? Аның туган көне кайчан?
  3. Татарстанның башкаласы
  4. Татарстан флагындагы төсләр
  5. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?
  6. Әлмәт нинди шәһәр?
  7. КамАЗ автомобиль заводы кайда урнашкан?
  8. Балык исемен йөртәче шәһәр
  9. Татар халык милли киемнәре
  10. Татар халык ашлары
  11. Иң зур милли бәйрәм

IV.Йомгаклау.

Бирем. Җөмләләрне дәвам итегез. ( 9 слайд)

Җыр “Мин яратам сине, Татарстан!” (10 слайд)

Хөрмәтле Әти-әниләр! Кадерле балалар!

Безнең балалар туган тел дәресләренә яратып, теләп йөриләр. Телгә хөрмәт гаиләдән башлана. Бик зур рәхмәт сезгә. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендереп торсын.

Чынлап та, туган телен белгән кеше – культуралы кеше, туган телен белгән бала иманлы, тәрбияле була. Туган тел сүзе әти-әни, әби-бабай, туган як сүзләре белән бергә йөри. Туган телен яраткан, белгән бала әти-әнисен, әби-бабасын, нәселен хөрмәт итә. Туган ягы белән горурлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дистанцион уку/ 2 сыйныф/Рус мәктәбе/Татар теле//Мин авылда яшим

Районыбыз укытучыларына һәм сайтыбыз кунакларына дәрес эшкәртмәләре тәкъдим итәбез....