Кыш
методическая разработка (3 класс) по теме

Давлетшина Гульнара Асхатовна

Кышкы табигатьне күзәтү. Табышмаклар ярдәмендә чыршы бизәү "Тауда" тексты өстендә эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_konspekt.docx15.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кыш

Максат: 1. Кыш турында белгәннәрне кабатлау;

                2. Дөрес, йөгерек, сәнгатьле, аңлап укырга өйрәтү;

                3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, балалар ясаган рәсемнәр, слайдлар.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты. Көн туды, көн туды.

                                  Хәерле көн, хәерле көн.

                                  Без инде хәзер зурлар

                                  Мәктәпкә илтә юллар.

                                  Сумкаларны алабыз.

                                  Сыйныфка барабыз.

                                  Исәнмесез, исәнмесез!

Кабатлау. –Хәерле көн, укучылар! Татар телен өйрәнүне дәвам итәбез. Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм. Тыңлап карагыз әле. (1нче слайд)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган.

Уйный җил, буран.

Бу кайчак, туган? (Кыш)

Димәк, без бүген сезнең белән кыш турында сөйләшербез. Бергәләп табигатьне күзәтербез.

  • Ә хәзер барыбызда урамга күз салыйк әле:

1. Елның кайсы вакыты җитте?

2. Бүген көн нинди?

3. Җирне нәрсә каплаган?

4. Кар нинди?

5. Ә агачлар нинди төстә?

6. Кышын кошлар кая очып киттеләр?

7. Бездә нинди кошлар калды?

8. Сез кошларга булышасызмы?

9. Хайваннар нишлиләр? Аю, керпе нишли? Куян нишли?

Димәк, кыш көне көннәр салкыная. Җир өсте ак кар белән капланган. Агачлар ак мамыкка төренде. Аю, керпе үзләренең өннәрендә йоклыйлар. Бүре, төлке, куян үзләренә азык эзлиләр.

Ә хәзер кышкы урманга сәяхәт ясыйбыз. Мин сезгә кышкы урман турында җөмләләр язып килергә әйткән идем. Әйдәгез укып китик әле.

Өй эшен тикшерү. Бик матур җөмләләр төзеп килгәнсез. (Кышын урманда тыныч. Кошлар бик аз. Чыршы белән нарат кына яшел төстә.  Ә калган агачлар ялангач.)

“Чыршы бизәү” уены.  (2-9 нчы слайдлар) Менә безнең яныбызга урманнан чыршы килгән. Ул яңа ел бәйрәменә барам ди. Әйдәгез әле, без аңа бәйрәмгә барырга булышабыз. Уенчыклар күп, ләкин алар серле. Әйдәгез әле, шул уенчыктагы сорауларга җавап биреп чыршыны яңа ел бәйрәменә озатабыз.

Бирем. 1. Кыш көне дә, җәй көне дә бертөрле. (Чыршы)

             2. Җир өстендә ак мамык. (Кар)

             3. Җәен киенә, кышын чишенә. (Агач)

             4. Ишектән керер,

              Түргә менеп утырыр. (Суык)

             5. Ул өстенә җәй дә, кыш та

             Энәле күлмәк кия:

              Шулай да әнкәсе:

              “Йомшагым” диеп сөя. (Керпе)

              6. Җәен соры, кышын ак

               Аңа шулай яхшырак. (Куян)

              7. Җәен урманга патша

               Кышын кардан да аста. (Аю)

              8. Кышын тауда шуабыз

                Җәен җыеп куябыз. (Чана, чаңгы)

Балалар менә чыршыбыз бизәлеп тә бетте. Яхшылап карагыз әле чыршыга нәрсә җитми? (Йолдыз) Укучылар барыгыз да тырышып эшләдегез. Кыш бабай моның өчен сезгә бүләкләр бирер инде.

Яңа тема. Ә бүген без сезнең белән “Тауда” тексты өстендә эшләрбез. Иң беренче аңлашылмаган сүзләрне карап китик әле.

Сүзлек эше. (10 нчы слайд)

Төнлә – ночью

Кар яуды – выпал снег

Җир өсте – поверхность земли

Гөрләп торды – радостно шумели

Физминутка.

Текст белән танышу.

Текстны сәнгатьле итеп уку.

Минем арттан хор белән уку.

Укып тәрҗемә итү.

Сорауларга җавап бирү.

  • Кайчан кар яуды?
  • Җир өсте нинди булды?
  • Сез кая киттегез?
  • Таня белән Галя нәрсә шудылар?
  • Син кем белән чаңгы шудың?
  • Тау яны нишләде?

Күнегүләр өстендә эш. 3нче күнегү (рәсемнәр урынына сүзләр куеп күчереп языгыз)

Өй эше. Рәсем буенча 5 җөмлә төзергә һәм дәфтәрләргә язарга.

Йомгаклау.

  • Бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Нинди текст белән таныштык?
  • Текстта нәрсә турында сүз бара?

Билгеләр кую.

Укучылар бүген сез кышкы табигатьтә сәяхәттә булдыгыз. Бик нык тырышып эшләдегез. Дәресне тылсымлы сүз белән башлаган идек, тылсымлы сүз белән тәмамлыйк. Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!