Тема: Сыйфат . Сыйныф: 3 Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
план-конспект урока (3 класс)
1.Укучыларны сыйфат сүз төркеме белән таныштыру; сөйләмдәге ролен күрсәтү; сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3.Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Кулланылган технологияләр: проблемалы-диалогик технология, үстерелешле укыту
Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь һәм индивидуаль.
Көтелгән нәтиҗәләр:
предмет буенча: сыйфатны дөрес таба белү;
шәхси: яңа материалны өйрәнүгә, танып - белүгә кызыксыну күрсәтү;
· уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).
Универсаль уку күнекмәләре:
· регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
· укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;
танып-белү:
· укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
· укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;
коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
· бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.9 КБ | |
| 1.42 МБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сыйфат .
Сыйныф: 3
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең максатлары:
1.Укучыларны сыйфат сүз төркеме белән таныштыру; сөйләмдәге ролен күрсәтү; сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3.Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Кулланылган технологияләр: проблемалы-диалогик технология, үстерелешле укыту
Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь һәм индивидуаль.
Көтелгән нәтиҗәләр:
предмет буенча: сыйфатны дөрес таба белү;
шәхси: яңа материалны өйрәнүгә, танып - белүгә кызыксыну күрсәтү;
∙ уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).
Универсаль уку күнекмәләре:
∙ регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
∙ укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;
танып-белү:
∙ укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
∙ укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;
коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
∙ бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Дәрес барышы :
I. Оештыру өлеше.
1. Укучыларда психологик уңай эмоциональ халәт тудыру, дәрестә нәтиҗәле эшләүгә ихтыяҗ булдыру.
Исәнмесез ,укучылар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телим мин һәммәгезгә!
Елмая, көлә кояш,
Сез дә елмаегыз әле бераз.
Күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик.
2. Матур язу.(Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү)
Дөньяны кояш, ә кешене белем яктырта.
II. Актуальләштерү.
1) Үткән материалны кабатлау. Өй эшен тикшерү (10 нчы бит, 9 нчы күнегү).
2). Узган дәресләрдә нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?
Нәрсә ул исем? (Исем турында кабатлау.)
III.Уку мәсьәләсен кую.
Дәреснең темасын , максатын ачыклау.
-Ә хәзер, экранда бирелгән текстларны укыйк әле.
1)Кыш килде. Җирне кар каплады. Ул агачларны шәлгә төрде. Елгаларны боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә бизәкләр белән бизәде. Кар таулары өйде. Шугалаклар ясады.
2) Салкын кыш килде. Җирне ап-ак кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизәде. Биек кар таулары өйде. Шома шугалаклар ясады.
-Ике текстны чагыштырып карыйк әле. Кайсысы матуррак яңгырый ?
- Икенче текст матуррак.
- Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә син нинди сораулар куярсыз?
- Нинди соравына җавап булып килгән сүзләрне ничек дип атап була?
-Алар нәрсәне белдерәләр ?
IV.Яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәреслек белән эш
12 нче бит, 4нче күнегү.(Кагыйдә)
Димәк, сыйфатлар ни өчен кирәк?
12нче бит, 5нче күнегү.(Исемнәргә туры килгән сыйфатларны куеп күчереп язу)
13нче бит, 9нчы күнегү.(Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар антоним сыйфатлар була)
V. Ял вакыты.Физминутка.
1) Нәни чебиләр
Барысы да сары майка кигәннәр.
Без зарядка ясыйбыз дип
Бер урынга килгәннәр...
2) Без яздык, без яздык,
Безнең бармаклар арды.
Без хәзер ял итәбез,
Аннан язып китәбез.
3) -Сыйфат сүзендә ничә хәреф?
-Бүген атнаның ничәнче көне?
-Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?
(Музыка туктагач, дөрес җавапны күрсәткән сан исәбенчә укучы түгәрәккә җыелып баса)
VI. Уку мәсьәләсен чишү.
- Парларда эш. Карточкалар белән эш.
Бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп язарга.
1 ... кыш 5. ... әни
2. ... укучы 6. ... күк
3. ... сүз 7. ... һава
4. ... куян 8. ... су
(ак, яхшы, матур, зәңгзр, саф, тәмле, куркак, салкын)
-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керәләр?
- Димәк, сыйфатлар җөмләдә кайсы сүз төркеменә бәйләнеп киләләр икән?
- Сыйфатлар предметны нәрсә буенча ачыклыйлар?
- Билгесе буенча.
-Моннан нинди кагыйдә чыгарып була? (Сыйфатлар исемгә бәйләнеп киләләр, предметны билгесе буенча ачыклыйлар.)
Сыйфатларны үзләре бәйләнеп килгән исемнәр белән күчереп язу.
Слайдлар белән эш
VII .Белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
Тиешле сыйфатларны куеп,мәкальләрне языгыз.
Ипи ,тоз – ... йөз.
Тазалык - ... байлык.
Я... сүз – җан азыгы.
( Слайдта тикшерү)
VIII . Рефлексия.
- Без бүген дәрестә нинди сүз төркеменөйрәндек?(сыйфат)
-Ул нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?)
-Сыйфат нәрсәне белдерә?(предметның билгесен)
-Ягъни,нинди билгеләрен белдерә (санап үтәләр) Рәсемнәр буенча эш.
-Сыйфат нәрсәне ачыклап килә?
-Сыйфатлар тагын ни өчен кирәк? (Алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар).
2.Дәрескә гомуми бәя кую.Балалар алдында төрле төстәге түгәрәкләр.
Яшел-мин барысын да аңладым.
Сары-аңлап бетермәдем.
Кызыл- мин бернәрсәдә аңламадым.
3. Өй эше:
- 14 нче бит,11 нче күнегү(диалогларны сыйфатлар белән тулыландырып уйнап күрсәтергә
- *иҗади эш: “Кышкы табигать”дигән темага сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Дөньяны кояш , ә кешене белем яктырта .
1)Кыш килде. Җирне кар каплады. Ул агачларны шәлгә төрде. Елгаларны боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә бизәкләр белән бизәде. Кар таулары өйде. Шугалаклар ясады. 2) Салкын кыш килде. Җирне ап-ак кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизәде. Биек кар таулары өйде. Шома шугалаклар ясады.
Сыйфат
Минем к ә ефем ……. кебек
МӘКАЛ ЬЛ ӘР Ипи, тоз - ... й өз. Тазалык - ... б айлык. ... с үз – җан азыгы. (яхшы, якты, зур)
МӘКАЛ ЬЛ ӘР Ипи, тоз - якты й өз. Тазалык - зур б айлык. Яхшы сүз – җан азыгы.
кабатларга кирәк аңламадым җиңел аңладым « Светофор »
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.
Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, с...
2 класс. Рәсем. Дәреснең темасы. Графика “Урманда”.
Дәрестә төп эшчәнлек графика төшенчәсен бирү, белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып линия,штрих аша ...

