Фәнис Яруллинның "Тылсымлы ачкыч" әкиятен өйрәнү
план-конспект урока (3 класс)

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

Әдәби укудан дәрес конспекты 3 нче сыйныфта укучы татар балаларына тәкъдим ителә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.yarullin_tylsymly_achkych.docx22.97 КБ

Предварительный просмотр:

Фәнис Яруллинның “ Тылсымлы ачкыч” әкиятен өйрәнү

( III сыйныфта әдәби уку дәресе)

                                               Алсу ӘХМӘТГАЛИЕВА        

Казан шәһәре  171 нче урта мәктәбенең югары категорияле туган( татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең темасы: Фәнис Яруллинның “ Тылсымлы ачкыч” әкиятен өйрәнү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: белем алуга карата уңай карашта булу, үзенең характерын һәм эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү, аңлап уку, логик фикерләү чылбырын төзү, нәтиҗә ясау, гомумиләштерүләр ясый белү.

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә эшли белү, фикерләрен төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү, эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя белү, эшне планлаштыра белү, каршылыкларны җиңү өчен ихтыяр көче туплау, үзбәя.

Предмет буенча:Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкиятенең эчтәлеген белү, “белемле булу” төшенчәсенең мәгънәсен аңлата белү.

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал: 1.Әдәби уку:татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.3 нче с-фы өчен д-лек.2 нче кисәк/Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова.-Казан: “ Мәгариф”- Вакыт” нәшр., 2013.

2.Методик ярдәмлек, 2013

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

  Сыйныфны сәламли, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыра.

-Хәерле көн, укучылар!

“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр.

Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер-беребезгә елмаеп карыйк.

-Әдәби уку дәресен башлыйбыз.

Укытучыны сәламлиләр, бер-берсенә теләкләр телиләр.

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

РУУГ:эш урынын әзерләү.

КУУГ: укытучы һәм

сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

    ШУУГ:сыйныфташларга, укытучыга хөрмәт хисе; дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү, үзмаксат кую.

Белемнәр

не актуаль

ләштерү

1.Укытучының экрандагы  шигырьне сәнгатьле укуы.Кыска гына кереш әңгәмә.

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Ал гыйлем, чөнки яшәүнең аслы шул,

Хәл итә барлык кыенлыкны тик ул.(Г.Утыз Имәни)

-Әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Автор безгә нинди киңәш бирә?

-Гыйлем алу җиңел эшме икән ул?(Гыйлем алу гомер-гомергә иң авыр хезмәтләрнең берсе булган.)

-Укучылар, сез дә көн саен  мәктәпкә киләсез,  ни өчен киләсез мәктәпкә?

-Ни өчен кирәк сон ул белемле булу?

Укучылар әңгәмәдә катнашалар, сорауларга җавап бирәләр.

ШУУГ: белемнең кешене бәхетле итә алуына төшенү; китапның белемнең чыганагы булуын аңлау.

ТБУУГ:тексттан кирәкле информацияне таба алу, нәтиҗә чыгару.

КУУГ:әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү.

РУУГ: белгәнне һәм белмәгәнне аера белү.

Уку мәсьәләсен кую

1.Уку мәсьәләсен билгеләтү.

-Димәк, укучылар без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Әйе, буген без Ф.Яруллинның “Тылсымлы ачкыч” әкиятен өйрәнүебезне дәвам  итәрбез, әкиятнең төп герое Ибраһим образы аша белемле булу, аның әһәмияте  турында сөйләшербез.

-Галимнәр фикеренчә, чын әкият герое нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?(экранда)

2.Әкиятнең эчтәлеге өстендә эш.

-Әкият ничек башланып китә?(бер укучы сөйли)

-Шушы урынны кем сәнгатьле итеп укып күрсәтер?(б.57)

-Димәк, бу укылган өлештә төп фикер нинди?

-Күп белү өчен нишләргә кирәк?

“Белемле булу Ибрайга нәрсә өчен кирәк?”дигән проблемалы сорау бирә.

1.  Тема буенча фаразлар ясау, уку мәсьәләсен билгеләү.

-Гыйлем, белемле булу турында .

-Белемле булу Ибрайга ни өчен кирәк?

Укучылар чын әкият герое ия булырга тиешле сыйфатларны саныйлар.

2.Бер укучы әкиятнең башлам өлешен сөйли.Сөйләү барышында табигать авазларын тыңлап хозурланалар, тормыш тәҗрибәсен баеталар.Шул ук вакытта ишеткәнне аңларга, кузалларга, төп фикерне ачыкларга тырышалар.

-Ибрай күп белергә тели.

“Белемле булу Ибрайга нәрсә өчен кирәк? дигән сорауны уку мәсьәләсе итеп куялар.

РУУГ: уку мәсьәләсен кую, фараразлау.

КУУГ: тыңлый белү, коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБУУГ:танып-белү максатын аңлау.

ШУУГ:белем алуга карата уңай карашта булу.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1. Төркемнәрдә эш оештыру.

-”Тылсымлы ачкыч” әкияте өстендә эшләүне дәвам итик.

-Ибрайга юлында каршылыклар очрыймы?