Нетрадиционные подвижные игры, Футбол сидя и ТиБи, с учащимися начальных классов имеющих нарушение зрения
Нетрадиционные подвижные игры, Футбол сидя и Тиби, разработанные специально для учащихся начальных классов имеющих нарушение зрения. Но в ходе активного применения их в учебно-воспитательном процессе ...

Тема: Сыйфат.
•Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту.•Антоним сыйфатлар турындагы белемнәрне арттыру.•Мөстәкыйль эшләү, логик фикер йөртү, чиста - пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү....
Методическая разработка урока по татарскому языку в 4 классе на тему “Сыйфат” с применением сингапурской структуры
Аннотация Дәрес информацион технология кулланып үткәрелә. Дәреснең темасы “Сыйфат”. 4 нче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытыла. Дәрес эшкәртмәсе укучы...

Презентация к уроку по теме "Сыйфат дәрәҗәләре"
Презентация к уроку татарского языка в 4 классе поможет изучить тему "Сыйфат дәрәҗәләре"....
презентация по татарскому языку на тему "Сыйфат темасын ныгыту"
) Сезнең алда кроссворд , без бергәләр шушы кроссвордны чишәрбез.Ә хәзер мин сезгә табышмакларны укыйм, сез җавап бирерсез.Әзерме? Башладык. 1.Аягы юк,кулы юк....