-Ничә төрле сынау үтә ул?

-хәзер 1 нче төркем беренче каршылык, 2 нче төркем икенче, 3 нче төркем өченче каршылык турында кыскача гына сөйли.

2.Нәтиҗә.

-Укучылар, Ибрайның шушы каршылыкларны җиңеп чыгамы?Саескан плакатында язылганнар үтәлдеме?

Өч төркем дә сөйләгән   кисәкләрне берләштергән төп фикер нинди?Ни өчен җиңде ул каршылыкларны?

-Күп белергә аңа нинди сыйфатлары ярдәм итте икән?

-Димәк, Ибрай алып чыккан тылсымлы ачкыч нәрсә ул?

3. -Ибраһимга белемле булу нәрсә өчен кирәк?дигән проблемалы сорауны кабатлый.

4.Ибраһим кулындагы тылсымлы ачкыч сезнең кулда булса, сез нишләр идегез?

1.Әкиятнең әчтәлеген кыскача гына сөйләү.1 төркем-бакыр, 2 төркем- көмеш, 3 төркем-алтын сарай серләрен ачуы турында сөйлиләр(“чылбыр буенча”).

2.Төркемнәр сөйләгәннәрдән нәтиҗә чыгару.

Ана сынауларны җиңәргә тырышлыгы, тәвәккәл булуы,....ярдәм итте.

3.Нәтиҗә чыгаралар: “Ибрайга белемле булу илгә, халыкка файдалы зур эшләр башкарыр өчен кирәк.”

 ТБУУГ: укыганны аңлатып сөйли белү, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә ясау, тексттан төп фикерне аерып чыгару.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне ачык һәм дөрес  итеп җиткерү, иптәшләрең белән уңышлы хезмәттәшлек итү.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясый, бәяли белү.

ШУУГ:гомуми кешелеклелек сыйфатларын белү, кешедә булган яхшы сыйфатларны күрә алу.  

Ял минуты

Яңа теманы ныгыту

(Яңа белемнәрне беренчел ныгыту)

1.Сезнең алдыгыздагы кәгазь битләрендә кешене характерлый торган сыйфатлар язылган.Әйдәгез, хәзер һәр төркем шулар арасыннан Ибрайга туры килә торган сыйфатларны сайлап алсын.

-Болар нинди сыйфатлар?

-Димәк, Ибрай нинди кеше?

-Сез Ибрайның кайсы сыйфатларын үзегездә булдырырга телисез?

2.Синквейн яздыру.

1.Кәгазь битләренә язылган сүзләр арасыннан Ибрайга туры килгәнен сайлап алалар.

-Болар әйбәт сыйфатлар.

-Ибрай-яхшы кеше.-Яхшы кеше алган белемнәре белән файдалы эшләр башкара.

2.1 төркем-Ибрай турында, 2 төркем- китап, 3 төркем-тылсымлы ачкыч турында.

ТБУУГ:нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау.

КУУГ:төркемнәрдә эшли белү, башкаларны тыңлый. Үз фикереңне аңлата белү.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларга контроль ясый, бәяли белү.

ШУУГ:гомуми кешелеклелек сыйфатларын белү, кешедә булган яхшы сыйфатларны күрә алу.  

Өйгә эш бирү

Өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата:

1) Йолдызның “Белмәгәнен белми”шигырен укырга(72-73 нче битләр)

2) «Ибрай-зур галим” исемле хыялый хикәя язарга.

3) Әкиятнең үзеңә  ошаган өлешләре буенча иллюстрация ясарга.

.

ТБУУГ:үз көчеңә таянып,биремнәрне сайлап ала белү.

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү.

Рефлексия

1.Дәрестә алган белемнәрне искә төшереп, бирелгән сорауларга җавап алу.

-Бүгенге дәрес темасы әсәр исеменә туры киләме?

-Дәрестә  белем алу, гыйлемле булу турында нәрсәләр белдегез

-Язучы әлеге әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?

-Тылсымлы ачкыч нинди кешеләр кулында булырга тиеш?

-Соңгы җөмләдән үзегез өчен нинди мәгълүмат алдыгыз?

-Менә сез дә зур тырышлык белән белемнәрне үзләштерсәгез, теләсә нинди гыйлем сараеның ишекләре сезнең өчен ачык булыр.Аннан тылсымлы ачкыч алып чыгарсыз, Ибраһим кебек гаҗәеп ачышлар ясап, илгә файдалы зур эшләр башкарырсыз.

2. Белемнәрне бәяләү, үзбәя.

1.Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр, нәтиҗә ясыйлар. 2. Белемнәрне бәяләү, үзбәя.

 "5" - мин дәрес материалын яхшы аңладым, дәрестә актив эшләдем, дөрес җавап бирдем, дусларыма булыштым.

"4" - мин дәрес материалын аңладым, дәрестә актив эшләдем, бераз хаталарым булды.

"3" - мин дәрестә эшләдем, ләкин миңа укытучының һәм дусларымның ярдәме кирәк.

ТБУУГ: нәтиҗә ясый белү, КУУГ:сорауларга дөрес, дәлилле җавап бирә алу, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

РУУГ:җавапларны бәяләү, үзбәя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...